«Салмак кына, үз җаена гына аккан тормышыма кайлардан гына килеп керде соң ул? » — дип, инде ничәнче тапкыр уйлап алды Марсель Мадъярович, шылтыравык пәрдәләрне этәреп күк йөзенә карый-карый. Һава (нәкъ өч ел элеккеге кебек!) күксел-зәңгәр иде. «Аның күзләре сыман...» Шундук, үрелеп, урамга күз салды. Энҗе һаман да китмәгән икән әле, кәгазьгә төреп тоткан документларын күкрәгенә кысып, диварга сөялгән дә каядыр билгесезлеккә текәлгән хәлдә тора иде. Марсель Мадъярович, автомат рәвештә диярлек, радионы тоташтырды — аның иң яраткан җырын тапшырып яталар икән:
Һаваларда очкан ике аккош
Талгын гына канат кагына.
Әллә нигә, бергә чакларда да,
Күңелем һаман сине сагына...
Шулчак ул бер мизгелгә генә ишеккә омтылып куйды, әмма шалт итеп радионы сүндерде дә, өстәлне әйләнеп үтеп, кара күн креслосына авуга, тынычланып калды. «Нигә кирәк соң әле миңа бу проблема? Буласы — булган, буявы сеңгән. Теге чакта аны эшкә алуым ук хата булган, ахры...» Шулвакыт аның күз алдына «теге чак»лар килде.
...Һаваларда оча ике аккош,
Каурыйлары җиргә коела.
Янып сөйсәң, күңел канатлана,
Мәңге талмас кебек тоела...
Марсель Мадъярович, радионың тавышын кысты да, төймәгә басып кына, сәркатип ханымга килүчене үткәрергә кушып, тәрәзә янына китте. Һәм, булачак «тамаша»га әзерләнеп, ирен чите белән генә көлемсерәп куйды. Соңгы вакытта шактый күренеклегә әйләнгән фирмасына эшкә алганда, шулай тикшерергә ярата ул: керүченең ишек ачуына һәм... бусагадагы «чикләвеккә” ни рәвешлерәк төртелүенә карап. Килүченең, фирма оешкан чаклардан ук калган, үзенә күрә бер талисман ролен үтәгән «ботаклы» тупсага абынгач, нинди сүз яки ымлык ычкындыруыннан булачак хезмәткәргә тәүге бәясе әзер була хуҗаның.
Тәрәзәдән күкнең нинди төстә икәнен аерып булмаслык бер почмагы гына күренә иде. Һич тә зәңгәрсу түгел бу, көннең эсселегеннән күкселләнгәнме әллә, дип уйлап алгач, ник керми соң, дигәндәй, Марсель Мадъярович ишеккә борылды. Шулчак, гаҗәпләнүдән, кызларныкыдай кыйгач кашлары маңгаена сикереп менгәнен сизми дә калды: кызый инде кереп өлгергән, алай гына да түгел, өстәл янында ук тора икән. Моңа кадәр ике катлы ишекне тавышсыз ачып ябучы булмаганлыктан, Марсель Мадъярович керүчене игътибар белән күздән кичерде. Күксел чәчле, төскә-биткә уртача гына булган кызның күзләре дә йөземдәй күк төсле икән. Үзе дә кесәгә сыярлык кына кызның да кызыксынучан карашын тоеп, шкаф кадәрле ир бермәлгә югалып калды. Һич кирәкмәгәнгә туташны әйләнеп үтеп, дәү кара креслосына чумгач кына исәнләште, аннан инде кызга урын тәкъдим итте. Документларын актаргалаган булып, күз кырые белән генә кызга да карап алды: ап-ак күлмәкле туташ, кабинеттагы ике һава җилләткеч тә куып бетерә алмаган бөркүлекне, күксел кулъяулыгы белән әледән-әле җилпеп, үзенчә тараткалап ала иде. Бераз сүзсез торганнан соң, хуҗа кызның исемен сорады. Энҗе икән.
Сүзне шеф үзе теләгәнчә башлый алмагангамы, эшлекле сөйләшү һич кенә дә барып чыкмады. Төсе-кыяфәте белән дә әлләкем булмаган, ныклап торып эш күрсәтергә дә ошамаган кызыйны, үз-үзенә каршы килеп диярлек, бетмәс-төкәнмәс кәгазь мәшәкате бүлегенә вакытлыча хезмәткә билгеләргә булды Марсель Мадъярович.
