СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Гүзәл Галләмова "Тамчы күз яше"
—«Күзеннән бер тамчы яшь тә чыгармады», — дип гаҗәпләнеп сөйләделәр синең хакта, иреңне җирләгәндә. Шулай каты күңелледер дип уйламаган идем... Ничек кенә булмасын, сөеп кавышкан, утыз ел гомер иткән ирең иде ич ул синең!
Гөлзидә җавап бирергә ашыкмады. Шулай уйлап кына җавап бирергә өйрәнгән иде ул.
—Ишетәсеңме син мине? — дип, иңбашыннан селке де аны элекке дусты Ризалә. — Ишетәсеңме?
Ишетте, ишетте... Хәер, ни дип җавап бирсен инде? Күз яшенең бөртеген дә күрсәтмәде шул. Каты бәгырьлеме ул? Үзенә бәя дә бирә алмый. Катты аның күңеле, бозланып катты... Ә бит элек хәтта чит кеше кайгы-борчуларыннан да күңеле йомшара торган иде аның. Ни гаҗәп, хәзер күңел халәтен үзе дә аңламый. Тоташ бушлык, дөньяга битарафлык анда. Каршындагы вакыйгалар үзәгендә кайнарга яраткан балачак дустын да ул томан аша бик еракта күргән кебек кенә тоя. Шулай томан аша тагын кайчан күргән иде соң әле ул каршында ук торган Ризаләне? Ә-ә, әйе... Ул вакытта да дөньяга күзен ачып карарга, селкеткәләп уятырга тырышкан иде бит: «Йә шыр тинтәк, йә бик акыллы», — дип әйтәләр синең турыда... «Ник алай дип әйтәләр? Кем әйтә?» — дип тә сорамады Гөлзидә. Бертын карап торды да: «Әйтәләр инде ул, әйтәләр...» — дип, Ризаләне тагын да аптырашта калдырып, эш бүлмәсенә кереп китү җаен карады. Дустының нәрсә әй тергә теләгәнен аңлады ул, аңлады!
...Сизә иде ул иренең хыянәтен. Ир, уртак түшәккә яткач, хатынына аркасы белән борыла торган булды. Кочакла инде, дигәч тә, авыр агач ботагыдай кулын йә билгә, йә җилкәгә салгандай итә. Ирнең киң җилкәсенә карап: «Ни булды? Нигә салкынлык йөгерде арабыздан? Кемне уйлый икән?» — дип баш ватты ул йокысыз төннәрендә. Тик бу сорауларны кычкырып, үзенә бирергә ашыкмады.
Берни белмәгәндәй:
—Ник гел ул якка борылып ятасың син? — диде көннәрдән бер көнне, сөйләшергә җай эзләп.
—Беләсең ич, мин гел сул як белән йоклыйм, — дип акланды сүзгә күршегә керми торган ире.
Гөлзидә, максат куйса, мөгезеннән эләктерергә сәләтле иде үзе. Мебельләр торышын үзгәрткән булып, диванны ире сул ягына, әмма Гөлзидә ягына карап ята торган итеп урнаштырды. Яңача урнаштыруларны күргән ир: «Эшең юк синең!» — дип битәрләп алды. Ләкин барыбер арты белән борылып ятты. Аңлашыла иде хатынга иренең ике ут арасында бәргәләнүе: йөзенә туры карап сөйләшә алмый, үзен гаепле сизә кебек... Телефонын да үзеннән һич калдырмый: шылтыраткан бер номерны бетереп бара...
«Йа Ходаем, инде айныды, кешечә яши башладык дигәндә, миңа түгел икән бу ир, сөяркәгә икән», — дип әрнеде Гөлзидә. Ләкин хыянәт телгәләгән күңел халәтен җиде йозак артына яшерә белде. Тәмле итеп таба ризыкларын да пешерде, өс-башын да чиста тотты, сүтек-ертыгын да текте. Эшкә йөрергә бияләйләрен, оекбашын бәйләп кигезде. Боларны эшләгәндә, хыянәте турында белүен, аңа моны ничек җпткерәсен кат-кат уйлады. Ләкин гаиләгә иңгән тынычлыкны һич тә бозасы килмәде аның. «Әйтермен дә, әрләш-талаш башланыр, сөяркәсе янына да чыгып китмәс, ташламас та. Юк, болай җиңелрәк. Балалар хакы өчен! Туйган инде ул мәгънәсез ызгышлардан», — дип, барысын да эченә йотты. Аек тормышның аермасы зур иде шул: улы белән кызы да, гаилә низаглары тынгач, ничек ачылып киттеләр әнә, «әти» дип өзелеп эндәшәләр үзенә, шаяралар...
Ир, унбиш ел баш күтәрми эчкәннән соң, дәваланырга үзе барды. Шул көннән кычкырышуларга нокта куелып, матур гына яшәп ятышлары иде аларның. Балалар да әниләренең күзгә күренеп матурайганын күрделәр. Тик нигәдер әниләре гел уйчан. Әллә тыныч, бәхетле тормышына күз тидерерләр дип, шатланырга куркамы дип уйлаган иде улы Рияз. Әнисенең күңел халәте тиз аңлашылды аңа. «Синең атаң Факия апа белән йөри икән», — дип авызын ерды беркөнне бер сыйныфташы. Кызлары Алия исә эшнең нидә икәнен очраклы гына әнисенең телефоныннан смс укып белде. Укыгач, әнисенә тоттырды. «Гөлзидә! Ирең Факия белән йөри. Үзеңнән көлдермә! Решай! Сиңа яхшылык теләүче» диелгән иде анда. Гөлзидәнең йөрәге шашып типте ул мизгелдә. Ничек тә ныклык сакларга иде, чөнки күзен дә алмый, текәлеп кызы карап тора. Гөлзидә керфекләрен кат-кат тибрәтеп алды да: «Ә-ә-ә, йөрсен, йөрсен...» — дип, исе китмәгән кыяфәт ясаган булды. Шул рәвешле соңлап кына килгән гаилә тынычлыгын саклап калырга тырышты ул. Татлы түгел иде лә бу яшерен әрнүләр, ялган кыланулар. Балалары каршында оста уйныймы ул — белә алмады. Кичерешләрне аңламас яшьтә түгел шул инде алар.
