СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Шакир Янбаев “Куш карагай”

Бу хикәятне тормыш үзе язды. Авылымны уратып алган табигать, шушы якны яшәү төбәге иткән кешеләр, аларның язмышлары ничек бар — шулай сурәтләнә. Монда уйларым гына минеке. Учак кабызу өчен бер шырпы җитә, күңелдә гомер буе җыелып килгән, барлыгы-юклыгы да беленмичә сакланган истәлекләрне терелтер өчен дә күп нәрсә кирәкми икән.
Быел көз яңгырлы, йончу көннәр озакка сузылгач, мөгаен, әбиләр чуагы булыр әле дигән өметне юлдаш итеп, өч-дүрт көнгә генә авылга кайткан идем. Әнә аязыр, менә аязыр дип көтә-көтә, бер түгел, ике атна да үтеп китте — явым туктамады, авылны уратып сузылган тау тезмәләре, ышык таба алмаган киек сыман, шым гына күшекте, башта көзләрен төрле төскә кереп күзнең явын алган, алтын тәңкәдәй сибелгән, аяк астында кыштырдаган агач яфраклары яшел көенчә лыпылдап җиргә түшәлде. Менә шундый төссез-буяусыз, тавыш-тынсыз җепшек иртәләрнең берсендә булды бу хәл. Уйламаганда- көтмәгәндә могҗизага тап булдыммыни!.. Күрер күзгә ямь тапмыйча, тирә-юньдәге шыксызлыкка күңелем бөрешеп китеп барганда, урамның кыл урта бер җиренә килеп җитәрәк, өйалды бакчасында үскән куш карагайны күреп хәйран калдым. Нинди дә матур, купшы, биек булып үсеп киткәннәр! Нинди куштаннар! Читтән карасаң, бигрәк тә безнең авылга беренче тапкыр килгән кешегә бер агач булып күренә... Ярышта тиң килгән ике юртак сыман, бер-берсеннән артка да калмыйча, чак кына да узып та китмичә, ничә еллар үскән, биеккә күтәрелгән бу ике карагай. Тирә-якка түгәрәкләнеп җәелгән ботакларын нинди гадел зиһен, төгәл исәп, гаҗәеп чама кәкрәйтмичә-бөкрәйтмичә, һәрберсенә кояш нурлары тигез төшәрлек, һәр ылысын яңгыр сулары тигез юарлык итеп оста тезде икән?
Җил-давыл екмаса, адәм кулы балта чапмаса, карагай гомере мең елга җитә, диләр. Шуны күз алдына китерсәң, бу ике карагайның әле сабый гына чаклары.Ә мин аларның тагын да сабыйрак, хәзерге каты энәләре, күкәйдән чыккан бәбкә йоны сыман, йомшак кына чакларын беләм. Сугышны Берлинда тәмамлаганнан соң, 1946 елның августында отпускага кайткан идем. Сугыш елларында авызын ачса, үпкәсе күренерлек хәлгә калып ябыккан авылдашларым күңелендә кешене бизәгән, яшәүгә бәйрәм төсе, дәрт биргән кунакчыллык, ихласлык сыйфаты югалып бетмәгән иде әле ул чакта. Мине, яу кырында ятып калган уллары терелеп кайткандай күреп, өй борынча чакырып, кунак иттеләр. Шул кайтуымда Әхмәтшәриф бабай белән Гайникамал әбинең шушы ике карагай үскән бакчага келәм түшәп, ястык өстенә аяк бөкләттереп утыртып сый-хөрмәт иткәнен әле бөтен нечкәлеге белән күз алдыма китереп бастырдым. Чәй табыны янында үскән, игезәкләр төсле тип-тигез генә яшь ике агачка хуҗаларның «бүтәннәрдә булмаган сирәк хәзинәбез, күңел юанычыбыз» дигәнне аңлаткан төсле назлап, кадерләп карап куюларын күреп, мин дә сокланган идем. Шул нәзек кенә агачлар буй җиткерер дә ничәмә еллардан соң үзләренең күркәмлеге белән тагын сокландырыр дип, ул чакта уема да китермәгәнмендер. Әле тойгыларым эчемә сыймыйча тышка бәреп чыкты. «Карачы, Әхмәтшәриф бабайның карагайлары нинди мәһабәт, нинди дә күркәм булып үсеп киткән!» — дип кычкырып әйткәнемне сизмичә дә калдым. Беркем дә ишетмәс төсле иде. Авыл саңгырау буламы соң инде, ишетүче булган.
