(Повестьнең дәвамы)
Рәхилә аның балачак дусты, алай гына да түгел, беренче мәхәббәте иде. Алар бер класста, хәтта берпартада утырып укыдылар. Исхак кечкенәдән үк басынкы, юаш малай булды. Рәхилә, киресенчә, усал, бераз дуамалрак чая кыз иде. Ул бервакытта да Исхакны кыерсытырга ирек бирмәде, аны яклап, малайлар белән кара-каршы сугыша иде. Бу хәл бишенче- алтынчы класска кадәр дәвам итте.
Өлкән классларда ул инде икенче Исхакка әйләнде, гәүдәгә дә үсеп, калынаеп китте. Аяк-кул мускуллары көннән-көн ныгый барды, әтисе Миңлегали абзыйның йорт-җирләре җитеш иде. Хуҗалыкта күп итеп терлек, кош-корт асрадылар. Терлекләр карау бик яшьли Исхак җилкәсенә төште. Тагын шунысы бар: уртанчы классларда укып йөргәндә үк, иптәшләре баштарак яшереп кенә, соңрак ачыктан-ачык тәмәке көйрәтә башладылар. Шуннан китте: авыз читенә сигарет кабып, чертләтеп җиргә төкерүләр, жаргон сүзләр кыстырып, русча сүгенеп тел тегермәне әйләндерүләр. Янәсе, алар хәзер чын ир-атлар, теләсә кемнең вак-төяк йомышына чабучы малай-шалай түгел.
Исхак әнә шул гөрелдек күркәләр арасында ят чебешкә әйләнде, аның белән исәпләшми башладылар. Иптәшләренең кайберләре: «Исхак кыскыч ул, сигаретка акчасын жәлли»,—дисәләр, икенчеләре, бигрәк тә Исхакны күптәннән күралмаучы Ильяс: «Исхак мулла булырга тели, гөнаһтан курка»,—дип хихылдап көлеп йөрде.
Шулай гел төрттерүләрдән тәмам туйды Исхак. Беркөнне шулай, кешегә дигән булып, кибеттән бер пачка сигарет сатып алып качып кына тартып карады. Тәмәкене суыруы булды, буыла-буыла йөткерергә кереште. Әнә шулай лапаслары почмагына посып йөткереп торган вакытта, әтисе килеп чыкмасынмы?! Миңлегали абзый лапас эченә таралган сигарет төтененнән улының биредә нәрсә белән шөгыльләнгәнен сизеп алды. Әмма ормады, сукмады, бик озак итеп тәмәкенең зыянлы булуы турында аңлату эшләре алып барды. Исхак барысын да аңлады, әтисенә бүтән тартмаска сүз бирде һәм шул көннән башлап әйткәнендә торды, ул, буыла- буыла йөткереп тәмәке көйрәтүчеләр яныннан узганда, үзенең тартмавына сөенеп бетә алмый иде.
Урта мәктәпне тәмамлап аттестат алган көнне бик матур итеп чыгарылыш кичәсе оештырдылар. Өстәлләр искиткеч мулдан әзерләнгән иде. Җаның ни тели, барысы да бар: музыка уйнап тора, рәхәтләнеп аша-эч, күңелең булганчы җырла, тыпырдап бер бие. Әмма классташ егетләрнең берничәсе монда да этлек эшләргә өлгерделәр. Шул ук Ильяс, мотоцикл бишегенә яшереп, сыра алып килде. Класс җитәкчеләре Сания апалары:
— Нинди шешәләр ул? — дип кызыксына башлагач:
— Бераз гына газлы эчемлекләр алдык, өстәлдәгесе җитмәс кебек тоелды,—дигән булып апаларын бик оста итеп «утырттылар».
