СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Зилә Мөдәррисова "Тылсымлы таныклык".
Хастаханәгә метеор шикелле атылып кереп, кем янына, нәрсә өчен килгәнемне әйтәргә дә өлгермәдем, киенү-чишенү бүлмәсендәге кырыс апа юлымны бүлде:
Рөхсәт итмим, әлегә халатлар юк!
Аннан соң буй-сынымны маңгаендагы «сканеры» аша чыгарды да:
Аягыңа бахилы кияргә кирәк! — дип өстәп куйды.
Миндә бахилы юк, каян алырга була соң дип сорадым.
Үзен хастаханәнең иң кирәкле кешесе итеп санаучы хатын, мыскыллы карашы белән мине сытардай булып, җавап бирде:
Чат саен аптека! Барасың да аласың! Тиз бул, ярты сәгатьтән кабул итү вакыты тәмамлана!
Эштә көнозын чабып, шулхәтле арыган идем, кая монда даруханә эзләп йөрергә! Өстәвенә урамда май ае түгел, үзе салкын, үзе тайгак. Шул минутта бахилы дигәннәрен, валлаһи диеп әйтәм, биш сумга түгел, илле сумга да сатып алырга риза идем.
Бирегә җылы сүз эзләп килүем түгел лә. Бер генә дә елмая белми торган ханымга әллә ни исем китмәде. Андыйлар хәзер атлаган саен.
Менә Хафиз бабайның, ичмасам, күңеле һәрвакыт көр, елмаеп кына тора. Ул миңа дус-кардәш тә, туган-тумача да түгел. Аның белән элек бер йортта күршеләр булып бик матур, тату яшәгән идек. Инде ничә ел элек башка йортка күчеп киткән булсак та, очраганда әллә кайдан танып алып, сәлам бирә, хәл-әхвәл сораша. Шуңа аның авырып ятуын ишетү белән тизрәк хастаханәгә килеп тә җиттем.
Инде кире борылып китмәм бит инде. Алай болай тәгәрәп калган бахилы табып булмасмы дип, сумкамда актарына башлаган идем, күзем кызыл тышлы таныклыкка төште. Кичәгенәк хакимияттә эшләүче танышым Разия таныклыгын бездә онытып калдырган иде, ярый әле, хуҗасына тапшырып өлгермәгәнмен. Әһә, мин әйтәм, гади телне аңламыйсыз икән, башкача сөйләшеп карыйк. Таныклыкны кулыма алдым да, башымны горур күтәреп, вак-вак кына атлап, кабат теге түти янына киттем.
— Тыңлагыз әле, апа җаным! Минем вакыт бик санаулы! Бер генә дә уйнап йөри торган чак түгел. Бик җитди эш белән йөрим! Беләсездер, хәзер өлкәннәргә, бигрәк тә хезмәт ветераннарына дәүләт тарафыннан зур игътибар күрсәтелә...— дип, пулеметтан аткан кебек тезеп киттем,— Сезнең хастаханәдә шәһәребезнең бик күренекле кешесе дәваланып ята. Ветераннар советыннан Хафиз Хәкимулла улы Җиһаншинның хәлен белергә җибәрделәр. Кермичә китә алмыйм, бүген үк администрациягә хисап бирергә кирәк! Ышанмасагыз, менә карагыз, анда шәһәр башлыгы имзасы тора! — дип, таныклыгымны усал апаның борын төбендә болгап алдым.
Шуннан... йә могҗиза! Күз ачып йомырга да өлгермәдем, шул арада җилкәмдә ак халат пәйда булды, бахилы дигәннәре табылды, әллә үзләре аякланып чыкты инде?! Биш сум сузган идем:
Юк-юк, сез нәрсә? Кирәкми, бездә бар да бушлай! Әйдә узыгыз!
Бая гына сөйләшергә дә теләмәгән апакаем каршымда гармунсыз бии хәзер! Миннән дә якын кешесе юк сыман бертуктаусыз елмая үзе.
Рәхим итегез, әйдәгез, үзем озатам, йә адашырсыз тагын,— дип култыклап алып, өченче каттагы унберенче палатага кадәр озатып та куйды бу мине...
Вәт бит нинди зур көчкә ия, тылсымлы икән бу кызыл таныклык!
2025-02-10 10:12