Кичке шәфәкънең сүрән асулыгы офык аръягына чигенә. Дөньяның кышка кереп баруын сиздергәндәй, җиргә салмак кына бөтерелеп берән-сәрән кар төшә. Гаделша абзый ихата тирәсендә эшен бетереп, ишегалдына күз ташлап алды. Барысы да тәртиптә кебек. Атна-ун көн үтмәс, барысы да кар астында калыр, барысын да салкын аклык күмәр. Ни гаҗәп, Гаделшаның җанын кышкы озын кичләр тартып, сагындырып торалар. Беренче карлар төшеп җиргә ятуга, келәттән үзе ясаган җиңел чанасын өстерәп чыгара ул һәм Ык буена ашыга. Күңеле сагынычлы хисләрдән тулышып, эре, ашкынулы адымнар белән атлый Гаделша. Ык буендагы әрәмәлектә үзе генә белгән урыннар бар. Әлеге төшләргә җәй көннәрендә дә күз салгалап кайта. Тирә-ягы сазлы, баткак булганга бу тирәгә көтү сирәк килеп чыга. Ерып чыккысыз яшь таллар үсә монда. Әллә ел саен киселеп торганга, яшь курпылар кебек чарпып, ашыгып, кайнарланып үсәләр тал чыбыклары. Гаделшага нәкъ шушы яшь таллар кирәк тә инде. Тал чыбыгын кисү карап торуга гына җиңел кебек тоеладыр, әгәр эш рәтен белмәсәң, җәфаланып бетәсең. Бил каешына кыстырылган балта Гали пәкесе сыман үткен, сабы ипле булса гына төп-төз талчыбыкларын имгәтмичә кисеп, чанага төяп алып кайтырга була ул. Талларның гел бер ишен, каләм нәзеклесендәгеләрен сайлап кына җыя башласаң, шактый вакытны ала бу шөгыль. Гаделша каударланмый, авырыксынмый да — нәселдән килгән эш бит: Ата-бабалары ук тирә- якта данлыклы осталар булганнар. Кыш буе өйләрендә талдан төрледән-төрле әйберләр үреп, аларны Әмәкәй базарына алып барып сата торган булганнар, эшкә маһирлыкларыннан файда күреп, кулларыннан куанып гомер кичергәннәр. Әле Гаделша яшьрәк чакта да күрше-күлән, таныш-белешләр җай табып, алдан ук әйтеп куялар иде:
— Гаделша абзый, быел өч ана каз калдырдым, каз оясы кирәк булыр...
— Гаделша кордаш, малай өйләнде бит. Бишек үреп куй инде син. Чормада иске бишек бар барын да, туачак сабыйга атап үрдертәсе килә, беренче онык була дип торабыз, Аллаһы боерса, эһем-эһем...
һи-и, бишек дисәләр, Гаделша очыныплар китә инде! Җанының бар җылылыгын кушып, авыз эченнән борынгы көйләр көйләп, күз явын алырлык итеп үреп куя бишекне. Мактанып әйтүе түгел, әмма дөресе шул — болай итеп бер генә фабрик та эшли алмый. Элгәреге елларда кирәге чыгып кына тора — талчыбыктан өстәлен, урындыгын, кызларга бирнә салырга сандыгын да үреп чак өлгерә иде. Талчыбыкларны бертөслерәк дисәләр дә, Гаделша аларны җыйганда ук төсләрен чамалап аерып куя, бар аның куе яшеле, бар үлән төсендәге йомшак яшеле, саргылты, сор гылты, кызгылты бар. Шуларны төрлечә аралаштырып үрсәң, әллә нинди бизәкләр килеп чыга. Игътибар иткәне бар Гаделшаның, талчыбыктан үреп эшләнгән әйберләрнең үзгә сыйфаты, хасияте бар: кышкы сүрән көннәрдә дә кояш нурларының җылысы сирпелеп торган кебек алардан; күңелгә җиңеллек, өйләргә сөенеч, яшәү куанычы өстәп торган сыман булалар.