Егетләр әнә шул алып килгәннәре белән астыртын гына сыйландылар. Әлбәттә инде, Исхакка да өлеш чыгардылар. Исхак тәртипле генә, эчүдән баш тартып, үзенә салган сыралы стаканны Ильяс алдына этеп куйды. Тегесе, мыскыллы елмаеп, нәрсәдер мыгырданды да стакандагы сыраны авызына каплап куйды. Кичә кызганнан-кыза барды, бәйрәмнең төп герое шактый кызмача хәлдәге Ильяс булды. Барысы да өстәл артыннан торып биергә чыктылар. Рәхиләгә әллә нәрсә булды, кәефсез генә Исхакның җилкәсенә кулын салып, теләмичә биеде, тик нигәдер күзе Ильяста иде. Ильяс биюче классташы белән болар яныннан бөтерелеп үткәндә, Рәхиләгә күз кыса, кызның игътибарын үзенә юнәлтергә тырыша иде. Танцыдан туктап торган арада, Ильяс Исхак белән Рәхилә янына килеп утырды, кыз төрле сүзләр сөйләп шаярткалады. Төрле кызыклар әйтеп, Рәхиләнең күңелен күрде, тегесе шатланып, рәхәтләнеп көлде, һәм, ниһаять, Ильяс, Исхактан рөхсәт сораган булып, Рәхиләне вальска чакырды. Исхак ялгызы утырып калды, тегеләр аның яныннан биеп үткәндә карамаска тырышса да, аның күзе гел Рәхиләдә иде, кызның кәефе тагын да күтәрелгән, авызы ерык, күзләре очкынланып яна. Күрәсең, аңа кызмача Ильяс белән парлап бию бик ошый иде. Шушы кичәдән соң Рәхиләнең үзенә карата суына баруын тоя башлады Исхак һәм еш кына кыз авызыннан:
— Бигрәк юаш, бер җебегән инде син, Исхак. Әнә шуңа Ильясныкы кебек дусларың да, иптәшләрең дә юк,— дигән сүзләр ишетергә туры килде.
— Дуслар?! Сәрхушлар компаниясеме? Юк, Рәхилә, миңа андый дуслар кирәкми.
— О-о, бигрәк әллә кем итеп куясың инде үзеңне.
Шуңа читләшеп беттеләр инде алар синнән. Минемчә, егет кеше бер-берсе белән аралашу өчен эчәргә дә, тартырга да тиеш.
— Философияң бик кызык икән синең, Рәхилә.
— Кызык та, дөрес тә.
Алар еш кына шулай кызып китеп бәхәсләшә башладылар, әлеге бәхәс Рәхиләнең урыныннан торып китүе белән тәмамлана иде.
Рәхиләнең аңа карата хисләре суына башлаган кебек булса да, алар әле һаман бергә иде. Капка төбендә утырулар, сихри айлы төннәр, эчкерсез сөйләшүләр үзе бер зур бәхет иде Исхак өчен. Ул Рәхиләне барлыгы белән өзелеп ярата, аны югалтудан курка, Рәхилә аныкы, бары тик аныкы гына булырга тиеш. Ильясның арага керүе бик нык көнләштерә иде. Күзгә кергән чүп кебек, Ильяс күптәннән борчып тора, җанына тынгылык бирми Исхакның.
...Унберенче класста укыганда, аларның мәктәбендә район күләмендә чаңгыда узышу буенча ярыш уздырылды. Физкультура укытучысы Азат абыйлары мәктәпнең команда составына Исхакны кертеп, Ильясны төшереп калдырган иде. Ильяс моны ишеткәч, көнчелегеннән шартларга җитте. Чөнки башка вакытта андый ярышларга аны җибәрәләр, һәм мәктәп командасы призлы урын ала торган иде.
Ильяс бөтен класс алдында:
— Менә күрерсез, Исхак безнең мәктәп командасын хурлыкка калдырачак,—дип кычкырды. Ильясның сүзенә берсенең дә исе китмәде. Чөнки Исхакның көчле чаңгычы икәнен беләләр иде.
Исхак кичтән мәктәпкә барып чаңгысының әзерлеген тагын бер тапкыр күзеннән кичерде дә кайтып китте.
Иртән, үч иткәндәй, әнисенең астма пристубы башланды, тиз генә авыл фельдшеры Вәсилә апасын алып кайтырга туры килде. Әнисенең хәле рәтләнгәч кенә, мәктәпкә йөгерде Исхак. Ул килеп җиткәндә, командалар старт сафына тезелә башлаганнар иде инде. Исхак, спорт бүлмәсеннән чаңгысын алып, ярыш буласы урынга ашыкты, чаңгыны тикшереп торырга вакыты калмады. Чаңгысын киеп, команда булу белән, алга атылды. Чаңгысының нигәдер начар шуганын ул шунда сизеп алды, ләкин сәбәбен ачыкларга аның вакыты юк иде. Аның артыннан бер-бер артлы «лыжня!» диеп юл сорап уза тордылар. Исхак бөтен көченә тырышып караса да булмады. Ул инде бу ярышта оттырганын, мәктәп командасын мәсхәрәгә калдырганын аңлады, колаклары гөжләде, күз аллары томанланды. Финишны үткәч, аның каршысына классташлары йөгереп килделәр, тыны капланып, чабыш аты кебек еш-еш сулап торган Исхакны әйләндереп алдылар. Бу барысы өчен дә көтелмәгән хәл иде. Кызлар Исхакны кызганып ах- ваһ килделәр, егетләр, җылы сүз әйтеп, аны тынычландырырга тырыштылар. Ә менә Ильясның күңеле бәйрәм итте, шатлыгы хәтта тышка бәреп чыкты:
— Ха-ха-ха! Иң арттан кем сөйрәлә дисәм, үзебезнең Исхак икән! — Көлеп туйгач, Исхак янына җыелганнарның барысы да ишетсен өчен, кычкырып әйтә куйды:
— Хәлеңнән килмәгәч йөрмиләр аны, хөрәсән!
