СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Касыйм Тәхау “Кырмыска улы Кырмыскак маҗаралары” әкиятеннән өзек

Кырмыскак май аенда дөньяга килде. Көннәрнең берендә, җир астыннан чыгып, ул оя башына менеп басты, аннары тирә-якка күз ташлады. Табигатьнең гүзәллегенә хәйран калып, сары, шәмәхә, зәңгәр, ак чәчәкләр белән бизәлгән болынны, урман буен күзәтте. Оя янындагы каенга да карап алды, аннары янәшәдә генә үскән тузганакларның алтын-сары чәчәкләренә күз төшерде. Бу мизгелдә урман эче кошларның моңлы җырлары белән тулган иде. Кырмыскакка дөнья матур, кызык һәм гаҗәеп серле бер нәрсә булып тоелды.
Ул, чамадан тыш хискә бирелеп, бар көченә кычкырып җибәргәнен сизми дә калды:
- Мин бу җирнең, бу як табигатенең барлык хикмәт-серләрен һичшиксез беләчәкмен. Шушы якның җан ияләре! Мин - кырмыска улы Кырмыскак!
Аның сүзләрен беренче булып кырмыска оясы янындагы агачта утырган гөблә — үлән бете ишетте. Аның коты алынды, куркуыннан чак егылып төшмәде.
Бермәл аңына килеп, ул:
- Бу кырмыска минем татлы сүлемне суырып эчеп бетерәчәк, - диде. - Мине «савым сыеры »на әверелдерәчәк, сүлем белән тамагын туендырачак.
Якын-тирәдәге кошлар Кырмыскак тавышын ишеткәннәрдерме-юкмы - белмим. Алар сайрадылар да сайрадылар. Ә менә чикерткә, күршесенең каты аваз салганын ишетеп, черелдәвеннән кинәт туктады.
- Без кырмыскалардан өркә торган җан ияләре түгел, - диде ул. - Сусыл үләне, чәчәкләре кояшка карап елмайган алан, урман буйлары - безнең биләмәләр. Без үзебезчә яшибез. Телибез икән - черелдәп җырлыйбыз, биисебез килсә - биибез. Кояш җылы нурларын сипкәндә, чәчәкләрдә ял итәбез, күк зәңгәрлегенә карап хозурланабыз.
Беренче танышулар
Чикерткәләр үз эшләре белән мәшгуль булды. Кырмыскалар да көнне бушка үткәрмәде. Алар үзләре салган сукмаклар буйлап төрлесе төрле тарафка ашыктылар. Кырмыскак та, өлкәннәр төркеменә ияреп, юлга чыкты. Карт Баба кырмыска - төркем башлыгы - нәни чыбык кисәген өстерәп кайтып килгән оядашын туктатып, ярдәм итәргә ашыкты.
- Юк, кирәкми. Йөгем әллә ни авыр түгел, - диде эшче кырмыска. - Сез үз эшегездә булыгыз.
Төркем башлыгы иптәшләре артыннан чапты. Кырмыскалар шактый юл үттеләр. Кырмыскак та башкалардан калышмады.
Бервакыт алар инеш ярына килеп җиттеләр. Күпне күргән, төрле хәлләр кичергән тәҗрибәле төркем башлыгы, яр читендә туктап, арткы аякларына басты да әмер бирде:
- Ары юл юк! Шушында ял итәбез, ил-йортка кайтканда, оядашларыбыз өчен азык хәстәрлибез. Безнең вазифа - азык запасы туплау.
- Азык нинди була соң ул, аны кайдан һәм ничек табарга? - диде Кырмыскак.
- Моңа кадәр син өлкәннәр ташыган азыкны ашап яшәдең, чөнки син бала гына идең, - диде төркем җитәкчесе Баба кырмыска. - Хәзер, Кырмыскак, үз көнеңне үзең күрәчәксең, иптәшләрең турында да кайгыртачаксың. Өлкәннәр сине барысына да өйрәтерләр.
Кырмыскалар сөзәк ярда озак юанмадылар, шулай да елганың тын суына, су өстендәге төнбоек яфракларына, инеш буйлап очкан яшькелт, ак, күк һәм кызгылт-чуар күбәләкләргә сокланып карап тордылар.
Баба кырмыска, башкалар да белеп торсын дипме, әйтеп куйды:
- Елганың бу җирендә су киңәеп, җәелеп ага. Ул шушында икенче юнәлеш ала. Күрәсезме, аның култыгы зур булмаган күлне хәтерләтә. Тын сулы урын. Төнбоеклар шундый җирне үз итәләр. Әлегә сез аларның су өстендә тирбәлгән яфракларын гына күрәсез. Тора-бара алар, зур һәм ап-ак чәчәкләре белән көязләнеп, көннәр буе кояшны күзәтерләр, төнгә йомылырлар - йокыга талырлар.
Бабаның шулай бирелеп сөйләгәнен Кырмыскак гаҗәпсенеп һәм кызыксынып тыңлады. Анда шушы култыкка көн саен килү, төнбоекларның ак чәчәкләренә карап соклану теләге уянды.
- Бирегә тагын кайчан килербез икән? - диде ул Бабага.
- Җәйнең һәр матур көнендә, - дип җавап бирде карт кырмыска.