Кайдадыр ерактагы бер илдә кечкенә генә күлдә яшәгән ди бик оста биюче бака. Ул һәркөнне иртән тору белән төнбоек яфрагы өстенә чыгып баса да биергә тотына икән. Баштарак ул ике аякта биегән. Тора-бара сыңар аякка күчкән. Ләкин аңа сыңар аякта бию дә әз тоелган. Ул, бөтен көчен, барлык сәләтен куеп, сыңар аягының баш бармагында гына биергә өйрәнгән. Бер бармакта шундый матур итеп биюче бу бакага күлдәге барлык бакалар бик сокланганнар. Ана Башбармак дип исем кушканнар. Башбармак дигән исем күлдәге иң хөрмәтле, иң атаклы бакаларга гына бирелә торган булган.
Башбармак биергә чыгып басуга күлнең барлык җан ияләре җыелышып аны карарга киләләр һәм такмаклар әйтеп торалар икән:
Тыпыр-тыпыр биисең,
Ару-талу белмисең;
Сиңа карап аккошлар да
Көнләшерләр димисең.
Бас, бас катырак,
Күлләр торсын калтырап.
Очкан кошлар зәңгәр күктән
Карап торсын аптырап.
Башбармакның такмак әйтүчеләргә бик-бик күңеле була Ул, үзенең җиңел гәүдәсе белән яфрактан яфракка сикереп төнбоек чәчәкләре җыеп ала да такмак әйтүчеләрнең түшләренә кадап чыга икән. Башбармактан чәчәк алучы бака егетләре үзләрен дөньядагы иң бәхетле җан ияләренә санап төннәр буе матур хыялларга чумып ята торган булганнар.
Кызларының көннән-көн зуррак уңышлар яулавына ата- аналары да бик сөенгән. Көннәрдән бер көнне Башбармакның әнисе кызына болай дигән:
—Кызым, син безнең күлдә бер генә. Синең кебек матур биюче юк. Үзеңнең башкалардан өстен икәнлегеңне белеп яшә. Теләсә нинди бака егетләренең түшенә чәчәк кадама. Югыйсә үз бәяңне төшерерсең.
Башбармак әнкәсенең сүзләреннән көлгән генә.
—Үзеңнең дусларыңа чәчәк биргәнгә бәя төшә димени? Алар бит минем бергә уйнап, бер суда коенып үскән күлдәшләрем, иптәшләрем.
—Шулаен шулай, — дигән әнкәсе, — ләкин сәләт теләсә кемгә бирелми. Мин ышанам: син әле бу күлдә генә калмаячаксың. Мондый гүзәллекне, мондый осталыкны бер кечкенә күлдә яшереп яту гөнаһ булыр иде.
Һәм чынлап та Башбармакның искитмәле оста биюе турындагы хәбәр күлдән күлгә, илдән илгә таралган. Аны төрле ярышларга чакыра башлаганнар. Кая гына бармасын, нинди генә ярышта катнашмасын, ул гел беренчелекне алган. Аңа зур-зур энҗе-мәрҗәннәр, кочак-кочак гүзәл чәчәкләр бүләк иткәннәр. Ә инде йөзек эченнән узарлык нәфис ефәкләрдән тегелгән күлмәкләрнең, өрсәң болытларга очарлык яулык-шәлләрнең, укалар белән бизәлгән һәм алтын-көмешләр белән йөгертелгән туфлиләрнең исәбе-хисабы юк икән.
Бака егетләре Башбармакны мактап җырлар чыгарганнар. Аның йөргән юлларына чәчәкләр түшәгәннәр. Ләкин Башбармак аларга элеккечә елмаймаган, түшләренә чәчәкләр дә кадамаган. Үзенең дөньяда бердәнбер икәнлегенә ул һаман саен ныграк ышана барган. Һәм озакламый алтын сарай салдырган. Алтын сарай эчендә музыкантлар бию көйләренең төрледән-төрлесен уйнап торган. Башбармак үзенең
алтын сарае эчендә диңгез аръягыннан килгән иң дәрәҗәле кунаклар алдында гына биегән. Әгәр күлнең гап-гади бакалары алтын сарайга якынлашсалар, капка төбендә сакчылар аларны куып җибәргәннәр.