Өйдә кеше булмаганда, уйларга бирелеп, тәрәзәләрдән карап моңланырга ярата башлады Гөлзидә. Ләкин ялгыз гына калганда да еламаска көч тапты. Ходай аңа ныклык, ихтыяр көчен мулдан биргән иде шул. Әмма әрнү, рәнҗү хисләре генә һич тә китәргә теләмәде күңеленнән. Кичерешләрдән шигъри юллар да туды:
Төбәлгән күз карашымда
Кызыл шәфәкъ, агачлар шәрәлеге...
Ачы хыянәт: кимсенү, әрнү —
Күңел яраларым төзәлмәс мәңге, —
дип пышылдады ул, салкын тәрәзәгә кайнар маңгаен терәп. Нигә кешенең аек, чиста иренә күз сала икән бу бозык кыз-хатыннар? Югыйсә, исереп аунап ятканда, вакытлыча гына түгел, бөтенләйгә алып китсәләр дә, ризалыгын бирер иде күк. Юк шул, синең чиста, аек ирең генә кирәк икән чит хатыннарга...
Әйе, ире кабат эчә башлагач та, улын башка чыгарган кебек, аны сөяркәсе кулына бирергә теләгән көннәре күп булды Гөлзидәнең. Тик сөяркә дигәне эреп юкка чыкты: акчасы булмаса, көчле иңнәре белән сине якламаса, иркәләп сөймәсә, нигә кирәк ди лыгыр исерек ир аңа?! Ачы хыянәтле булса да, кешечә үткән аек ка рашлы ул биш ел гомер, бергә яшәүнең иң матур еллары булып, Гөлзидә хәтеренә уелып калды. Адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә түзми диюләре хак икән шул. Түзмәде ир рәхәткә, түзмәде — кабат үз юлына төште... Төште дә шуннан күтәрелә алмыйча, мәңгелеккә китеп гә барды. Ни кызганыч, Гөлзидәнең ирен кеше итәргә тырышканнары бары да юкка булды. «Эх, балалар тәрбияләргә бирәсе көч, балалар өчен бүләсе вакыт иде бит ул!» — дип өзгәләнде хатын үзенә тәнкыйть белән караган мизгелләрендә...
Ялгыз калу әнә шулай уйдан уйга сала иде. Гомер йомгагын сүтә-чорный, хатирәләр кабат шул елларга барып тоташа.
«Нигә мин эшемне чамасыз артык яраттым икән? — дип уйлады ул, улы белән кызының еллар артында калган балачакларын күз алдыннан үткәреп. — Балаларга вакытны күбрәк бүләсе булган! Хөкүмәт эше икенче планда булырга тиеш иде синең өчен, Гөлзидә! Эш ул көннәрдән бер көнне синеке булмый икән бит, ә син табып үстергән балалар үлгәннән соң да синеке!.. Хаталардан беркем хали түгел дисәләр дә, әллә миндә күбрәк микән алар?..»
—Әни, анда сайлау комиссиясендә дежур торучы Хәнифә сайлау эше белән районга барасы икән. «Барыбер клубка килә инде, шунда бер худтан минем урынга дежур да тора алмасмы икән?» — диде. — Бу шылтыраган телефон трубкасын алган улы тавышы иде.
«Юк» дип әйтә белми иде Гөлзидә.
—Бар әле, улым, шылтыратып әйт, торам дип әйтте диген, тынычлап барып кайтсын!
Үзе эчтән генә сызды. Икесен дә ничек алып барсын?! Түгәрәктә егерме бала белән шөгыльләнгәндә, ничек аларны калдырып, клубның әллә кайсы почмагындагы кабинетка йөри алсын икән... Җитмәсә, комиссиядә дежур тору чираты иртәгә үзенеке.
Мәдәни түгәрәкләр зур юанычы иде аның. Яратып, чын күңелдән бирелеп эшли иде ул клубта. Әллә яратканга, әллә инде чамасыз тырышканга, үткәргән чаралары зур уңыш белән уза иде. Бу юлы да репетиция уңышлы үтте. Йомыш белән чыккан бер бала кабинетта телефон шылтыраганын кереп әйтте. Районның сайлау комиссиясеннән тикшерүләре икән. Шөкер, постта дежур торганын теркәделәр. Хәнифәнең ышанычын аклый алганына кәефе күтәрелде Гөлзидәнең. Түгәрәккә йөрүче кызлары да бит әнә җан-тән белән бәйгегә әзерләнәләр. Осталыклары күзгә күренеп арта. Аларның уйнаулары яхшы килеп чыккан саен, Гөлзидәнең дә күңеле канатлана: онытылып, балаларча куана, әйтерсең үзе дә кыз бала. Дөнья тигез, рәхәт: иҗат дөньясы әллә бәхеткә, әллә бәхетсезлеккә шулай үзенә суыра иде. Тик менә бу сайлау дигәннәре — авыр йөк аңа. Беткәнмени комиссиягә утыртырлык белемле хезмәткәрләр авылда, алты-җиде бөртек кеше кирәк бит инде югыйсә? Юк шул, күндәм, күпме төясәләр, шуны тарта торган үшән атлар кирәк җитәкчеләргә, чыгымлаган атка кайчан төягәннәрен күргәнең бар, әй, Гөлзидә?! Ярый, өлгерә лә ул барысына, тик сайлаулар гына нигәдер йә 8 Март алдыннан, йә Яңа ел алдыннан дигәндәй... Кем соң уйлап карасын бу вакытларда Гөлзидәдә «урак өсте» икәнен. Хәер, мәдәният хезмәткәренең кайчан «эш аты» исемен күтәргәне бар: «Клубны ача да яба, вәссәлам!» — диләр бит аның турында.
