СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Дания Гайнетдинова "Бәгырьдә ут".

Яшьлек тәкатьсезлеге, уйларыңда җил уйнау, иртәгесе көн хакында исеңә дә кертеп карамау аркасында кылынган гөнаһның дулкын-дулкын булып кабатлану газабын бөтен тирәнлеге белән Нәгыймә кичәле-бүгенле генә аңлады бугай. Андый бәла кешенең үз өлешенә тигән көмеше булып кына калмый икән шул. Калмый икән!..
Әллә ниткән көн булды кичә. Кояш та матур булып чыккан иде югыйсә. Апрель иртәсенең сыек томаны да шикәрдәй эреп юкка чыккан. Көн аязып калган иде, үзләренең төзелеш-монтаж идарәсе конторасына Нәгыймә дә әйбәт кәеф белән килеп утырган иде. Бухгалтер ул, техникум тәмамлаган белгеч.
Төш авышкач, көтмәгәндә-уйламаганда, конторага Мәснәви килеп керде. Бүлмәдәгеләрнең һәммәсенә уртак сәлам биргәч, Нәгыймәне чакырып чыгарды. Сөенече барлыгы күренеп тора, зур кара күзләрендә очкыннар сикерешә, авызы ерак.
—Бүген театрга барабыз, Нәгыймә! — диде ул. — Яңасына! Менә билетлар! — Билетларны ул шундый тантана белән күрсәтте, әйтерсең алар җәннәт түренә узарга рөхсәт кәгазьләре иде. Ярый әле, ул туры килде...
Егет байтактан таныш булган мәшһүр артистның исемен атады.
Мәснәви театрны бик ярата, сәхнә кешеләренә гашыйк. Бер үк спектакльне кат-кат карарга да риза, тик җае гына чыксын. Тик менә җай дигәне бик тәтеми аңа. Ул шәһәрара йөк ташу автопредприятиесендә эшли, шофёр. Күп көннәре юлда уза. Бүген, ял көннәренең берсендә, Академия театрының яңа бинасында тамаша карау бәхете тигәч сөенеп бетә алмый иде.
—Әнигә дә әйттем әле... — Мәснәви һаман канатланып сөйләвендә булды. Аның каратут түгәрәк йөзеннән балку китеп тормады. Сызылып торган кара мыегы да куанычлы елмая иде шикелле. — Әнигә дә әйттем, бүген Нәгыймә белән театрга барабыз, кинәнеп ял итәбез, дидем. Бигрәк шәп булыр, улкаем, ди. Әнине беләсең ич, синең белән булам дигәндә, ай да кояш... Шәп булачак бит, матурым, ә?!
Нәгыймә сискәнеп китте. Соңгы араларда «матурым» дигән сүздән бизде ул, күңеле бизде. Ник дигәндә, егерме беренче яшенә чыкканда, «Мәхәббәт — газап, чибәрлек — бәла» дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенде.
Сискәнүен Мәснәви искәрмәде дә. Ул бүген кич бергә буласыларына шатланып бетә алмый, спектакль карыйсыларына сөенеп туя алмый иде.
Нәгыймә, аяз күк йөзедәй зәңгәр күзләрен күтәреп, Мәснәвигә текәлде. Егет әзмәвердәй озын буйлы, киң җилкәле, ә Нәгыймә аның янәшәсендә бала-чага сыман гына. Шуңадыр Мәснәви аңа: «Кечкенә мишәрчегем!» — дип эндәшкәли.
—Бүген нәрсә күрсәтәләр?
Мәснәви шап итеп баш түбәсенә суккандай итте. Куе кара бөдрәләре җилпенеп алды:
—Әйтмәдеммени әле? Менә мин, әй... «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле!
Нәгыймәнең йөзе үзгәреп китте. Моны егет тә искәрде.
—Ник? Нәрсә? — Бер уйласаң, бу сораулар бирелергә тиеш түгел иде. Мәснәви, кызның йөзендәге үзгәрешне тоеп, шулай сорады.
—Берни дә юк. Карарбыз. Минем дә барганым юк ич ул спектакльгә... Яңа бинада нибары бер тапкыр булдык бит әле... — Нәгыймә телсез кебек тормас өчен генә сөйләнде.
