СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Кояш Тимбикова «Толымнар»

Әлфия безнең арада озын чәчле бердәнбер кыз иде. Ул күп вакыт толымнарын җыеп, шома иттереп таралган чәчләренең артына өеп куя. Кичен:
— Уф! Башымны авырттырып бетерде бу толымнар,— дип зарланып ала.— Чыдар хәлләрем юк, маңгай тиресен тарталар.— Кыз толымнарын беркеткән, санап бетергесез кыстыргычларын җыя.
— Алай кыен булгач, асылындырып кына йөрт!— Без, аның бүлмәдәшләре, Әлфиягә сокланып карыйбыз.— Бик килешә алар сиңа!
Әлфия чәче турында сүз куертырга яратмый. Хәер, без, үзе әйтмәсә дә, толымнар асылындырып урамда йөрүнең уңайсызлыгын беләбез. Берсендә мин дә шаһит булдым. Әлфия белән тулай торактан чыгып кечкенә йортлардан гына торган базар урамына аяк бастык кына — арттан сөйләнеп кала башладылар. Берәүләре: «Күрдеңме, малай!» —дип, сызгырып ук җибәрә.
Карчык-корчыкның үз сүзе бар инде аның:
— И сөбханалла! Биргәненә бирсә, бирә инде! Күз тия күрмәсен.
Малай-шалай сүз көрәштерергә тотына:
— Күрдеңме? Мондый толымны хәзер музейда гына очратасың!
— Ахмак! Әллә син аны чын толым дип уйлыйсыңмы? Ат кылы ул!
— Ат кылын каян алсын ул? Ясалма чәч таккан!.. Мин, бу бәхәснең ни белән очлануын белергә теләп, тын гына атлаган арада, малайларның иң елгыры, җил кебек очып, артыбыздан килде дә, ике куллап, Әлфия бичаракайның толымнарына ябышты. Без аны-моны абайлаганчы, ул инде чәчнең чынлыгына ышанган, күздән үк югалган иде.
— Менә гел шулай бит: урамга чыгып күренер хәлләрем юк. Әйдә, зинһар, җыеп куйыйм,— диде Әлфия. Якындагы ишегалдына кереп китте.
Аннан чыкканда толымнар башы тирәли урап куелган иде. Әлфиягә болай да бик килешә. Хикмәт кешенең чәчендәмени соң?! Миңа калса, Әлфиябезнең иң зур байлыгы — күркәм холкы. Кеше белән һәр сүзен мыскаллагандай уйлап кына, сабыр гына сөйләшә ул. Гүя аның фикерләре дә әнә шул озын, юан толымнары буйлап килә. Әлфия шатланса яки хәсрәтләнсә дә сабырлыгын җуймый: шаркылдап шартламас, әсәрләнеп еламас. Җаны күтәрә алмастай кичерешләрен дә ул толымнары буйлатып җиргә тапшыра сыман.
Мөгаен, иң якын сердәшләреннән санагангадыр, Әлфия толымнарын бик ярата иде. Иртән, бүлмәдәге бөтен кешедән алда торып, чәчләрен сыйпый-сыйпый, салмак кына таравында да, һәр якшәмбедә йомшак сулы Болак мунчасына йөрүеннән дә, чәче өчен әллә кайлардан шифалы сабыннар юллавыннан да аның толымнарына булган гаҗәеп мөнәсәбәтен сизәргә мөмкин иде.
Бер заман кызларның чәчен малайларныкына охшатып, кып-кыска йөртү модага керде. Өстә — тездән югары күлмәк яки тар балаклы чалбар, баш кыркылган. Малайны кыздан, кызларны егетләрдән аерып алалмаслык булды. Әлфиянең толымнары, модага үч иткәндәй, тагын да озынаеп, ныгып киттеләр. Толымнар шәрә балтырына тимәсен өчен, Әлфия күлмәкнең дә озынын кия иде.