Үз күлләрендә туып үскән гүзәл биюче Башбармакның алтын сараен күпләрнең күрәсе килгән. Сарайның эченә берничек тә керә алмагач, бакалар җыелышып Гөберле янына килгәннәр.
-Гөберле, — дигәннәр алар, — син бит безнең Башбармакның кендек әбисе. Сине ул сараена кертми калмас.
Алтын сарай нинди була икән, анда җыелган диңгез аръягы кунаклары ни кыяфәтле, безнең Башбармагыбыз бии торган урын төнбоек яфрагыннан кай җире белән артык — син шуларның бөтенесен карап чык. Аннары безгә сөйләрсең.
Тагын шуңа игътибар ит: алтын сарайдагылар нәрсә ашый, нәрсә эчәләр. Үзеңне сыйлаган тәм-томны берәр җиреңә яшереп алып чык. Без дә авыз итеп карарбыз.
-Чирләп тора идем бит әле, туганнар. Нишләргә икән .... , инде? — дигән Гөберле.
-Сарай капкасына кадәр сине үзебез камыш көймәгә утыртып алып барырбыз. Син капка гына кагарсың, —
дигәннәр аңа.
-Алай дисезме?
-Шулай дибез.
-Ярый алайса. Мин хәзер җыенам.
Гөберле өс-башларын алыштырган арада бака егетләре камыш көймәне китереп тә җиткергәннәр.
-Син Башбармак белән капка төбендә озаграк сөйләшеп тор, — дигәннәр бака малайлары, — без яшеренеп кенә аны карарбыз. Юкса күптән инде күргәнебез юк үзен. Ниндирәк икән безнең Башбармагыбыз?
-Ярар, — дигән Гөберле. — Тик ул мине күрү белән кочагыма ташланыр. Әмма сез борчылмагыз, мин, берәр җаен табып, аның йөзен сезнең яккарак борырга тырышырмын.
Камыш көймә алтын сарайның капка төбенә килеп туктаган. Гөберле, батыраеп, капканы каккан. Ул арада капка ачылып киткән һәм эчке яктан ике сакчы килеп чыккан..
-Әй син, хәерче, — дигәннәр сакчылар. — Нигә капка кагасың? Ниең калган монда?
— Мин хәерче түгел, — дигән Гөберле, — мин Башбармакның кендек әбисе.
Сакчылар шаркылдап көләргә тотынганнар:
— Ха-ха-ха! Шундый гүзәл Бишбармакның синең кебек килбәтсез кендек әбисе була димени? Бар, бар, буталы йөрмә. Юлыңда бул.
— Хәзер үк чакырып чыгарыгыз үзен, — дигән Гөберле. — Югыйсә начар булыр.
—Аның көндезге йокы вакыты.
—Уятыгыз. Кендек әбиең килгән дисәгез, йөгереп чыгар
— Вакытсыз уятсаң, безгә бик каты эләгәчәк, әбекәй, — дигән сакчылар, бераз йомшара төшеп.
—Киресенчә, уятмасагыз эләгәчәк сезгә.
Сакчылар уйга калган. Пышын-пышын үзара киңәшеп алганнар. Шуннан соң берсе Бишбармакны уятырга кереп киткән. Ә бераздан Бишбармакны ияртеп килеп чыккан.
—Нихәл, кызым? — дип Гөберле колач җәеп Бишбармакка якынлашкан. Ләкин Башбармак аны күрүгә чигенә башлаган.
— Кем син? Нишләп йөрисең монда?— дигән ул, авызы: олы итеп ачып иснәп. — Йокымны бүлеп йөрисез.
