СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Резеда Вәлиева "Апа белән сеңел"
Еракта-еракта, күксел таулар артында, карурман тугаенда бик матур бер йорт утырган. Аның бөтен тәрәзәләре кояшка карап торган. Ә янында зәңгәр сулы бер күл булган, күлнең тирә-ягы -чәчәкләр белән тулган.
Менә шунда тынычлыкта, матурлыкта һәм муллыкта бик тә уңган, биктә булган бер ир белән хатын торган.
Ире күлдән балык тоткан, хатын хуҗалыкны караган, урманнан җиләк- җимеш җыйган.
Күпме гомер үткәндер, бервакыт яз җиткәндә, бу ир белән хатынның кечкенә генә кызлары туган. Бу баланың чибәрлегенә бөтен табигать таң калган. Йөзе тулган айдай, күзләре таң йолдызыдай, гәүдәсе күлдәге зифа камыштай икән аның.
Ир белән хатын кызларын өрмәгән урыннарга да утыртмыйча, иркәләп сөеп кенә үстергәннәр, үзләренең бөтен киләчәк бәхетләрен бары шул гүзәл кызларында гына күргәннәр.
Олы кызлары йөгереп тәпи йөри башлауга, боларның тагын бер кызлары дөньяга килгән.
— Нинди куаныч! Ике чибәребез булды! — дигән бу балаларның әтиләре, бәхетеннән нишләргә белмичә. Әмма баласын кулына алса, чак төшереп җибәрмәгән: ап-ак биләү эчендә шундый да ямьсез бер бала ята икән.
Бик озак кайгыралар бу ир белән хатын. Хәтта бер-берсенә сиздермичә генә елап та алалар икән.
Әмма яшь бала үсүендә булган. Менә инде ул тәпи йөри, зур авызын, ерып көлә, сөйләшә башлаган.
Шунысы кызык, бу бала беренче көннәреннән үк нишләптер барыннан да бигрәк үзенең чибәр апасын яраткан. Ул янына килсә, үзенең кечкенә генә кысык күзләрен җемелдәтеп гел аңа карый да ята икән.
Үсә төшкәч инде ул бер дә апасыннан калмаган, кая барса да аңа ияреп йөри, кечкенә генә куллары белән аны сыйпап сөя-сөя сакау теле белән: «Тәт-тә!» — дип һаман аны мактый икән. Ә үзе, шундый кечкенә генә булса да, һәрвакыт апасына нинди дә булса яхшылык эшләргә генә тора ди. Урманга барсалар, әле аңа иң беренче чәчәкләрне табып бирә, әле эре җиләкләр җыеп китерә икән.
Үзе шундый да житез, шундый да үткен, ди, эшләгәндә — куллары йөргәндә аякларына күз иярми икән.
Ә инде бераз гына үсә төшүгә, бу кыз өй эчендәге бөтен эшләрне эшли башлаган. Иртәләрен апасы йокыдан уянганчы ул, кояш белән белән торып, эшкә керешә, әтисе белән әнисен ашатып-эчертеп озата да суга бара, өйләрне җыя, кер юа, гөлләргә су сибә икән. Чибәр апасы йокыдан уянуга, өйдә бөтен эш беткән, ә ашарга өстәлдә һәммә нәрсә әзер икән.
Апасы йокысыннан уянып күзен ачуга, сеңелесе йөгереп янына килә дә, аның каршына чүгәләп, апасының ефәк кебек җемелдәп торган бөдрә чәчләрен сыйпый икән.
Тик апасы гына никтер сеңелесен бер дә яратмаган. Ул аның сыйпарга сузган кулың этеп җибәрә, тәмле-йомшак сүзләренә каршы ямьсез, дорфа сүзләр белән җавап бирә икән.
Әмма апасы аны ничек кенә какмасын, ничек кенә җәберләмәсен, сеңелесе үзенең зур авызын ерып елмая гына, куса, чыгып китә, әмма апасына берәр эш эшләргә кирәк булса, шунда ук йөгереп килеп җитә икән.
Апасыннан нинди генә җәбер күрсә дә, аны өзелеп ярата, шушындый, чибәр апасы булуын үзенә бик зур бәхет саный икән ул. Ә апасы сеңелесенең уңганлыгыннан, яхшы күңелле, кешелекле булуыннан бер дә икеләнмичә файдаланса да, ямьсезлегеннән көлә, җае чыккан саен аны мыскыл итә, хәтта аның белән янәшә йөрергә дә гарьләнә икән, бервакыт бу кызларны әниләре бик еракка, кара урман артындагы Чияле Тауга чия җыярга җибәргән.
