СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рифә Рахман "Чыдамлылык яше"

Әкрамның утыз өченче елгы ачлыкта әнисе шешенеп үлде. Югыйсә сыерлары да бар иде. Тагарагына печәнне җан асрарлык кына салгач, онлап апара ясамагач, бәрәңгесен-чөгендерен ашатмагач, ул да сөт бирми башлады. Туганнан бирле таңда җылы сөт эчкән сабыйга моны ничек аңлатасың?.. Йокыдан тордымы, сәләмәләрен киеп ала да Әкрам абзарда җәелеп яткан сыер янына йөгерә. Аннан, кайчандыр әнисе шаярып өйрәткәнчә:
— Сыер, сыер, му-уылдап сөт бир әле, чыж-жылдап чынаякка төшсен, — дигән була.
Алабуга аңа борылып та карамый — аркасына чебен кунса, койрыгы белән куарлык та хәле юк.
Малай абзардан чыккач, аягына тагылып, кара-чутыр күзле песи баласы да өйгә керә. Йомшак мияулап, өстәл янына килә. Иң башта Әкрам урындыгы янына туктала, тәпиләренә сырпаланып, мыраулап торган була. Элегрәк вакытларда малай аңа кимереп бетермәгән сөяген, сеңерләр ташлый, үзе яратмаган боткасын әнисеннән яшереп кенә кашыгыннан төшереп җибәрә торган иде. Хәзер менә аңа да өстәл астында күңел юатырлык кына ипи валчыгы да юк. Йомшакның әнисе, өйдә Әкрам белән уйнап, карават астындагы киездә үскән иде. Ашарга соpan интектермәсен, йөрәккә тимәсен дип, аны да абзарга күчерделәр, өйгә кертми башладылар.
— Мияулама инде, — ди Әкрам һаман аягы арасында сырпаланган Йомшакка. — Әтигә ышансаң, син, шулай мияулап, Алабугадан сөт сорыйсың да миңа калдырмыйча эчеп бетерәсең икән. Әнә баздан тычкан тот! Әниең тагын бәби алып кайтмакчы. Минем турыда бер дә уйламыйсыз.
Бу хәлләрне күрүдән Әкрамның апасы Камиләнең күзенә яшь килә. Аңа инде тугыз тулып, унынчыга китте. Мәктәптә укый башлаган иде, ашамагач, какшагач, барудан тәмам туктады.
Ачлык дигәннәре мәңге бетмәс, тамаклары инде беркайчан да туймас кебек иде. Утызынчы еллар ахырына Сәгъди абзыйларның тормышы башкаларныкы белән бергә алай да рәтләнеп китте. Бу вакытка колхозлар да алдырды, игеннәр дә мулрак җыела башлады. Әкрам әтисенең кул арасына керә башлады. Камилә, чибәрләнеп, бер дигән кыз булып өлгерде.
Тормыш дигәнең талгын агым өстендә тыныч кына акмый. Язмыш яктырак чыраен күрсәткән кебек итте дә сынауларының чираттагысы белән Камиләгә ныграк та китереп сукты. Мәктәптә укучы улы бар дип тормадылар, апасы инде җиткән, карар дип, Сәгъдине сугышның өченче елында армиягә алдылар. Ярый беренче көненнән үк китеп бармады — безнекеләр бераз аңга килгән, дошманга каршы торырга маташа башлаган чак иде. Сәгъдине, бәлки, башка чакта бер калган килеш калдырырлар да иде: алынасы кеше алынып, чират мәктәпне яңа тәмамлаган яшьләргә дә намазлыгы көтеп торган картларга терәлеп калды шул...
Сәгъди балалар бәхетенә сугыштан исән кайтты. Аны, ялгызы гаилә тартып, егерме ике яшенә җиткән Камиләдән дә көткәнрәк кеше булмагандыр. Аңа, энесен әтисенә калдырып, ничек тә авылдан ычкынырга кирәк иде! Кызның йөргән егете юк, киләчәктә алырдае монда күренми.
