Кар дөньясында Фирүзә исемле кар бөртеге оча иде. Ни өчен Фирүзәме? Асылташтай җем-җем итеп җемелдәгәнгәдер, бәлки. Ә бәлки... Хәер, әти-әниләребезнең безгә ни өчен нинди исем кушуларын ничек белеп бетермәк кирәк тә һәм бу хакта бәхәсләшүнең нигә кирәге бар? Фирүзә икән Фирүзә. Хикмәт аның исемендә түгел.
Бар җиһанны тутырып очкан кар бөртекләре чиксез галәм океанында сәяхәт кылып йөргән йолдызлар санынча. Кем белә, бәлки, аннан да күбрәктер. Шул галәмәттә, шул ыгы-зыгыда, шул буталышта ничек танырсыз икән, кадерле дусларым, Фирүзәне?
Ә сез, тәңкә карлар талгын гына тирбәлеп очканда, һавага карагыз, һай, шаян абый, кар бөртекләре барысы да бертөсле бит диярсез инде башта. Ә сез игътибар беләнрәк карагыз. Күрдегезме? Бер кар бөртеге сезнең йөзгә орынам-орынам дип тирбәлде-тирбәлде дә читкә очып китте, җиргә кунам-кунам дип түбән төште-төште дә, җил канатларына утырып, янә югарыга омтылды. Асыл болытлар арасыннан күз сирпегән кояш яктысында йөзек кашыдай ялтырап алды да үзе шикелле үк шаян, җитез кар бөртекләре арасына кереп югалды.
Әллә күрми дә калдыгызмы? Фирүзә шул иде бит инде. Шул үзе иде Фирүзә. Әйе, көмеш керфекле, ефәк чәчле, ачык йөзле кар бөртеге Фирүзә шул иде.
Кая бара, кая оча соң ул Фирүзә дисезме? Үзе дә белми кая очканын, кай тарафларда йөзгәнен. Күк океаны чиксез, күк юллары озын, җил канатлары җитез.Әллә сез үзенең кая очканын белергә теләми дип уйлыйсызмы Фирүзәне? һи, теләмәгән кайда ул! Тик аның тирә-ягындагы өлкән кар бөртекләре бик җитдиләр шул, һич кенә дә ипләп сөйләшергә теләмиләр Фирүзә белән.
Очты-очты да, йөзде-йөзде дә, озак кына тирә-ягына карангалап, Фирүзә янәшәдән генә очып барган өлкән кар бөртегенә эндәште:
— Абзыкаем, әйтче, зинһар, шулай ашкынып, дәртләнеп кая очабыз без?
— Урманнарга, тауларга, басуларга, — диде өлкән кар бөртеге, тизлеген киметмичә.
— Нигә очабыз?
— Урманнарны агартырга, тауларны яңартырга, басуларны җылытырга.
Фирүзә түбән карады:
— Ә нишләп төшмибез?
—Җирдә һәркайсыбызның үз урыны бар. Шул урынга барып җиткәч тә төшәрбез. Барыбыз бергә түгел, берәм-берәм төшәрбез. Берәм-берәм төшмәсәк, җиргә кар тигез ятмый. Кар тигез ятмагач, җир җылынмый. Җир җылынмагач, игеннәр уңмый. Игеннәр уңмагач, икмәк булмый. Икмәк булмагач, балалар куанмый. Балалар куанмагач, кар дөньясының кызыгы бетә. Безнең иң олы максатыбыз — балаларны куандыру.Фирүзә берара, шат йөзле балалар һәм кызыгы беткән дөнья турында уйлый-уйлый, сүзсез генә очты. Аннары, йомшак иреннәрен турсайтып, болай диде:
—Ә минем бүген үк, хәзер үк шатландырасым килә балаларны.
Тәҗрибәле кар бөртекләре бер-берсенә карап елмаештылар.
— Алайса, — диде арадан бер өлкәнрәге, — син, сеңелкәем, ә-нә теге тау битенә төшеп кунарсың. Ә-нә, күрәсеңме, балалар чаңгы шуалар. Син төшеп кунгач, тау биегәебрәк китәр. Тау биегәйгәч, балалар шатланырлар.
— Анда бик күп бит кар бөртекләре, мине ничек танырлар соң балалар?
Кар бөртекләре Фирүзәнең беркатлы соравын җавапсыз калдырдылар. Чөнки балаларны бергәләп шатландырырга күнеккәннәр ич алар. Ә Фирүзә — кар дөньясында гомер булмаган хәл — башкалардан аерылып торырга уйлый.