Монысына инде түзәрлек түгел иде, Исхакның сабырлыгы сынды, ул, ярсып, Ильясның якасыннан эләктереп алды, кискен итеп үзенә тартты да:
—Туктыйсыңмы син, юкмы? — дип, күзләреннән очкын чәчрәтеп карады.
Бу якалашу нәрсә белән бетәр иде икән, билгесез. Физрук абыйлары яннарына килеп баскач, Исхак кулын ычкындырды, кызып китүе өчен укытучысыннан гафу үтенеп, оятыннан, кызарып, башын түбән иде. Исхакның иптәш егетләре аның болай кинәт кабынып китүен гаепләмәделәр. Киресенчә, юаш Исхакның үзен хурларга ирек куймавы аларга ошады. Кара! «Юаштан юан чыга» дигән сүз дөрес икән дип таралыштылар.
Исхак ярышның йомгакларын тыңларга кереп тормады, болай да аның өчен барысы да ачык иде. Ул спорт бүлмәсенә ашыкты, чаңгысының табаннарын тикшерергә кирәк иде. Кулларын чаңгы табаннары өстеннән шудырып карады, алар ниндидер каршылыклы нәрсәгә буялган иде. Сагызга охшаш бу матдәнең чаңгы табанына, чыннан да, махсус сыланган икәненә шиге калмады Исхакның. Кем эше булыр бу? Кем аңа шулай әшәкелек эшли алды икән? Ул, хәлсезләнеп, чаңгыларына таянып уйга калды. Ишектән күршеләре, өченче класс укучысы Ирекнең янына килеп басканын да сизмәде.
— Абый! — дигән тавышка сискәнеп китте,— Исхак абый! — дип кабатлады малай,— Синең чаңгың табанына әйбер сылаган кешене мин беләм.
— Нинди әйбер? — дип ашыгып сорады Исхак.
— Нинди икәнен мин каян белим. Мин бит чаңгы табанына сөрткәнен генә күрдем.
— Кем сөртте соң аны?
— Кем булсын, теге мактанчык Ильяс!
— Булмас. Ялгыш күргәнсеңдер.
— Ышанмасаң, ант итимме? Ипидер менә. Мин әнә теге почмакта чаңгымның каешын ялгап тора идем. Ул керде дә әнә шул урыннан чаңгыларыңны тартып алды, аннан табаннары астына нәрсәдер сөртте.
— Аңладым, Ирек, калганын сөйләп тормасаң да була.
— Син аңа мин әйтте дип әйтмә инде, яме, Исхак абый. Ату кыйнап ташлар мине...
Бүлмәгә укучылар кергәч, аларның сүзләре өзелде.
Әнә шулай, җае чыккан саен, Исхакка аяк чалып йөрде Ильяс. Урта мәктәпне тәмамлагач, икесе дә тракторда эшли башладылар. Монда да ниләр генә булмады. Кырда эш күрсәткечләре белән Исхак алга чыгып мактала башласа, Ильяс, кем әйтмешли, шунда ук «ашыгыч чарасын» күрә, классташының тракторының тәгәрмәчен тишеп яисә башка берәр төрле этлек эшләп, аны ремонтта калдырырга мәҗбүр итә иде.
Ильясның Рәхиләне дә бар көченә үзенә каратырга тырышуын күреп яшәү авыр, бик авыр иде Исхакка. Рәхиләне Ильястан тартып алуның юлы бер генә — вакытны озакка сузмыйча кызга өйләнү иде. һәм ул, тартып-сузмыйча, дискотекадан озата кайткан кичне Рәхиләгә үзенә тормышка чыгарга тәкъдим ясады.
— Син нәрсә?! Мине шаяртуыңмы бу? — дип көлде Рәхилә.