—И-и, танымыйсыңмыни, кызым? — дигән Гөберле. - Мин бит синең кендек әбиең — Гөберле.
—Минем бернинди дә кендек әбием юк, — дигән Башбармак. Һәм сакчылар ишетмәсен өчен пышылдап болай дип өстәгән: — Кара инде үзеңнең кыяфәтеңә. Ничек оялмыйча мин сине алтын сараема кертим? Анда бит минем барлык идәннәргә затлы келәмнәр түшәлгән. Бормалы баскычлар мәрмәрдән эшләнгән. Һәр бүлмәдә зәңгәр сулы бассейннар. Ул бассейннарга суны мин ерак диңгезләрдәв китерттем. Шушы кәкре тәпиләрең белән оялмыйча минем алтын сараемда йөрер идеңме? Башыңдагы яулыгыңны күрүгә, кунакларымның авызларыннан аш төшәчәк.
—Мин синең шул гүзәл сараеңны күрергә дип килгән идем дигән Гөберле. — Күлдәге бөтен баканың авызында шул сүз: Башбармакның сарае нинди икән?
-Юк, кертә алмыйм, — дигән Башбармак. — Диңгез арты кунаклары сине күрсә, оятымнан йөрәгем ярылыр.
Мә, менә моны ал да тизрәк тай моннан.
Башбармак Гөберлегә бер кисәк алтын сузган. Гөберле аның алтынын аяк астына салып таптаган да хурлыгыннан күз яшьләрен агызып кайтып киткән. Көймәдәге бака егетләренә ул: „Бу хәлләрне беркемгә дә сөйләмәгез”, — дигән. Егетләр сөйләмәскә сүз биргәннәр.
Гөберле кайткач, күл бакалары аның янына җыелганнар: Йә ничек яши анда безнең Бишбармагыбыз?— дигән алар. — Сарае нинди? Табындагы ризыклары ничә төрле?”
-Андагы хәлләрне сөйләп бетерерлек кенә түгел, кардәшләр, — дигән Гөберле. — Алтын сараена килеп керү белән күзем камашты — берни күрмәс булдым. Диңгез аръягыннан китерелгән ризыклары эчемә ярамады. Шуңа күрә артыгын сораштырмагыз инде, эчем авыртып тора. Үз өемә кереп ятыйм мин.
-Үзе ничек? Бишбармагыбыз тагын да матурланганмы, шул турыда гына берничә сүз әйт инде, — дигәннәр тегеләр. Үземе? Үзен сөйләп бетерерлек кенә түгел. Өстендә кытай ефәге. Бөтен тәне үтә күренмәле. Бармакларында энҗеле балдаклар. Мине күрү белән кочагыма ташланды. Артык кысып кочаклаудан кабыргаларым сына дип торам...
Әйе, Гөберле үзенең күлдәш дусларына ялганнарга мәҗбүр булган. Чөнки аның Бишбармакны начар итеп күрсәтәсе килмәгән. Гади күлнең гади бакалары үзләре арасыннан шундый атаклы биюче чыгуга бик шатланганнар.
Безнең Бишбармагыбыз һаман шулай гади һәм нечкә күңелле икән әле, шөкер, — дип үзара сөйләшкәннәр.