Чияле Тау итәгендә генә җем-җем итеп челтер чишмә агып ята икән, Олы кыз, Чияле Тауга килеп җитүгә үк, челтер чишмә буена утырган үзләре белән алып килгән ризыкларны ашарга керешкән. Ә аннары чишмә суында битен юып, чәчләрен тарап, уйнап-җырлап күңел ачып йөргән.
Ә кече кыз, килүгә үк, тауның көнгә караган ягында кып-кызыл булып- кызарышып пешкән чияләрне җыярга керешкән.
- Син ял ит, апам, ефәк чәчләреңне тара, алсу йөзеңне ю, ә мин чия җыйыйм. Бер кулым белән синең өчен, икенче кулым белән үзем өчен җыярмын, яме? — дигән ул олы кызга. Тик олы кыз аңа әйләнеп тә карамаган, хозур кылып йөрүендә булган.
Кече кыз чия җыя, ә аның баш турында, ни хикмәттер, һаман бер лачын чайкала икән. Киң, көчле канатларын җәеп, әле түбән үк төшеп җитә, әле кинәт һавага күтәрелеп, кече кызга орынырдай булып очып үтә икән. Аның канат җилпүеннән хәтта кече кызның кояшта янып тирләп-пешеп беткән йөзенә талгын-рәхәт җил кагылып китә икән.
Кич җитүгә, кече кыз ике кәрзинне дә түбәләмә тутырып чия җыйган Ачыгып, талчыгып, кәрзиннәрен күтәреп чишмә буена килсә, апасы аның өлешенә тигән ризыкны да ашап бетереп куйган.
— Ярый, ярый, апам, син борчылма, — дигән кече кыз, апасының борчылырга һич тә исәбе булмаса да, аның кәефе кырылудан куркып, һәм үзенең олы авызы белән елмая-елмая чишмә суында битен, беләкләрен юган.
— Менә шулай, чишмә суы да эчеп җибәрсәм, утырып аз гына ял да, итеп алсам, миңа бик җиткән, — дигән ул.
Шулай дигән дә чишмә буена килеп утырган.
Килеп утыруы булган, ни хикмәттер, изрәп йоклап та киткән.
Сеңелесенең йокыга китүен күргәч, олы кыз, аны шунда калдырып тиз генә өйләренә йөгергән.
Кече кыз уянып китсә, кап-караңгы төн икән. Кыз, куркуыннан; нишләргә белмичә, әле бер, әле икенче якка барып, апасын чакырып карый, әмма бер тавыш-тын да ишетелми икән.
Шуннан кече кыз: «Апам югалды!» — дип, үксеп елап җибәргән. Шул вакыт нәкъ бу кызның баш турында гына күктән бер йолдыз атылган Әмма атылып юкка чыкмаган, кече кыз алдына килеп, җемелдәп торган койрыгын ялт-йолт сикерткәләп тора башлаган. Кыз башта куркып калган, әмма йолдыз Һаман бер урында сикергәләп торганга аптырап, аш янына килмәкче булган. Тик кыз килә башласа, йолдыз тагын да алгарак сикерә икән, кыз тагын килсә, ул тагын сикерә... Шулай итеп кыз, ике зур кәрзинне күтәреп, йолдыз артыннан киткән. Ә кәрзиннәре җип-жиңел икән. Үзләре җип-җиңел, ә үзләренең эчләре тулы чия, ди.
Күпме ара үткәндер кыз, тик бервакыт күтәрелеп караса, үз өйләре янына кайтып җитүен күргән.
Кыз үз өйләре турысына җитеп, шулай аптырап торганда, өйдән елый елый шешенеп беткән әнисе килеп чыккан.
— Әй, балам! Ничекләр кайтып җиттең? Мин бит сине көтә-көтә үлеп беттем. Апаңны алып, эзләргә бармакчы идем, ул сине бүреләр ботарлап алып китте дип әйтте, — дигән әнисе, кече кызын кочаклап елый-елый.
— Апам исәнмени? — дигән кече кыз, куанып. —- Ярый, әнием, апам исән-имин булгач, бар да яхшы. Калган күңелсезлекләрнең һәммәсен онытыйк, яме? — дигән.
Һәм тизрәк апасын күрергә өйгә керергә ашыккан.
Шулай байтак вакытлар үткән. Кызлар инде үсеп буй җиткән. Өлкән кыз бик чибәр булса, кече кызның гәүдәсе бик тә сылу икән. Тик, ни хикмәттер, кече кызның биле нечкәрә барган саен, олы кыз симергәннән- симерә, юанайганнан-юаная бара икән. Әллә бер дә эш эшләмәгәнгәме икән? Шулай бервакыт әтиләре кызларны күл буена җибәргән.