— Ялгышасың, агай, Әхмәтшәриф бабаеңныкы түгел, — дигән тавыш мине аптырашта калдырды. «Ничек ялгыштым икән? Әхмәтшәриф бабайның бакчасында үскәч, аныкы булмыйча, кемнеке булсын икән соң бу карагайлар?» — дигән сорауны бирмәкче булып артыма әйләнеп карадым. Малай чакта бергә уйнап үскән, хәзер Әхмәтшәриф бабайның урам капкасына кара-каршы таудай йорт салып, авылның аксакаллары сафына аяк басып ипле генә көн иткән Әхтәм дустым икән. Безне кордашлар дип әйтерлек, араларыбызны бер яшь кенә аера, шулай ди ул, әнисе ягыннан туганлыгын белдерепме, миңа агай дип карый. Әле ул сорау биргәнемне көтмичә, куш карагайлар хакында үзенең белгәнен сөйләргә ашыкты.
— Күпләр шулай ялгыша, Гайникамал апай игезәк бала тапкач, Әхмәтшәриф абый шушы ике карагайны утырткан икән, дип сөйлиләр. Бәлки, утыртса утырткандыр да, тик боларны түгел. Теге игезәкләрнең берсе — Миңлегариф, үсеп егет булгач, сугыш алдыннан бер-ике ел элек микән, анысын ачык кына белмим, Җәлил агай белән Гөлминаз апаның кызы Маһирәгә өйләнә. Әнә безнең рәттән өч-дүрт өй генә ара аларның нигезе. Бала чактан бер-берсен күрел, белеп, бергә уйнап дигәндәй үскәнгә, әллә каян кәләш эзләп йөрмәгән Миңлегариф. Өч-дүрт кыз арасында ялгыз ир бала дип ата-анасы иркәләбрәк үстергәнне белсәләр дә, Җәлил карт белән Гөлминаз апай да сайланып-нитеп тормый, аңа Маһирәне бирергә риза булалар. Томшыклары белән балчык ташып оя ясаган карлыгачлар сыман, Миңлегариф белән Маһирә ихласланып дөнья корырга тотына, ишле гаиләгә алтыпочмаклы зур йорт салырга, буралык, түбә-түшәмлек акча эшләргә дәртләнеп, Үркәч ягына урман кисәргә икәүләшеп китәләр. Кышны шунда үткәргәннәр бугай. Безнең тирә-якта карагай бик сирәк бит, хәтта юк дияргә була. Бу куш карагай Миңлегариф агайныкы, Маһирә белән икәүләп шул урман кискән яктан казып алып кайтып утыртканнар.
Әхтәм сөйләде, мин аны бүлдермичә генә тыңладым. Шушы хәбәре белән мине нинди уйга салганын белгән төсле, Әхтәм:
—Куш карагай шикелле тирән тамырланып, ата нигезендә мәхәббәтле, бәхетле гомер кичерербез дигән якты өмет белән утыртканнардыр, ә аларны бөтенләй башка язмыш сагалап торган. Үзең беләсеңдер, Сак белән Сок шикелле үтте гомерләре, инде каберләре дә бер зыяратта түгел. Менә шулай, адәм баласы уйлаганча гына булмый икән шул дөнья, — дип сүзен бетерде.
Шулай сөйләштек, мин артыгын төпченмәдем.
— Менә ничек икән... Әхмәтшәриф бабайның карагайлары дигәнем Миңлегариф белән Миһирәнеке булып чыкты алайса... — дидем дә, без аерылыштык.
Бүген дә көн йончуы төзәлмәде. Якты дөньяда яшәү уен-көлке генә түгел икәнлеген бигрәк тә шушындый сөмсез, кырыс көннәрдә яхшы аңлыйсың. Җир кешесенә аерата кыен: чапкан печәне чери, чәчкән ашлыгы урылмыйча бозылып утыра, бәрәңге казырга, кышлык утын әзерләргә, әллә нихәтле башка эшләрне тәмамларга әлеге көн форсат бирми. Авылда тереклек итү, дөнья көтү бүген генә түгел, сугышка хәтле дә, аннан элегрәк заманнарда да җиңел булмагандыр. Шулай дип уйлыйм, үзем сагышлы моң кебек һич көтмәгәндә күңелемә сарылган, зиһенемне биләгән куш карагайга бәйле хатирәләремне терелтәм.