Ә Бишбармакның һаман саен даны арта барган. Каф тавы артындагы патша егетләренә кадәр барып җиткән аның дан- шөһрәте. Бишбармакка төрле яктан зур-зур корабларга төяп бүләкләр җибәргәннәр. Башбармак алтын сараен тагын да ныграк зурайткан, биегәйткән. Үзе турында иң матур җырчыгаручыга бүләкләр биргән. Хәзер инде барлык шагыйрьләр аны мактап җырлаганнар. Музыкантлар иң шәп әсәрләрен аңа багышлаган. Бары тик Дәүавыз исемле бака егете генә Башбармак турында җыр җырламаган. Ә ул әлеге күлне иң матур җырлаучы җырчысы булган. Үзен данларга теләмәүче Дәүавызга Башбармакның бик ачуы килгән. Ул үзененең сакчыларына Дәүавызны тиз арада чакырып китерергә кушкан. Сакчылар Дәүавызны өстерәп алып килгәннәр
— Әй син, — дигән Башбармак, — күлнең барлык бакалары мине данлап җырлауны олы хөрмәткә санаганда шушындый зур авызың була торып, нигә мине мактамыйсың? Әллә син минем дөньяда иң шәп биюче икәнемне белмисеңме?
— Беләм, — дигән Дәүавыз. — Әйе, син шәп биисен ансына сүз әйтеп булмый. Бака яфрагы өстендә биегән чакларыңда синнән күзем алмыйча көннәр буе үзеңә карап тора идем.
— Шулай булгач бигрәк тә, — дигән Башбармак, — син минем яшьтән үк шәп биюем, иң кешелекле, иң акыллы иң матур булуым турында барлык күлгә ишеттерерлек итеп җырларга тиешсең.
— Мин бары тик дөресен генә җырлый алам, — дигән Дәүавыз. — Ялган җырласам, шул көнне үк гарьлегемнән егылып үләчәкмен.
— Нинди ялган? — дигән Башбармак. — Әллә мин начар биимме? Үземне мактаучыларга хакны әз түлимме? Ата- анамны рәнҗетәмме? Беләсең килсә, атам-анам минем алтын сараемның иң биек катында яшиләр. Энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән күлмәкләр кияләр. Мин аларны болганчык күлдә чебен-черки тоттырып йөрмим.
Ансы шулайдыр. Әмма үзенең кендек әбисен сараена кертмәүчене кешелекле дип буламы? Гөберле бит сиңа бишек җырларын җырлап, чирләгән чакларыңда җанының яртысын ярып биргән кеше. Яисә, Сорыкүзне исеңә төшер. Ул бит сине иң беренче булып йөзәргә өйрәтте. Ничә тапкыр сине .батып үлүдән коткарды. Бервакыт, үзеңне Чуртан авызыннан тартып алганда, Чуртан тешләренә эләгеп аягын имгәтте. Ә син шуны: „Минем алтын сараем гарип-гораба Җыелу урыны түгел” дип, өеңә кертми җибәргәнсең. Сорыкүз карышып маташкач, сакчыларыңнан кыйнаткансың. Шундый икәнлегеңне белә торып, икәнлегеңне белә торып, сине мактап җырлыйммы?
-Ә-ә, шулаймыни? — дигән Башбармак. — Син мине мактап җырларларга теләмисеңмени? Сакчылар, ябыгыз үзен төрмәгә Кайчан мине мактап җырлый башлый, шунда чыгарырсыз
Сакчылар Дәүавызны төрмәгә ябып куйганнар. Башбармакның бөек җырчыны җиңә алмавына бик нык кәефе киткән. Дәүавыз аны мактап җырласа, дан-шөһрәт агачының иң югары ботагына менеп җитәр кебек тоелган. Ул шулай байтак вакыт сагышланып йөргән. Ләкин үзен уратып алган ялагай җырчылар, бер карашы өчен әллә ни бирергә торган шагыйрьләр аның авызыннан чыккан һәр авазны нотага салырга әзер торучы музыкантлар Башбармакның сагышын тиз оныттырганнар.Ул яңа дәрт белән биергә тотынган. Узенең нинди шәп биегәнлеген күрсен өчен Дәүавызны да богаулатып янына китертә торган булган.
Башбармакның бию мәйданы алтын белән йөгертелгән, ялтырап торган түгәрәк дәү өстәл икән. Шул өстәлдә биегәндә әллә башы әйләнеп, әллә аягы таеп ул егылып төшкән. Ярдәмчеләре аны тотып кала алмаганнар. Алтын сарайның идәне каты мәрмәрдән түшәлгәнлектән, Башбармак бик каты егылган. Аның сыңар аягы белән ике кабыргасы сынган.