Тегесе сүзсез генә ризалашты, бер ел эшсез йөреп арыган иде кызый. Иртәгәдән эшкә килергә ниятләп, ишеккә борылды. «Нинди Энҗе инде бу...» — дип уйлап калды хуҗа аның артыннан, исеме җисеменә туры килмәгәнгә уфтангандай.
...Энҗе, башын ирнең күкрәгенә салып, тынып калды. Өстенә ишелеп төшкән әлеге яңалыктан Марсель Мадъярович та сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Өч ел буе бала хакында уйлап та карамадылар бит. Һәрхәлдә, Марсель әфәнде бу призга һич тә әзер түгел: яшең иллегә якынлашканда, менә сиңа туган көнеңә бүләк! Күңелеңне иркен тот, шеф!
Сөеклесенең сулышыннан ук ни уйлавын тойган Энҗе, авыр сулап, дәвам итте:
— Борчылма, кадерлем, баланы мин сиңа тагарга җыенмыйм. Фамилиямне — үземнекен, әтисенең исемен үз әтиемнекен яздырачакмын. Өч ел буе кабатлаган сүзләремнән дә ваз кичмим: бары тик сине генә яратачакмын, синеке генә булып калачакмын. Баламны үзем өчен табам, хәтта бер тапкыр килеп карамасаң да рәнҗемәм. Әмма, ни генә булмасын, синең өчен һәрчак ишегем — биксез, күңелем — ачык, түшәгем җылы булачак...
Кайтарып сүз дәшерлек хәле дә калмады булачак әти кешенең. Буй җиткән өч кызы күз алдына килде, никтер. Олы кызының икенче баласы белән бер вакыттарак туасы икән бу олан.
«Малай булмасмы әле»,— дип уйлап алды кыяр-кыймас кына, инде күптән күңел сандыгына яшергән улы булу хыялын сулкылдатып. Ни хикмәттер, бердәнбер оныгы да кыз бала иде шефның. Үз ишләре белән җыелышкан вакытта балалар хакында сүз кузгалганда, өч кызы барлыгын әйтергә уңайсызланган чаклары күп булды аның. «Бракодел» дип артында сөйләнгәннәрен ишетсә дә, сиздерми, «әкияттәге кебек» дигән булып, сүзне кыска тота иде андый вакытта.
...Энҗе, кулына декрет акчасы белән хезмәт кенәгәсен тотып урамга чыккач, бермәл кай тарафка барырга белми аптырап торды. Менә хәзер, әбисе әйтмешли, дүрт ягы — кыйбла аның. Эшен әллә ни яратып бетермәсә дә, тел-теш тидермәслек итеп башкара иде бит әле. Болай ук шатланып озатып калырлар дип уена да китермәгән иде. Баласы буласын белгәч, «әти кеше»нең дә коты алынды,, ахры, дәрте дә сыекланды. Күзгә-башка бик үк чалынмаска тырыша башлады. Энҗенең үз теләге белән эштән китүенә куанды да бугай хәтта, һәрхәлдә, хезмәт кенәгәсенә язылып «за безупречную работу» белдерелгән рәхмәттә һәм кадрлар бүлеге мөдиренең төче елмаеп дежур озату сүзләре әйтүендә ялгыз анадан котылуның сөенече «кычкырып» тора иде.
Урамга чыккач кына ашыгып ясалган адымының ялгышлыгына төшенә башлады Энҗе. Бу шәһәрдә аның беркеме дә юк бит. Эштән киткәч, вакытлыча яшәп торган фатиры өчен түләргә акчасы булмаячак дигән сүз. Үзе исәптә торган тулай торакка да ике бүлмәдәше янына бала белән сыймаячак... Инде утызны атлап узарга маташканда, әтисе белән үги әнисе янына кабат кайтырга юл ябык. «Анаң үги булса, атаң — урыс» дигән сүзләргә тулысы белән сыеп бетмәсә дә, үги ананың үз балаларын кысрыклыйсы килмәсе көн кебек ачык иде. Тик Энҗе берәүне дә гаепләмәде...
Нәрсәгә өметләнде соң ул? Бергә булмаячаклары көн кебек ачык иде бит. «Агачның асылына асылыну»ның ахыры да, черегенә асылу кебек үк, бертөрле тәмамланганын аңламас хәлдә идеме әллә? Тирән сулыш алып, иңнәреннән авыр йөкне этеп төшергән сыман бер хәрәкәт ясады да аяклары атлаган якка китеп барды ялгыз хатын.
...Һаваларда очкан ике аккош
Аерылмыйча яшәр гел бергә...
Без очарбыз бәхет киңлегендә
Синең белән икәү гомергә...