...Әхмәтшәриф бабай белән минем әтием тиңдәшрәк булганнардыр, аның беренче балалары белән минем өлкән апай-абыйларым яшьтәш, ә Өммегөлсем, Бибинур исемле кызлары белән миңа җитәрәк ике апам һәм мин бер чамарак яшьтә идек, бер чишмәнең суын эчеп, бер яланның какы-кузгалагын ашап, әчесен-төчесен татып дигән шикелле, бер заманда үстек. Миңлегариф мин малай чакта егет булып, спектакльләрдә уйнап, «Җирән кашка» җыры белән авылдашларының күңелен тапкан моңлы, дәртле көләч йөзле кеше булып хәтеремдә калган. Тагы да шул истә: бәләкәй булсам да, бәйрәм концертларында мин дә катнашам, пирамида ясаган егетләр арасында Миңлегариф агайның иңбашына басып шигырь сөйлим...
Әхмәтшәриф бабайның көн күрмеше уңайга киткәнен башкалар да шәйләгәндер. Ике кызын — Фатыйма белән игезәк сыңары Шәмсияне кияүгә бирде, бердәнбер, нигездә калачак улына кәләш әйттерде, үткән-сүткәннең күзен кызыктырып, иске өй урынында балавыз төсле сары карагай бүрәнәләрдән әллә ничәмә тәрәзәле бура балкып күтәрелде. Сугышка хәтле авылда яңа өй салып керүче булмагангадыр инде, Әхмәтшәриф бабайның шундый зур эшкә тәвәккәллек итүе халыкның тел очында булды. Көнче адәмнәр «Өе биек, өйрәсе сыек» булмасмы икән дип тә төртмә телләнгәннәрдер, әмма шул бурада яшьтәшләрем белән зык кубып «дүртпочмак» уйнаганда күп кешеләрнең: «Яңа нигез котлы булсын!» — дип, матур теләкләр теләп үткәннәрен ишетә идем. Дөньялар имин торса, яхшы күңелле кешеләрнең изге теләге тормышка ашкан да булыр иде. Озакламый сугыш башланды, ир-егетләр яуга китеп бетте. Яңа өйгә кергәнче Әхмәтшәриф бабайның гаиләсе читән алачыкны эчле-тышлы сылап, кытырчыктай гына ызбада яшәп яталар иде, яңа өй бура көенчә тукталгач, шунда тордылар да калдылар. Бөтен авылны, якын-тирәне сокландырган карагай бураны эш итеп керергә үзләренә насыйп булмаган, ачлыкны алдап булмый, авыр сугыш елында Әхмәтшәриф бабай аны урысның бәрәңгесенә дигәндәй, арзан хакка гына сатарга мәҗбүр булган.
Миңлегарифның сугышка кайчан, кемнәр белән бергә киткәнен, кайсы фронтта сугышканын, кайчанрак илгә әйләнеп кайтканын, аның тормышына, язмышына кагылган тагын да күп нәрсәләрне белми идем. Кызыксынмасам да һич гаҗәп түгел, бер авылдан булсак та, гомер юлларыбыз кисешмәгән, икебезнең гомер ике тарафта узган. Менә бит әле Миңлегарифның үлем хәбәрен, гүр туфрагы җиңел булсын, ел үткәч кенә ишеттем, истәлеге булып куш карагай калмаса, учактан очып сүнгән очкын сыман, күңел күгемдә эз калдырмыйча мәңгегә юылыр-югалыр иде. Кеше якты дөньяда үзеннән истәлек калдырса, тереләр хәтерендә чак кына кагылсаң да чыңлап китәр моң, балкып китәр нур булып саклана икән...
Тәгәрмәч өстендәге һөнәрне сайларга кем киңәш биргәндер, нәрсә сәбәпче булгандыр, Миңлегариф өй төзү мәшәкате арасында шоферлар курсын тәмамлый. Ризыгы читкә тарту шуннан башлангандыр, бәлки.
Авылда машина түгел, аның исе дә булмаган чак бит, шофер икәнсең, эш эзләп читкә чыгып китәргә тиешсең. Шул хилафлыкны уйлап, Гайникамал әби борчылмаган дисеңме? Ялгыз улының гомере читтә узасын, гүр туфрагы ят җирләрдә буласын ана күңеле шул чакта ук сизенеп шомлангандыр. Әхмәтшәриф бабай гына улының ата нигезен суытмасына, язмыш кайларга гына алып китмәсен, туган төягенә әйләнеп кайтып дөнья көтәренә өмет өзми. «Ата-анасын сагынмаса, бакчадагы карагайларын булса да сагынып кайтыр әле, тиккә генә утыртмагандыр бит аларны», — дип, җилбәгәй өметенә терәк таба.