Тик соңгы вакытларда остага йомышы төшүчеләр сирәгәйде, юк дисәң дә ярыйдыр. Әмма көнен чамалап кына тора диярсең, нәселдән килгән һөнәр үзен оныттырмый, күзәнәкләренә, канына сеңгәндер, күрәсең, бу эш. Кышка керүгә җаны алгысына, учларына талчыбыгының рәхәт дымсулык тибеп торуын тойган шикелле була, сиздереп кулы чемердәп тора башлый, ахры, алар да тансык эшне сагыналар. Хәзер инде күбрәк җанын тынычландыру, кышкы озын кичләрен кыскарту — вакыт үткәрү өчен генә үреп утырган була. Каз-үрдәкне йомырка салдырып, ул үргән ипле ояларда бәбкә чыгару беттегә чут. Канат асты җылысын татып караудан мәхрүм бәбкәләрне Җәркәй инкубаторыннан дистәләп-дистәләп барып алып кайта авыл халкы. Ул гына җитмәсә, җәй уртасына кадәр өйдән өйгә кереп сатып та йөриләр әле. Каз-үрдәк үстерүнең көе китте. Инкубатор бәбкәләре, үсеп канат чыгаргач та, урамдагы канауда, яңгыр суы җыелып калган пычрак чокырда ауныйлар, тик Ык ягына борылып та карамыйлар. Кояш астында ялтырап, тирә-якны нурга күмеп агып ятучы тирән, киң Ык әллә бар аларга, әллә юк. Терәлеп торган күршеләре Хөршидә әнә җәй буена җәфа чигә: инкубатор бәпкәләрен көнгә биш мәртәбә су буена куып төшерә, ачуым килмәгәе, тегеләре ярты сәгать үтми, бәбәкләрен киереп, әллә нинди сәер сызгырулы тавыш чыгарып, шул пычрак чокырларына кабат кайтып тулалар. Элекке дәвердә Ык буйларындагы болынлыкка кар явып үткәннән ким булмый иде, кая бакма, ап-ак болыт булып каз көтүләре йөри, су буйлары чыңлап тора иде. Хәзер болын тып-тын, су өсте шәп-шәрә, җәй-көзнең яме китте.
Гаделшаның эчен иң пошырганы — яшьләрнең гаилә корырга исәпләре юк. Кызлар үсә тора, шәһәргә укырга керәләр дә, шуннан гаип тә булалар. Яңадан кайтмыйлар инде авылга. Егетләр исә оя корырга кыз таба алмыйча иза чигәләр, өйләнә алмыйча йөриләр. Картлар дөрес әйткән, яшь чакта, җүләррәк чакта өйләнеп калсаң гына була ул гаилә тормышы. Егет кеше утыз яшьләргә авыша башлагач, табигатьнең төп кануны — һәр җан иясе нәселне дәвам итәргә тиеш икәнлеген онытып, җай чыкса да кыз-кыркын янына якын килергә курка башлый, анда өйләнү кайгысы калмый — үзе кебек буйдаклар бергә җыйнаулашып, өерләре белән тузга язмаган эшләр кылып, аракы эчеп, тәмам кешелектән чыгып, бетеп баралар. Авылны өметсезлек, шом басып килә. Гаилә коручылар булмагач, Гаделша ясаган сап- сары, балавыз исе аңкытып торган якты, нурлы, җырлап торган бишекләрнең дә кирәге калмый булып чыга бит инде.
Җан таләбенә буйсынып кына булса да һаман бишекләрне үреп куя әле Гаделша. Тирән ләгәнгә шаулап торган су салып, чыбыкларны ашыкмый пешекли, шулай иткәч, бу тал чыбыгын нинди генә кыяфәткә кертеп булмый. Кабыгы да салынып кына төшә. Бишек үргәндә, башны түндерердәй күңелсез уйларны читкә куарга тырыша, авыз эченнән һаман моңлы җырлар көйләп, ипле уйларга чума.