Әтиләре кайтты дип кенә, көн итүләре әллә ни җиңеләймәде. Колхоз бүлеп биргән паёкны тартып-сузып, көчкә җиткереп яшәделәр. Җитмәсә, Сәгъди хезмәттә кирәкмәгән нәрсәләргә өйрәнгән. Камиләнең иң яратмаганы — әтисенең тел асты тәмәкесен суырып йөрүе. Әтисенең берзаман фронттан алып кайткан тәмәкесе дә бетте, яман гадәтләре генә китмәде. Ул үзенә бирелгән ярты стакан оннан балалары кебек сулы боламык ясамады: камыш аша суырып, әвәләп, тел асты тәмәкесе сыман чәйнәп йөри башлады. Сораган кешегә, тегеләй ашказанын күптерә, иң яхшысы, шушылай ашавың — көн буена да җитә, эчең дә бүлтәеп йөрми, дип җавап кайтара иде.
Өй саен ятим чагында, аталары исән булганны күпсенепме, авыл Советыныкылар Камиләнең тормышын башкаларныкыннан җиңелрәк санадылармы, теге эшкә дә җибәрделәр, монысына да. Кыз күзгә күренеп ябыкты, кеше чырае калмады. Кырык тугызның көзендә ул Молотов урманнарына агач әзерләргә китте, илленче еллар башында үз теләге белән торф чыгарырга ялланды. Авыр эш димәде, ичмасам, әти белән энемнең дә тамакларын туйдыра алырмын, дип шатланды.
Әгәр ул Ленинград якларына үзе кебек туганнан бирле рәхәт күрмәгән егет-кызлар белән китеп бармаса, гомере буена сазап калган булыр иде: поездга утыруга ук, урыннары өсле-аслы туры килеп, Бики белән танышты. Гади генә, ыспай гына бер авыл егете иде ул. Мондый җирләрдә әле беренчесе икән. Аларны вагоннары белән «Жихарево» станциясендә төшереп калдырдылар. Аннан «Назия» торф предприятиесенең начальниклары янына алып бардылар. Эшкә ялланучылар, медосмотр торып, мунча кергәннән соң, документларын кадрлар бүлегендә тагын бер тикшерткәч, озатып килүчегә ияреп, төрлесе төрле поселокларга, баракларга таралды. Бәхетләренә, чәчләре бәйләнә башлаган егет белән кызның икесен дә беренче посёлокка, янәшә диярлек төзелгән яңа баракларга урнаштырдылар.
Камиләләрне эшкә җибәргәндә, авырлыгы бер дә юк, барысын машина башкара, сез карап кына торасыз, дигәннәр иде, дөрес булып чыкмады. Яңа машиналар, техника җитмәгән торф чыгару предприятиеләрендә эш һаман да элеккечә, күбрәк хатын-кызларның кул көче белән диярлек алып барыла иде. Камилә шуларның җирле халык, даими эшләүчеләр кимсетебрәк «торфушки» дип йөрткән төркеменә барып кушылды.
Аяклар белән изелгән, рамалар эченә салынып прессланган, киптерелгән ягулык торфолейн дип атала, имеш. Камиләне киптерүгә куйдылар, Бики карьерщиклар арасына эләкте. Утыз ике кешедән торган бригаданың бурычы локомобиль, пресс һәм элеваторны туктаусыз эшләтү, диделәр.