Дөньяның хикмәте киң — малайларныкына охшатып чәч алдыру модасы тиз үтте. Без, бичаралар, кыркытылып, даруландырылып тәмам өттерелгән чәчләребезне адәм рәтенә кертә алмый йөдәгәч, еш тешле тарак белән аларны кирегә тарарга, анысы да ярдәм итмәгәч, парикмахерлар ясаган гөнҗәләләр куеп йөрергә мәҗбүр идек.
— Нәкъ үзегезнеке кебек, кызлар!— Әлфия безне юатып азаплана.— Йөзегезгә дә бик килешә!— ди.
Егетләр исә ясалмалылыкны әллә каян сизәләр. Ял кичәләрендә бөтенесенең күзе — Әлфия толымнарында. Кайберәүләре ачыктан-ачык әйтеп үк куя: «И Әлфия, кызган син бу кырыкмыш тайларны, сибелә торганнарыннан булса да өлеш чыгар, бүләк ит чәчләреңне, толым ясап таксыннар!»
Әлфия безгә тел тидертми:
— Башка кайгыгыз булмаса, офтанмагыз, егетләр! — ди.— Кызлар чәче — агымсу, китә тора, килә тора. Менә көзгә күрерсез әле, күзләрегез дүрт булыр!
Тик безнең әллә ниләр белән агуланып беткән чәчләр каникулдан соң тагын да ямьсезләнә төшкән була. Өсте кызгылт җирән, астан үсә башлаганнары кара, очлары тигезле-тигезсез, тавык койрыгы кебек.
Әлфия үзгәрми. Тез астына кадәр салынып төшкән, очы бөдрәләнеп торучы иркә толымнарын горур гына, шул ук вакытта бик тыйнак рәвештә йөртә бирә. Аның янына утырып лекция тыңлауны, аның белән рәттән урамда йөрүне, аңа каршы төшеп биюне егетләр үзләренә мәртәбә саныйлар.
Урамда Әлфияне җитәкләп бару бәхете эләккән егет, каршы килүче иптәшен очратса, аңа тизрәк кызның толымнарын күрсәтеп калырга тырыша:
— Әлфия бу, танышыгыз!—ди. Үзе, ым кагып, кызның толымнарына ишарәли.
Уен эшме: бу — чәче харап ителгәннәр заманында синең белән рәттән атлаучы кызның әнә нинди толымнары бар!
Тик безгә мәсьәләнең икенче ягы да мәгълүм. Әлфия, чәчен шоп-шома тарап, толымнарын артка өеп, җыештырып куйса, аңа сокланучы егетләр күзгә күренеп кими. Чөнки кыз артык гади, тыйнак, шаккатырыр нәрсәсе юк. Залны яңгыратып көлмәс ул, дөньяңны оныттырырлык иттереп тәтелди белмәс. Күлмәге дә озын. Зал тулы кеше алдында бу кызны биергә чакырсаң, егеттән, мода белми икән бу дип, көлүләре дә ихтимал. Әлфия бер читтә моңаеп басып тора-тора да, бүлмәгә кереп йокларга ята. Инде дә бик биисе килсә, толымнарын салындырып яңадан чыга. Шуны гына күреп алсыннар егетләр, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, кызны уртага чакырырга тотыналар.
Әдәбият-тел бүлегендә укучы егетләр Әлфия толымнарын аеруча яраталар. Алар бу озын чәчтә ата-бабаларыбыздан килгән күркәм гадәтләрнең җанлы гәүдәләнешен күрәләр бугай. Әлфиягә кем белән биесә дә барыбер. Аның биисе килә — шул гына. Кыз белән әйләнә алмый калган егетләрнең исә ачуы чыга. Кайчак хәтта бәргәләшеп тә алалар.
Бер кичне шулай, инде биюләр бетеп, йокларбыз гына дип торганда, күрше бүлмәдән Люда атылып керде.
— Ой, Алечка! — ди.— Синең өчен Мәхмүт белән Вася-якут сугыша.