Беркөнне түбән оч Әкрәметдин очрады аңа. Сагызлы тәмәке төтене саргайткан шома йөзенә бераз кот кунгач, капка төбенә чыгып баскан Гаделшаны күреп алуга, әллә кайдан ук кычкырып сәлам бирде. Гаделша җавап кайтарганны да көтмичә, такылдарга кереште:
— Малай алып кайттык... — диде ул, авыз тирәсен кулъяулыгы белән җыештырып алгач. — Тәки күрәселәр бар икән, Гаделша, парин. — Гаделшаның аптырап торуын күргәч, аңлатып бирде. — Төпчек улым өйләнгән ие бит яз көне, менә көзгә малай алып кайттылар. Хәзер яшьләрнең тиз икән бит. Башта эшне пешереп куялар, аннан өйләнәләр. Әле генә килен белән кайтып төштеләр. Оныкны безгә күрсәтергә инде, янәсе. Шул шатлыктан бераз йотып куйдык әле. Әкрәметдиннең нәселе ишәя, мин әйтәм, биш оныгым бар. Малайлар бик үткен нәрсәләр минем, өчесе дә укыган кызлар алып кайттылар. Хәер, хәзер укымаган кеше калмады инде, әнә Әхтәринең кызы тәки мәктәпне бетергәндә дә әлифбаны үтеп бетмәгәние, атасы укырга кертеп кайтты. Ел саен шул кыз өчен өч тана, биш чучка симертеп саталар. Пыркурыр булам, бөтен авылыгызны утыртып бетерәм, дип әйтә икән шул хәерсез кызый. Нәмәсен утыртасың инде бу авылның, иеме, кордаш, хөкүмәт утыртты бит инде безне, һушка килмәслек итеп как җиргә сылады, иеме...
Әхтәри кызы кайгысымы монда. Әкрәметдиннең оныгы туган, менә кайда ул сөенеч! Бу яңалыкка Гаделша куанып бетә алмады. Ни дисәң дә, бергә үсеп, туган авылларында гомер кичереп, бергә картайган кешеләр. Ул Әкрәметдиннең кулыннан җитәкләп диярлек үзләренә табан өстери башлады.
— Миннән сөенче, кордаш, кем бәхетенә булыр микән дип йөри идем, синең оныкка язган икән, — дип сөйләнде ул, керә- керешкә.
Кордашы бөтенләй башка нәрсәгә ымсынган иде — сөенче уңаеннан йөз граммны салып бирә икән болай булгач дигәнрәк уйдан зиһене чуалып куярга да өлгергән иде. Гаделша кулыннан йөз грамм эләктерү, туганкаем, керпе тәпие күрүгә тиң инде.
Ул арада Гаделша чолан эченә кереп китте һәм кояштай балкып килеп тә чыкты, кулында талдан үргән ап-ак бишек. Эчендә сиртмәсе дә бар.
— Менә, кордаш, оныгыңа миннән бүләк! — диде ул, аптыраудан авызын ачып торган Әкрәметдиннең кулына җип-җиңел бишекне тоттырып.
Йөз грамм турындагы уй шундук баштан чыгып очты.
— Их, исләре! — диде Әкрәметдин, һушын җыеп. — Без аунап үскән Ык болыннарының хуш исләре аңкып тора бит моннан! — диде ул, куанычын яшерә алмыйча. — Вәт эшләп тә куйгансың син моны, кордаш. — Әле онык елак чакырып, шыңгырдап калган иде. Малайга алып кайтып тоттырыйм әле, ике күзе дүрт булсын. — Әкрәметдин кузгала башлаган иде, кисәк тукталып калды. — Юк, болай булмый, Гаделша кордаш. Бишек — сабый өченгә изге оя бит ул. Әйдә, киттек безгә, яшьләргә үз кулың белән тапшыр әле бүләгеңне! Монда, кордаш, зур мәгънә ята бит, иеме?! Ык буенда үскән сары талдан Гаделша оста үргән бишектә тирбәлеп үсәчәк минем оныгым, менә кайда ул бәхет, сөенеч!
Гаделша әлеге сүзләрдән күңеле тулышып, җилкенеп капка ягына атлады. Нигә, бик дөрес әйтә Әкрәметдин, нарасыйның дөньяга килүе белән котлап бишекне үз кулы белән тапшырып кайту бигрәк тә күркәм эш булачак бит!