Торфлейннарны төрле юл белән әзерлиләр икән. Кайберәүләрнең бригадасы черемәне кырларга җәеп эшкәртә. Насослар бәреп торган су ярдәмендә биш-алты метр тирәнлектән өскә күтәрткән торф, су белән кушылып, сыек тирескә охшаганрак боламыкка әйләнә. Аннан гидромасса дип йөртелгән әлеге измә киң торбаларда торф кырларына кудырыла. Ул шунда җәелеп кибә, каналлар ярдәмендә суыннан арына. Соңыннан аның аша узган тракторлар торфны кирпечләргә кисә. Бераз кипшергән шакмакларны штабельләп тар тимер юллары буенча локомобильләрдә үзәк посёлокка ташыйлар һәм товар поездларының вагоннарына күчерәләр. Алары кыйммәтле ягулыкны электр станцияләренә, заводларга алып китә.
Әле җирнең бозы да эреп бетмәгән апрельдән башлап ике-өч ай эчендә казып алынган торфны кышкача киптерәләр. Камилә белән Бики бу җәйне, торф чыгарудан туктауга, бер-бер шәһәрнең заводына барып эшкә урнашырбыз дип планлаштырганнар иде дә, планнары барып чыкмады.
Камилә үзенең торф измәсен әзерләүгә эләкмәвенә сөенде. Авылда чагында яшел күлмәк, кара галош, ак оек киеп, идәннәрне дер селкетеп биегән кыз иде ул. Инде Молотов сазлыкларында эшләп, урман кисеп, аяклары шактый какшады, яшь булса да, төннәрен сызлаштыралар, йокы бирмиләр иде.
Бикинең дә хәлләре җиңелдән түгел. Гадәттә, карьерщик эшенә ирләр чыдамый да, аларны бригадир итеп куялар, тик менә Бикиләриең төркеме яшь егетләрдән генә тора. Аларның төп эше — үлән-агачларның, һава кермичә, карасу черемәгә әйләнгән массасында аркылы торкылы яткан, йә булмаса, көчле агым белән тартылып килгән ботакларны насоска уздырмау, югыйсә ватылачак. Бики көннәр буе, боз, су катыш торф измәсендә билдән торган килеш, агач калдыкларын алып, читкә атып тора. Өстендә һични уздырмый торган костюм булса да, тәненә кадәр салкын су узып, кичен, арып-талып, барагына кайта.
Инде куллары күшегеп, үзе дә чыдамаслык туңган Бикине, корыга чыккач, кырлы стаканга салып биргән аракы да җылытмый. Шул аракыны эчкәндә, ул, рус «торфушка»лары хәмердән кире какмый торгандыр, менә авылыннан чыгып киткән татар кызлары нишли икән, дип уйлый да сугыш, шушындый вербовкалар аркасында да үз халкында эчкечелек арта барганлыгы өчен кайгыра башлый. Бики моны үзеннән дә белә: әлегәчә авызына тамчы да капмаган, тәмәке тартуның ни икәнлеген дә белмәгән егет әкрен генә аракы базына төшеп бара. Аныңча, моннан ничек тә арынырга, инде ялынсалар да, кабат бу эшкә ялланмаска кирәк.
Авылдан элек һич чыгып йөрмәгән Бикинең башында мең төрле уй. Камиләсенең, аның кебек башка кызларның, шуның кадәр көч чыгарып та, ипи белән су эчеп кенә торуы да, үскәндә атасы каршында башыннан яулыгын да салырга батырчылык итмәгән кайберәүләрнең азынып- тузынып китүе дә борчый аны. Айга күп дигәндә 700—800 сум бирелгән хезмәт хакыңны, туйганчы ашасаң, кесәңә җыя алмыйсың. Әнә шуңа сөткә пешкән боткасы да, яркалы бәрәңге янына куелган тюлькасы да бәйрәм ризыгы кебек аның. Бу «торфушка»лардан алга таба нинди сәламәт бала туар да, нинди әниләр барлыкка килер?!