Бу хәбәр тиз арада бөтен дөньяга таралган. Диңгез аръякларыннан, Каф тавы артларыннан, Дию патшалыкларыннан иң оста табиблар чакырылган. Төрледән-төрле дарулар кулланганнар. Әкрен-әкрен кабыргалар төзәлсә дә, сынган аяк элекке хәленә кайтмаган. Чөнки мәрмәр идәнгә бәрелеп сөяге артык чәрдәкләнгән булган. Хәзер инде бу аяк белән бию турында хыяллану буш нәрсә икәнен Башбармак яхшы аңлаган. Бии алмый башлагач, дәрәҗәле кунаклар да төрлесе –төрле хәйлә табып, Башбармакның өеннән китү ягын караган. Кайчандыр гөрләп торган алтын сарай, атлары чыгып качкан абзар кебек бушап калган. Башбармак үзенең бу хәлгә төшүенә хурланып көне-төне елаган. Аның хәтта күз яшьләрен сөртер кешесе дә калмаган. Алтын сарайның алтын капкаларын саклаучы сакчылар эләктерә алган кадәр алтынны урлап качканнар. Аш-су пешерүчеләр тәмле ризыкларны, бүлмәләрне җыештыручылар зиннәтле келәмнәрне чәлдереп тайган. Алтын сарай тәмам ташландык абзарга әйләнгән. Башбармак япа-ялгыз калган. Кычкырса — тавышы, буш диварларга бәрелеп, үзенә кайткан. Аны мактап җыр чыгаручы шагыйрьләр хәзер инде Башбармактан көлеп такмак чыгарганнар. Рәссамнар кәкре аяклы итеп аның карикатураларын ясаганнар. Башбармак бу хәлгә бик гарьләнгән һәм алтын сараеның иң югары балконына менгән дә дөнья белән саубуллашмакчы булып түбәнгә сикергән Әмма әҗәле җитмәгән булганмы — күлнең тирән урынын төшкән, үлмәгән. Күлгә төшүгә аның янына иң беренче булып Гөберле килеп җиткән.
—Балакаем, — дигән ул Башбармакны башыннан сыйпап, — нәрсә булды? Ялгыш егылып төштеңме әллә?
Башбармак Гөберленең күкрәгенә башын куеп елап җибәргән. Аннан һәммәсен сөйләп биргән.
—Кичер мине, әбекәем, — дигән ул үксеп.
—Ярар, үткәннәрне искә төшермик, — дигән Гөберле. - Ул чагында син түгел, синең тәкәбберлегең күңелеңә хуҗ иде. Ә аягың өчен борчылма. Ничек тә төзәтербез. Элеккеге кебек үк бии алмассың бәлки, әмма чарасын табарбыз.
Һәм Гөберле Башбармакның аягын дәвалый башлаган Сорыкүз ерак урман-болыннардан шифалы үләннәр җыеп кайткан. Гөберле алардан төрле-төрле дарулар ясаган. Алты сарайның ишекләре ачылгач, күлнең атаклы җырчысы да иреккә чыккан. Ул да, барлык үпкәләрен онытып, биючене дәвалауда катнашкан.
Күлнең барлык бакалары тырыша торгач Башбарма тәмам савыгып аякка баскан. Сынган аягы элекке хәлен килгән. Ул элеккедән дә шәбрәк бии башлаган. Ләкин инде хәзер диңгез аръягыннан килгән кунаклар өчен түгел, үз күленең бакалары өчен биегән. Бию мәйданы да төнбое яфрагы икән. Үз күлдәшләрең, үз кардәшләрең өчен хезмә итүдән дә мактаулырак эш югына чын күңелдән шулай ышанган Башбармак.