Капканы чыккач, Әкрәметдин кулындагы бишеккә тагын бер мәртәбә сокланып карап алды. — Гаҗәп бит, кордаш, — дип, куанычыннан нишләргә белмичә сөйләнә бирде: — Мин үзем синең бабаң үргән бишектә үскәнмен, әнкәй мәрхүмә шулай диде. — Минем өч малай да синең әткәң үргән бишектә үстеләр, ә менә оныгыма син үргән бишек насыйп булды. — Ул кисәк тукталып Гаделшага карап алды. — Тукта әле, кордаш, — диде ул, пышылдап диярлек. — Бу кадәрле җан төсле бишекне бүләк итү дөрес булыр микән? Җан төсле бит, җан төсле!
—Ничек дөрес булмасын! — диде Гаделша, гаҗәпләнү белән.
—Яшереп торасы түгел, Гаделша, минем малай төшеп калганнардан түгел ул. Акчалы егет. Ел саен машинасын яңага алыштырып кына тора, әби кәлүшемени! Шултиклем күз нурларыңны түгеп үргән бишек, әллә соң, мин әйтәм, сатып бирәсеңме? Хәләл көчеңә хак та сорый белергә кирәк, иеме?
—Син нәрсә, Әкрәметдин, мине бүген генә беләсеңмени?! — Гаделша ачудан сүз таба алмый торды. — Фәлән дә фәсмәтән, хәләл көчең, имеш... Сат, имеш... Ачуны китерсәң, бишекне башыңа каплап, борылып кайтырмын да китәрмен! Тапты сату итәр нәрсә, бишек бит бу, каз оясы түгел!
Әкрәметдин, кордашын рәнҗеткәнен аңлап, үкенеп бетә алмый иде, сүзен тизрәк кире алу ягын карады.
—Бетте, кордаш, бетте. Бигрәк матур бит, күңел нечкәреп китте. Теге шайтан суы да бутый башны. Телгә каян килеп эләккәндер, башка килгән уй түгел ие бу.
Алар ашкынулы адымнар белән Әкрәметдиннәргә килеп керделәр. Иркен өйнең түр ягына үттеләр. Әкрәметдиннең малае диванга сузылып телевизор карый, ул Гаделша ягына бер күз ташлады да, биргән сәламне дә алмыйча, янә тартмага карап катты. Килен, шыңшып-көйсезләнеп азапланган сабыен күкрәгенә кысып, әрле-бирле йөренә, үзенчә нарасыйны көйләргә маташа иде.
—Альберт улым, килен балакай, — диде Әкрәметдин, куанычлы тавышын басарга тырышып. — Карагыз әле, Гаделша бабагыз сабыйга бүләк итеп нәрсә китергән!
Альберт, диваннан башын калкытып, әтисенең кулындагы тал- бишеккә тутырып карады да, авызын чалшайтып нидер мыңгырдап алды.
—Нәрсә бу? — диде килен, болай да кысык күзләрен бөтенләй җеп нечкәлегендә калдырып.
—Бишек, килен балакай, бишек! Оныгыма Гаделша оста үз кулы белән үргән талбишек бу.
—Би-шек, — дип сузды килен, сүзнең мәгънәсенә төшенергә тырышкандай. — Ә нигә ул бишек? Безнең Ричардның шундый шәп коляскасы бар. Ярты машина бәясе. Ә моның белән без нишлибез?
—Ничек инде «нишлибез»? — Әкрәметдин ачуын басарга омтылып аңлата башлады. — Менә сиртмәсе дә бар. Мондый сиртмәле бишекне, килен балакаем, хәзер машина бәясен түләп тә табып була торган түгел. Түргә эләбез дә куябыз, шәһәрдә кирәк булмаса, оныгым кунакка кайткач, рәхәтләнеп таралып ятар шушы бишектә. Бүләк бу, килен, оныгыма Гаделша бабаң алып килгән бүләк. Рәхмәт әйтеп алып куй тизрәк!