— Шаяртмыйм, Рәхилә. Әйдә, өйләнешик.
Рәхилә көлүен дәвам итеп, мыскыллап әйтте:
— Соңгы вакытта яратмый башладым бит әле мин сине, Исхак.
— Ничек инде?
— Үзем дә белмим.
— Ә мин беләм. Ильяс башыңны әйләндерә синең.
— Бик исем киткән ди.
— Шулай булгач, әйдә, бергә булыйк.
— Синең армиягә китәсең бар. Армиядән кайткач күз күрер әле.
Алар бик озак аңлаштылар. Исхакны шактый ялындыргач кына риза булды Рәхилә. Инде эш әти әниләрендә калды. Исхак авызыннан өйләнү турында сүз чыгу белән, әти-әнисе ул турыда башка ишетергә дә теләмәделәр. Әтисе, Исхакның янына утырып, бәйнә- бәйнә аңлатырга тырышты:
— Улым! — диде ул. — Син бит әле бик яшь, шуның өстенә армия хезмәтенә китәргә торасың. Син кызым кала дип кайгырма. Яратса көтәр, ике ел бик тиз үтә дә китә ул. Менә, Аллаһы боерып, хезмәтеңне тутырып кайткач, бөтен авыл белән гөрлэттереп, туй ясап өйләндерермен.
Әтисе белән әнисе әнә шулай берсе артыннан икенчесе сүз башлап башта озак кына үгетләделәр. Әмма, улларын берничек тә күндерә алмагач, ризалашырга мәҗбүр булдылар.
Атна азагында шимбә көнне кичен Миңлегали абзый белән Камилә түти булачак киленнең әтисе йортына кыз сорарга киттеләр. Мәсьәлә бик тиз хәл ителде. Булачак кода белән кодагый Миңлегалиләр нәселенең тәртипле гаилә икәнен яхшы белә, шуңа күрә чая кызларына шундый хуҗа чыкканга тизрәк бирү ягын карадылар. Никахны булачак кияү йортында, ягъни Миңлегали абзыйларда укытырга булдылар, көне дә билгеләнде.
Исхак, тартып алырдай булып, никах көнен көтте. Шулай атлыгып көтсә дә, нигәдер күңеле тыныч түгел иде аның, җанына ниндидер билгесезлек, шом тынгылык бирми иде. Бер караганда, моңа сәбәп тә юк кебек, инде кыз соралган, Исхакныкы булырга риза, тагын ни кирәк. Икенче караганда, борчылырга сәбәп бар кебек иде шул. Соңгы көннәрдә нигәдер Рәхиләсе сизелерлек үзгәреп китте. Кичләрен озата барган Исхак киләчәкләре турында хыялланып сүз башласа, Рәхилә аны игътибарсыз гына тыңлый һәм егетнең сүзләрен икенче бернәрсәгә борып җибәрергә ашыга яисә аның әйткәннәреннән гаеп табып бәйләнеп утыра. Исхакның: «Нигә алай итәсең?» — дияргә кыюлыгы җитми, эченнән: «Кияүгә чыга торган кызлар шулай буладыр инде, юкка гына халык мәкалендә: кызның күңеле кырык карта, димәгәннәрдер инде,— дип уйлый,— Аннан соң үзенә бер дә таныш булмаган йортка килен булып төшәсе бит, уйламадыр. Юк-юк, кирәкмәгән артык сүз әйтеп борчырга кирәк түгел Рәхиләне».
Ниһаять, көтеп алынган никах көне килеп җитте. Инде барысы да әзер кебек иде: йорт-җир җыештырылган, сый-хөрмәт өстәлдә, бары киләсе кунакларны гына көтәсе калды.
Исхак Рәхиләләргә юл тотты. Ул елларда ачыктан- ачык йортка мулла чакырып никах укытып булмый иде әле. Никахны Исхакның әтисе Миңлегали абзый укырга булды.
Рәхиләләрнең йортларына кереп, бусагадан ук сәлам бирде Исхак. Аның сәламен кызның әтисе Габделнур абзый алды. Ул киенгән-ясанган, Исхакларга барырга әзер иде. Исхак, кече якка күз ташлап, Рәхиләне эзләде.
— Мин сезне алырга килдем! — диде Исхак, Рәхилә күренмәгәч. — Рәхилә кая соң әле? — дип сорыйсы итте.
— Рәхилә?! —диде Габделнур абзый, гаҗәпләнеп. — Ул сездә түгелмени?
— Юк.
— Ничек юк?