Посёлокта татар егетләре-кызлары да җитәрлек. Монда бер төбәктән килгән кешеләр бергәрәк йөри, һәр төркем кичләрен аерым урында биюле-җырлы уеннар ясый. Камиләгә бу хуш килде, тора-бара ул шул уенлыкларның башлап йөрүчесе булып китте. Аларның бәйрәм иткән җире бараклар янындагы үзәндә. Кич дип, соң дип тормыйлар, ашап алуга, барысы шунда чыгалар. Барак башындагы баганалардан төшкән ут яктысы бөтен үзәнне серле генә яктырта.
Гармун телләреннән чыккан татарча көйләр Камиләгә аяклары сызлаганын да оныттырган кебек. Кыз бөтерелә- бөтерелә бии дә, менә минем ниндилегемне күрәсеңме дигәндәй, Бики картлысына килеп, тагын бер әйләнә, йә үзенә пар итеп чакыргандай, ботинкаларының башы янына ук шапылдатып басып ала да, ул гына җитмәгәндәй, яңа бер дәрт белән тыпырдап куйган була. Аннан тагын вак-вак, тиз-тиз адымнарын әйләнәнең икенче башына таба ясый, бераздан утлар яктысында яшелле елкылдаган күлмәге, канат җилпеп очкан күбәләк сыман, башкалар арасына кереп югала.
Камилә белән Бики, никадәр үгетләсәләр дә, киләсе елга эшкә килергә дип язылмадылар. Андыйларны октябрь башларына кадәр эшләтәләр икән. Ярар соң, түзәрбез, бер килгән килеш, акча күбрәк тупларбыз, диделәр дә калдылар. Жихареводан кайтып киткәндә, Бики белән Камилә башта туганнарының хәлен белешергә, аннан соң инде кыз юлын яхшы белгән, танышлары да булган Молотов якларына яңадан барып чыгарга килештеләр. Исәпләре шундагы сукно комбинатына эшкә урнашу иде. Торыр урын бирәсе булсалар өйләнешербез дип, вәгъдә дә куештылар.
Камилә Бикине бик яратты. Утызга җитә язып та тәненә егетләр кулын тидертмәгән кыз әллә шуңа ялгышты, башкаларны азгынлыгы өчен гаепләгән Бикинеке булды да куйды. Ярый әле, ахыры юньле бетте, кайберәүләр кебек, авылына бала күтәреп кайтып китмәде, аналарыннан куркып, шушында да төпләнеп калмады. Шулай да кыз Бики үзенә өйләнмәс дип бик нык курыкты, эш аның яңадан кыз белән очрашмаска мөмкинлегендә, ике арада никах юклыгында гына да түгел иде. Егерме дүртенче елны туган булса да, күрер күзгә күпкә яшь күренгән Камилә егетне утыз алтынчы елгы дип алдады, чөнки Бикигә дә шуның чамасы иде. Егет белән өйләнешкәнче, ничек тә җаен табып, документларны үзгәртеп каласына ышана иде.
Ленинград сазлыклары да суырып алып калмаган Камилә белән Бикине Пермь үзенеке итте. Инде алар туган якларында Сабантуйларда, анда да сирәк кенә күренделәр. Җитмеш алтының көзендә Камилә, һичбер хәбәр салмыйча, энесе Әкрамнарга кайтып керде. Ул, каралтыларын яңартып, гаиләсе белән атасы нигезендә яши иде. Хатынны авылга урман кисеп, торф чыгарып, тукыма тукып яшәгән елларының уникесен стажга кермәгәнлек кайтарды. Сәламәтлеген тәмам югалткан Камиләнең ары таба эшләрлеге бөтенләй калмаган, әмма, яшен ялганлавы аркасында, нибары алтмыш җидедә генә пенсияле булачак иде. Соң булса да, аны белгән кешеләр исән чакта хатасын төзәтергә уйлады.