— Барыгыз әле, кызларым, күлдәге басмада бик зур бер тезем балыкларым онытылып калган, шуны гына алып кайтыгыз әле, — дигән.
Кызлар күл буена барып җитеп басмага керүгә, өлкән кыз сеңелесен суга төрткән дә төшергән. Кече кыз бары тик күл өстендә бөтерелеп очып өргән бик зур бер акчарлакның куркып кычкырып җибәрүен генә ишетеп калган, шунда ук су төбенә киткән.
Апасының бу явызлыгы кече кызны шулкадәр тетрәндергән, аның хәтта үлемнән котылырга теләге дә булмаган. «Сөекле апам шулай теләгәч, үлүем яхшырак булыр», — дип уйлаган ул.
Ләкин аның шулай уйлавы булган, ниндидер бер көч үзен эләктереп алган да атылган йолдыз җитезлеге белән күл читенә, яшел бәрхеттәй матур, йомшак үләнгә чыгарып та салган.
Кыз күзләрен ачып җибәрсә, яр буенда, бөдрә таллар янында, хуш исле йомшак үлән өстендә ята икән. Ә тирә-як шундый да тын, бер генә җан иясе барлыгы да сизелми, тик җылы, йомшак җилләр генә кызның чәчләреннән сыйпап-сыйпап китә икән.
— Апам кая соң минем? — дип елап җибәргән кыз, тирә-ягына карана-карана.
Шул вакыт ул үзенең баш турында бик зур бер акчарлак бөтерелгәнне күреп алган. Якты кояш нурларында аның ап-ак канатлары нәкъ көмеш кебек, күзләрне чагылдырып, елкылдап-елкылдап китә икән.
Кинәт акчарлак томырылып җиргә төшкән дә, басма өстендәге көмеш балыкларны томшыгына эләктереп, якындагы бер бөдрә талга барып кунган.
Кече кыз сикереп торган да, кулларын сузып, акчарлак артыннан ташланган.
Кыз якынлашуга, акчарлак та очып киткән. Әмма очуын түбәннән генә оча, оча-оча да кызга әйләнеп карый икән. Шулай итеп, кыз акчарлак артыннан киткән. Күп тә үтми үзләренең өе турысына кайтып җиткән, караса, капка баганасында әлеге көмеш балыклар тезмәсе эленеп тора икән. Ә акчарлактан җилләр искән!
Кыз шулай аптырап басып торганда, өйләреннән кайгыдан йөзе кара көйгән әтисе килеп чыккан.
— Әй, бала, ничекләр исән калдың? Сине суга батты, дип әйтте бит апаң! — дигән ул, кызын кочагына алып.
— Апам исән-саумыни? Нинди бәхет! Әйдә, әтием, шул бәхет хакына башка бәхетсезлекләр турында сөйләшеп тормыйк, яме! — дигән кече кыз һәм тизрәк апасын күрергә өйгә ашыккан.
Бу хәлләрдән соң күпме вакыт үткәндер, менә беркөнне коеп яңгыр яуганда боларга бик фәкыйрь бер карт килеп кергән. Башына кигән салам эшләпәсеннән, өстендәге ялбыр бишмәтеннән шыбырдап су ага, үз дер-дер калтырана икән.
— Абау, җирәнгеч! — дигән олы кыз, бу картны күрүгә, йөзен читкә борып.
— Абау, бичаракаем! — дигән кече кыз, бу картны күрүгә, каршын йөгереп килеп.
— Чыгып китсен! — дип кычкырган өлкән кыз, аяк тибеп.
— Түргә үт, бабакай, тәмам туңгансың бит! — дигән кече кыз, картның өс-башын салдырырга үрелеп.
Өлкән кыз урыныннан сикереп торган да, ишекне шапылдатып ябып өйдән чыгып киткән.
Кече кыз картның кулыннан җитәкләп өстәл янына китереп утыркан да тамагын туйдырган, өстенә коры киемнәр кидергән.
Иртәгесен карт йокысыннан уянуга, кече кыз әллә кайчан торып ашарга-эчәргә әзерләгән, картның сәләмәләрен юып, киптереп, рәтләп куйган икән.
Өлкән кыз исә чәчләрен төзәтә-төзәтә генә өстәл янына килгән дә, картны күрмәс өчен аңа аркасы белән әйләнеп, чәй эчәргә утырган.