Альберт янә башын калкытты. Риза булмаган тавыш белән:
—Подумаешь! — дип, мендәргә кабат капланып ятты.
Килен авызын бөрештереп, еламсыраган баласын икенче кулына күчерде.
—И-и, папа, йөрисең инде. Хәзер кем генә баласын агач савытта үстерә микән? Тү-тү инде бишекләр, бишбылтыр элек модадан төшеп калдылар...
Гаделшаның башына кайнарлык йөгерде. Инде монда ник килеп кергәненә үкенеп, ничек чыгып китү ягын кайгырта башлаган иде. Әкрәметдин исә, нәүмизгә калып, һаман килененә нидер аңлатып маташа.
—Агач савыт түгел, килен, чамалап сөйләш — талбишек бу. Ык буенда үскән талдан үрелгән бишек. Дөнья бәясе торырлык. Монда мудының ни катнашы бар? Муды өчен генә алып кайтмагансыздыр бит баланы?
—Ә сез нәрсә уйладыгыз? — диде килен, күзен чепиләндереп. — Без бәби алып кайтканчы мең кат уйладык, аннан соң гына решались.
Әкрәметдин инде гаҗизлектән нишләргә белми иде, аптырап, бишекне Гаделшага сузды.
—Болар башка инде, Гаделша туган, башка дөнья кешеләре болар.
Килен кеше телсез калган Гаделшага акыл өйрәтеп алды:
—Бабай, кеше көлдереп йөрмәгез, бу бишек дигән нәмәрсәне музейга бирегез. Хәзер һәр мәктәптә музей бар. Халык промыселы үрнәге итеп куярлар. Безнең Ричардушка музей экспонаты түгел бит, ничек агач савытка салып куярга була аны?! Иеме, Ричардушка, иеме, татлыкаем. Җүләр бабайлар, диген, ниндидер Ык буе агачыннан ясалган савытта ята торган баламы инде мин, диген, иеме, бөркетем!
—Әйдә, Гаделша, бу җан көекләрен тыңлап торма әле, — дип, Әкрәметдин Гаделшаны кече якка әйдәкләде.
Гаделша инде һушына килгән иде.
—Их сез, оланнар! — дип, авыр сулап, бишеген култык астына кыстырып, әкрен генә өйләренә кайтып китте. Шул көннән бирле күңеле кителеп йөри менә.
Тәнне суык кымтырыклый башлады тагын. Өйгә керергә дип кузгалган иде, урам якта йомшак тавыш ишетеп тукталып калды. Ул арада бизәкләп-сырлап эшләнгән җил капка ачылып китте,
—ишегалдына көләч йөзле хатын белән таза гәүдәле ир кеше килеп керделәр.
— Исәнме, Гаделша бабай, — диде яшь хатын, керә-керешкә.— Гаделшаның танымый торуын күреп, тизрәк ачыклык кертәсе итте,— Мин күршең Хөршидәнең кызы — Нәфисә, ә бусы — минем ирем, ягъни безнең авыл кияве була. Әле генә Чаллыдан кайтып төштек тә, иң беренче эш итеп синең янга йөгердек, — дип, Нәфисә кергән шәпкә күрешергә кулларын сузды. Нәфисәнең куллары җылы иде. Күзләреннән нур бөркелеп тора.
Нәфисәнең авылына кайтуданмы, күңеле күтәренке, сүзләре мамыклы. Шатлыгы эченә сыймаганлыгы әллә каян күренеп тора.
— Бәби алып кайттык бит, Гаделша бабакаем. Бәбине әнкәйгә күрсәтергә алып кайттык. Айсылу исемле.
— Бәрәкалла, бәхет белән туган сабый булсын, — диде Гаделша. Яшьләрнең куанычлы вакытлары икән. Менә бит, күрше бабалары белән уртаклашырга ният иткәннәр. Бу хәлгә Гадел шаның җаны эреп китте. — Әйдә өйгә керик соң, нишләп аяк өсте сөйләшеп торабыз.
