СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әкият “Сәгъди бабай» ( Татарстанның Лениногорски районы Мөэмин-Каратай авылында Миңҗамал Гуловадан Л.Җамалетдинов язып алган)

Борын-борын заманда Сәгъди исемле бер кеше булган, ди. Аларның балалары үлгәнме, булмаганмы — карчыгы белән икәү генә яшәп картайганнар, ди, болар. Беркөнне карчыгы әйтә Сәгъди бабайның:
— Гомер буе ялкау булдың инде, бер мал табып китерә алмадың,— ди.— Мин орчык эрләп, йон эрләп, тамак туйдырабыз,— ди.— Әзрәк чыгып, кайда булса да берәр кәсеп итеп, берәр эш эшләп кайтырга кирәк инде,— ди. Сәгъди бабайны орыша бу.
Ярар, Сәгъди бабай, берәр эш булмасмы дип, кулына аркан тотып, билен тышау белән бәйли дә чыгып китә.
Бара-бара бу, тегендә бара, монда килә дә пәриләр тора торган җиргә барып җитә. Дию пәриеме, чуртмы дигәндәй, шундыйларның авылына барып керә.
Ярар, барып керә каршыдагы бер йортка. Бик ишле генә гаилә була болар. Уллары, киленнәре, бала-чагалары була. Үзләре дә бик карт булмыйлар әле. Сәгъди бабайны берсе дә моңарчы күрмәгән, белмәгән бит инде.
— Мин,— ди,— сезгә кунакка килдем,— ди, бабай әйтә.
— Ярар,— диләр.
Алар Сәгъди бабайны бик кунак итәләр, ашаталар, эчертәләр.
— Миңа кайда да бер,— дип, Сәгъди бабай болардан китми хәзер, бер кич тә куна, ике кич тә куна, тагы да куна. Ашый-эчә дә ятып йоклый.
Хәзер беркөнне сөйләшәләр хуҗалар:
— Бу китми,— диләр,— йоклагач, түбә тактаны ачыйк та тегермән ташы төшерик, үлсен,— диләр.
Боларның сөйләшкәнен Сәгъди бабай ишетә. Кичтән ята да бу, төн булгач кына урынын күчерә бүтән яры.
Менә бервакытны моның урынына дөп итеп тегермән ташы килеп төшә. «Алай икән»,— ди Сәгъди бабай, тора да тегермән ташы кырыена барып ята хәзер.
Иртән торсалар — Сәгъди бабай исән. «Һы-ы-ы,— диләр,— ничек булды соң әле бу?» — диләр.
— Бабай, берәр төш күрмәдеңме? — диләр болар.
— Әйе,— ди,— бүген төшемдә өстемә инәйнең орчык башы төште,— ди.
— Әй, болар хәйран калып: «Ай-Һай батыр карт икән! — диләр.— Кара әле, тегермән ташын орчык башы дип кенә хисаплаган»,— диләр. Исләре китә.
Икенче көнне дию пәриләре сөйләшәләр: «Йоклаганда моның өстенә кайнар су койыйк,— диләр. Ярар, киленнәренә кушып, су кайнарлап куялар. Төнлә чиләк белән түбәгә шау кайнар суны алып менәләр.
Сәгъди бабай ишетеп тора боларны. Тагы урынын күчерә. Менә бабайның урынына кайнар суны шаулатып коеп та җибәрәләр тегеләр. «Бетте инде, бетте»,— диләр, шатланышалар.
Иртән торсалар — Сәгъди бабай исән. Хәйран калалар диюләр.
— Бабай, берәр төш күрдеңме? — диләр.
— Әйе,— ди,— күрдем,— ди.— Җылы гына яңгыр яуды төшемдә,— ди.
Болар, нәрсә дияргә дә аптырагач, көлешәләр.
— Бабай,— диләр,— син бик батыр, ахры? — диләр.
— Батыр мин,— ди.— Бер тибүдә җирнең эчәген чыгарам,— ди.
— Алаймы? — диләр.
Сәгъди бабай теге арканны күмеп куйган була. Туфрак чыгып торган йомшаграк урынга.
— Әйдә, чыгар,— диләр.
