Бу эш ураза бәйрәмендә булды. Мин әле ун яшьлек бала идем, һәр елны, бәйрәм җиткәндә, мин үземнең балачагымны искә төшереп сагынам. Бала вакытта дөньяда кайгы булмый. Бәйрәм чын-чын бәйрәм, чын-чын шатлык була. Бәйрәмнәрне бер-ике ай алдан көтә башлыйсың. Мәктәптә укыганда да, кич белән сабак хәзерләгәндә дә уең һаман шул киләчәк якты, шатлыклы бәйрәмдә генә була. Кайвакытта, сыйныфта утырган вакытың булса, үзең дә сизмичә, күзләреңне кара тактаның почмагына яисә хәлфәнең аякларына терисең, уйга чумасың, үзеңнең кайда утырганыңны онытасың да, хәлфәнең ни сөйләгәне колакка керми, аның барлыгын да онытып җибәрәсең. Уйлаганың шул киләчәктәге күңелле бәйрәм генә була. Иртә белән иртүк торып, баштанаяк яңа киемнәр киеп, таң атканчы караңгы урамнардан гаеткә барулар, мәсҗид эчендә йоклар-йокламас каегып, гает укыганны көтеп утырулар, укылып беткәч, яктырып беткән урамнардан йөгерә-йөгерә өйгә кайтулар, әнкәйнең, сеңелләремнең көләч йөз белән безне ишек төбендә каршы алулары, бәйрәм котлашулары, аннан соң карабодай коймагы белән, бәйрәм ашлары белән ялт итеп агартылган самавыр янында бергә-бергә гөрләшеп чәй эчүләр — һәммәсе берсе артыннан берсе күз алдыннан үтәләр.
Шул вакытта хәлфә сине янына чакырып ала да хәзер генә үзе сөйләгән дәресне сөйләп бирергә куша. Син, тыңлап утырмаганга, әлбәттә, җавап бирә алмыйсың: кызарасың, бүртенәсең, уңайсыз да була, оят та була, мәктәпне дә, хәлфәне дә күрәсең килми башлый. Ихтыярсыз «кайчан бәйрәм җитәр дә, кайчан бу сабаклардан котылырмын икән?» дип уйлыйсың.
Санаулы көн үтә бит. Менә бервакыт шулай зарыгып көткән бәйрәм килеп тә җитте. Бәйрәмгә бер-ике көн калгач, безне сабактан туктаттылар. Ул бер-ике көн уеннар арасында бер дә беленмичә генә узып китте. Иртәгә бәйрәм дигән кичне әнкәйләр зур бүлмәдә бәйрәм өстәле әзерли башладылар. Әткәйнең базардан алып кайткан төргәк-төргәк әйберләрен шунда алып кереп киттеләр. Безне ул бүлмәгә кертмиләр, керә башласак: «Монда керергә ярамый, иртәгә күрерсез»,— дип, ишекне ябып куялар иде. Без шулай, иртәгә буласы хозурлар турысында уйлый-уйлый, кичне үткәрдек. «Әткәйләр иртәгә безгә нинди бүләкләр бирерләр икән?» дигән уй безнең баштан чыкмый иде. Зуррак сеңлем уйлап-уйлап торды да:
— Мин беләм, миңа әткәем бик зур, сары чәчле, күзләрен йома торган курчак бирер,— диде.
— Ә миңа... миңа...— дидем дә мин тукталып калдым. Мин үземә нинди бүләк бирерләр дип билгеләп әйтә алмый идем. Ат бирерләр дисәң, минем атым бар. Әткәй үткән бәйрәмдә генә миңа үзем атланырлык зур бер ат алып биргән иде. Шул атым әле дә ватылмаган, бары тик яллары, койрыклары гына коелып беткән иде. Әллә арба бирерләр микән? Әллә югыйсә мылтыклар, кылычлар алдылар микән? Мин бу әйберләрнең берсенә дә күңелемне карарландыра алмадым. Бик озак баш ватып уйлаганнан соң, ахырда әткәй чыкты да:
— Йокла инде, улым, иртәгә гаеткә барасың бар, тора алмассың. Фатыйма, сиңа да ятарга бик вакыт, иртәгә иртәрәк торырсың,— дип, безгә ятарга кушты. Мин, иртәгә буласы бәйрәмне уйлап ята-ята, тәмле йокыга киткәнемне сизми дә калганмын.
Иртә белән әнкәй мине уятканда, әле кич шикелле караңгы, шәмнең калтыравыклы уты безнең йокы бүлмәсен аз гына яктырта иде. Минем киерелеп-сузылып, торасым килмичә, юрганымны башымнан бөркәнеп ятуыма каршы әнкәй, йомшак кына тавыш белән:
— Тор, улым, тор. Атаң әллә кайчан гаеткә китте инде, тормасаң, соңга каласың бит, мин икенче уятмам,— ди. Үзе, юрган астына кулын тыгып, табан астымнан кытыклый иде. Ахырда мин, көчәнеп булса да, торып утырдым да күзләремне уа башладым. Әнкәй: «Бар, чыгып тәһарәтеңне алып кер! Хәзер йокың ачылыр»,— диде. Мин тәһарәт алып кердем дә соңга калмас өчен ашыга-ашыга киенергә тотындым. Сеңлем Фатыйма минем гаеткә киткәнемне күреп-нитеп калыр дип куркып, аны уятмас өчен акрын гына басып, акрын гына киенә идем. Әнкәем әзерләп куйган өр-яңа күлмәк-ыштаннарымны, яңа читек, яңа казакиларымны кидем дә мәсҗидкә киттем. Әнкәй артымнан шәм тотып, яктыртып калды.