Камилә әнисен, әтисен онытмаган авыл картларыннан кайчан туганлыгы турында таныклык бирүләрен үтенде. Справка яздырырга да пичәтләтергә дип, авыл Советына киттеләр. Секретарь кыз, моны бездә Әкрам абыйдан башка кеше яза алмас, мин дә сырлап кына ташлар идем дә, аның классында укымадым шул, диде. Камилә энесенең сабыйларны тормышта кирәк булган шул әйберләргә өйрәтүенә таң калды.Справка әзер булгач, Камилә яңадан торган җирләренә — кайчандыр Молотов, хәзер Пермь дип аталган өлкә башкаласына китеп барды. Танык кәгазенә кул куючы булмас, куркырлар дип уйлаган иде, анысы барып чыкты. Бу эшләрнең ахырын гына күзаллап бетермәгән икән. Үз яше белән пенсиягә чыгып кайткан көнне үк, Бики Камиләдән китеп барды. Үпкәләп, һичкайчан кире кайтмаска дип. 1925 елны туып та өч сыйныф белеме дә юк бер егет иде ул кызга күз атып йөргәндә. Алай да мондый ук акылсыз булмагандыр. Аннан соң да Бики, башка ирләр кебек, «мин кем», «син кем» дип тормады, тормыш дилбегәсен, башың да, кулың да яхшырак эшли дигәндәй, хатынына тоттырды. Гел Камиләчә булды, һичбер сүзеннән чыкмады, сөеп, сөйдереп яшәде. Менә хәзер, балалары җитеп беткәч, чәчләренә чал төшкәч, бер сүзгә килмичә гомер иткән хатынына:
—Мине үзеңә алдап өйләндергәнсең, — дип, чын күңеленнән рәнҗеде. — Яратмагансың икән, картаеп калуыңнан гына курыккансың, ә мин сиңа дөресен әйтсәң дә өйләнгән булыр идем.
Бу эшкә инде үзләре дә гаиләле кызлары, кияүләре әниләреннән битәр таң калды. Өйдән чыгып китеп, кешеләрдә кунып йөргән Бикине Камилә чакырып кайтарды да мә, кеше көлдереп йөрмә, өеңдә тор дип, ачкычның барысын кулына китереп тоттырды:
—Мин яшәрлек почмак ничек тә табармын. Сине менә кем карар?
Кием-салымнары алдан җыелып куелган иде. Шул көнне үк ул ярты гомерен уздырган өеннән бөтенләйгә хушлашып китеп тә барды. Камиләнең Пермьдә Бикидән якын кешесе юк иде. Балалары кайсы кая таралган: олысы — Мәскәүдә, уртанчысы — Уфада, кечесе — Казанда. Уфаны җан атып яратмаса да, туган ягы Камилә өчен һаман да үзенеке иде. Ул башкорт туфрагындагы бер татар авылында дөньяга килде, Агыйделгә кушылган инешләрнең чуерташлар юып аккан агымнарында керләр чайкады, шул инешләрне тукландырган чишмәләрдән су эчте, болыннарда сайраган кошларның үзәк өзгеч җырларын тыңлады. Бәхетле идеме ул чагында Камилә? Хәзер менә... бәхетледер кебек...
Ул дөньяны аңлап та бетермәгән бер чагында әнисен югалтты. Зират капкасын узарга базмыйча, дини йолаларны санлап, койма тышыннан гына аның каберенә карап яшь койды. Аның энесе кара күзләрен шарландырган мәче баласы белән сөйләшкәндә дә керфек төпләре яшьләнә иде.
Камиләне үз авылының өстән кушканны үтәргә тырышкан кырыс, кайвакыт ятимә кызга гаделсезрәк тә җитәкчеләре аны әле анда эшкә куды, әле монда. Ул, үз гомерендә бер урыс кешесен дә күрмәгән кыз, райком оештырган вербовка вакытында ялланып, Ленинградка китте, эшләгән җирләренә үз гадәтләрен дә алып килгән халык арасында югалып калмаска тырышты. Эш-аш эзләп юлларда йөргәндә, бил бөгеп илгә хезмәт иткәндә, Бикине тапты. Бәхетле идеме ул чагында Камилә? Хәзерге уе белән... бәхетледер кебек... чөнки яшь иде, якыннары хакына яши иде, ярата иде... аның Бикие бар иде...
