Бер кичне чикерткәләр мәҗлес җыйганнар. Уйнаганнар, шаярганнар, туйганчы сайрашканнар болар. Мәҗлес иң нык кызган чакта бер чикерткә кинәт авыртудан өзгәләнеп кычкыра башлаган:
— Уф, башым! Уф, үләм!
Чикерткәләр аптырашып калганнар. Нишлисең, тизрәк табиб чакыртырга кирәк. Табиб янына кемне җибәрү турында сүз чыккач, арада бәхәс купкан. Шулчак иң өлкән һәм акыллы чикерткә болай дигән:
— Табиб тизрәк килсен, дисәк, кыргаякны җибәрергә кирәк. Аның аягы — кырык, ул күз ачып йомганчы барып җитәр.
Кыргаякны юлга чыгарга күндергәч, болар яңадан авыру чикерткә янына җыйналганнар. Ә ул бичара ыңгыраша, саташа, табиб һаман юк та юк, ди. «Кайда йөри бу кыргаяк? Табиб нишләп килми?» — дип ; борчылышкан чикерткәләр. Аптырагач, кыргаяк кайтмый микән дип, баскыч төбенә чыкканнар. Карасалар, баскычта кыргаяк утыра. Янәшәсендә дистәләгән салам чабата тезелешеп ята.
— Табибны алып килдеңме? — дип сораганнар аннан чикерткәләр.
— Әллә күзегез чыкканмы? Егерме беренче чабатамны киям бит инде. Киеп бетерәм дә юлга чыгам, — дигән ул.
Чикерткәләр кыргаякка карап бераз аптырап торганнар да табибны алырга үзләре йөгергәннәр.
«Кыргаяк кырык чабатасын кигәнче, чикерткә кырык барып килгән», — дип юкка гына әйтмиләр шул борынгылар.