Малае белән килене һәр хат саен кунакка чакырып аптырата торгач, Хәйрулла бабай Казанга, атна-ун көнгә генә булса да барып кайтмыйча ару түгел инде, дип килгән иде. Ләкин шәһәрдә торуының бишенче көне үтеп баруына күңеленнән генә сөенеп йөргәндә, кичкә табан кинәт бөтен тән-буыннарын ниндидер авырлык, көчсезлек басып, вакыты-вакыты белән күз аллары да караңгылана башлагач, курка калды. Юк, үлемнән түгел. «Ашыйсымны ашаган, яшисемне яшәгән инде», дип саный иде ул. Кеше мазасызлап, кеше кулында авырып ятудан курыкты Хәйрулла бабай.
«Менә бит, шайтан алгыры, авылга кайтырмын дип кенә йөргәндә...» Әйе, кунакка килеп өч көн дә тормады, Хәйрулла бабай никтер көннәр исәбен саный да башлады. Эч пошарга вакыты да юк инде югыйсә. Рәхмәт якын итүләре өчен! Әле анда, әле монда алып баралар. Өрмәгән урынга гына утыртмыйлар дигәндәй, нишләтергә белмиләр: булмаган җир, күзләмәгән-карамаган нәрсә калмады.
Үзе әйтмешли, «бу фани дөньяда» җитмеш ике ел яшәү дәверендә Казанга күп мәртәбәләр килгәләгәне бар иде инде. Кыска вакытка гына килеп киткәндә, шәһәр ошый шикелле иде (хәер, эшеңне барлап, йомышыңны йомышлап, җан-фәрман йөргәндә аны күзләргә чамасы да тимәгәндер инде элек...). Тик бу юлы күңеле торган саен Казан белән туган-үскән Иске Арыш авылын чагыштыра барып, шәһәрнең күп кенә җитешсез, уңайсыз якларын таба тора иде.
«Асфальты каты, аяк тиз арый... Ә безнең юллар, сукмаклар юрган кебек бит: күпме барсаң да, ару-талуны белмәссең».
Шәһәр халкының «бер-ике адым җиргә дә җәяү барасы килмичә, трамвай белән троллейбусында тыкшынырга ияләнеп бетүе» дә башына сыймый Хәйрулла бабайның.
Казанның шау-шуы да башка капкан сыман.
Кыскасы, Хәйрулла бабай һәр минут, һәр сәгать саен туган авылын өзелеп сагына башлавын сизде.
Ә килеп бер төн кунуга, иртәнге сәгать бишләр тулыр-тулмас ук йокыдан уятып: «Улым, себеркегез кайда? Ишегалдын себереп керим әле», — дигәч, малае бик гаҗәпләнгән иде. «Әллә әтинең баш сырхавы бармы югыйсә?»
—Без өченче катта бит, әти. Ә йорт тирәсен башка кеше җыештыра монда, — диде малае. — Иртә әле, ял ит рәхәтләнеп!..
Моңа каршы Хәйрулла бабай, тавышында ризасызлык белдереп, әйтеп куйган иде:
—Йортта ничәмә-ничә йөз кеше яшәп, ишегалдын чит кешегә себертәләр! Вәт заманалар!..
Әмма башка иртәләрдә, авылда гадәтләнгән вакытта уянып, өйдән югалып тора башлады Хәйрулла бабай. Ул теге «башка кеше»гә йорт тирәсен җыештырырга һәм агачларга су сибешергә булышып, иртәнге ашка эшеннән канәгатьләнеп, якты йөз белән керә торган булды...
Тик бераздан, малае белән киленен тәмам борчуга төшереп, аның хәле бөтенләй авыраеп китте. Сер бирмәскә тырышса да, авыр сулаганын сизәләр иде. Үлчәп карап, температурасының утыз тугыз градуска якын икәнен күргәч, ашыгыч ярдәм машинасы чакырылды, һәм табиблар Хәйрулла бабайны хастаханәгә алып ук киттеләр.
—Балалар, минем авырганны әниегезгә ишеттерә күрмәгез! Борчылмасын... — дип пышылдады ул, алып чыгып барганда.
Гаҗәп нәрсә бу хәтер дигәнең — шатлыгы һәм кайгысы белән тулы булган кеше гомере мизгелләрен күз алдыннан секундлар эчендә үткәрә дә куя...
Күзләрен палатаның ак түшәменә текәп яткан Хәйрулла бабайның күз алдында, ярларга ашыккан йөгерек дулкыннар сыман, тагын Иске Арышы килеп басты. Колак төбендә Чүкәй һәм Шәтке урманнарының күңелле шавы ишетелгәндәй булды. Үзе гүя амбар яныннан Чишмәле елга ягына сузылган бормалы юлдан атлый. Әнә Изгеләр елгасы... Ул сул якта кала. Әнә алда — Коры елга... Ә менә бу юл Якын урманга алып менә... Монысы атаклы Мирәт. Кара син аның балан куакларын! Телне йотардай тәмле-тәмле балан бәлешләренә җимешне алар бирә инде. Тик янында сыерлар җәйләве ясап кына зыян китерә башладылар Мирәткә... Туктатырга кирәк булыр моны кайткач, рәис белән сөйләшеп. Мирәткә таба төшкәндә уң яктагы куе агачлык — зират. Матур, тыныч җирдә ул, дөнья мәшәкатьләреннән арынып ял итә торган урын. Быел, карт-корыны җыеп, коймасын караштырып чыгарга кирәк.
