СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәҗибә Сафина “Каеннар ник кара таплы”

Әдибәнең әнкәсен әлегәчә шундый да бәхетле итеп күргәне булмагандыр да. Бүген әнкәсе Алмантайның ак каеннары, төз усаклары, болын чәчәкләре, зәңгәр күгенә карап, шундый итеп елмая, кыз кайсы елмайганын да аера алмый, гөлчәчәкләрме, кичәге яңгырдан калган күлләвекләрме. Әмма кыз бер нәрсәне ачык белә: әнкәсенең шатлыгы шулай бар дөньяны елмайта! Ялан-яфанга чыктылармы, әнкәсе бөтенләй икенче кеше була да куя: әле кызын кулларыннан алып, үзе белән бергә әйләндерә, егылганчы. Икесе дә хәтфә үлән өстенә авалар да күккә карап яталар алар.
-Күк әйләнәме? - дип сорый әнкәсе.
-Әйләнә, болытлар да очып-очып китәләр, - ди Әдибә.
Әнкәсе йомшак куллары белән кызының чәчләреннән сыйпый да:
-Хәзер, туктаганнарын гына көтәбез дә, җиләк җыярбыз, - ди, - мин учак тергезермен, ә син Фингул белән бергә Тулгын чокырыннан чәйгә җиләк алып килеп тә өлгерерсең.
Шулай итәләр дә. Әдибә чиләген алып, әнә теге чыршы янындагы чокырга таба юнәлә. Барышлый, чокырның исеме ник алай икән дип, уйлап ала ул. «Тулгын», әллә «Тулган»мы? Эһе! Шулайдыр, былтыр шул җиләк чокырына керә алмаганы исенә төште кызның, чөнки Тулгын су белән тулган иде. Җиләк күп инде анда, тик ул Тулгын аерым утрау эчендә шикелле, анда, әнкәсе әйткәндәй, кәҗә сукмагыннан бала-чага гына керә ала. Әдибә керә дә керә инде, бигрәк тә әнкәсен шатландырасы килгәнгә. Тукай шигырендәгечә, күз ачып йомганчы, бер чиләк җыярга әзер. Кәҗә сукмагыннан тигезлекне саклап чыгып җитүгә, Әдибә чиләген барлап алды һәм көлеп тә җибәрде, чөнки шул чиләккә тотына-тотына тигезлек саклап барды ла инде үзе. Мин дә уйлаганда әнкәй кебек дөньямны онытам микәнни дигән фикер сызылып китте кызның башыннан. Аннары эре-эре җир җиләге яфракларын өзеп, чиләк төбенә түшәде. Ялгыш кына да бер җиләк өстенә басмаска тырышып, җиләк җыя башлады. Бирсә бирә икән Хода, - дип пышылдады үз-үзенә. Болары да әнкәсе теленннән төшкән сүзләр иде. Чалгы белән чабып алырлык мәтрүшкәләрне коча-коча әнкәсе былтыр шулай сөйләнгән иде. Ул чакта әткәсе, болын чәчәкләрен кочып, күккә карап яткан әнкәсе янына якын җибәрмәде: хозурлансын, ялан-яфанны шулай ярата ул, дигән иде.
Әдибәнең башы уйлый, күзләре җиләк эзли, аяклары, җиләкләрне таптамаска тырышып кына тиз-тиз атлый, куллары кызу-кызу җиләкләрне чиләккә сала. Баскан урынында гына әйләнеп дигәндәй, чиләген тутыра язды Әдибә. Аннары, нәкъ әнкәсе кебек зур әрекмән яфрагы белән каплап, үлән бөтереп, бәйләп тә куйды һәм сират күперенә менде. Әнкәсе шушы сукмакны сират күпере дип тә атый.
Әллә бу Тулгынга башка беркем дә керә алмый микән? Әдибә ел саен ничә чиләк җыеп ала бит җиләкне! Бер җәйдә әллә ничә тапкыр өлгермидер ич җиләк? Әнкәсе җиләк чак бер генә була, яшь чак - җиләк чак ул, кызым, ди.
Әдибә үзе дә сизмәстән, уйлар дөньясына кереп чума: әле аңа яшьлеккә җитәр өчен үсәргә дә үсәргә кирәк шул. Ә әнкәсе шул яшьлеген һаман сагынып сөйли һәм кайчагында күңеле тулып, елап та җибәрә. Юк, кычкырып еламый инде, әнкәй бит ул! Чигәләре буйлап күз яшьләре агып төшүеннән генә белә кыз аның елаганын. Андый чакта Әдибә әнкәсенә сак кына эндәшә:
-Әнкәй, ник елыйсың ул син? Үзең яшьлек - гүзәл чак дисең ич.
Әнкәсе кызының башыннан сыйпый да:
-Әй, кызым, бала шул әле син, аңламыйсың нидән күңел тулганын, - ди.