Камилә әнә шул кадерле санаган көннәрендә хәсрәт утларында азмы янды? Азмы яшь түкте? Ә бит хыялында һаман да ниндидер, кыяфәте дә билгесез бәхетне кушучлап тоту иде. Кайчандыр әнисе пешергән түгәрәк ипи кебек иде ул бәхет. Аннан учларыннан коелып торырлык, гаиләсен яшәтә алырлык акча кебек. Соңрак биләүсәдән алып кулыңа салган бала...
Башта кечкенәдән зурая барган шикелле бәхет алдагы гомердә бик тә ваклана башлаган икән. Краныңнан бераз гына су килми торса, кушучыңа яңадан гөбердәп аккан суны шул көннең бәхете санагансың. Корылыктан соң явып узган яңгырны да, һава алмаштырган җилне дә, торбалар буйлап өеңә килгән җылыны да, яраткан кешеңнән бик сирәк ишеткән кадерле сүзләрне дә...
Мең төрле сурәттә көтелсә, килсә дә, ашлы-эшле көн генә микәнни соң ул бәхет? Әллә Камиләнең чын бәхетне бер генә тапкыр да күргәне булмаганмы? Ул шуңа күрә көндәлек сөенечләрне дә, бәхет кебек күтәреп, кушучларына салганмы? Шулайдыр.
Чын бәхет ул учларыңа да, кочагыңа да сыеп бетми торгандыр. Камиләнең аны әле күргәне дә юктыр. Әллә соң күрде микән? Күрмәсә, Бикидән китеп барган көнне Пермь сазлыкларына гомер буе эзләгән бәхетен төшереп җибәргәндәй булмас иде...
Инде беркеме калмаган, җанына якын, үзенә сыйдырырлык бер почмагы булмаган шәһәрдә Камиләнең яшәп каласы килми иде. Әкрам апасының ярдәмнәрен онытмагандыр, сыендырыр әле дигән өметләр белән тагын үскән нигезенә — кырыс холыклы Ватанына кайтып китте. Бу инде кайчандыр серле бәхетне эзләп чыккан юл түгел иде.
Еллар үтсә дә, элеккедән нәрсәдер кала. Тәү салган юлларын алмаштырса да, шул ук елгалар ага, башка җирләрдән тишеп чыкса да, чишмә суларының тәме үзгәрми, агачлары картайса да, басуга таба зурая барса да, зират һаман авылга алып кайткан кыр юлларның ахырында. Күңел дә шул ук, аяклар гына әкренрәк, адымнар гына салмаграк...
Камиләнең, тимер капканы ачып кергәндә, карашы абзар янындагы зур ташларга сузылып яткан кап-кара мәчегә төште. Утыз өченче елны көн саен сыердан сөт сорап мияулаган мәче баласына охшаган. Тамагы тук, ахрысы, кунак кайтканга да исе китмичә, канәгать мыраулап, кояшта кызынып ята. Аның янында Әкрам да, аның кечкенә Зиннәте дә юк. Аларның да тамаклары туктыр, төшлектә ял итеп алырга кайтканнардыр да йокы бүсәләрдер.
Камилә мәче баласы янындагы икенче бер ташка килеп утырды. Энесе Әкрам укысын, кеше булсын дип, кайларда гына эшләмәде ул. Тугызынчыны бишкә генә бетергән Әкрам, бик теләп, район үзәгенә укырга киткән иде. Анда белем дә яхшырак, чыгарылыш имтиханнарын да беркая барып бирәсе түгел, имеш.