Тагын әллә нәрсәләр үтәсе күз алдыннан, ләкин тора-бара Хәйрулла бабай аңын югалткандай була. Күз аллары караңгыланып куя да ниндидер тирән-тирән упкыннарга төшеп китә. Аңына килгән вакытларында, өенә, авылына кайтарып куюларын сорап, малаен да, табибларны да аптыратып бетерде ул. Инде шушы ятуыннан тора алмаячагын сизенепме, әллә кунакка дип кенә килгән җиреннән менә шулай хастаханәдә ятасын күз алдына да китергәне булмагангамы, аның күңеле ниндидер бер йөрәк өзгеч сагыну һәм сагыш белән туган-үскән ягына чакырып дулый иде.
Ләкин табибларның Хәйрулла бабай малаена биргән җаваплары катгый: «Йөрәге юлда түзә алмаячак».
Урын өстенә ятуына шактый гына көннәр үтсә дә, Хәйрулла бабайның саулыгында яхшы якка үзгәреш сизелмәде.
Беркөнне ул, бераз ачылып киткәндәй булып, янында утыручы малаена сагышлы, моңсу күзләре белән карады да ялвару катыш әйтеп куйды:
— Минем кәчтүмнең сул як кесәсендә бер кечкенә генә янчык бар, улым... Алып килче шуны иртәгә!..
Әтисенең гомер буе тарту түгел, тәмәке ише нәрсәнең исен дә өнәп бетермәгәнен белгән малаена бу янчык турындагы сүз бик тә сәер булып тоелды. «Әллә кайчагында тарткалап йөр гәнме югыйсә?»
Сәгыйть, әтисенең кесәсеннән кечкенә генә янчык чыгарып кулларына алгач, тагын да гаҗәпләнә төште, чөнки аның авызы яшел җеп белән тегелеп куелган, анда нәрсә барын белеп булмый. Ул кызыксынуыннан янчыкны әйләндереп-тулгандырып карады: йомшак үзе, тәмәке дип уйларга да була; аннан
Хәйрулла бабай, төссезләнеп беткән кечкенә янчыкны күргәч, яткан урыныннан, башын ук күтәреп, тормакчы булды. Ул аны кулларына бик сак алды. Сизелеп тора, Хәйрулла бабай нигәдер бик дулкынлана иде.
—Капшап, иснәп карадым, әти, ләкин белә алмадым: нәрсә соң бу янчыкта? — дип сорады аннан малае.
Әтисе җавап бирергә ашыкмады. Бер мәлгә сүзсез генә шушы янчыкка карап торды да, аннан соң гына, ял итеп, туктала- туктала сөйләп китте:
—Бу янчык миндә мең дә тугыз йөз кырык беренче елдан бирле, улым. Шул елның икенче июлендә авылдан армиягә озатышлый, инде колхозыбызның кыры менә-менә артта кала дигәндә, әнә шушы кырлардан мәңгегә аерылам кебек тоелды. Аларны үзем белән алып китәсем килде. Арбадан сикереп төштем дә бер сабак менә шушыны өзеп алдым. Аннары ат артыннан йөгердем. Шушы янчык белән бөтен сугышны уздым. Ничә еллар буе авылдашым да, сердәшем дә булды ул. Авылыбызның киң кырларын, урман шавын, хуш исле чәчәкләрен хәтерләтеп йөрде. Менә шуңа күрә һәрвакыт үзем белән йөртәм мин аны. Ә уйлап карасаң, гап-гади әрем бит үзе...
—Әрем?! — дип сорады малае, гаҗәпләнеп.
—Әрем, улым, әрем... Яншык үренә менеп җитәрәк кырдан өзелгән әрем... Хәтерлисеңдер, хәзер анда Әтәч Вәли урманы...
—Әрем — чүп үләне бит ул, әги. Чәчәк өзсәң, тагын бер хәл инде...
—Безнең якның әремнәре хуш исле алар, улым... Кырык беренче елдан бирле исе килә торган чәчәкне табып кара син!.. Ә бу?! Менә иснә әле!..
Малае янчыкны кулына алды да, борынына якын китереп, исни башлады. «Дөрес икән шул, бая чамалый алмаган ис әрем исе икән... «Ул да авылда үскән малай лабаса...”
—Ничек? Тойдыңмы? — дип сорады Хәйрулла бабай, бу минутта ничектер нурланып киткән күзләрен малаеның йөзенә текәп. — Туган якның әреме дә чәчәкләрдәй хуш исле шул.
Карт янчыкны малае кулыннан алды да исни башлады. Озак, ашыкмыйча иснәде. Иснәгән саен йөзендә елмаю чаткылары, ниндидер аязу хасил булды. Бераздан ул ләззәтләнүдән күзлә рен үк йомды һәм ап-ачык итеп:
—Чәчәк исләре килә, улым, — дип пышылдады.
...Бу Хәйрулла бабайның соңгы сүзләре булды...