— Керәбез, Гаделша бабакаем, керәбез. Мөршидә әбиемне дә күрәсем килә, күчтәнәчләрем дә бар, — диде Нәфисә. — Тик безнең, бабакаем, бик зур йомышыбыз да бар бит сиңа. Авырыксынмасаң инде...
— Нинди йомыш ул, кызым? — Гаделшаның күңеле кузгалып алды. — Миңа да йомышы төшкән кеше булыр икән.
— Йомышның иң-иңе төшә торган бабай бит син, тирә-якта бердәнбер оста, — дип тәтелдәде Нәфисә. — Айсылуга бишек кирәк бит, Гаделша бабакай, безне үстергән җырлы бишегең кебек бишек кирәк бит инде аңа да. Синнән башка кем үреп бирә ала аны! Син безгә иң кирәкле бабакай буласың, шуны белеп тор, — дип, Нәфисә Гаделшаны кочаклап ук алды.
— Бишек, дисеңме? — Гаделшаның җиңелчә генә башы әйләнеп алды. — һи-и, Айсылуга бишекнең иң кәттәсен әзерләп куйдым, бар ул, күптән әзер, — дип, Гаделша йөгерә-атлый чо ланга кереп, теге көнне чолан почмагына элеп куйган бишеген алып чыкты. Бишекне күрүгә Нәфисәнең йөзенә, илаһи елмаю йөгерде, кияү исә, бабай кире уйламасын дигәндәй, ашыгып бишеккә үрелде.
— Бишек дисәң дә бишек! Кулларыңнан куан. Хәзер үк алып чыгып элеп куям, күпме сорыйсың, бабай? — дип гөрелди-гөрелди, кулын кесәсенә тыкты.
— Әй бу хәзерге яшьләрне, — дип, сөенечле кеткелдәде Гаделша. — Акчасыз сөйләшә алмыйсызмыни, ә? Бу бит кызым Айсылуга Гаделша бабасыннан бүләк. Бүләкне сатып бирәләр димени?! Тик аны шәһәр өенә ничек эләрсез соң? Анда бит берәүнең түшәме — икенче берәүнең идәне дигәндәй...
— Анысын гына җайларбыз, иеме, Искәндәр?
— Мондый бишекне эләр җаен табабыз тек табабыз инде аның, бабай, — дип елмайды кияү.
— Мөршидә әбием белән күрешеп, күчтәнәчләремне биреп кенә чыгам да, — дип, Нәфисә ашыктыра башлады. — Күр инде, нинди бишек бүләк итте бит Гаделша бабасы Айсылу кызыма! Үзебезнең Ык буенда үскән талдан атаклы Гаделша оста үргән талбишектә тирбәтеп кенә үстерәчәкбез, Аллаһы бирсә, кызыбызны.
— Сиртмәсе дә бар, — дип гөрелдәвен дәвам итте Искәндәр.— Бишек җырларын өйрәнәсең була, Нәфисә.
— Белми дип уйлыйсыңмы әллә? — Нәфисә бишекне кулына алып, күкрәк тирәсенә тоткан килеш, ишегалдында уйнаклап- тулганып җыр башлады:
Ык буенда үскән талдан
Ак бабай үргән бишек...
Гаделша белән Искәндәр Нәфисәнең кыланмышыннан көлеп җибәрделәр.
— Бәхетле, тәүфыйклы, иманлы бала булсын,— диде Гаделша, яшьләрен сөртеп. — Үзегез кебек миһербанлы булып үссен,— дип тә өстәп куйды.
Шәфәкъ сүрелеп барган кич кисәк яктырып, дөньялар иркенәеп, җылынып китте. Рәхәт иде. Болай булгач, яшәргә дә яшәргә әле! Ык буеннан тал алып кайтып, тагын бер бишек үреп куярга кирәк булыр, дөньяның агышын туктатып булмый аны, яшьләр оя кора торалар, сабыйлар туа тора. Бишек сорап, гозер белән Гаделшаның капкасын тагын кемнәр килеп какмас дип беләсез! Картның йөзеннән сирәк була торган горурлык чаткылары уйнап узды.