Түгәрәккә килгән балалар таралышкач та кайтырга ашыкмады әле ул. Үтереп ашыйсы килә. Ашауның да рәте юк. Йә стресстан чамасыз күп ашап ташлый иде Гөлзидә, йә ризык тамактан үтми.
Улы да, кызы да кечкенәдән кул арасына керделәр- керүен. «Моны мин эшләргә тиеш түгел!» — дип ызгышулар булмады, эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышалар иде. Ләкин терлек-туар тирәсендә йөрергә, кечерәк булганга, әниләре ризалык бирми иде. Бүген дә, чәчеп-түгеп, плитә тирәсендә сукмак салса да, ни дә булса пешереп куйгандыр әле кызы. Күрә иделәр: бөтен эш әниләре өстендә. Үзләре дә түгәрәкләргә йөриләр, төрле чараларда еш катнашалар, шуңа: «Эштә ник озак тоткарланасың?» — дип, канәгатьсезлек белдермиләр иде.
Кызы бигрәк тә кечкенәдән кайгыртучан, йомшак табигатьле булды. Исерек аталарын сөйрәп китереп ташлаган саен, әнисенең чыраен күреп, барын да аңлый, ни дә булса җиңеллек эшлисе килә: «Әни, әйдә, биш минутка гына ят әле менә монда! — дип, кечкенә йомшак куллары белән җитәкләп, ирексезләп диванга яткыра. — Яле, битеңә крем сөртим, картайгач, җыерчык та булмый, гел матур буласың...» Әле башлангыч сыйныфта гына укыган кызыннан җылы сүз ишетү йөрәгенә шифа була, каткан күңеле йомшарып, күз читеннән кайнар күз яше тәгәрәп төшә. «Еларга ярамый, әни! Син үзең ич миңа еламаска, нык булырга кушасың, ә үзең? Син, әни, безнең сыйныфтагыларның әниләре арасында иң яше, иң матуры!..»
Күз читеннән мендәргә тагын тып итеп бер тамчы күз яше тама. Кемгә охшагандыр аның кызы: шулкадәр шәфкатьле, тынычландыра белә — нәни психолог диярсең.
...Сәгатькә күз төшерде Гөлзидә. Йа Алла, ничек тиз үтә бу вакыт, инде кичкә клубка эшкә барырга бер сәгать калган. Тиз-тиз киенгәндә, өйдәге эшләрен күз алдыннан үткәрде. Бүгеннән соңга калмыйча, үгезләрнең муенын кыскан чылбырларын бераз бушатырга дип уйлаган иде ул. Жәлли иде ул хайваннарны. Аеруча «Герой» кушаматлы аты якын дусты булды. Гөлзидә яшьле күзләре белән төбәлеп эчен бушатканда, берсүзсез тыңлый, ара-тирә, аңлыйм мин сине дигәндәй, башын чайкап пошкыра иде. Ат башын кочаклап, үз гомерендә күп эч серен бушатты Гөлзидә. Ире йокы бүскәндә, туарып ашатты, эчертте...
Бүген дә кыл кыймылдамаган эш көтә иде. Кызы, онга батып, табада печенье пешереп маташа.
—Әни, әти һәрвакыттагыча, борчылма, яме? Мин аны урынына яткырган арада бер табасы ялгыш көйде моның. Абый спортзалга волейбол уйнарга китте.
Әнисе өс киемнәрен алыштырганда, теле телгә йокмады Алиянең:
—Син терлекләр карарга чыгасыңдыр инде. Мин син керүгә табын әзерлим.
Кызының гөрләгән тавышыннан күңеле күтәрелде Гөлзидәнең. Сыерларны савып, барысын да ашатып кына керәм дигән Гөлзидә үгезләрнең дә муенын бушатып куйды. Ни гаҗәп, үгез кадәр үгезне буйсындыра ала, ирне адәм рәтенә кертә алмый иде хатын.
Арткы ишек ачылды: салкын һавага өйдән чыккан җылы пар эченнән шәл бөркәнгән кызы күренде.
—Әни, сәгать җиде тула. Әйдә тизрәк, соңга каласың ату.
—Хәзер, кызым, хәзер. Син көндез пешергән ашны да җылыт инде.
—Җылыттым, тәлинкәгә салдым.
—Ай рәхмәт, кызым!
Раковина янына урындык куеп, тезләнеп шалтыр- шолтыр килеп табак-савыт юып калган җан җимешенә Гөлзидә: «Курыкма, яме, хәзер абыең кайта», — дип, кызы курыкмасын дипме, әллә үзе ышанасы килепме, шулай дияргә кирәк тапты, чыгып киткәндә. Хәер, беренче тапкыр ялгыз каламыни ул өйдә? Шулай да күңеле тыныч түгел иде Гөлзидәнең. Күңелнең дә бүген генәмени тынычсызлануы?! Бу караңгы уйлар беркайчан да арттан калмый...