Вася — институтта Якутиядән килеп укучы бердәнбер егет. Без аны бик кадерләп, үз итеп «Вася-якут» дип кенә йөртәбез. Бу кичтә Вася Әлфияне үз яныннан бер дә җибәрмәгән икән. Көнче Мәхмүт түзмәгән:
— Җитте сиңа, якут, бар, кереп ят! — дип бәйләнгән.
— Йокы мәчегә генә тансык ул, минем биисем килә!— дигән Вася.— Бигрәк тә менә мондый озын толымлы кыз белән!
Аңлашырга телләре генә ярдәм итә алмаган, куллары белән төрткәләшә башлаганнар. Люданың бу хәбәреннән соң Әлфиябез уйчанланып калды.
— Нәрсәгә исең китте?—дибез,—Шатланырга кирәк: синең өчен курсның нинди егетләре бәхәс кубара! Ул Мәхмүтне бер күреп калырга шәһәрнең аргы башыннан килеп йөриләр!
— Чыннан да, бигрәк чибәр инде безнең Мәхмүт!— Әлфиянең күңеле күтәрелгәндәй булды.
Тик сүзен әйтеп бетерер-бетермәс тагын уйга чумды. Мин сүзне уенга бору өчен генә:
— Әй, Мәхмүт тә әллә кем түгел инде,— дидем.— Синең бер толымың гына да ике-өч Мәхмүткә торырлык.
Иштем ишәк чумарын! Бу чагыштыруларым Әлфияне тәмам боектырып калдырды.
— Әй, кызлар!—Ул инде тирәндәге серен ачып салырга да әзер икән.— Ичмасам, сез бер төпле киңәш бирегез: аның күңел түрендә ни ятканын ничек белергә соң? Әллә ярата, әллә чәчемне генә күрә?..
Укуыбызның соңгы елы иде инде бу. Барыбыз да диярлек парлашкан. Кайберәүләр өйләнешергә дә өлгергән. Озын толымлы бердәнбер кызыбыз гына күңеле тулы хисләрен багышларлык, йөрәк ялкынын басарлык тиң таба алмый интегә иде. Мәхмүт турында сүз кузгалгач, кыен булып китте. Без аңа өзеп җавап бирә алмый идек. Булмый. Бу сорауны Әлфия үзе генә чишә алачак.
Соңгы имтиханнар да бетте. Дипломнар, значоклар, юллык акчалар алгач, группа аерылышу кичәсенә җыелды. Барыбыз да матур итеп киенгән, бизәнгән. Күңелләр нечкәргән. Мәҗлес башланыр алдыннан гына ишек төбендә мөлаем карашлы, әмма бөтен группабызның горурлыгыннан саналган озын толымнарын төптән үк кистергән, ни калган кадәре чәчен дә, водород перекисе белән агулап, сыек сары төскә керткән, үзе кылган мәзәгеннән үзе үк каушап төшкән Әлфия күренде.
Тып-тын калдык. Әлфия, шомырт кара зур күзләрен тутырып, түр башына менеп кунаклаган Мәхмүткә караган да катып тик тора. Кызның бөтен барлыгын: «Ягез, күрегез! Башкалар белән сугыша-сугыша минем белән биергә тырышкан Мәхмүт ни ярата: минеме әллә толымнарнымы?»—ди сыман.
Мәхмүтнең сабырлыгы барыбызныкыннан да азрак икән. Кулындагы чәнечкесен, чыңлатып, тәлинкәсенә ташлады да:
— Ахмак!—дип кычкырып салды.— Толымнарыңнан башка ниең бар соң синең?..
Әлфия белән Мәхмүт башка очрашмадылар. Китәсе көнне Әлфия миңа:
— Син Мәхмүтне күрерсең әле,— диде.— Толымнарымны мин бары аны яратканга гына кистердем. Тумбочкада алар. Булачак хатынына кирәксә, алсын! Чәч агымсу, килә тора, китә тора. Минекеләр кабат үсәр...
Озын толымнар тумбочкада калды. Әлфиянең күңеле тулы кайнар хисләре үзе белән китте. Кемгә бүләк итәр?..