Язгы ташу вакытында мин бизгәк белән авырдым. Дәү әнием миңа «изге» су бөркеп карады — ярдәме тимәде.
Ә Августа исемле апам беркөнне посып кына килде дә җилкәмә чүмеч белән кое суы сипте, «бизгәк»не су белән куып чыгармак була, янәсе. Шуннан соң мин төне буе калтырап чыктым, ә моңарчы бизгәк мине таң алды белән кичке шәфәкътән соң гына калтырата иде.
Дәү әни апамны су сипкәне өчен «ахмак!» дип атады һәм миңа хина ашатырга кереште. Мин чукракландым, үзалдыма гына яши башладым, ничектер уйчан булып киттем, берөзлексез тегесен, монысын эзләнеп йөрдем. Ишегалдыннан башка мине беркая чыгармадылар, бигрәк су буена төшермәделәр, чөнки теге каһәр төшкере калтыраткыч, карчыклар сүзенә караганда, «судан тумыш» икән.
Ызбадамы, ишегалдындамы,— хәтта уч төбе кадәрле генә булса да,— һәр малайның яшертен почмагы була. Минем дә шундый почмагым барлыкка килде. Элек иске арбалар белән чаналар өелеп торган урыннан, ягъни печәнлек артындагы бакча чатыннан табып алдым мин аны. Монда киндер, алабута, кычыткан ише үләннәр урман булып үсә иде.
Ләкин бервакыт дәү әтигә тимер кирәк булын чыккан да, җыен иске-москыны, тимерләрен салдырыр өчен, авыл тимерчесенә илткән.
Арба белән чаналардан бушаган урында өсте кызгылт төскә кергән җир ачылып калды, хәер, бу тирә гел үк буш та түгел, анда пәрәвез җәймәләре, тычкан оялары, нечкә сабаклы елан гөмбәләр пәйда булды. Аннан бу җирне сырлан баса башлады. Кибеп бөрешкән елан гөмбәләренең эшләпәләре җиргә авып төште. Ачыклыкка киндер белән кычытканнар да басып керде, алар үзләренең тамырлары белән тычкан ояларын тупчыгандай иттеләр.
Мин сынган пычак кисәге белән ызанда йолдызак үләнен “урдым», «печән кибәне куйдым», тал чыбыкларыннан чана табаннары һәм дугалар бөктем, ашык-атларны җигеп сарай артына «көлтәләр» илттем. Төнгә каршы “айгырлар”ымны туарып үзләрен печәнгә кушып калдырдым.
Шулай үз дөньяма бикләнеп һәм шөгыль табып мин акрын-акрын хастаханәдән котыла бардым, ләкин тавышларны аера алмый идем әле, сөйләшкән чакта кешегә төбәлеп карап торам, ягъни күзләрем белән ишетмәкче булам.
Кайвакыт киндер арасында бәләкәй генә кош – чебенче күзгә чалынгалый. Ул томшыгы белән бик тырышып каурыйларын рәтли, миңа үз дустыдай итеп карый,
Бик зур агач ботакларыннан сикергәндәй, киндер өстеннән сикеренеп йөри, чебен белән чикерткәләр чүпли, аннары авызын ача да «чил-чил-чил» дип сайрарга керешә – тик мин аның сайраганын ишетмим генә.
Чебенче яңгыр яуганда әрекмән яфрагы астына кереп йоннарын кабартып утыра. Балалары булмаганга, ул үзен бик күңелсез хис итә. Шул ук әрекмән яфрагы астында чебенче оя да корып куйган. Ул ояда бервакыт балалар да кыймылдашкан кебек булган иде. Тик мәче аларның башына җитте, актыгына хәтле ашап бетерде.
Чебенче яфрак астында гына черем итә. Яфрак өстеннән бер-бер артлы тамчылар тәгәрәп төшә. Мондый чакта кошчыкның күзләре яры белән каплана иде.