Әдибә чыннан да бала гынадыр шул. Әле мәктәпкә дә кермәгән бит. Аннары гел дә гел аңлашылмаган сүзләргә абына ул. Күрми ул сүзнең гәүдәсен. Менә - агач! Ул аны күрә. Монысы - чәчкә, анысын да күрә, ә күңел? Тулгын белән тулган сүзләрен рәттән әйтеп тә карый, тик чокыр белән күңел арасында уртаклык кына таба алмый.
Яшьлек... ди дә әнкәсе, озак кына кызына карап тора һәм әйтә:
-Яшьлек ул, кызым, гел матурлык кына тели, күп, бик күп кирәк аңа. Ул Тулгын чокыры гына да түгел, ул... чоңгыл. Әмма ул чоңгылдан кеше инде яшь килеш чыга алмый.
Әдибә тагы исе китеп тыңлый бу аңлашылмаган сүзләрне, әмма сорау бирергә курка, әнкәсенең күңелен китүдән курка ул. Үзе генә уйларын дәвам итә, дөресрәге уйлары аны ияртеп бара: ул күңел дигәннәре тула да, кителә дә, катып та китә, йомшый да, ямьсез дә, матур да, явыз да, мәрхәмәтле дә, түземсез дә, сабыр да, чын да... ялган да була ала икән. Тукта! Аның күңеле күзле дэ булып чыгамыни? Әнкәсе бүген дә аңа: «Сукыр күңелле генә булма!» - диде ләбаса. Җан җәннәт тели, гөнаһ җибәрми дигәнне дә еш кабатлый әнкәсе. Ә үзе, җәннәт бит бу, кызым, җәннәт, дип, Алмантайга, шушы болыннарга күрсәтә. Тагы кая барасы килә икән әнкәйнең? Барсын гына, тик мине генә үзе белән алсын, дип уйлый да Әдибә, Тулгынга янә йөгермәкче булып, кулына чиләген ала, тик әнкәсе аның юлына аркылы баса:
-Җитте, кызым, дөньяңны онытма! Күтәреп тә кайтасы бар. Кояш артыннан иярергә өйрән! Әнкәсе җирдәге җәймәне алып селки дә җилкәсенә сала. Ике тулы чиләкне яулык очларына бәйләп, иңнәренә аса. Аннары: «Әйдәгез, алданрак йөгерегез, мин кайтканчы, тавыкларга ашарга сал, Фингул да ачыккандыр», - ди. Әдибә Фингул белән ярышып диярлек чаба: эт чаба дип бет чаба һәм тагы әнкәсеннән элегрәк ишеткән сәер сүзләрне дә исенә төшерә. Шулчак рәттән чабып барган Фингулны эләктереп кенә ала да фәрман бирә: «Утыр! Мин сиңа бет түгел, син - эт, мин - кеше, яме!»
Әнкәсе кызының Фингул белән сөйләшкәнен ишетеп ала да:
-Кызым, ни сөйлисең син аңа? - дип елмая.
Әдибә шул мизгелдә әллә каян гына үзендә
Нарлыкка килгән кыюлыгы белән әнкәсенә аңлатып бирә:
-Әнкәй, мин аңа әйттем: «Мин бет түгел, Мин - кеше!» дидем. Мин бит эт чапканга гына
-чапмыйм, әйме, әнкәй?
Әнкәсе кызының җавабыннан шулкадәр ка нәгать елмая
- Кызым, - ди ул, - син үзеңнең кеше икәнлегеңне аңлагансың икән, димәк бик тә зур үскәнсең. Син чабам гына дип уйлама, очасың син, сандугачым!
Иңнәреннән чиләкләрен тиз генә җиргә куя да, кызын шундый да нык итеп кочып ала әнкәсе һәм кулларыннан алып әйләндерә башлый. Кыз белән ана күкләр әйләнә башлаганчы, әйләнәләр- әйләнәләр дә йомшак үлән өстенә авып төшәләр.
Әдибәнең әнкәсе елмая, шундый рәхәт аңа әнкәсе шатланганда! Әдибәнең шул елмаюга утырып болытларга кадәр күтәреләсе килә. Ә анда - әнкәсенең елмаюыннан болытлар да бал кып тора! Болытлар елмая! Әдибә шулчак үзенә ачыш ясый: болыт елмаюы бу!
Кызның уйларын аяз күктән тамган тамчы бүлә: яңгыр? Юк, яңгыр түгел, әнкәсенең чигәләре буйлап күз яшьләре агып төшкән икән. Сорау бирмәде кыз әнкәсенә, чөнки болай да аңлашыла: аның елмаюыннан болытларга да җылы! Күңелдәге болытлардан яуган яңгыр икән лә күз яшьләре. Ә болыт елмаюыннан күктән яңгыр явадыр!