СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхсән Баян "Шаярту бәясе"

Попугай бер гыйбрәтле хәлгә юлыкты. Шуны бөтен утар халкы сөйли торган булды. Сирәк булса да, әле дә телгә алалар.
Попугай яшәгән өйгә караклар килә. Хуҗалар өйдә юклыкка тәмам ышаныр өчен, кыңгырау төймәсенә басалар. Җавап юк. Димәк, бөтенесе тәртиптә, әйбәт. Шулай уйлап, ишекне рәхәтләнеп ача болар. Илла бусагадан узуга, сәер тавыш:
— Кем бар?
Караклар башта шүрлиләр. Тик тавыш иясенең попугай икәнен күргәч, авыз ералар. Берсен-берсе шаяртып таныштыралар:
— Бу — Айболит.
— Бу — Бармалей.
Аннары, көлешә-көлешә, үзләренең кара гамәлләрен башкаралар. Тиеш тапкан барча кыйммәтле нәрсәләрне сумкаларына тутыргач, тагын кош янына киләләр дә:
— Бигайбә! — дип кул изиләр.
Хуҗа кайткач гаҗәпкә кала, чөнки попугай аны яңа сүзләр белән каршылый: «Буайболит, бубармалей, бигайбә!»
Өйнең талануын милициягә хәбәр иткәндә, хуҗа шул яңа сүзләрне дә җиткерә. Тиз арада хуҗаны милициягә чакыралар. Попугай белән килергә кушалар. Милиция бүлмәсендәге ике кешене күрүгә попугай:
— Буайболит, бубармалей, бигайбә! — дип кычкырып та җибәргән.
Җинаятьчеләрнең милициягә билгеле булган кушаматлары шулай икән. Һәм алар үзләренең яман эшләрен танырга мәҗбүр булалар. Кошны шаярту кыйбатка төшә алар өчен.
«Кызганыч, безнең якта шундый акыллы кошлар яшәми», — дип көрсенә малай. Әлбәттә, ялгыша ул...