СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Лилия Закирова "Пар билет"

Айсылу, күп елаудан авыраеп калган күз кабаклары ябылудан куркып, буявы куба башлаган түшәмгә төбәлде. Палатада — үле тынлык. Янәшәдә яткан хатынның ара-тирә ыңгырашып куюы гына, бу тынлыкны бозып, күңелгә шом өсти. Сәгать төнге берләр тирәсе булырга тиеш. Тәрәзәдән бераз ясалмарак булып күренгән күк йөзе күптән кара пәрдә белән капланды. Шәфкать туташы да, хәл белергә килгән әнисе дә Айсылуга йокларга, азга булса да онытылырга куштылар. Тик хатын күзләрен бер мизгелгә генә дә йомарга курка. Күз кабаклары бер-берсенә якын килүгә, күз алдында куркыныч вакыйга кайный башлый. Менә ул су эчендә чәбәләнә. Каядыр улы ярдәм сорап, ачыргаланып кычкыра. Колакта елау, ыңгырашу тавышлары яңгырый, һәм сабыена ярдәм итәргә теләгән хатын каядыр бушлыкка оча...
...Соңгы вакытларда Айсылуга иренең игътибары җитми башлады. Дөрес, ул аңа бәйрәм саен чәчәк бәйләмнәре бүләк итә, теләгән әйберләрен алып бирә. Тик күңелгә ул гына җитми шул. Кайвакыт, кыйммәтле бүләккә караганда, бер ягымлы караш, назлы сүз кадерлерәк була. Дамирның исә боларга вакыты җитми. Ул һәрвакыт эштә, бизнесын киңәйтү турында гына кайгырып яши. Биш яшьлек улы Данис белән хатыны Айсылуга исә аның белән ял итүләр, кайвакыт хәтта сөйләшүләр дә сирәк эләгә. Ир алар йокыдан торганчы эшкә китә, ярты төн узгач кына кайтып керә. Керфек тә какмыйча борчылып көткән хатынына: «Ни булсын инде миңа?» —дип көлеп җавап бирә дә башкача сүз куертып тормый. Шунлыктан Айсылу кая да булса ял итәргә бару, вакытны бергә уздыру турында күптән хыяллана иде. Ир исә: «Эшләр азрак кимүгә барырбыз», — дигән булып, әлеге мизгелләрне гел кичектерә килде.
Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, дигән бит борынгылар. Көннәрдән бер көнне хезмәттәше Рәфис Айсылуның алдына ике билет ташлады.
—Танышлар аша бик арзанга гына алган идем, — диде үл. — Хатын белән сәяхәт итеп кайтырбыз дигән идем. Булмады. Хатынның әбисе үлеп киткән. Күмешергә кайтмасаң яхшы түгел...
Айсылу, ни әйтергә белмичә, билетларга күз ташлады.
Булгария» теплоходында Идел буйлап ике көнлек сәяхәткә чакыра иде әлеге кәгазь кисәкләре.
— Ал инде, Айсылу, — дип инәлде ир. — Бәхетле билетлар бу, валлаһи. Каюталары да әйбәт, арзан да. Башкаларның акчасы юк, зарплата әле күренми. Синең ирең өчен тиеннәр генә бит бу бәя. Үземнең дә бик барасы килгән иде дә бит, нишлисең... Акчасын кайткач бирсәгез дә була. Тормыш иптәшең белән иртәгә пар аккошлар кебек Идел буйлап йөзәрсез.
Эштәге хатыннар да: «Бар, шулай кинәт кенә җыенмасаң булмый да ул. Соңгы араларда боегып та киттең. Азрак күңел ачарсың», — дигәч, сүзсез генә билетларны сумкасына салып куйды. Эчтән генә Дамирны ничек итеп үгетләү турында уйлый башлады.
— Кадерлем, — дип үбеп алды ул аны кичке аштан соң. — Ә минем синең өчен бер сюрпризым бар.
—Нинди сюрприз инде ул? — дип сорады ир, хатынының кулларын учына кысып. — Тагын үзеңә яңа күлмәк алдыңмы?
— Син һаман миннән көләсең. — Хатын балаларча авызын турсайтты. — Между прочим, күлмәкләремне мин сиңа матур күренер өчен алам. Син генә бәяли белмисең.
— Ярар, ярар. Әйт инде тизрәк, нинди сюрприз ул?
— Менә. — Айсылу билетларны иренең кулына тоттырды. — Иртәгә без синең белән Изге Болгар җиренә круизга барабыз. Ике генә көн булса да бергә ял итәрбез.