Өйдән баш түбәсенә ияреп килгән кара болытны алып кермәде клубка Гөлзидә. Ишек тоткасын тотуга, иркен итеп бер сулады да этеп диярлек сулышын чыгарды: эчке әрнүләре дә кичке салкын һавага таралган кебек булды. Клубка керү белән бертөрле татлы рәхәтлек били иде аны, тик нигә икәнен үзе дә белми. Яшьләр әле берән-сәрән генә. Буш вакыттан файдаланып, иртәгә буласы түгәрәк эшләре планын карап чыгарга булды. Репетиция үтәсе сценарийны күздән кичерде. Сценарийга гореф-гадәтләрне барлаучы бәйге өстисе килде, тик тәгаен генә ни-нәрсә язасын белмәде...
—Исәнмесез! Гөлзидә апа, шәп музыка куегыз! Минем бүген туган көн! — дип, керә-керешкә сөрән салды Камил бер төркем дуслары арасыннан.
Камилнең туган көне бүген икәнен белә иде Гөлзидә. Хәер, барлык яшьләрнең дә туган көннәрен, йокысыннан уятып сорасалар да, чатнатып әйтә алыр иде. Кешеләрне эчкерсез ярата белүе төссез тормышын ямьли төшә аның, шуңа зарланырга яратмады да ул. Менә тагын үсмер чакларыннан үзе янында сәхнәдә чыгыш ясап үскән егет-кызларны күрү шатлыгыннан күңеле күтәрелде, җәлт кенә аппаратураларны кабызып, популяр хитларны яңгыратты. Рәхәтләнделәр яшьләр биеп. Юктан да кызык таба белә шул яшьләр! Биергә яратмаган Сәлим урамга чыгу ишеген ачып япты да шаяртасы итте:
—Әле сез биегәндә, Радикларның теге зур этләре, килеп, озак кына карап торды да ишек ярыгыннан: «Нишли бу халык?» — ди. «Бииләр», — мин әйтәм. «Әй, мин болар кебек чәбәләнсәм, Гәрәй карт хәзер дус сибә башлый өстемә, бетләгән дип», — диде дә әнә чабулап китте әле. Гәрәй карт, кереп, дус сибә күрмәсен, иптәшләр, җакшы кәчтүмнәрегезгә...
Шар ярып көлештеләр. Сәлим дөньяның бер бәхетле кешесе кебек тоела Гөлзидәгә. Ходай аңа мәхәббәт һәм юмор хисен мулдан биргән. Бу ике хис кешене тормыш авырлыкларына бирешмәс көчле итә шул. Шул юморга бай күңеле, оста теле аркасында һәрчак шаян, шуңа гел игътибар үзәгендә, дуслары да күп...
Бүген дә, клубны бикләп кайтканда, бертөрле җиңеллек тойды ул. Кирәкле кеше булуы бик рәхәт! Кичке саф һава... «Урам уртасында уй да мин», — дип уйлады Гөлзидә, адымнарын салмаклатып. Ә, юк, мин генә түгелмен икән. Әнә каршыга, култыклашып, Фәнис белән Нәфисә киләләр. Кемнәрдәндер кунактан кайтып барышлары...
—Хәерле кич, яшьти! һич курыкмыйсың инде, төн ярып берүзең кайтасың, ә? Урлап алып китмәсеннәр үзеңне! Нинди генә машина үтми, нинди генә кешеләр юк
— Куркалар алар миннән, Фәнис! Бакчи, беләктә көч! — дип, йодрыгын йомарлап, мускул уйнатып, уенга борып яңгыратып көлгән булды Гөлзидә.
И-и, мускул, имеш, мыскыл бу, ир мыскылы!.. Башында тагын уйлар кайный башлады. Кем мин? Ир хатынымы? Алай булса, нигә кызыксынмый ул минем белән? Нигә, айнып, кешечә яшәргә уйламый? Уф, тагын уйлар баткаклыгына кереп барам инде. Юк- юк, мин — «ирле» тол хатын, вәссәлам. Тизрәк атла, Гөлзидә! Йокыңнан торырга биш-алты сәгать вакыт калган... Бу бәхетсезлек түгел! Синең алма кебек ике балаң, салып кергән яңа йортың, еракта булса да, әти- әниең, җан атып эшләгән эшең, ямьле туган җирең, күңелеңә якын авылдашларың бар...
Балалар мәктәптән кайтканчы, берничә төр ризык пешереп куйды Гөлзидә. Бөтен эш җиңел бирелә иде аңа, «күз курка, кул эшли» диюләре хак, ахры. Бию төркеме кызларына аталган аз гына тегәсе калган алты калфакны төгәлләде. Ошатырлармы икән дип, бераз борчылып та алды. Аның түгәрәкләренә йөргән һәр бала да бик әйбәтләр, шуңа да нәни дусларын бик ярата иде Гөлзидә. Калфакларны да яратып кия күрсеннәр дип, укалар беркетеп матурлады.
—Кара син боларны! Нигә иртә килдегез? — дип, җиңелчә генә орышып алды Гөлзидә, клуб каршында чабышып уйнап йөргән балаларны күреп. Балалар килгәнче, декорацияләр ясарга иде бит исәбе. — Барыгыз, кайтып ашап, өсләрегезне алыштырып килегез. Клуб әллә кая күчми, Гөлзидә апагыз да кайтып китми. Ач көе йөргәнегезгә риза булмаслар.
—Ә без кичә үк әйттек, дәрестән соң клубка керәбез, дип. Ашап та алдык.
Балалар дәррәү клуб эченә үттеләр. Рәхәт иде аларга, сәхнә, һичшиксез, балачакны күңелле итә. Сумкасыннан калфакларны чыгарган гына иде Гөлзидә, кызлар аһ! итеп, калфакларны киеп, көзге каршыларына сибелделәр дә. Сокланмый мөмкин түгел иде кызларга. Ак җирлеккә кызыл чәчәкләр чиккән бу калфакларны кигәч, сылуланып, үсеп киткәндәй тоелдылар алар аңа. Көзге каршында әйләнделәр, тулгандылар... Шул мизгелдә язарга тиешле сценарий күренеше күз алдына килде Гөлзидәнең, онытмыйча, утырып теркисе генә иде. Тик вакыты ул түгел шул. Кызларны, канатларына сыендыргандай кочаклап, сәхнәгә алып менеп китте.
