СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Хәсән Сарьян "Зәңгәр күл сагышы"

1 бүлек
Кыштан бирле быел җәй Кырымга, диңгез буена китәрбез дип, алдан ук кычкырып килдек-килдек тә, көне җиткәч кенә кире уйлап, үзебезнең Башкортстанга — Илешкә генә кайтырга булдык. Диңгез дип, кояшына кызынам дип, мыжгып торган галәм эченә кысылып барып ятканчы, авылда, ичмасам, берүземә бер Агыйдел! Түшәктәй комында теләсәң буй, теләмәсәң аркылы ят — берәү дә синең башыңнан атлап йөрми.
Кайтуны шулай кичтән хәл иттек тә, таңнан торып мин билетка киттем. Беренче, икенче класс дип авыз ачасы да түгел, — ике-өч көн элек сатылып беткән, — өченче классына да чак эләкте: соңгы ике билетны мин алдым.
Шул көнне үк җыенып, сәгать өчкә пароходка төштек. Халык утырган иде инде, без кергәндә каютадагы сигез урынның алтысын биләп алганнар, безгә ишек катындагы югары сәкеләр генә калган иде. Кереп уңга-сулга күз аткан арада, аскы буйда утырган яшь кенә ике егет, безне генә көтеп торган шикелле, сикереп торып, урын бирделәр.
—Икесен дә алыгыз, абый.
Каршы як сәкедә яткан ир дә:
—Алыгыз, алыгыз. Малайлар яшь әле, өстә дә ятарлар, — диде.
Бу аларның әтиләре иде булса кирәк. Ул инде урап куелган матрасны өстән алып, шул көе генә баш астына салган да, берүзе бер сәке булып сузылып яткан, аяклары хәтта сәкедән дә артып киткән иде. Ул безне шулай, чалкан яткан килеш, бер генә бөртек җиребезне дә калдырмыйча күзеннән үткәрә башлады. Аның тишеп каравын мин хәтта арка миләрем белән сизеп тордым.
Каютада тагын бер әби белән бер кыз бала да бар иде кебек. Ләкин мин аларның берсенә дә игътибар итмәдем. Без әйберләрне урнаштырдык та икенче катның палубасына мендек. Анда — китүчеләр, ә дебаркадерга озатучылар тулган иде. Пыяла вокзал каршындагы причалларга су өстеннән таудай калкып менгән дизель-электро- ходлар килеп туктаган. Безнең пароход кына алар янында бөтенләй бәләкәй булып, суга ябышып тора, кергән- чыккан кешеләре дә ничектер аска — подвалга төшеп китәләр сыман иде.
—Теге кешегә ныклап карадыңмы син? — диде хатын.
—Нинди кешегә?
—Каютадагы соң...
Мин ул кешене оныткан идем инде.
—Ике аягы да протез бит, — диде хатын. — Әнә теге кыз да аныкы, ахры. — Ул баш изәгән якка әйләнеп карадым. Бездән биш-алты кеше аркылы, бая безгә урын биргән ике егет уртасында сигез-тугыз яшьлек бер кызкай басып тора иде.
Мин сүз катмадым, карадым да куйдым. Үземә бер дөнья ачкандай, исем китеп, куласа төбеннән сызгырып чыккан пар тавышын тыңлый идем, кабат шуңа бирелдем.
Ул арада китәр вакыт та җитте. Капитан үз урынына менеп басты. Дебаркадердагы карт матрос, берәм-берәм чишеп, авыр трапларны сөйрәп алды. Аннары йөгерә-атлый барып, борындагы чуен тумбадан сүс арканны ычкындырып җибәрде. Куласа бер-ике канаты белән генә артка ишеп, тигез су өстен болгатып алды да туктады. Пароход, этеп җибәргәндәй, борын ягы белән дебаркадердан аерыла башлады. Шуннан соң гына койрыкны чиштеләр. Пароход без басып торган якка бик нык кыегаеп, әкрен генә кузгалып китте. Моннан да, тегеннән дә кулдыр, яулыктыр селки башладылар. Безнең балалар берсе читтә, берсе ялда — безне генә беркем озатмый иде. Мин халыктан күзне алып Казаныма карадым: кояшка чагылып, нурланып яткан өйләр, сарайлар өстендә башларын горур чөеп үрә каткан чиркәү манаралары йөзә; шулар янында бер Сөембикә манарасы гына, моңсу йөз белән кыегая төшеп, түзем аналарыбыз шикелле, тын гына, берүзе бер читтә басып тора. И Казан, Казан... Ярый әле җан кебек күргән син бар...
Безнең пароход, аварга җитешеп, дулкын юлына аркылы куелган биек дамбаның теге ягына борылды. Тиздән тураеп, Агыйделенә кайтып җитәргә ашкынгандай кызулап, Идел эченә таба юл алды. Казан икенче якка күчте. Без ул якка чыкмадык: ул яктан инде барыбер Казан күренми — бар нәрсәне стенадай дамба каплап, аның өстеннән тик вокзал түбәсе белән порт краннары гына күренсә күренә иде.
Без каютага төштек. Әле берсе дә тыштан кермәгән, теге кеше генә һаман сәкесендә ята иде.
—Калдымы Казан? — диде ул.
—Калды... — дидем мин. — Ә сез нигә чыкмадыгыз соң?
—Аяклар бетте, абый, аяклар! Чие чыкты Казанда йөреп. Көчкә кереп егылдым.
Кинәт карауданмы, йөрәгем жу итеп китте: аның бая гына сәкедән артып торган ике аягы берьюлы, кисеп ташлагандай, кинәт юкка чыккан, ә стена буенда тимерләрен ялтыратып ике протез сөялеп тора иде. Шунда мин үзем дә сизмәстән аның йөзенә карадым — кисәк борылудан хәтта муен сөякләрем шыртлап куйды. Мин аңа әле ныклап караган кеше түгел, күзләрем бая да, җиңел болыт күләгәседәй, шуып кына үткән иде. Инде ныклап карадым. Аның йөзе дә, юк аяклары да миңа ничектер бик таныш тоелды. Тик каян таныш, ничек таныш? Шулай дип уйлавым булды — кылт итеп исемә дә төште. Тукта, бу. бит... бу бит...
—Сез Башкортстаннан түгелме соң?..
—Әйе, Башкортстаннан, — диде ул. Җәлт кенә башын күтәреп миңа текәлде.
—Зәңгәр Күлдән бит?
—Әйе, Зәңгәр Күлдән.
Яткан җиреннән кубып торды да, кул чугыдай гына калган ике балтыр киселдеген аяктай асылындырып, сәкесенә утырды. Ә күзләре баягы ише генә түгел — буйдан-буйга ярып төшкәндәй иде.
—Үтер, танымыйм, абый, — диде ул.
—Танымыйсыңдыр шул. Мин сездә бер генә кич кунып чыккан идем. Байтак ел инде.
Ул иркен сулап җибәрде.
—Командировкага-мазарга килгән идегезмени?
—Шулайрак. Сезнең авылда безнең студентлар эшли иде. Мин шуларның эшен карарга барган идем.
—Булгандыр, — диде ул. Бөтенләй тынычланып, арткарак шуыша биреп утырды. — Студенты да, башкасы да... күп булды инде бездә. Барысын да ничек танып бетерәсең.
—Шулай... — дидем мин. — Барысын да танып бетереп булмый...
Күңелемә, иртә таңдай ачылып, моннан күп еллар элек булып үткән бер көн килеп төште.
Хикәянең дәвамы 2 нче бүлектә.