— Әгәр дә,— ди,— бер тибүдә җирнең эчәгесен чыгарсам,— ди,— сез мине бер капчык алтынмы, көмешме акчалар биреп, үземнең өемә илтеп куярсызмы? — ди.
Дию пәриләре үзара сөйләшеп алалар: «Куйыйк, куйыйк, бу бәладән котылыйк, түлке шул эшне эшләп карасын»,— диләр.
Сәгъди бабай аркан куелган җиргә барып тибә дә, аркан әйләнеп килеп чыга. Хәйран калалар. «И-и-и, батыр бу, бу бездә торса, безне әллә нишләтеп бетерер... Әллә нәрсәләр белә икән, батыр икән, йә бөтенебезне үтереп бетерер, моңардан котылырга кирәк, диләр. Бар кебек акчаларны җыеп бирергә дә тизрәк күтәртеп җибәрергә!» — диләр.
Хәзер моңарга бер капчык акча җыештыралар.
Сәгъди бабай әйтә:
— Мин күтәреп кайта алмыйм аны,— ди.— Үзегез илтеп куегыз,— ди.
Ярар, теге карт пәринең аркасына астыралар да капчыкны, озаталар Сәгъди бабайны.
Кыркапкага җиткәч, Сәгъди бабай әйтә диюгә:
— Син шушында утырып тор, мин сине килеп алырмын,— ди.— Мин,— ди,— карчыгыма: «Кунак алып киләм, аш әзерләп тор», дип әйтеп килим әле,— ди.
Дию пәриен калдыра да бу, үзе кайтып, карчыгына әйтә:
— Безгә,— ди,— бер кунак килә, ди. Мин сиңа: «Кая, карчык, ашларың пештеме?» — дип әйткән оңгайга, болай дип әйт,— ди: «Әллә тугыз дию суеп калдырдыңмы, бер дию пәрие суеп калдырган идең дә, ашап бетердем инде, калмады»,— дип әйт,— ди. Бер бәләкәй генә этләре була боларның: — Этне өстереп җибәр аннары,— ди.
Хәзер үзе китә тегене алырга.
— Әйдә ,— ди,— карчыкка әйттем,— ди,— аш әзерләп тора без кайтуга,— ди.
Хәзер акчаларын, алтыннарын күтәреп, дию пәрие бабайны китерә. Өйгә керәләр.
Бабай әйтә:
— Кая әле, карчык,— ди,— кунакны сыйлап җибәрергә кирәк инде, ашың өлгердеме? — ди.
Карчык әйтә:
— Һе,— ди,— нинди аш, әллә тугыз дию суеп калдырган идеңме? — ди.— Бер дию суеп калдырдың да бит, мин син кайтканчы ашап бетердем инде аны,— ди.
«Болар дию ашаучылар икән», ди дә дию пәрие, арты белән ишеккә чигенә, чыгып ычкынырга дип.
Карт әйтә:
— Чыкма кунак, чыкма,— ди.
Мәсьәләне аңлады кунак, чыкмыймы соң! Курка инде, моны да суя бит югыйсә.
Хәзер чыга да бу, капкага таба йөгерә.
— Иә инде, кунак, китмә инде,— дип кычкыра бабай, үзе: — өс- өс-өс,— ди.
— Әй теге бәләкәй маэмай чыга да, диюнең чабуына асылынып, талый-талый бара. Әй чаба, әй чаба, әй чаба теге, гыжлап бетә. Чаба-чаба үзенең өенә кайтып керә бу.
— Нәрсә булды, нәрсә булды? Сыйлап җибәрдеме сине? — дип сорыйлар өйдәгеләр.
— Сыйламыймы соң! Әллә нәрсәләр ашатып, сыйлап җибәрде. Әле бер абзыйсы бар икән. Шул, китмә, дип, чабуыма асылына-асылына килә авылны чыкканчы. Көчкә котылдым,— дип әйтә икән бу.
Хәзер Сәгъди бабайлар карт көннәрендә күп акча белән, теләсәләр нәрсә ашап, теләсәләр нәрсә эчеп, тыныч кына яши башлаганнар. Карчыгы да орышмый бабайны, акчаны күп алып кайткач.
Рәхәтләнеп, карт көннәрен бер нужасыз уздырганнар болар. Акчалары тәмам булуга, үзләре дә дөньядан үтеп китәләр.