—Тулай торагыгызга алты тулырга унбиш минутта килеп җитәм. Бизәнгән-ясанган бул! Юк, бизәнмә, син бит, җырда әйтелгәнчә, бизәнмичә дә гүзәл...
Мәснәви контора коридорына ялт-йолт каранды да Нәгыймәсен кочагына алырга дип иелде. Нәгыймә, терекөмеш тамчысыдай, читкә тибәрелеп өлгерде.
—Йә, шаярма! Көпә-көндез, эш урынында... Син бигрәк... мыеклы сабый!..
Мәснәви, ак тигез тешләрен ялтыратып, рәхәткә тарып бер көлде дә китеп барды. Алып батырдай димәссең, очып кына йөри. Мәхәббәт канатларында...
Нәгыймәнең исә кулыннан эш төште. Булдыра алса, театрга бөтенләй бармас иде. Тик бу мөмкин түгел иде. Мәснәви чын-чынлап үпкәләячәк, бик каты рәнҗеячәк. Барыннан да яманы: Нәгыймәнең үз-үзен тотышын бөтенләй аңламаячак. Ул бит ерак юлдан сагынып кайта. Күрешү сәгатьләрен түземсезлек белән көтеп, зар-интизар булып кайтуын яшерми дә...
Халык тамашаны аһ итеп карады. Хак сүзләргә гөрләтеп кул чаптылар. Ачуларыннан сыкрап-сыктап кына түгел, нәфрәтләнеп мыгырдашкан чаклар да булды. Мәснәви дә спектакльне бик яратты. Кайтырга кузгалгач та:
—Уйлансаң, уйланырлык хәлләр!.. — диде.
Нәгыймә энә өстендә утырды. Ул тел белән аңлата алмаслык бер халәт кичерде. Шундый минутлары булды, зиннәтле тамаша залыннан алып чыгып, Кабан күленә ыргытсалар да: «Нишлисез, кешеләр?! Кичерегез, ярлыкагыз!» — дип ялвармас иде.
Тулай торакка кайтып җиткәч, ул тиз генә хушлашып кереп китәргә дә талпынып карады. Кая ул! Мәснәви язның матур бер кичендә аны яныннан җибәрә ала идеме соң!
—Утырыйк әле, кечкенә мишәркәем! — дип кенә куйды. — Утырыйк та киңәш корыйк әле. — Ул, уң кулы белән йомшак кына итеп, Нәгыймәнең аркасыннан кочты. Озын эскәмия артындагы багана башында электр лампочкасы күз кысып куйгандай итте: «Серләрегез берексен!» янәсе...
—Беләсеңме, Нәгыймә... — Мәснәви никтер төртелеп калды. Сул кулы белән чәчләрен капшаштыргалап алды, аннары, йодрыгын авызына китереп йөткеренгән булды. — Безгә дә... бәләкәйләр турында уйларга вакыт. Әйдә, сузмыйк, өйләнешик. Әни дә, уенын-чынын бергә кушып, әллә оныклар сөйми үләргә язган инде миңа, ди...
—Апаңның балалары бар бит инде...
—Алар бит апаныкы һәм алар Себердә, Төмән нефте чыккан якларда. Җизни шул төбәктәге сазлыкларга гашыйк. Кайтырга исәбе дә юк... Син сүзне бүтәнгә бормый гына әйт әле, кайчан гариза бирәбез?
Нәгыймә ташны ярырдай тәвәккәллек кирәген тойды. Егетнең беренче тапкыр гына тәкъдим ясавы түгел, аны һаман ымсындырып йөрү дә килешми. Билгесезлеккә чик куярга кирәк! Ни булса, шул булыр, дөресен әйтергә!
—Син ипле утырасыңмы, Мәснәви?
—Ни дидең, кечкенә мишәркәем?
—Урыныңда нык утырасыңмы, дим. Мин сиңа хәзер бер тарих сөйләсәм авып китмәссеңме?
Мәснәви көлеп җибәрде. Саксызрак та кыланды бугай, төн ич инде.
—Син мине сынын яңа тота башлаган сабыйга санамыйсыңдыр бит, Нәгыймәкәй? Сөйлә тарихыңны!
Нәгыймә егет кочагыннан чыкты да аз гына читкәрәк шуышты. Аннары йөзе белән аңа борылды һәм кабер суыгы сеңгән тавыш белән әйтте:
—Минем дә балам бар бит, Мәснәви. Мин дә аннан баш тарткан идем. Менә ике елга якын инде эчем ут, тышым ялкын...
