Көннәр җәйгә авышкач, күлләвекләр кибеп, тирә-юнь яшеллеккә күмелгәч, кешеләр утарда тәртип урнаштырдылар. Себерделәр, казыдылар, яңа үлән чәчтеләр. Чүп савытларының да тирәлеген чистартып, өсләренә ныклап япкач, кошларга ризык табу тагын такырайды.
Шулай да безнең таныш ала карга җаен китерде: тирәк агачы янындагы утыргычта бер сабый үзе кимереп йөргән сохариен онытып калдырды. Карга шуны, чукый-чукый, җиргә төшерде. Ләкин сохари һич кителми - чукыган саен катылана гына бара кебек иде. Озаграк азапланырга туры килгәнлектән, зирәк карга бәхетенә башкаларның да күзе төште. Җыйналды карга, чыкты шау-шу, китте төрткәләш, тарткалаш.
Безнең зирәк карга мондыйны сөйми. Ул горуранә читкә тайпылды. Читтән генә күзәтергә булды. Карга дуслар бер-берсен чукыса һәм бер-берсен чукыган хәтле үк сохарины шакылдатсалар да. томшык авыртудан битәр һич нәтиҗәгә ирешә алмыйлар иде. Каты ризык һич кимемичә элекке хәлендә кала бирде, һәм сабыр гына көткән зирәк каргада соңыннан гына өмет чаткысы кабынды. Гаугалашып арыган каргалар томшыклары сызлаганчы интеккәч һәм бернинди уңышка ирешмичә таралышкач, читтәрәк торган карга инде беркемне кызыктыра алмаган сохарины капты да күтәреп тә китте.
Кипми калган күлләвек табып, сохарины шунда салды ул. Тиз арада ук йомшаган икмәк белән рәхәтләнеп көндезге ашын үткәрде. Бүтән каргалар бу вакытта тагын кайдадыр тарткалаша, төрткәләшә, чукыша иде бугай.