Кошчыкны күзәтә торгач, мин үзем дә авызымны ачып исни башлыйм, тәнем чымырдап киткән кебек була, иреннәрем калтырый башлый.
Тымызык кына сибәләгән яңгыр көенә мин оеп та киткәлим. Мин эчемнән генә уйланам, «үз җиремдә» агач утыртсам яхшы булыр иде, дим. Ул бик зур булып үсәр иде, чебенче анда оя корып куяр иде. Мин агач тирәсенә гөләп орлыгы чәчәр идем дә, шуннан соң бернинди мәчеләр дә аңарга үрмәләп менә алмас иде — мәчеләр энәле гөләп куагы арасыннан йөрергә бик куркалар бит.
Бик эссе, кояшлы бер көнне миңа да җылы булып итте, ә бизгәгем тыела төшкән кебек булды. Мин мунча артына чыктым да ялтырап торган ике генә яфраклы көрәнсу бер үсенте табып алдым. Дүләнә агачы дигән нәтиҗәгә килдем һәм, казып алып, сарай артына утыртып куйдым.
Хәзер инде минем эшем-шөгылем бар. Мин чүмеч белән чапчактан су ташып үсентегә сибәм. Ул тиздән баш калкытты, үлән күләгәсеннән яктыга таба үрләр өчен үзендә көч-куәт тапты.
Дәү әнием кулын бутый-бутый:
«Кая ташыйсың син бу суны?» — дип, мине аптыратып бетерде.
Гүя аны да чукракка санап: «Әйтмим. Бик яшерен сер бу!»—-дип, мин дә аңа кулымны бутый-бутый җавап бирдем.
Мин үземнең үсентемә сәгатьләр буе карап торам. Миңа инде ул энәләре тырпаеп торган зур гына агач булып тоела башлады. Менә ул бик күп яфрак ярды, шау чәчәккә күмелде, аннары утлы күмердәй кызыл җимеш бирде, ул җимешнең төше таш кебек каты иде. Дүләнә агачына хәзер чебенчедән башка кызылтүш, купшыл, солы чыпчыгы һәм карабүрекләр дә килеп кундылар. Кунсыннар, урын барысына да җитәр! Агачның тагы да үсәсе бар бит әле. Әлбәттә, ул күк йөзенә хәтле үк менеп җитә алмас анысы, дүләнә әллә ни зур агач түгел ул. Ләкин печән сараеннан биегрәк булачак, чөнки мин аңа туктаусыз су сибеп торам бит!
Әмма минем үсентем буйга түгел, ә киңлеккә үсте, ул тагын яфраклар ярды, ниндидер мыекчалар чыгарды, ул мыекчаларда мәк бөртегедәй генә бөреләр хасил булды, ул бөреләр ачылып алсу чәчәк аттылар.
Бу вакыт мин аз-маз ишетә башлаган идем инде, дәү әнием янына кердем дә, үз тавышымны да ишетерлек итеп кычкырдым:
— Дәү әни, мин дүләнә утырткан идем, ә үзе аңа бер дә охшамый!..
Дәү әни минем белән сарай артына чыкты, хуҗалыгымны җентекләп күзеннән үткәрде.
— Менә син кая качып ятасың икән!—диде ул, аннары үсентемә иелеп аны як-якка авыштырды, чәчәген бармак бите белән уып иснәп караганнан соң:— Әне-кәе-ем! дип, миңа кызганып карап торды. Мин шундук йөземне читкә бордым. Дәү әнием мине башымнан сөйде дә:— Көз җиткәч чын агачын да утыртырсың әле, алла боерса!..— дип, колагымны яра язып кычкырды.
Шуннан мин утырткан үсентемнең агач булып чыкмавын аңладым. Чыннан да, ул, дәү әниемнең әйтүенә караганда, уралмалы кырлач булып чыкты. Минем шундук борыным төште, кәефем китте. Хәтта сарай артына чыкмый да башладым. Аннары бу вакыт авыруым да беткән кебек булган иде, мине күрше Левонтий агай балалары белән уйнарга урамга да чыгара башлаганнар иде инде.