— Моның өчен, моның өчен, — дип сүз катты, ниһаять, авыраеп җиргә төшәргә әзерләнгән кар бөртекләренең берсе, — моның өчен зур булып үсәргә кирәк, иңнәрең юллардан җилдереп узган чана табаннарын күтәреп торырлык нык булырга тиеш. Ә син әнә нинди нәни, әнә нинди бәләкәй.
— Бәләкәй кар бөртекләре шатландыра алмыймыни балаларны? — диде күңелсезләнеп калган Фирүзә.
Ул арада теге кар бөртеге юлга төшеп яткан иде инде.
— Бер генә баланы булса да шатландырасым килә минем, — дип, як-ягына карады Фирүзә.
Фирүзә белән сөйләшеп торырга вакытлары юк иде кар бөртекләренең. Алар берәм- берәм җиргә төшеп ята тордылар. Чана юлларын калынайттылар, күл, болын, басу өсләренә ак юрган булып сырыштылар.
— Минем сезнең кебек шатландырасым килми балаларны, минем үземчә шатландырасым килә, — дип, әле бер кар бөртеге, әле икенчесе янына очып килде Фирүзә.
— Безнең дә үзебезчә шатландырасыбыз килә дә бит аларны, тик кар дөньясының кагыйдәләре һәммәбез өчен дә бертөрле шул, — дип көрсенделәр кар бөртекләре.
— Бер генә баланы булса да үзебезчә шатландырыр идем, үземчә, — дип такмаклады Фирүзә һаман.
— Мондый холкың белән тиз эрерсең син, җирсемә алай, башкалар эшләгәнне генә эшләргә тырыш, — дип үгетләп карадылар Фирүзәне өлкән кар бөртекләре.
— Юк, юк, юк, — дип, һаман үз сүзен сөйләде Фирүзә, — эресәм эрермен, әмма теләгемә ирешермен. Мин бик телим бит, бик теләгәч, теләгем үтәлергә тиеш минем.
Фирүзә башка кар бөртекләре белән тал ботагына кунып тирбәлде дә янә югары күтәрелде. Телеграф чыбыгында да, хәтта песнәк каурыенда да урын табалмады ул үзенә. Башка кар бөртекләре кунып калган урыннар һич кенә канәгатьләндермәде аны.
Шулай оча торгач, авыл урамына килеп керде Фирүзә. Анда, зәңгәргә буялган капка төбендә, дөнья кубарып, нәни кызчык елап тора иде. Мамык шәлле апа юатып узды кызчыкны. Ләкин кызчык апага күтәрелеп тә карамады, кемгәдер үпкәләп, кемгәдер рәнҗеп елады да елады. Ак колаклы, кара тәпиле, кәкре койрыклы маэмай килеп, башын әле бер, әле икенче якка мәзәк кенә кыңгырайткалап, өреп торды кызчыкка —файдасы тимәде. Суыкта алсуланган бәләкәй йодрыклары белән күзләрен уа-уа, кычкырып елавын гына белде кызчык.
Фирүзә бер очып үтте нәни кызчыкның каршыннан, ике очып үтте. Әмма кыз аңа бөтенләй игътибар итмәде.
— Елама, елама, мин сине шатландырырга телим, кара миңа, күр мине, менә мин нинди матур җемелдим! — дип кычкырды Фирүзә бөтен көченә.
Тик аның тавышы бик нәзек, бик көчсез иде шул. Елау ләззәтенә бирелгән кызчык аның тавышын ишетмәде.
Бераздан кыз йодрыкларын язды. Ләкин, нәни учларында яшь тамчылары күргәч, тагын да кычкырыбрак еларга тотынды.
Менә шул мизгелдә тәвәккәлләде инде Фирүзә. Күкне тутырып очкан кардәшләренә соңгы мәртәбә карап алды да кызчыкның алсу учына очып төште. Нәни учтагы җылы яшь тамчысына кушылып эреп беткәнче, кызчыкның елаудан туктавын, аның чиста күк йөзедәй зәңгәр күзләрен киң ачып, соклану катыш куану белән тулуын күреп өлгерде ефәк чәчле, көмеш керфекле, ачык йөзле Фирүзә.
Фирүзәнең «Хушыгыз, туганнарым, мин теләгемә ирешеп эрим» дигән соңгы сүзләрен җил биеккә-биеккә алып менеп китте.
— Хуш, кыю Фирүзә! — дип, бердәм гөрләделәр кар бөртекләре.
Җил көчәйде. Кар дөньясында буран чыкты.