— Мин бара алмыйм. — Дамирның тавышы җитдиләнде. — Минем эшләрем бар.
— Нинди эшләр инде ул, кадерлем? Иртәгә бит ял көне.
— Кирәкле кешеләр белән очрашырга кирәк.
— Кирәкле кешеләр... — Айсылу ирен үгетли алмаячагына инде төшенгән иде. — Ә мин кирәкле кеше түгелмени?
— Минем сезнең өчен тырышканымны беләсең бит. Сәүдә челтәрен киңәйтергә ниятлибез. Уңышлы моментны ычкындырырга ярамый.
—Аңлашылды, барысы да аңлашылды...
— Алай бик күңел ачасың килә икән, Данис белән барыгыз. Азрак күрше малайлары белән кыйнашмыйча торыр...
Айсылу сүзсез генә бүлмәдән чыгып китте.
Данис исә бу хәбәргә чын күңелдән куанды. Аның әле чын теплоходны читтән генә күргәне бар иде. «Әни, әни, ә анда су тирән микән? Үзем белән уенчыкларымны алсам ярыймы?» — дип, мең төрле сорау яудырды.
Сәяхәт күңелле генә башланып китте. Идел өстендә еракта җемелдәгән төнге утларны күзәтү дә, Болгардагы экскурсия дә күңелләренә хуш килде. Бигрәк тә Даниска барысы да кызык иде. Ул һәр бинаның эченә үк кереп, һәр ташын диярлек тотып карады. Адым саен фотога төшерде. Кайтырга чыкканчы, һәрнәрсәдән кызык табып, чырык-чырык көлде...
Теплоход кайтыр якка кузгалгач, һава торышы кинәт кенә үзгәреп китте. Күк йөзендә кара болытлар йөзә. Ул да булмады, вак кына яңгыр сибәли башлады. «Әле ярый экскурсия вакытында көн кояшлы торды, — дип уйлап куйды Айсылу. — Ялларыбызның бөтен яме китәр иде». Нишләптер, яңгыр тамчыларына кушылып, үзенең дә елыйсы килә. Үзен беркемгә дә кирәксез җан иясе итеп хис итте. Дамир да вакыт табып алар белән бергә барса, дөньялары түгәрәк булыр иде дә бит. Даниска да теплоходның ничек баруы, кай җирендә нәрсә урнашуы кебек меңләгән сорауларына җавап бирүче булыр иде. Айсылу исә ул сорауларның күбесен җавапсыз калдыра. Яисә: «Белмим шул, улым, үскәч китаплардан укып белерсең дә миңа да сөйләрсең», — ди. Ә малайның исә зур үскәнен көтәсе килми. Хәзер үк барысын да белергә тели. Улының әтисе тирәсендә чуалып үсмәвенә, «әни малае» булуына да йөрәге әрни Айсылуның. Машинасын яки тубын күтәреп, әтисе янына йөгереп килгән бала, Дамирның аяк астында буталып йөрмә әле дигәндәй кырыс карашыннан куркып, бүлмәсенә йөгерә... «Бәлки, аның сөяркәсе бардыр? Калын кесәгә кызыгып йөрүче яшь кызлар азмыни бу дөньяда?! Ял көннәрендә дә нинди бетмәс эш булырга мөмкин?» — Соңгы араларда хатынның баш миен гел әлеге сораулар бораулый. Уйлаган саен, үзен мескенрәк итеп хис итә, алга таба яшисе килми башлый.
Бу юлы да шулайрак булды. Уйларына бирелеп, ярты сәгать чамасы бер хәрәкәтсез яңгыр тамчыларын күзәтеп утыруын да сизмәде. «Әни, әни, — дип, күлмәк итәгеннән тартты Данис. — Каютада гына утырмыйк инде, әйдә. Монда күңелсез».
Шулчак балалар өчен ясалган музыка бүлмәсендә ниндидер кызыклы чара башлану турында игълан иттеләр. Малай, күзләрен тутырып, әнисенә карады.
Шунда барасың киләме? — дип сорады Айсылу бер урында тик тора алмыйча таптанып торган улыннан.
Ыхы, — дип, малай баш какты. — Син дә минем белән бар.
Минем кәефем китеп тора, улым. Аннан соң анда бит балаларны гына чакыралар. Әйдә, мин сине илтеп куям. Ошамаса, телефонга шалтыратырсың, мин сине шунда ук килеп алырмын.
Ярар. — Малай, куанычыннан сикерә-сикерә, алдан атлады.