Мин дәү әнинең кәрзинен актарып утырырга ярата идем. Анда нәрсә генә юк — Яков бабай товарларыннан бер дә ким түгел! Бөтнек дисеңме, сары мәтрүшкә дисеңме, шалфей, андыз тамыры, әлвәдиян һәм, очраклы гына салып куйгандай, бер чук нарат җиләге дә бар — монысы миңа дигән урман күчтәнәче.
Менә хәзер дә мин шул кәрзинне актарып утырам. Бу юлы аннан дәү әнинең яулыгына төрелгән бер яңа нәрсә килеп чыкты. Яулык почмакларын сакланып кына чишеп карасам, бәләкәй генә карагай кәлшәсе икән. Бу карагай кәлшәсе чеби хәтле генә булып, каурыйларга охшаш саргылт ылыс белән капланган, шунлыктан ул чи-чи килеп яулык эченнән сикереп төшәр һәм чабып та китәр кебек тоела иде.
Без дәү әни белән сарай артына чыктык. Дәү әни көрәк тотып чыккан иде, шуның белән киндер, кычыткан ише үләннәрне казып атты. Без бәләкәй карагаебыз өчен зур гына чокыр ясадык. Мин иске кәрзин белән аңа тирес, аннан кара туфрак китереп салдым. Без карагайны шул чокырга күмеп куйдык, җирдән аның сары төрткедәй борыны гына чыгып калды. Соңыннан аңа җылымса су сиптек.
Менә күрерсең, күз ачып йомганчы, үсеп тә китәр әле,— диде дәү әнием.— Кәлшә анысы утыртыр өчен бик әйбәт түгел. Орлыктан әйбәт үсә ул. Әмма без аны сакланып кына утырттык, тамырына зыян китермәдек. Иншалла, китәр дә...
Мин тагын хыялга бирелдем, агачымның биек булып үсеп утыруын күз алдыма китердем. Ул агачта кошлар чыр-чу киләләр. Ылыслары ямь-яшел иде, тик көз җиткәч ул яшел ылыслар саргайды. Шулай да бу үсентегә минем шигем бар. Аны да теге вакыттагы кебек саташтырмадык микән? Җиренә җиткереп утырта алдык микән?
Дәү әнием, йорт-җирнең кырык мәшәкатеннән котылып, үзенең тынычрак эшенә — кабасыннан йон эрләргә утыргач та, мин аңа әлеге дә баягы шул сорауларны яудырырга керешәм:
— Дәү әни, ул зур булып үсәрме икән?
— Кем ул?
— Минем агачым инде...
— Ә-ә, аны әйтәсеңме. Әлбщттә үсә, бик зур булып үсә. Карагай бәләкәй булмый бит ул. Тик менә минеке димә син аны. Агачлар, атакаем, һәркемгә кирәк.
— Кошлар өчен дәме?
— Кош өчен дә, кеше өчен дә, кояш өчен дә, инеш өчен дә кирәк. Менә ул хәзер йоклап китте. Кыш буе йоклап ята ул. Аның каравы, яз җиткәч җәһәт кенә үсеп китәр, сине дә узып китәр...
Дәү әнинең теле бер сүтелә башласа, туктатырмын димә. Ул орчыгын бөтерә тора, ә сүзен тезә тора. Минем күзләрем эленә инде, бизгәктән соң хәлем дә чамалы гына, гел йокыга оетып тора, һәм менә мин төшемдә җылы яз аен, ямь-яшел агачларны күрәм.
Безнең бәләкәй карагаебыз да сарай артындагы кар көрте астында тыныч кына йоклап ята. Мөгаен, ул да төшләнеп ятадыр, төшендә яз килгәнен күрә торгандыр.