—Кызлар, татар халык киемнәре белән калфак киеп уйный торган күренештә катнашырга телисезме?
—Ур-ра, бу калфакларны без дә киябез икән!
—Без бит монда җидәү, беребезгә җитми.
—Минем әбинең сандыгында бар, шуны алып киләм — барыбызга да була.
—Әбиеңнең сандыгында тагын ниләр бар, Гөлия, сер булмаса?..
—Чиккән сөлгеләр, көмеш беләзек... Тагы әллә ниләр.
—Безнең әбинең сандыгында матур камзул бар. Әби, тамбур белән чигелгән, дип, зурлап сөйләде.
Гөлзидә түгәрәк эшенең мондый төсмер алуына бик канәгать иде. Утның кызуында сугасы гына калды.
—Калфакларны да яратып кидегез, әбиләрегезнең сандыкларында хәзинә дә күп икән. Күренеш «Ачык сандык янында» исеме белән аталыр. Сез ризамы?
—Ә сандык кайда? Юк ич!
—Минем әбидә бар ул! Хәзер үк кереп сорыйм үзеннән, Гөлзидә апа. Әби якында гына бит. Бирә ул! — диде Лилия.
Ул да булмады, Лилия, Гөлияне кулыннан эләктереп, чыгып та китте. Шул арада җыйнак, матур гына сандык сәхнә уртасына кунаклады. Биюләрне кабатлагач, кайтыр сәгать тә сукты. Бүген дә ару-талуларны онытып, иртәгә нишлисен кат-кат сөйләшеп таралыштылар. Әйтерсең балаларның иңнәрендә канатлар! Әй сәхнә, нишләтәсең син адәм баласын?! Үзеңә суырасың, хыялландырасың, сөендерәсең...
«Гыр-р, гыр-р-р...» килгән аваз төнге тынлыкны бозгалады. Йокы алмады Гөлзидәне. Йоклый алмау гырылдаган тавышка түгел иде — ияләнгән инде ул. Юк, тамчы да йокы килми. Боргаланып ята торгач, газета укып йокыга китәргә гадәтләнгән иде ул. Бу юлы да, ут яндырып, газетасын алып килде. «Бу ни? Мин «Уртак ястык»ка язылмадым ич. Димәк, реклама буларак килгән. Тфү, ни пычагыма миңа бу гәҗит! Нинди уртак ястык монда?»
Газета идән уртасына очты. Йокы җәяүләп качкан иде. Түшәмгә карап ята торгач, ап-ачык итеп, сәхнә уртасында калган зәңгәр сандык күз алдына килде. Ирексездән елмаеп куйды Гөлзидә. Иҗат кешесе бераз иләсрәк була диләр, әллә хак микән? Нигә мин төн уртасында түшәмгә карап елмаям, күңелем белән сәхнә тирәсендә бөтереләм? Гөлзидәне орышкан акыл иҗат хисенә күмелде... Ирнең «гыр-р, гыр-р» итеп «тегермән тарткан» авазлары, вакыты белән көйгә баскандай: «Беләзегем-йөзегем, киярмен әле үзем...» көенә ярашлы төстә җырга кушылды (иләсләнү шушыдыр инде ул!). Язганны күңелдән укыганда, түгәрәккә йөрүче кызлар күренешне «уйнап бардылар». Сандык эчендәге клубка киләсе бизәкле сөлгеләр, тамбур белән чигелгән камзул, ефәк шәлләр, хаситәләр, көмеш беләзекләр, чулпылар — барысы да күз алдыннан чагылып үттеләр. Рәхәт тә соң бу иҗатның татлы газабы!..
...Бу көннәрдә әнә шулай истәлекләр белән яши Гөлзидә. Куып та карый ул аларны, тик барыбер уйлар шул тарафта йөзә.
«Дөрес яшәдемме мин? Бәлки, ни дә булса хәл итәргә батырчылык итмәгәнмендер? Барысына өлгерә алганга сөенеп, көчемә таянып, шулай кирәкмәскә көч сарыф иттем микән әллә? Юк, көчле булмаганмын мин. Әгәр ихтыяр көчем булса, аерылу әмәлен тапкан булыр идем, ә мин күндәм генә язмышка буйсындым... Усаллык җитенкерәмәде лә, әйе, нәкъ шулай!» Гел яхшыга өметләнеп, гафу итә-итә, гел үзен икенче планга чигерде шул Гөлзидә...
—Әни, син үзеңне аз гына хөрмәт итәсеңме? — диде аңа үсмер улы, аталары исереп, сул кул чугын өшеткәч.
—Ник алай дисең, улым? — дигән булды Гөлзидә, гәрчә улының ни әйтергә теләгәнен чамаласа да.
—Нигә аерылмыйсың? Барыбер кеше буласы юк!
Тирән генә көрсенеп алды Гөлзидә. Салкын акыл белән сөйләшергә кирәк иде аңа.
—Алай димә, улым. Аның эчкечелеккә бирелүе — бердәнбер җитешсезлеге. Кеше бәлагә тарыгач, ташларга түгел, ярдәм итәргә кирәк. Аннан... нинди генә булса да, синең әтиең бит ул! Без дә аннан ваз кичкәч, нишләр, кая барыр соң ул?..
Малайның тыңлап торырга түземлеге җитмәде:
—Яшә инде, алайса, интегеп, яме, — диде дә, яшьле күзләрен аска төбәп, дөп-дөп атлап, чыгу юлына борылды.