Улын музыка бүлмәсенә кертеп калдырганнан соң, Айсылу ресторанга таба китте. Барган-барган, читтән генә булса да, башкаларның ничек итеп күңел ачуын күзәтергә иде исәбе. Монда, чыннан да, тормыш гөрли икән. Өстәлләр шау-гөр килеп тора. Бу шау-шуны басарга тырышкандай, талгын гына көй агыла. Шулчак Айсылуның кырыйдагы өстәл артында елап утырган кызга күзе төште. Кыз мөлдерәп аккан күз яшьләрен сөртеп ала да, кайгысын басарга теләгәндәй, иреннәрен бокал читенә генә тидереп, шампан шәрабы йотып куя.
— Нәрсә булды? — дип, аның каршысына килеп утырды Айсылу, ничек тә булса ярдәм итәргә теләп. — Кем кыерсытты сезне?
— Берни дә булмады. — Кыз икенче буш бокалны Айсылу алдына этеп куйды. — Әйдәгез, танышу хөрмәтенә күтәрик. Мин Гөлназ булам.
— Мин — Айсылу. — Хатын бокалны кире үз урынына шудырды. — Рәхмәт, ләкин мин эчмим. Шулай да... Берни дә булмагач, нигә елыйсыз соң сез?
—«Сез» димә инде, Айсылу, интеллигент булып кылануны гомердә яратмадым. Елавымның сәбәбе бик гади — юләр булганга
—?
—Берничә минут элек кенә сөйгәнем сезнең кебек кыланды, шәраб салган бокалны читкә куеп: «Көндез эчә торган гадәтем юк»,—диде. Тәртипле, имеш... Ә мин нәрсә, аныңча, эчкече булып чыгаммыни?.. Әллә нигә бер ял иткәндә, азрак күңел ачарга да ярамыймыни?
—Андый вак-төяккә дә үпкәләргә ярамый, — дип киңәш бирде Айсылу. — Ул бит сине битәрләмәгән, бары тик үзенең эчәргә теләмәвен белдергән.
—Ә мин үпкәләмәдем дә. — Кыз яшь аралаш елмаеп куйды. — Сезгә әйттем бит инде «мин юләр» дип. Шулай кирәкмәгәнгә елыйм да биш минуттан тынычланам. Рамил моңа күптән күнеккән инде. Шуңа тавыш чыгара башласам, азрак янымнан китеп тора да, мин тынычлангач, берни булмагандай сөйләшә башлый.
—Кызык! — Айсылу да елмайды. — Мондый парны беренче тапкыр күрәм. Барлык кешеләр дә бер-берсен шулай аңласалар икән. »
—Күптән түгел генә өйләнештек әле без. Туй сәяхәтенә бер айдан гына китәбез. Шуңа әлегә үзебезнең Иделдә ял итеп кайтырга булдык.
—Бәхетлеләр. — Айсылу үзалдына моңсу гына елмаеп куйды. — Бу бәхетегезне гомер буе саклагыз.
— Ә беләсезме, бу бәхеткә ирешү өчен, миңа бик авыр юл үтәргә туры килде. Мәрхүмә әбием әйтмешли, бары тик Ходай Тәгалә биргән түземлек һәм сабырлык кына ярдәм итте.
...Рамил белән, бишенче сыйныфта укыганда ук, бер-беребезне ошата башладык без. Мәктәптә дә, урамда да гел бергә йөри идек. Күбесе бездән көлеп, борын аслары да кипмәгән, мәхәббәт дип сөйләнгән булалар тагы, дияләр иде. Ләкин без беркемгә дә карамадык. Бер-беребезне сүзсез дә аңлый идек. Ялгышып кына да әрләшкәнебез булмады. Тора-бара безнең агылый белән тагылый кебек йөрүебезгә ияләштеләр. Әти-әниләребез хәтта бер-берсенә «кода, кодагый» дип дәшә башлады.
Мәктәпне тәмамлаганда, әлеге дуслык инде чын мәхәббәткә әверелгән иде. Икебез бер институтка керергә теләсәк тә, Рамилнең баллары җитмәү сәбәпле, ул техникумда укый башлады. Ләкин бу безгә тамчы да комачауламады. Лекцияләр беткәнне түземсезлек белән көтеп ала идек. Көн саен күрешсәк тә, кичкә чаклы, ун ел очрашмагандай, бер-беребезне өзелеп сагына идек. Техникумны тәмамлаганнан соң, Рамилне армиягә алдылар. Аны озатканда, күпме күз яше түккәнемне күрсәгез. «И бала, бала. Кеше, сугышка озатканда да, бу кадәр еламас», — дигән иде дәү әни.
