СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зимфира Гыйльметдинова "Идусның армиягә китүе".

Илдус беркөнне иртән уянды да, караватыннан төшкәнче үк кычкырып: «Мин бүген армиягә китәм!» — диде. «Улым, сиңа биш кенә яшь бит әле», — диде әнисе. «Мылтык та күтәрә алмассың», — дип әйтеп куйды әтисе. Түр башында чәй эчеп утырган бабасы елмайды гына. Дәү әнисе плитә янында коймак пешерә иде. Ул оныгының сүзенә каршы киләсе итмәде: «Әйдә, улым, битеңне ю да коймак аша, аннары барырсың», — диде. Илдус битен юган арада әтисе белән әнисе — эшкә, бабасы кичә чапкан печәнне әйләндерергә киттеләр. Коймак белән чәй эчкәндә, өч яшьлек сеңлесе Илсөя дә уянды. «Мин хәзер армиягә китәм бит», — диде аңа Илдус. «А-а, абый барса, мин дә барам!» — дип чәрелдәргә тотынды сеңлесе. «Армиягә кечкенә кызларны алмыйлар», — диде Илдус, бик җитди итеп.
Менә дәү әнисе белән сеңлесе Илдусны «армия»гә китәргә хәстәрли башладылар. Биштәргә өч күкәй, май ягылган күмәч, бер шешә су тыкты дәү әнисе. «Дәү әни, кәнфит белән прәннек тә сал инде», — дип әйткән иде дә Илдус, дәү әнисе: «Улым, армиягә кәнфит ашаган малайларны алмыйлар бит!» — диде.
Менә дәү әнисе белән сеңлесе аны «армия»гә озата киттеләр. Иң алдан, биштәрен асып, Илдус барды. Аның артыннан дәү әнисе белән сеңлесе атлады. Илдус армиягә китә дип дәү әнисе юри генә елады, чынлап елап, сеңлесенең борыны белән күзләре кызарып бетте. Авылның басу капкасын чыккач, Илдус дәү әнисеннән: «Дәү әни, бу армияме инде?» — дип сорады. «Юк әле, улым», — диде дәү әнисе. Тирән елганы узгач та, алма бакчасына җиткәч тә «армия»гә һаман барып җитә алмадылар алар. Биштәренә кәнфит салмагач, Илдусның ул армиягә барасы да килми башлаган иде инде. Бара-бара арып та бетте. «Әйдә, дәү әни, кайтыйк, иртәгә барырбыз әле», — диде Илдус. Шуннан алар, бер аланлыкта туктап, күкәйләрен, күмәчләрен ашадылар да өчесе бергә өйләренә кайтып киттеләр.
Рәхмәт инде дәү әнисенә, Илдуска армиянең басу капкасыннан ук башланган юлын булса да күрсәтте.