Кинәт күкрәк турысыннан нидер кисеп үтте. Әйтерсең Гөлзидәнең гәүдәсе нидер шыплап тулганнан кисәкләргә аерыла иде. Ялтыраган яшеннән соң күкрәгән күк кебек, Гөлзидәнең тавышы күкрәп, калтырап чыкты:
—Улы-ым! Син... зинһар, андый була күрмә-ә! — Ул тын гына сулышын туктатты. Югыйсә белә иде, күк күкрәгәч, ишелеп эре тамчылап, яңгыр коя. Суласа — бетте, күз яшьләренә ирек куячак. Улы алдында сулыгып елаудан тыела иде ул. Шул мәлдә ишек тоткасын тотып торган улы карашыннан очкыннар чәчеп алды да:
—Аллам сакласын шундый мәгънәсез гомер кичерергә! Курыкма, әни, мин синең киңәшләреңне онытмам. Аннан... күптән әйтергә тели идем: мин Казанга, техникумга укырга китәм. Туйдым, хурлыгы ни тора! — Күзләренә тулышкан яшьне күрсәтәсе килмичә, ишек яңагына карап кына сүзен дәвам итте Рияз: — Борчылма, әни, атна саен кайтып булышырмын, өметеңне акларга тырышырмын, — диде дә, борылып килеп, мизгел эчендә әнисен иңбашыннан кочты һәм кискен хәрәкәт белән ишекне ачып чыгып та китте.
Байтак кына тораташтай идән уртасында басып торды Гөлзидә. Авыр иде балаларга бу тәртипсез тормыш, авыр иде. Аерылу турында күп талпынып карады Гөлзидә. Судка чакыру килгәч: «Эчмим, валлаһи!» — дип ант итте ире. Икенче юлы: «Гариза яз гына, ут төртәм: сиңа да булмый өй, миңа да!» — дип куркытты. Инде нишләп була икән дип аптырагач, күрәзәчегә барып белеште: «Аерылма! Сиңа өстәгеләр аерылырга кушмыйлар!» — диде әби-карчык катгый итеп. Балалар әтиләренең аунап эчкәненә, тормыш алып бармаганына гарьләнделәр. 9 нчы сыйныфны тәмамлауга, авылдан китеп тә бардылар...
Балалар өйдә вакытта «гаилә» дигән бөек төшенчә әле төртеп күрсәтергә булса да бар иде. Ә хәзер юк! «Ни өчен бер сум акча алып кайтмаган иргә көненә ике-өч тапкыр ашарга пешерәм соң әле мин?» — дип, эчке көч аваз салгалый иде. Ә үзе көн дә: «Ризыкны Ходай бирә, ашаудан тавыш чыкмасын», — дип, өстәлгә пешереп куя торган булды. Ләкин Гөлзидәнең сабырлыгы көннән- көн арткарак чикте, төкәнә барды. Уйлый торгач, сон, булса да, үзенчә бер әмәл тапты: ир күңелендә көнләшү уты кабызырга кирәк! Көнләшсә, бәлки, айныр иде.
Чираттагы тапкыр ишелеп кайтып ауганнан соң, аның бераз айныганын көтеп йөрде дә Гөлзидә шар ярып әйтеп ташлады:
—Миңа ир кирәк! Әгәр өч көндә айнымасаң, сөяркә табам үземә.
Ә ул, «Мондый сүзне мәҗбүр итсәләр дә әйтми торган хатыны әйттеме соң?» дигәндәй, күзен бер генә ачып карады да, чыраена бер билге дә чыгармыйча, кабат күзләрен йомды.
—Сиңа әйтәм ми-ин! — дип, изүеннән каптырып, караваты белән дыр селкетте аны Гөлзидә. — Си-ин, әйт әле, соңгы тапкыр ничә ай элек йоклаган идең минем белән?
—Кил, йокла, менә урын бар ич диванда, урын җитә миңа, кырыйгарак китәм менә, — дип, бер якка авышты ир.
—Их, син... Китәргә иде миңа...
Тораташ каткан Гөлзидә бер чарасыз иде. Кая китә ала ул?
—Кит, кем тота сине? Таптыңмы соң әле берәрсен? Бар-бар, бер сүз дә әйтмим, — дип, ваемсыз чыраенда күзләрен кыса төшеп, телләшеп ятты ир дигәне.
Җен ачуы кузгалды Гөлзидәнең. Хәзерге мизгелдә йөрәгенә чыдый алмый, кыйный башласа, имгәтеп ташлаячагы көн кебек ачык иде: көч-гайрәт, ачу-нәфрәт барысы бергә укмашты. Йодрыкларын кыскач, идәннән бер сөямгә күтәрелгәндәй хис итте ул үзен. Тик... яңагына чылтыратырга да чирканды.
—Табам да... Әллә кеше карамаслыкмы мин? — диде дә ишеккә ташланды.
Ни яхшылык белән, ни усаллык белән җиңә торган түгел иде, түгел. Гөлзидә, күзләрен йомып, өй стенасына терәлде. Кояш битне җылы нурлары белән иркәләде, йомшак җил уйнаклады. Язгы ягымлы кояш бөтен гәүдәгә җылылык спрпеде, рәхәт бер тойгы иңдерде. Табигать үз баласын үзе иркәләп юандыра иде. Кояш җылысына изрәгән Гөлзидә күзләрен ачты. Әйе шул, кояш туры карый, кар да көпшәкләнеп, каралып, тәмам бетеп бара икән... Кинәт кенә бәрәңге базы исенә төште. Ай Аллам, бүген карарга да онытканмын бит, су төшсә, эш харап!