Мәснәви, шактый кискен итеп:
—Бик ямьсез шаярасың... Бала изге! Аның белән шаярмыйлар... — диде.
Нәгыймә күз яшьләренә буылды.
—Шаярсам гына икән! — Чыдап-түзеп караган иде, булдыра алмады, сулкылдап елап җибәрде.
Мәснәвинең башына таш белән ордылармыни?! Ак дип тә, кара дип тә әйтмәде. Йә төкереп китеп барырга, йә янәшәсендә өзгәләнеп яшь түгүченең хәленә керергә, нидер сорашырга, юатырга кирәк иде бит. Газаплы-аптырашлы мизгел үтте. Мәснәви Нәгыймәнең йөзен учлары белән тотты.
—Тукта әле, тукта, елама әле... Нәгыймә! Нәгыймә, дим... Тукта әле, тынычлан, һәммәсен рәте-чираты белән сөйлә әле. Ничек була соң әле бу? Нигә дип бүгенгә тикле ләм-мим эндәшми тордың бу хакта? Йә, төшендер әле адәм рәтле итеп...
—Тыңла, алайса...
Бәгырендәге җәрәхәтләрен тырный-тырный сөйләп китте Нәгыймә.
...Чабаксарда эшли башлаган чагы. Техникумнан соң беренче елы. Трактор заводыннан яшь инженер белән танышып китүе. Мәхәббәт ләззәте, гыйшык утында яну-көюләр. Чибәр кызның наздан исерүе. Алдану... Йөкле булгач, тетрәнеп калулары... Чираттагы ялы җиткәч, ялга Кавказга китәм, дип, туган авылына кайтмау. Ялганын сизәр дип, әтисеннән курку. Үзенә кул селтәгән кешедән бала табасын белсә, әтисенең бәреп үтерәчәген күз алдына китерү... Бала тудыру йорты... Кызыннан баш тарту... Шуннан бирле ут йоту. Эз югалтыйм дип, тынычлана алмаммы дип, Казанга килеп урнашу...
Боларны сөйләгәндә, бу сагыш тулы хәлләр барысы да күз алдыннан кабат үтте.
Алар бик салкын аерылыштылар.
—Бөтенләйгә! — дип исәпләде Нәгыймә. — һәм бик әйбәт. Арабыздагы мөнәсәбәтләрнең бүтәнчә тәмамлануы мөмкин дә түгел иде. Мин җәзага дучар инде, ни күрсәм дә күрермен... Мәснәви — өйләнмәгән егет кеше, ул азат булсын. Аның аяк-кулын бәйләп кую минем тарафтан тагын бер җинаять булыр иде. Кылган кадәрләрем дә баштан ашкан...
Ләкин Мәснәви килде. Иртәгесен ул Нәгыймәне эш азагында конторасына барып каршылады. Йөзендә кара көю галәмәте юк иде. Хезмәттәшләре белән дә бик ачык исәнләште. Аннары, алар белән хушлашкач, Нәгыймәне култыклап китеп барды.
Арада шомлы төн булмаган да диярсең. Мәснәви, бик гадәти нәрсә хакында сорашкандай, белешмәкче булды:
—Сиңа кызыңны кабат бирәләрме соң, Нәгыймә?
Нәгыймәнең кичәге нечкәрүләре үткән иде инде.
—Алам мин аны! — диде. — Алам! Акылына килгән аналарга бирәләр икән!..
Шуннан соң алар байтак ара сүзсез бардылар. Тагын сүз башлап, үз-үзенә сөйләгәндәй генә итеп, Нәгыймә:
—Сәер бит!
Әнкәй мине тапкач та,
Ак биләүгә биләгән;
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын димәгән...
Халык җырын да авыз пешкәч кенә аңлыйбыз бит... Ак биләүгә биләү — бер нәрсә, Мәснәви, бала бәхете турында кайгырта белү — бөтенләй башка... Ник килдең әле син минем яныма әйләнеп? Җирәнмисеңме? — Ул, томырылып, егеткә карады, карашы белән аңа чытырдап ябышыр төсле иде.
—Хәлеңне аңлап килдем, Нәгыймә... Тик менә әнигә ничек аңлатырга? Ә аңлатырга кирәк. Кирәк!