Тышта һава салкынча, үзе әллә нинди бертөрле юеш ис белән тулы иде. Салкын һавага чыккач, минем йокым бөтенләй ачылды. Мин тиз-тиз атлап киттем. Каршымда күк йөзендә Чулпан йолдызы ялт итеп балкып тора иде.
Мин барганда мәсҗидтә кеше туп-тулы иде. Көчкә бер урын табып утырдым, һәммә кандилләргә (шәмдәл.— Төз.) ут яндырылган, мәсҗид эче ялт итеп тора иде.
Иртә намазын укыдык. Мәсҗиднең тәрәзәләрендә акрын-акрын яктылык күренә башлады. Кандилләрне дә берсе артыннан берсен сүндерә башладылар. Мәсҗид эче бертөрле йокы китергеч яктылык катыш караңгылыкка батты. Минем йокым килә башлады. Берничә тапкыр калгып-калгып авып китә язып калдым. Озак утырганга аякларым авырта башлады. Гает намазы укылуны дүрт күз белән көтә идем. Җитмәс шикелле тоела иде.
Менә, йә Алла, гает укырга тордык. Намаз укылды. Хәзрәт бик озаклап хөтбә (дога.— Төз.) укырга тотынды, аннан соң вәгазь сөйли башлады. Миңа аның вәгазе әллә ничә сәгатькә тартылган төсле тоелды. Менә тәсбих (дисбе.— Төз.) тарту башланды, һәммә кеше шарт-шорт тәсбих саный башладылар. Бу да бик озакка тартылды. Миңа өйгә кайтыр вакыт җитмәс төсле була иде.
Менә Коръән укыдылар, дога кылдык. Халык, берьюлы дөбер-дөбер кузгалып, аяк киемнәрен баш түбәләренә күтәреп, ашыга-ашыга мәсҗидтән чыга башладылар. Мин дә халык арасында кысыла-кысыла чыктым да өйгә таба чаптым. Кояш чыгып, дөньяны нурга батырган иде.
Бүгенге көндә әллә нинди бәйрәмчә махсус матурлык, шатлык бар иде. Урам тулы чалмалы, чапанлы халык гаеттән кайта, һәммәсенең йөзендә шатлык, таныш булмаган кешеләр дә, бер-берсе белән очрашканда сәлам биреп, бәйрәм котлашып узалар.
Менә мин өебезгә кайтып җиттем. Әткәй дә артымнан килеп җитте. Әнкәйләр, сеңелләрем, тәрәзәдән карап, безнең кайтканны көтеп торалар иде. Йөгерешеп чыгып, ишек ачтылар. Өсләренә матур күлмәкләр кигәннәр. Йөзләре, күзләре көлә иде. Күрешүләр, бәйрәм котлаулар.
— Гает шәриф мөбарәк булсын!
— Амин, шулай булсын.
— Киләчәк елларда да шатлык белән күрергә насыйп итсен!
Утырып дога кылдык, чәй эчәргә утырдык. Ләкин минем уемда һаман биреләчәк бүләкләр генә иде. Фатыйманың күзләреннән, еш-еш шкаф башындагы кәгазьгә төргән әйберләргә карап куюыннан аның да шул турыда уйлаганын белеп була иде.
Менә чәй эчеп туйдык. Әткәй шкаф башындагы төргәкләрне алып, актара башлады. Без аның тирәсенә җыелдык. Кәгазьләр арасыннан берсе артыннан берсе төрле уенчыклар, конфетлар, шоколадлар чыга башлады. Әткәй аларны безгә бүлеп бирә бара иде. һәммәбез әллә нихәтле бүләкләр алдык. Фатыймага бирелгән бүләкләр арасында үзе теләгән, күзен йома торган курчак та бар иде.
Биш яшьлек кечкенә сеңлем Рәхимәнең шатлыктан авызы ерылган иде. Ул әткәйнең җиңеннән тартып:
— Әткәй, әткәй, бу тәтиләрне син базардан алып кайттыңмы? — дип сорады. Әткәй аңар:
— Юк, кызым, бу әйберләрне бәйрәм агай китергән,— дип җавап бирде.
— Кая соң ул бәйрәм агай?
— Әнә ишегалдында басып тора, өстенә кызыл чикмән кигән, биленә яшел пута бәйләгән.
Бу сүзләрне ишетүгә, Рәхимә «бәйрәм агай»ны карар өчен тәрәзәгә йөгерде. Без һәммәбез көлештек. Кечкенә Рәхимә бу сүзгә бәйрәм саен алдана иде.
