СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фарсель Зыятдинов "Тапкыр Гөләп"

Җил уйнады һәм улады, дулады, ыжгырды, ялгыз агач куакларын үртәп, сыбызгы булып сызгырды, агач ботакларын сындырды. Тау битендәге ялгыз агачлар явыз җилдән бигрәк тә нык газап чикте. Алар, бу кимсетүләргә түзә алмыйча, Кояштан ярдәм сорадылар. Ләкин юкка гына, чөнки Кояш ул чакта әле Җилне яклый иде.- Ә, шулаймы, - диде ул, - түзегез инде алайса...
Җил бер тирән чокырга кереп посты да каш астыннан гына җир өстен күзәтә башлады: янәсе, теге агачлар нишли икән?
Ачулы һәм көчле Кояш җиргә ут чәчәргә тотынды. Агачларның яфраклары сәлперәеп төштеләр, чәчәкләре коелды, еларга яшьләре дә калмады, кибеп бетте.
Хәлдән тайган агачлар ерактан күренеп торган Иделгә кычкырдылар, ярдәм сорадылар. Шәфкатьле Идел, агачларның хәлен аңлап һәм аларга ярдәм итмәкче булып, үзенең парларын агачлар ягына җибәрде. Тик ул парлар хәлсез агачларга ярдәм итә алмады. Иңкүлектә качып яткан Җил, бу хәлне күрү белән, Иделне телгәләп ташларга җитеп, агачларның ботакларын айкап, су парларын куып алып китте. Идел өстендә тау-тау дулкыннар күтәрелде, яр читендәге зур-зур ташлар су төбенә тәгәрәделәр. Идел суы ярларыннан бәреп чыкты. Котырынган җил агачларны баш ияргә мәҗбүр итте.
...Агачларны кыйный-кыйный Җилнең дә хәле беткән иде, һәм ул йокыга талды. Җил тынгач, карт имән тамак кырды да:
- Җил үзе генә әллә кая китә алмас иде, аны Кояш яклый, - диде агачларга.
- Җил белән Кояшта инде бөтен хөкем, ә без нәрсә эшли алабыз, - диде Усак, борын астыннан гына мышкылдап.
- Бездә дә көч җитәрлек, - диде Чаган. - Ә менә шул көчне ничегрәк файдаланырга? Менә монысы сорау...
- Әйдәгез, - диде Гөләп, - тоташ стена булып үсик. Кояш җилне якласа, Идел безнең якта бит.
Агачлар Гөләпнең сүзен хуп күрделәр. Алсу таң сызылып килгән тыныч бер иртәдә агачлардан тоташ стена барлыкка килде.
- Әй, тор, - диде Кояш, йоклап яткан Җилне күреп, - юньлелеккә йокламыйсыңдыр син, Җил туган...
Җил киерелде-сузылды да агачлар өстенә китте, ләкин тоташ стенага бәрелеп, күзләрен бер ачты, бер йомды.
Улады, дулады, ыжгырды - бернәрсә дә барып чыкмады. Җил үз хәлен аңлап алды да агачларга буйсынырга булды.
Шул көннән башлап Җил дә, Кояш та, Идел дә яшеллеккә ярдәм итәләр.