Бәхетсез җандыр син, Гөлзидә! Инде нишлисең? Баз төбеннән капчыгы белән урнаштырылган бәрәңгеләргә су күтәрелгән... Лычма юеш аягы белән җил-җил атлап өйгә керде Гөлзидә. Инде кабат йокыга киткән ирне җан ачуы белән селкеде:
—Тор тизрәк, базга су төшкән!
Курчак күзедәй, күз кабаклары икесе бергә ачылды, аннан җансыз күзләр ялтырады:
—Син бүтәнне табам дигән идең ич әле, тапмадыңмыни?
—Юк, тапмадым. Яңадан сиңа гына чыгам, әйдә, бәрәңге юешләнә.
Сөйрәп торгызды, терәп утыртты Гөлзидә ирне. Рәхмәт, бу юлы карышмады тагын... Бик акрын булса да, ияреп тә чыкты үзе. Әвен кадәр ир, баз төбендә су күргәч, айныгандай булды.
...Чөйде дә чөйде Гөлзидә бәрәңгеле капчыкларны. Әйтерсең җыелган бөтен әрнүләрне читкә тибәрә,шушы баз кебек караңгы уйлардан, шыксыз гаилә тормышыннан бер селтәнүдә котылырга тели иде. Каян килә бу көч, ачу булышамы, иренең, карышмыйча, капчыклы бәрәңгеләрне алуына шатланамы — аңына барып та җитми. Дүртәр чиләкле капчыкларны әүвәл тезенә утырта, аннан баз авызына сөягән баскычка төртә, аннан иренең аска сузылган хәлсез кулына капчык башын тоттыруга, җан әчесе белән сикереп, чөеп җибәрә. Өс- башы лычма су булса булды, кырык биш капчык баздан менеп җитте. «Кая таратып киптерергә?» — дип, авызын ачасы гына иде, каян белгәндер, әйткәнче үк җавапны бирде ир: «Сиңа кирәк бәрәңге! Теләсә нишләт!» Күп өмет итәргә ярамаганын белә иде лә Гөлзидә.
Ничекләр киптереп бетергәне дә хәтердә түгел, җан авазы белән: «Беркайчан да бәрәңге утыртмыйм!» — дигәнен генә белә. Чөнки бик кыйммәткә төште ул вакыт бәрәңге аңа. Кулы бер ай күтәрелмәде, төннәрен сызлауга түзә алмыйча, утырып чыга иде. Соңрак булса да барды ул хастаханәгә. Тәҗрибәле хирург, снимокны караганнан соң, сеңерләре тартылган дип, иңбашына ике тапкыр блокада ясады...
...Ире мәңгелеккә күзен йомганнан бирле әнә шулай гел хатирләр белән яши ул. Картлар үткәннәр белән яши, диләр. Гөлзидә дә үзен өлкән кеше кебек хис итә. Әле пенсия яшенә дә җитмәгән югыйсә, ирле ирсез булып тарткан тормыш авырлыклары басты ла аны. Сәламәтлек тә шәптән түгел. Ире генә түгел, үзе дә гаепле. Ире әйтмешли, гел күп кирәк булды Гөлзидәгә. Чөнки кешедән ким яшисе килмәде аның. Иптәшләренә кәрәзле телефон, ноутбук, фотоаппаратларны әти-әниләре алганда, ул да, калышмыйча, балаларына алып бирергә тырышты. Әнә шул ирешәсе нәрсәләр күп булганга, артыгы белән тырыша иде ул. «Утыртмыйм!» — дип ант иткән бәрәңгене берүзе бер көрәк белән кырык сутый утыртты шул язда. Хәзер генә уйлый: нигә ун гына сутый утыртмаска иде икән? Гөлзидә, чама хисен белмичә, бөтен көчен исраф итеп бетерде. Яшәү көче биргән клуб та юк хәзер — электр чыбыгыннан ут чыгып, янып көлгә очты, бары кара күмер генә калды... Әнә шулай, әле клуб истәлекләре, әле гаилә тормышын искә алып үткәрә ул вакытын капка төбендә. Ә бит тиккә уздырган вакытны бик кызгана иде элек. Хезмәт — иң яхшы дәва икән шул күңелгә. Инде ат та, сыер-үгезләр дә юк, һәркемдәге кебек, абзарлар буш. Күңелдә дә бушлык! Шул бушлыкны тутырып, әрле-бирле үткән машиналарны күзәтә ул. Әйтерсең лә ачы җилләр күңел капкаларын уңлы-суллы ачып ябалар. Бик авыр халәт иде бу.
...Юл кырыена чыжылдап машина туктады. Аннан туп шикелле түгәрәк яшь хатын төште. Бәрәч, Рәхимә бит бу, йөкле икән...
—Исәнмесез, Гөлзидә апа! Хәлләрегез ничек?— дип, кочаклап ук алды ул.
Гөлзидәнең йөрәге куанычтан сикереп куйды: репетицияләргә килгәндә дә, нәкъ шулай ике җөмлә белән хәл-әхвәл белешә иде Рәхимә.
—Яхшы, рәхмәт! — дип, йөзенә елмаю кундырды Гөлзидә. — Син һаман шундый көләч, ягымлы икәнсең, Рәхимә.
—Ә сез нишләптер бик күңелсез күренәсез. Ә, әйе, авыр кайгыгызны уртаклашам...
—Рәхмәт! Кемне көтәсез?
—Малай! Ирдән уңдым мин, Гөлзидә апа! Өрмәгән урынга да утыртмый.
—Бик шатмын синең өчен! Бәхетең гомерлек булсын!