Кече кызның пешергән ризыгы искиткеч ләззәтле, татлы икән. Ул йомшак кына ягымлы тавыш белән җылы-назлы сүзләр әйтеп картны кыстый-кыстый сыйлаган, аннары, карт ашап-эчеп өстәл яныннан киткәч киемнәрен китереп биргән.
— Инде, бәлки, киенергә дә булышырсың, балакай? -— дигән карт бик тә үтенгән тавыш белән, кызның күзләренә текәлеп.
Шул вакыт кече кыз картның бишмәтен кидерергә дип иңнәренә кагылуы булган, корышып беткән карт баһадирдай киң күкрәкле, очкы күзле, лачындай бер егеткә әверелгән дә куйган!
Бу егетнең йөзен күрүгә, кече кыз, кулы белән битен каплап, читкә тайпылган.
Ә өлкән кыз утырган урыныннан сикереп торган да егетнең каршьна килеп баскан.
— Ах, шаян! Шулай ярыймыни инде?! Нигә дип төрле кыяфәтләр: кереп кыланып торырга? Башта ук менә шушы килештә киләләр аны! - дигән ул, егетнең күзләренә керердәй булып.
Әмма лачын егет аңа әйләнеп тә карамый, ике күзен кече кыздан ала алмый икән.
— Әй гүзәл кыз, бер күтәрелеп карачы миңа! — дигән ул аңа, кулын сузып.
Ә кече кыз, бу егет миннән көлергә килгән, дип, оятыннан нишләргә дә белми басып тора икән.
— Көләсеңме? — дигән ул, еларга җитешеп.
— Юк, юк! Нич тә көлмим. Гүзәлләрнең дә гүзәле син. Син бит моны үзең генә белмисең. Ышанмасаң, әнә Чияле Таудан, Түгәрәк Күлдән белеш, һавадагы йолдызлардан, менә минем күзләремнән, йөрәгемнән сора, — дигән егет һәм, әкрен генә килеп, кече кызның кулларыннан алган.
Чибәр егет кулларына кагылуга, кызның бөтен йөзе нурга чумган, күзләре матурланып, йолдыздай җемелдәп, балкып яна башлаган.
Егет аны зур көзге каршына алып килгән.
— Бер генә күтәрелеп карачы үзеңә! Кайда да булса бу кадәр гүзәл кызны очратканың булдымы синең? — дигән егет, аңа сөеп карап.
Кече кыз көзгедә үзенең йөзен күреп хәйран калган: шундый да чибәр, шундый да ягымлы кыз карап тора икән аннан.
— Ничек була инде бу? — дип сораган кече кыз егеттән, исе китеп.
— Күңел матурлыгы, йөрәк сафлыгы менә шулай бизи ул кешене! Ә барыннан да бигрәк аны хезмәт матур итә, — дигән егет.
— Юк, юк! Синең чибәрлегеңнең балкышы төшә торгандыр шулай минем йөземә, — дигән кече кыз, оялудан алма кебек алсуланып янган йөзен егетнең күкрәгенә яшереп.
Егет чиксез бер наз белән кече кызның нечкә биленнән кочаклап, иреннәреннән үбеп алган.
Шунда ук кызның иреннәре яңа аткан чәчәк төсле матурланып, тулып пешкән чия төсле кызарып, балкып киткән.
— Менә күрәсеңме, нинди чибәр син?! — дигән егет, аның чәчләреннән сыйпап. Һәм кызның чәчләре шунда ук җем-җем итеп, алтынсу төскә кереп, бөдрәләнеп иңнәренә таралып төшкән.
Шулай итеп кече кыз моңа кадәр әле бер әкияттә дә очрамаган искиткеч бер гүзәлгә әверелгән.
— Абау! — дигән ул, куанычыннан нишләргә белмичә, ике кулы белән йөзен каплап.
Шул вакыт бу хәлләрне күреп торган өлкән кызның көнчелектән бөтен йөзе кара янып чыккан. Йөрәгендә кабынган ачуыннан, гарьлегеннән күзләре кысылып, кылыйланып калган, авызы-борыны чалшаеп килгән.
Кече кыз, моны күреп, елап җибәргән.
Һәм шунда аның саф күз яшьләре, ап-ак энҗегә әверелеп, шыбырдап тирә-якка коелганнар...
— Елама, бәгърем! Әйдә, тизрәк әти-әниләребез янына китик! Ә апаңа без барыбер берничек тә ярдәм итә алмабыз. Кара эчле, көнче кешеләр беркайчан да бәхетле була алмый алар. Бу гомергә шулай булган һәм шулай булачак, — дигән егет һәм, иңнәреннән кочып, кече кызны әти әнисе каршына алып киткән.
2025-01-20 09:15