Имтиханнар башлангач, беренчесе ял артыннан булып, әнисенә булышырга дип, утыз километрлык араны җәяүләп авылга кайтты Әкрам. Ач, хәлсез. Кайтса да, кем аны ризык белән көтеп торсын?! Апасыннан килгән акча түләүләргә китеп беткән. Базда бәрәңге калмаган, булганы бакчага утыртылган. Әтисе, и балам, диде дә Әкрамның аварга торган гәүдәсен җилкәсенә терәп, караватка алып килеп яткырды. Егет иртән тора алмады һәм имтиханга бармыйча калды. Күршеләрдән бурычка алып, бераз тамагын туйдырганнан соң, районга барган иде дә, бу елда имтихан бирдермибез, төшеп калдың, диделәр, икенчесенә үзләре үк кертмәделәр.
Әкрамның башлылыгын, белемлелеген авыл мәктәбенең директоры белә иде. Заврононы дуслыгыннан файдаланып җайлап кайтты да аттестаты да юк егетне башлангычка балалар укытырга куйды. Җыелышта аптырашкан ата-аналарга, ул документларны да бик оста тутыра, гаризаны да русча шәп яза, балаларыгызга да өйрәтми калмас, диде. Бар авыл Әкрамга йомыш белән йөри башлады.
Шулай бер елны Камилә беренчесенә көмәнле килеш авылга кайткан иде. Баласы вакытыннан алдарак туам дип тыпырчына башлады. Төн иде. Үзәк авыл медпунктына илтергә машинасын кайдан табасың да, тапсаң да барып җитешерсеңме? Әле акушер-фельдшеры өйдәме? Әкрам тиз генә шул көннәрдә институт тәмамлаган, гинеколог таныклыгы белән мактанып йөргән сыйныфташы Миргазимга йөгерде. Ул каршы төшмәде, килде, әмма биш ел укып, хастаханәләрдә практика узып кайткан егет тәмам югалып калды. Тулгак тоткан хатынның газаплы йөзен күрүгә, перчатка кигән куллары калтырый башлады. Алай итеп карады, болай, арты белән килгән баланы һич кенә дә таптыра алмады. Камилә инде үлем белән көрәшә иде.
Башка бер чарасы калмаган Әкрам үзенең кендек әнисенә — Әсмабикә карчыкка йөгерде. Тегесе аңа ияреп килеп тә җитте, шул арада әзерләнде, эшкә дә ябышты. Инде картайган, булдырмас дип шөбһәләнеп торганнар иде: хәлсезләнгән Камилә аһылдарга да өлгерми калды — сабыйны кулы белән борды. Ана да, авырлык белән дөньяга китерелгән кыз да исән калды.
Түрдәгеләр хәбәр салгач, аш бүлмәсендә маңгаена бөрчекләнеп тир бәргән Миргазим белән утырган Әкрам классташына әйтә куйды:
— Мин, беркем укытмаган килеш, бер дигән сабак бирәм, син, ел саен сыер бозаулаткан колхозчы баласы, дипломың була торып, хатын-кызны бәбиләтә дә алмадың. Нәрсәгә укыттылар соң сезне?
Камилә шул вакыттагы гамәлләре өчен энесенә бик рәхмәтле. Бәхете кебек кителмәгән зур рәхмәт бу. Гомер буена онытылмаган игелекләр дә булыр икән...
Гомер буена онытылмаслык авырлыклар да җитәрлек. Камиләнең исенә бер мәзәк төште. Матчага эленеп куелган каештан, ничә яшькә кадәр чыдыйсың, дип сораганнар. Хуҗам балаларына иман кергәнче, дип җавап биргән. Калын тиредән ясалган, кыеным белән ата-ананы санламаганга акыл кертәм дип уйлаган каеш та гомерлек түгел. Нечкә күңеллеме, катымы — кеше дә. һәрберсенә еллар, эшләр, хәсрәтләр чыдаган кадәрле бирелгән. Камилә әнә ниләргә түзде, түзә-түзә сызды... яраткан ире белән аерылуга чыдамас, өзелер кебек...