Читтән эш эзләп мәшәкатьләнергә туры килми Миңлегарифка, пар карлыгач кебек тырышып кора башлаган оясын төзеп бетереп яшәргә дә насыйп булмый. Агачларны тамыры белән йолкып алган, чебешләрен чырылдатып кош ояларын туздырган кара давыл булып ил өстенә гарасат ябырыла. Сугыш башланганның икенче көнендә үк егерме машинадан торган автоколонна, сугышчылар утыртып, район үзәгеннән фронтка юлга чыга. Шул машиналарның берсенең руле артында безнең авылдан беренче шофер Миңлегариф Байморзин утыра. Уртасында өзелгән җыр сыман, тормышка ашып өлгермәгән өмет-хыяллары, йөрелмәгән юллары, Маһирә белән икәүләп ян бакчага утырткан куш карагай калды, сугыш гарасаты аны үлем шашынган, кан дәрьялары аккан яу кырына алып китте.
Кемнең догалары, иртән торып, кич яткан саен теләгән теләкләре кабул булды икән, нинди фәрештә дошман пуляларыннан саклагандыр, исән кала Миңлегариф аяусыз кырылыштан. Әле менә сугыштан соңгы яшәгән елларын күзаллыйм да, «сугыштан исән кайтырсың, әмма калган гомерең туган төягеңнән, корган нигезеңнән, сугышта йөргәндә төшләреңә кереп йөрәгеңне сызлаткан куш карагаеңнан читтә узар дигән шарт белән бирелмәде микән яудан исән калу бәхете, дип уйлыйм. Шулай димәс идем, ниндидер серле көч җирен-суын сагынып кайткан Миңлегарифның ризыгын читкә җибәрә, авылында төпләнергә, ата-анасы, туганнары белән бергә-бергә дөнья корырга җаен бирми. Язмыш дәфтәренә шулай язылгандырмы, бергә утырткан куш карагай ян бакчаны үз итеп, тиң генә үсеп китсәләр дә, Миңлегариф белән Маһирәгә бергә яшәү насыйп булмый. Гыйльмия апасы берсеннән-берсе бәләкәй дүрт малаен калдырып үлеп киткәч, Маһирә, балаларны ятим итмим, үги ана күзенә каратып тилмертмим дип, җизнәсенә тормышка чыга. Ыз-гыш-талашсыз, мал-мөлкәт бүлешмичә аерыла юллар, ян бакчада ике яшьнең бар байлыгы — куш карагай гына кала...
Сугыштан кайтканда Миңлегарифны нинди хәл-әхвәл каршы алганын күз алдына китерергә мөмкин: ачлыкта бура сатылган, гаилә һаман шул эче-тышы сыланган алачакта яшәп ята. Яу кырында күз алдында күпме кеше үткәнен күрсәң дә, үлемгә өйрәнеп булмый икән. Иң яраткан Бибинур сеңлесенең, давыл өзгән чәчәк сыман, яшьли генә ачлыктан сулуы, яшәү куанычын татымыйча якты дөньядан китүе Миңлегарифның йөрәген тетрәтә. Атасы белән анасы картайган, дөнья терәге булып ике сеңлесе генә калган. Өммегөлсем колхоз фермасында савымчы, иң кече сеңлесе Хәдичә дә, буыны катып өлгермәгән көе генә, теркәүгә ярап, апасы белән фермага йөри башлаган. Миңлегариф өйдә озак кунак булмады, бу юлы кәсеп эзләп, тагын читкә чыгып китте, кабаттан буралык акча җыеп, ата нигезендә өй салып, дөнья көтү иде аның алдагы нияте. Берме, икеме ел Ырынбур якларында эшләп кайтты ул, ялгызы түгел, Сакмар буендагы Биктимер авылыннан бичә табып, ишләнеп кайтты. «Ил төкерсә, күл була» дигән мәкальне искә төшереп, бу юлы өмәгә авыл халкын чакырып салмакчы булалар өйне. Ул елларда бер-берсенә ярдәм итешү дигән матур гадәт бетмәгән иде әле. Кем күпме бүрәнә китерергә тиешлеген сөйләшеп-килешеп ясыйлар өмәне. Атна үтәме-юкмы, Әхмәтшәриф бабайның ишегалдында, бу юлы карагайдан булмаса да, усак бүрәнәләрдән бура бурый башлыйлар. Тик беренче балтаны хәерле сәгатьтә чапмаганнардыр. Кыр ягында үскән килен тау ягын җирсенми, «Теләсәң, үзең Биктимергә кил, мин монда яши алмыйм», — дип, үзенең Сакмар буйларына кайта да китә. Бәлки, моңа серле ырым булып, күңелгә билгесез шом салган, карамаганда да күз алдында торган куш карагай сәбәпчедер, кем белә...