Туктап торган ярым буш троллейбусның шофер кабинасыннан, үзәкләрне өзеп, таныш җыр яңгырый иде. Нишләптер, әлеге троллейбуска керәсе итте ул. Иң алдагы урындыкка җайлап урнашып алды ана, әмма баласына бик үк җайлы булмады, ахры, кузгала, тынычсызлана башлады. Сабыен сабырландырырга теләп эчен сыйпаштырып караса да, тегесе көйсезләнүен дәвам итте, нәрсәнедер ошатмыйча, тибенеп-тибенеп алды: әнисенең борчулары балага тыныч кына үсәргә бирми иде, әлбәттә. Тигез генә барган троллейбус та түмгәкләр өстеннән сикергәләп чапкан кебек тоела башлады Энҗегә. Түзмәде, төшеп, җәяү атларга ниятләде.
Ишектән чыгып килешли, Энҗенең күзе кабартылган зур туп тоткан кечкенә малайга төште. Малайның кулындагы тубыннан әллә ни аермасы да юк кебек: түп-түгәрәк яңаклы, кып-кызыл шортигы белән майкасыннан алсу тулы тәне күренеп торган сабый урынында һич кенә дә басып тора алмый иде. Әтисенең әле алдына, әле артына чыга, тубын да тик кенә тотмый, кабарткычыннан эләктереп әйләндереп-әйләндереп болгый, якындагы пляжга йөгерер иде дә, әтисен калдырып чабарга кыймый булса кирәк. Тегесенең исә дуслары белән сөйләшеп сүзе бетәргә ошамаган.
Энҗе, балага карап елмая-елмая, баскычтан ипләп кенә төшеп бетүгә, троллейбус та ишекләрен ябып кузгалды. Малайның кулындагы кызыл туп кай арада ычкынып та китте, троллейбус алдына тәгәрәп тә чыкты, аның артыннан ук, яраткан уенчыгыннан аерылырга теләмәгән бала очты гына!
Энҗенең дә, башына уе килгәнче, хәрәкәтләре өлгеррәк булды: соңгы вакытта үзенә хас булмаган тизлек белән бала алдына атылып та чыкты, тәгәрмәчләр астына килеп кергәнче, малайны гәүдәсе белән каплап, юлдан читкә этәреп тә өлгерде.
Бик каты сигнал биреп кинәт туктаган троллейбус тавышына халык әйләнеп караганда, Энҗе дә, малай да юл читендә яталар иде инде.
Әтисе килеп җитеп кулларына күтәрүгә, малай акырып елый башлады: аңа берни дә булмаган, бары курыккан гына икән. Ә Энҗенең башыннан аккан кан күлдәвек булып җәелә, үзе исә аңсыз иде...
«Ашыгыч ярдәм» машинасы озак көттермәде. Җәрәхәтле хатынны сак кына күтәреп арбага салганда, табиб, никтер, сәгатенә карап, башын чайкап куйды. Алар артыннан, машиналарына утырып, инде су коену кайгысы калмаган әтисе белән малае да кузгалдылар.
...Коньяк кушылган кофе тотып инде ничәнче тапкыр тәрәзә янына килгән Марсель Мадъяровичның шылтыравыклы пәрдәләрне этәрергә үрелгән кулы, ялгыш икенчесенә орынып, кайнар кофены бокалы-ние белән аягына каплады. Шефның ап-ак костюмы күз ачып йомганчы чуар-көрән төскә керде.
Бу вакытта хастаханәдә кыл өстендәге ике тормышның берсен генә булса да саклап калырга тырышалар иде...
Операция ярдәмендә дөньяга алданрак килергә мәҗбүр булган сабый, күзенә яктылык төшүгә, беренче эш итеп, кычкырып елап җибәрде. Әмма шундук нәни йодрыгын авызына капты һәм тынып калды. Тумас борын үзен-үзе юату юлын тапкан балага табиблар да аптырап, килеп-килеп карап китәләр иде. Әнисен коткарып кала алмаганга, кашык кадәр генә малай алдында үзләрен гаепле саныйлар иде булса кирәк.
«Йа Аллам,— дип уфтанды олы яшьтәге шәфкать туташы, учка да сыярлык баланы сак кына күкрәгенә кысып,— дөньяда тагын бер ятим артты түгелме соң?»
Ләкин бу фаҗига булмый калды. Үз тормышы бәрабәренә нәни Салаватларының гомерен саклап калган ананың нарасыен, ир белән хатын, икенче уллары итеп, үзләренә алып киттеләр.