—Гөлзидә апа, сәхнәдә йөргән чаклар искә төшә. Сезнең дә безнең белән куанып, театр уйнаганыгызны әнигә кайтып әйтә идем дә: «Мәңге картаймас ул Гөлзидә апагыз! Югыйсә өйдәге проблемалары театр уйнап йөри торганмы соң аның?!» — дия иде. Балачакта аңлашылмый, колакка гына керә иде... Сезгә елмаю бик тә килешә. Ялгыз күңелсездер шул. Минем каенанам да ялгыз калды. Ходай ярдәменнән ташламасын, Гөлзидә апа!
—Амин, рәхмәт, Рәхимә!..
Өйгә керергә иде, керергә. Әнә Рәхимә: «Сезгә елмаю килешә», — диде. Төксе чырайны беркем яратмый шул! Тик кузгаласы гына килмәде. Рәхимәнең туп шикелле корсагын күрү ирексездән кабат әрнүләрен кузгатты.
...Гөлзидәнең астан сызып кына эче авырта башлады. Ни икәнен белә, икенче йөклелек ләбаса. Ишегалдында терлекләр эчертеп йөргән җирдән ялгыш кына ирен күреп алды.
—Мин сиңа алдан ук хастаханәгә илтергә машиналы берәр кеше белән сөйләшеп куй дигән идем...
Бәдрәф ишеге кысылып кына ачылды:
—Колхозда бензин юк!
—Тап, сора шоферлардан!..
Озак кына җавап ишетелмәде.
—Анда иртәгә механизаторларны медосмогрга алып баралар икән. Әнә шулар белән бар!..
—Әй лә, исереккә таянганчы, Иделгә таян!
Әллә авырту чамасыз түгел, әллә эч авыртуын җан сыкравы баса иде — бала тудыру йортына ашыкмаска булды Гөлзидә. Исәбе иртәгесен шул механизаторлар белән бергә бару иде. Төнлә, атлаган саен егыла-егыла, ир идәнгә кайтып ауды. Ходайдан сабырлыклар сорап, төнне керфек тә какмый үткәргәч, иртүк тезмәдән печән төшереп, терлекләрне карап, юлга чыкты Гөлзидә. Ирләргә корсагын күрсәтергә оялып, артын суза төште. Күренмиме соң инде борынга җиткән корсак?! Кемдер урын бирде. Шул тиеш булган хөрмәттән дә күңел әллә нишләп куйды. Чү, үзеңне кызганумы әллә бу? Тамак төбендәге ачы төер йотарга теләгән саен зурая гына барды, ахыр чиктә күзләрне, ялтыратып, яшь пәрдәсе каплады. «Елый күрмә!» — дип, үзенең ботын учы белән умырып чеметте Гөлзидә.
Врач караганнан соң:
—Сез бүген үк бәбилисез. Ботыгыз каты бәрелгән, ахры, авыртмыймы? — диде, учлап кысканнан күгәргән урынны күреп...
—Молодец, көчле хатын икәнсез! Сезнең кебек ябык хатынга дүрг кило ярымлы баланы табигый юл белән табу — зур батырлык ул!
«Батыр» хатын янына ир килә алмады. Бала юу— эчәр өчен бик матур сәбәп иде. Алырга килгәндә, шактый исерек булуын күргәч, аскы иренен тешләде Гөлзидә. Оят иде аңа, бик оят...
Хатирәләр барысы да ачы иде. Югыйсә гомер итү дәверендә гадәти хәлләр кебек үткәрде ул аларны. Чебеннән фил ясау түгел, нәкъ киресе, филдән чебен ясарга тырышты бугай ул. Тырышты, имеш, үзен алдалады!..
Гөлзидәнең күзләре ирексездән мөлдерәмә яшь белән тулды, үзе исә гүя таш сын — кыяфәте җансыз. Үзе еламаса да, эчтән җаны елый иде аның. Кадерсез үткән гомерен кызгана иде ул...
—Гөлзидә, — диде яңа гына янына килеп утырган күршесе, — әллә елыйсың инде, күзләрең яшьләнгән? Кара, син җебек хатын түгел идең бит! Әле дә сокланам сиңа. Яратып чыккан ирең үлгәндә дә, гомер буе җан атып эшләгән эш урының дөрләп янганда да еламаган идең бит?! Нишләп тик торганда елап утырасың әле? — дип шелтәләгән булды, хәлгә дә керәсе, юатасы да килә иде аның.
Нигә җанга тия бу кешеләр? Кайчан елыйсын үзе белә ул! Шул вакыйгаларда еламады дип әйтмәсеннәр өчен генә еларга кирәк булганмыни? Йә, язмыш мине изде дип, мескенләнеп, күз яше түгәргә кирәк идеме? Юк, болар берсе дә еларга сәбәп түгел! Еларлык сәбәп бүтән!
—Күрше, үлем ул — бер хак, эшләгән кешенең эш урыны булуы яки бетүе — икенче хак... Ходай бәла- казаны безне сынау өчен бирә.
—Анысы шулай... Күрәм, үзең еламаска тырышсаң да, җаның елый синең.
Әйе, елый, үрсәләнә ул бүген. Чын хакыйкатьне аңлады чөнки.
—Мин, мин... үземне хөрмәт итә белмәгәнмен... Башта үзеңне яратырга, аннан соң гына кешеләрне ярагырга кирәк икән шул. Үзен хөрмәт иткән кешеләрне генә башкалар хөрмәт итә икән. Соң аңладым шул. Ходай биргән гомерне үземне кирәксенмәгән кешегә багышлаганым өчен әрним... Әйе, саф мәхәббәтем, ихлас хөрмәтем, минем керсез күңелем аңа кирәкми иде шу-ул.
Гөлзидәнең тетрәнеп тибрәнгән керфекләре арасыннан, тәгәрәп, тамчы күз яше төште.
2025-07-10 14:21