— Алдан сөйләшкәнчә, ул бит мине йортыгызда көтеп алырга тиеш иде.
— Ул инде байтактан киенеп-ясанып чыгып китте. Мин аны сезгә аш-су әзерләшергә китте дип торам бит. Нинди хәл соң әле бу?! Менә агай, ә?! Тукта әле, эш табып, бакча ягында йөрми микән? — дип сөйләнеп, ашыгып чыгып китте Габделнур абзый. Бераздан: — Бер җирдән дә тапмадым,—дип ухылдап килеп керде.
— Син, Габделнур абзый, безгә бара тор. Рәхилә, бәлки, бездәдер. Сезгә килгәндә, аның белән аймыл булуыбыз ихтимал. Ярый, киттем әле.
Исхак, ук кебек атылып, капкадан чыкты, бермәлгә кая барырга белмичә як-ягына каранып торды. Шулвакыт урамнан үтеп баручы классташы Алсу аны күреп янына килеп туктады. Исәнлек-саулык сорашкач, борчулы тавыш белән:
— Син Рәхиләне көтәсеңме? — дип сорады.
— Әйе.
— Көтмә, Исхак,— диде Алсу. — Рәхилә, Ильяс белән култыклашып, Ильяслар урамына төшеп китте.Шаяртмыйсыңмы, Алсу?
— Син нәрсә, Исхак. Кемгә саныйсың мине?
Исхак ашыгып, кабаланып сорады:
— Үзең күрдеңме?
— Үз күзләрем белән күрдем. Хәтта Ильясларның капкаларыннан кереп киткәннәрен... Синнән яшерә алмадым, гафу ит, Исхак.
Алсу китеп барды. Бермәлгә Исхак аяклары җиргә кадакланган кебек басып торды. Әйтерсең бу хәбәр белән аның яңагына чапылдатып суктылар. Шулай ук дөрес булыр микәнни Алсуның сүзләре? Дөрестер, ышанырлык итеп әйтте бит Алсу. Исхакның яңак мускуллары тартылып куйды. Йөрәге чәнчештереп алды. Күңеле белән, теләмәсә дә, Исхакның аяклары Ильясларга таба атладылар. Их, әнә ничек килеп чыкты бит, кем уйлаган, Исхак Рәхиләдән шуны көттемени. Хәер, Рәхиләнең бу көннәрдә үзен сәер тотышыннан нәрсәдер сизенеп була иде бит. Күңеленең гел тынычсыз торуы да нидер хәбәр иткән кебек иде. «Чү... ашыгып нәтиҗә чыгармыйм микән»,—дип пышылдады Исхакның иреннәре. Ул әле һаман урамнан ашыгып каршысына килүче Рәхиләне очратырмын дип өметләнеп атлады. Әмма Ильяслар йортына якынлашкан саен, ул омет чаткысы сүнә барды.
Менә ул Ильяслар капка төбендә тукталып калды. Башын күтәреп, йортларына күз ташлады: тәрәзә пәрдәләре капланган, тонык кына ут яна. Исхак бик игътибар белән тыңларга тырышса да, йорт эченнән таныш-тын ишетелмәде. Исхак капка кагарга кулын сузуга, кемдер өйалды баскычыннан төште һәм, лаштыр лоштыр атлап, капкага якынлашты. Шул арада капкадан култык астына мендәр кыстырган Ильясның әнисе Галимә килеп чыкты.
- Галимәттәй, исәнлек-саулыкмы? — диде Исхак җыйнак гәүдәле, исерек ир белән михнәт чигеп яшәп, бик иртә картайган бөкре карчыкка. — Болай, мендәр кыстырып, кая китеп барыш?
Ә-ә ни... Хәдичә ахирәтемә куна барам. Ильясым килен алып кайтты бит әле. Теге югары оч Габделнур кызым. Син үзең монда нишләп торасың соң әле?
Мин болай, үтеп барышлый гына.
Алай икән. Кәефем бик китте әле, улым. Әнигә алдан әйтү юк, киңәшү юк. Кем шулай кыз алып кайта инде, йә. Башта никах укытыйк, балам, дип сүз кузгалткалаган ием. «Нинди никах ул Совет заманында!» — дип тузынырга кереште. Мендәремне алып, тизрәк чыгып ычкындым. Исән чакта атасы да шул иде. Бу төпчегем дә шул, алма агачыннан ерак төшми икән. Их, дөньясы, кәкре-бөкре морҗасы! Ярар, хәерле булсын. Хәдичә түшәккә ауганчы барыйм әле,—диде дә Галимә ашыгып китеп барды.