Мин үзем дә бик күп бүләкләр алдым. Уенчыкларым арасында берсе бигрәк минем күңелемә ошады. Бу бик ямьсез битлек иде. Ул ком гарәбе бите төсле кап-кара итеп ясалган. Иреннәре кып-кызыл, тешләре, күз алмалары ап-ак иде. Мин ул битлекне кигәч, сеңелләрем, куркып, әллә кайларга йөгереп качтылар.
Бераздан яныма иптәшләрем килделәр. Мин, аларга башта битлекне күрсәтми торып, икенче бүлмәгә кердем дә, битлекне киеп, өстемә намазлык ябынып, алар катына чыктым:
— У-у... нинди бүкәй! (куркыныч нәрсә.— Төз.) — дип кычкырдылар, битлек иптәшләремә дә ошады. Без төрле уеннар уйный башладык. Менә бер иптәшем:
— Әйдәгез, бу битлекне киеп, бер-бер кешене куркытабыз,— диде.
Без һәммәбез дә:
— Әйдә! Әйдә! — дип кычкырдык.— Кемне куркытырга икән? — дип эзли башладык. Бер иптәшем:
— Әйдә, сезнең Гыйльман бабайны куркытыйк, — диде.
Гыйльман бабай бездә күптәннән бирле тора торган карт хезмәтче иде. Ул мине бик ярата, мин дә аны яратадыр идем.
— Гыйльман бабай йокларга яткан иде бугай шул...— дидем. Иптәшләрем:
— Йоклаган булса, бигрәк тә кызык була: уятабыз да каршында битлек киеп, басып торабыз,— диделәр.
Бу фикер кызык шикелле тоелды. Гыйльман бабайны шулай итеп куркытмакчы булдык. Ишегалдына чыгып, бер чыпта эзләп таптык. Мин битемә битлекне киеп, чыптага төренеп, башыма тәвәккәл бүрекнең (колаксыз бүрек.— Төз.) кире ягын әйләндереп кидем дә шыпырт кына Гыйльман бабайның өенә кереп киттем. Иптәшләрем артымнан керделәр. Гыйльман бабайның бер генә тәрәзәле бүлмәсендә әле караңгырак кына иде. Ул үзе, баш астына чикмәнен салып, сәке өстендә гырылдап-гырылдап йоклый иде. Мин аның янына бардым да төрткәләп уятырга тотындым. Ул яртылаш уянган килеш торып утырды да тирә-ягына карана башлады. Менә аның күзләре миңа төштеләр. Шул вакытта йөзенә бертөрле кызганыч төс чыкты. Аның шул төсе әле дә булса аермачык хәтеремдә тора. Бер-ике секунд шулай карап торганнан соң, Гыйльман бабай:
— Бисмиллаһы әр-рахман әр-рәхим! — диде дә Чалт итеп бик каты минем уң яңакка салды. Тынсыз булып киттем. Күземнән утлар күренде, колакларым тонды. Егылып китәргә якынлаштым.
Бераздан, азрак исемә килеп, тирә-якка карасам, иптәшләрем егыла-егыла көләләр иде. Мин бик каты үкереп еларга тотындым. Гыйльман бабай яңагыма сукканга бер хурланам, иптәшләрем алдында көлке булганга аннан да бигрәк хурланам. Елый-елый ишегалдына йөгереп чыктым. Ишегалдында, бер почмакка посып, бер сәгатькә якын елаганмындыр. Иптәшләрем, минем туктамаганны күргәч, таралып беткәннәр.
Менә бервакыт берәү минем аркамнан сөя. Әйләнеп карасам, янымда Гыйльман бабай. Гыйльман бабайның йөзендә мөлаемлык һәм кызгану беленеп тора иде. Ул мине бик кызганган булырга кирәк, аркамнан сөеп мине юата иде:
— һай, гөнаһ шомлыгы, кара син аны, карт тиле, йокы белән баланы рәнҗеттем бит! Бәйрәм көнне баланы рәнҗеттем бит!
Елама, бәгърем, рәнҗи күрмә инде, мин бит син булыр дип уйламадым да, йокыдан уянуга иләс-миләс баштан пәри дип торам, кара син аны, кайдан тапканнар бу нәрсәсен дә?
Гыйльман бабай, кулына битлекне алып, башын чайкый-чайкый аны карый иде. Аның мөлаем тавышы мине тынычландырды. Мин гаепнең үземдә икәнен сизә башладым. Алай-болай күз яшьләремне сөрттем дә өйгә таба киттем. Гыйльман бабай, битлекне кулына тоткан килеш, һаман авыз эченнән:
— Кара син гөнаһ шомлыгы, бәйрәм көнне сабый баланы рәнҗеттем ләбаса,— дип, мыгырданып калды.
Мин шул көнне үк кабахәт битлекне утка яктым.
— Битлегеңне кая куйдың? — дигән кешегә:
— Югалттым,— дип кенә җавап бирә идем.
Бала вакыттагы бу бәйрәмне гомерем буе онытачак түгелмен.