Ни хәл итсен, кора башлаган нигезен калдырып, алдагы көн күрмешен чит-ят җирләргә баглап, китә Миңлегариф авылдан. Усак агачы карагай түгел, бурый башлаган нигез, өмәчеләр китереп аударган агач җирдә ятып тиз чери. Берничә елдан соң гына, гаиләнең терәге булып өлгергән Өммегөлсемнең тырышлыгы, сыер имчәге тарткан, дебет шәл бәйләгән бармакларның көче белән Әхмәтшәриф картның нигезендә яңа өй төзелә. Ике тәрәзәсе ян бакчадагы куш карагайга ачылган, тыштан күз камаштырырлык итеп агартылган бу өй күптән дөнья куйган Әхмәтшәриф бабай белән Гайникамал әбинең соңгы куанычын саклагандай, гомерлек өметләрен аклагандай әлеге көндә дә утыра. Кече Эйек елгасы аша гына яшәгән Маһирә шушы турыдан узганда ниләр генә уйлап үтте икән? Тормыш мәшәкатьләреннән әвәрә булып, бәлки, баш күтәреп карарга да форсаты чыкмагандыр. Мәрхүмә апасының дүрт улын ким-хур итмичә, ятимлек күрсәтмичә аякка бастырырга, үзенең дүрт баласын үстерергә ул аз көч түккән дисеңмени?! Авылга медпунктка укол салдырырга чыкканда аның куш карагай үскән бакча киртәсенә таянып торганын күрүчеләр булган. Берничә сәгатьтән үләсен белеп, үкенечле яшьлек истәлеге белән хушлашырга, бәхиллек алырга килде микән ул? Аяз көндә яшен суккан сыман, авылдашларын тетрәтте юаш кына, өнсез-тавышсыз, шым гына дөнья көткән Маһирәнең кинәт үлеме. Укол кадатып өенә кайту белән аның йөрәге туктый...
Куш карагайларга караганда, тагын бер моң ишетелгәндәй була. Ана йөрәгеннән чыккан аһ-зар түгелме бу?
Гайникамал әби ничә еллар буе күз карасыдай күргән, саклап үстергән куш карагай белән сөйләшкән-серләшкәндер, шундый чакларда күпме яшь түккәндер, кем исәпләсен. Ә менә йөрәгенә кан саудырган зарыгуларын җыр итеп калдырган ул исәннәргә.
Ишеккәем алды яшел үлән,
Анда үсә ике карагай.
Ул карагайларның ни яме бар,
Хуҗалары өйдә булмагач...
Бал кортлары оча бал өчен,
Җир-суыңны ташлап чыгып киттең,
Табылмаган дөнья малы өчен...
Ялгыз улының читтә гомер итүенә сукранган чаклары да булгандыр Гайникамал әбинең, әмма аның йөрәгеннән чыккан моңында, баласына сукранудан да бигрәк, ут-сулар кичеп илгә кайткан сугышчыларга туган ягында тамырланып яшәргә җай бирмәгән кырыс заманга аналарның рәнҗеше, аерылган язмышларның зарыгуы ишетелә түгелме?..
Авылымның уртасында үскән куш карагай шушындый уйлар кузгатты күңелемдә, без яшәгән заманны, безнең уртак язмышны, уй-хисләребезне, яшәргә көч биргән хыял-омтылышларыбызны, акланмаган өметләребезне серле нур белән яктырткандай булды. Әллә каян эзлисе түгел, бүген яшәгән адәм балаларының күзен каплаган соры томанны таратырлык, битарафлык баса башлаган туң күңелләрне эретерлек могҗизалы хәлләр һәркайсыбызның туган ягында бар. Аларны күрә белергә, алар саклаган серләрне аңларга, моңнарны үз итәргә генә кирәктер...