Исхак Галимә карчык белән сөйләшкән арада, йортта ут сүнде. Йортка бәреп керергә гарьләнде Исхак. Йодрыгы белән капка кагарга кереште. Йорт эченнән тавыш бирүче булмагач, ачу белән тагын да ныграк дөбердәтте.
Шактый көттереп, өйалды ишеге шыгырдап ачылганы ишетелде. Кемдер, вакытсыз борчуы өчен мыгырданып, капкага якынлашты, шул арада ишек ачылып китте. Аның каршына ярым ялангач Ильяс килеп чыкты да, мыскыллы көлемсерәп:
— Исхак, синмени әле бу? — диде. Аннары, берни булмагандай сүзен дәвам итеп: — Нихәл, классташ? — дип, каһкаһәле көлеп сорады.
— Рәхилә синдәме? — Йсхакның тавышы катгый иде.
— Рәхилә?! Ну, миндә.
— Ничек синдә? Ул бит миндә булырга тиеш иде. Бүген кич безгә никах укылырга тиеш бит.
— Шулай укмыни. Кара син аны, ә! Мин берни дә белмәдем дә, ишетмәдем дә, гафу, гафу ит, классташ.
— Кыланма, Ильяс. Син аны көчләп алып киткәнсең. Хәзер үк чыгар...
— Син нәрсә, классташ?! Көчләп миңа яла ягарга маташасың. Бернинди көчләү дә юк. Миңа, кәҗә бәтие кебек, үзе ияреп кайтты.
— Булмас! — Йсхакның тавышы ачулы иде.
— Ышанмыйсыңмыни? Алайса, әнә Рәхиләнең үзеннән сора. — Ильяс капканы ачып кычкырды: — Рәхилә! Рәхилә, дим! Чык әле монда!
Рәхилә, халат сәдәпләрен каптыра-каптыра, болдырга чыгып басты.
— Әйт әле шуңа,—диде Ильяс мыскыллы тавыш белән. — Мин сине көчләп алып кайттыммы?
— Юк.
— Ишеттеңме?
— Рәхилә,—диде Исхак, аның тавышы калтыранып чыкты. — Яшермә... Дөресен әйт.
— Дөресе шул... Мим үзем риза булып килдем.
— Нишләдең син, Рәхилә?.. Бу бит... Бу бит — вәгъдәләребезгә хыянәт...
— Гафу ит мине, Исхак. Мин Ильясны ныграк яратам.
— Ишеттеңме? — диде Ильяс тантана белән, аннан, башын борып, болдырда басып торган Рәхиләгә тупас кына: — Бар, кереп кит! У нас мужской разговор,—дип кычкырды. Болдыр ишеге ябылганы ишетелде.
Ильяс, ерылган авызын җыя алмыйча, Исхакка якынрак килеп:
— Менә шундый хәлләр, классташ! — диде, аннан елан ысылдавына охшаш тавыш белән пышылдап өстәде: — Мин инде аның эшен бетердем. Алып китәргә теләсәң алып кит, пожалуйста, биреп җибәрәм.
Исхак бар көченә Ильясның чигәсенә сукты. Ильяс башын тотып бөгелеп төште дә көч-хәл белән аягына басты. Икенче йодрыгы күкрәк астына эләкте. Ильяс көчле авырту сизеп чүгәләде. Бераз хәл алгач, каршы җавап кайтарырга теләп, туры басканда Исхак аның яныннан кул селтәп китеп барган иде инде.
Исхакка иң авыры бу көтелмәгән хәлне әтисе белән әнисенә җиткерү булды. Бичаралар улларының шулай мәсхәрәгә калуына нишләргә дә белмәделәр. Исхак яныннан китмичә, улларын тынычландырырга тырыштылар.
— Алай бик бетеренмә әле, улым! Синең кебек егеткә кызлар бетмәс, иншаллаһ. Бәлки, аңар өйләнмәвең хәерлегәдер әле, бер дә борчылма, улым, баш исән булсын. Аллаһы Тәгалә ташламаса, калганы булыр,—диде Миңлегали абзый сабыр гына.
Минем бәгырь җимешемне мәсхәрә иткәннәре өчен, икесе дә рәхәт күрмәсеннәр! — дип, елый-елый рәнҗеде Камилә карчык.
Габделнур абзыйның да кәефе бик нык кырылды, булачак кода белән кодагый янына килеп, кызы өчен гафу үтенде.
(Дәвамы бар)