СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Дәрҗия Аппакова "Йолдызкай"

Нәсимә аны юкка гына «Йолдызкаем» дип йөрми шул. Песинең йоннары чем-кара. Ә маңгаенда — нәкъ ике колак уртасында ап-ак табы бар. Йолдыз кебек янып тора. Көндезләрен алар бергә-бергә чабышып уйныйлар. Кич булу белән, песи Нәсимәнең юрганы астына керә дә мырр-мырр итеп, йомшак кына көйли башлый.
Әйтерсең, ул шулай ягымлы җыры белән дусын йоклата.
Җәйге көннәрнең берсе иде. Нәсимәнең әнисе, май язам дип, баздан сөт өсте алып чыкты. Аны гөбегә салды да, көянтә-чиләкләрен күтәреп, чишмәгә суга китте.
Ә песинең гөбе яныннан һич кенә дә китәсе килми бит. Койрыгын югарыга күтәргән, ә үзе Нәсимәдән күзен алмый.
— Миау! Миау! Каймак исен сизәм! Ми-аау!— дип сузуын гына белә.
— Әни кайтканын көтмисеңмени? Ярар алайса, әз генә алып бирим әле,— диде кызчык, кашык алып, гөбедәге каймакка тыгылды.
Гөбе биегрәк шул. Нәсимәнең иягенә җитә...
Кыз үрелеп-үрелеп карады да, ала алмагач, гөбе янына бүкән тәгәрәтеп китерде. Бүкәнгә басты. Кашыгы белән гөбегә тыгылган иде, бүкән ауды да тәгәрәп китте. Нәсимә егылды, гөбене дә аударды.
Менә көтелмәгән бәла! Инде нишләргә? Нәсимә куркуыннан тезләре авыртканын да онытып җибәрде. Тиз генә гөбесен утыртты ул. Аннары идәндә җәелеп яткан каймакны учлары белән җыеп, савытка тутыра башлады.
Ул тутыра, песи лач-леч итеп ялый, рәхәтләнде песи каймакка!
Кинәт ишек ачылды. Әнисе керде.
— Аһ, әдәпсез бала! Харап иткәнсең икән!
Нәсимә әнисенең болай тиз генә кайтуын көтмәгән иде. Каушавыннан:
— Мин түгел! Песи бит!— дип әйтүен сизми дә калды ул.
— Зуп-зур гөбене мәче аударамы соң!—диде әнисе, ачуланып. Чыбык алды да:— Кит әле, каймакны пычратма!— дип, песигә берне селтәде. Песи ачык ишектән атылып чыгып китте. Кызга бары тик кырын күзен генә салды ул. Нинди зур үпкәле караш иде бу! Нәсимәнең йөрәге сыкранып китте.
Кичкырын басудан әтиләре кайтты.
— Анасы! Бүген безне май белән сыйларсың бит, ә?
— Майны песи белән Нәсимәдән сорагыз. Гөбене аударганнар, тәрбиясез нәрсәләр. Атна буе җыйган сөт өстен әрәм иткәннәр,— диде әнисе ачулы тавыш белән һәм:—Өйгә генә кайтсын мәчең, күрсәтермен мин аңа!— дип, почмакта утырган Нәсимәгә бармак янады.
Нәсимә:
— Юк, юк, әнием! Гөбене ул аудармады!—димәкче булган иде дә, батырлыгы җитеп бетми калды. Әтисе дә ачуланыр дип курыкты ул.
Ашап-эчкәч, Нәсимә урынына ятты. Тик ул йоклый алмады, бик озакка чаклы дустын көтте. Ак йолдызлы кара песи килмәде, юрган астына кермәде. Сөйкемле итеп, мыр-мырын җырламады. Бүген аның песие кайларда кунар икән?
Нәсимәнең күзләренә яшь тыгылды.
— Песием... Йолдызкаем!.. Алтыным!.: Инде моннан бүтән һич тә, һич тә алай үпкәләтмәс идем. Әнә, әнием дә мине яратмый инде,— диде ул. Шулай да йокы килмәде. Нәсимә әкрен генә торды. Әнисе янына барды.
— Әни! Гөбене мин аударган идем. Ялгыш кына. Песине кыйнама, яме?
— Ярар, ярар, бар, ят, йокла инде,— диде әнисе йомшак тавыш белән.
Нәсимәнең кинәт өзелеп йоклыйсы килеп китте. Урынына барып, юрганын гына ачкан иде... Әй! Кемнең күзләре шулай яналар?.. Йолдызкаем! Синме бу? Килдеңме?
Песие, аңа иркәләнеп, мырылдап куйды.