Армиядә вакытта, мөмкинлек булган саен, телефоннан сөйләштек. Ул заман күптән үткән булса да, озын-озын хатлар да яздым. Хисләремне кәгазь битенә түккәч, ничектер җиңелрәк булып китә иде. Рамилнең дә мине сагынганы тавышыннан ук сизелде. Тик кайтырына санаулы көннәр калгач, ул нишләптер миңа шалтыратмый башлады. Трубкасын алган чакта да, салкын гына сөйләште. Анда аңа авырдыр, сөйләшергә мөмкинлекләре юктыр, кайткач, барысы да үзгәрер, дип, үз-үземне тынычландырдым. Тик Рамил кайткан көнне (ничек көткән идем мин ул көнне) әлеге өметләрем барысы да чәлпәрәмә килде.
Поезддан каршы алганда, дуслары, әти-әниләре каршында кочаклап алды ул мине. Тик карашы элеккечә түгел иде. Ниндидер салкынлык бөркелә иде күзләреннән. Кич белән әти- әнисе аның кайтуы хөрмәтенә кечкенә генә мәҗлес оештырды. Иң матур күлмәгемне киеп, мин дә шунда юл тоттым. Рамилемнең миңа әллә ни игътибар итмәвенә дә артык күңелемне төшермәскә тырыштым. Дусларын да күптән күрмәгән бит ул. Барысын да сагынгандыр. Ләкин сөйгәнем иптәш егетләре белән генә түгел, кызлар белән дә әле кочаклап алып, әле читкә китеп сөйләшә башлагач түзмәдем, башкаларга ишеттермәскә тырышып, Рамилгә сүз каттым.
Кадерлем, син нишләп гел башка кызлар белән сөйлщшщсең? — дидем мин, аның күзләренә туры карап. — Мине сагынмадыңмыни?
-Нәрсә, ошамыймыни? — Рамил карашын читкә алды. — . Әллә сиңа гына ярый дип белдеңме?
-Нәрсә сөйлисең син, Рамил? Мин берни дә аңламыйм...
Юләргә салышып торма. Мин югында барысын да аңлагансың бит инде. Ә мин... Ярар, үткән беткән... Минем синең белән эрләшәсем килми, Гөлназ. Башка күрешмәбез инде без. — Рамил, кырт кына борылып, урамга чыгып китте.
Мин, бер сүз дә дәшмичә, күз яшьләренә буылып, өйгә йөгердем. «Нигә? Нигә? Нигә?» — Баш миемне бертуктаусыз шул сорау бораулады. Аны гына яратканымны, башкалар белән хәтта сөйләшеп тә торганым булмаганны белә бит Рамил. Ул армиядә вакытта кызлар белән дә күңел ачарга чыкмый идем бит мин. Иптәш кызларым көлә иде үземнән. «Рамил синнән тәмам өй тавыгы ясап бетергән», — дияләр иде. Ә минем моңа исем китмәде. Аннан башка барыбер кызык түгел иде миңа. Башкалар төнге клубта биегәндә, мин ул бүләк иткән открыткаларны укып тәм таба идем. Шуларны белә торып, ничек ул миңа шундый яла яга ала? Мин моны берничек тә аңлый алмадым. Көннәр буе өзгәләнеп елавымны күреп торган әни Рамил белән сөйләшеп карарга да теләде, әмма мин моңа каршы килдем. Мәхәббәтем никадәрле генә көчле булмасын, горурлыгым да бар бит әле минем. Хисләрне ялынып сорап алмыйлар... Тора-бара көн саен күз яше саркытудан туктасам да, күңелемдәге бушлыкны берни белән дә тутыра алмадым. Дус кызларымның таныш егетләре белән таныштырырга омтылулары да уңышсызлык белән тәмамлана килде. Егетләргә, гомумән, ышанычым беткән иде минем. Шулчак мәрхүмә дәү әни, мине юатырга теләптер инде, башымнан сыйпап, болай диде: «Син бер дә борчылма, балам. Ходай Тәгаләдән түземлек һәм сабырлык сора. Ә Рамилең, кире кайтып, алдыңа тезләнер. Ялган кайчан булса да бер ачыла ул».
Әбиемнең сүзләре, чыннан да, тормышка ашты бит. Аралашмый башлавыбызга бер еллап вакыт узган булгандыр, Рамил безнең ишекне шакыды. Кулларында — мин ярата торган чәчкәләр — кып-кызыл розалар. Миңа эсселе-суыклы булып китте. Без аерылышканнан соң, икенче бер кыз белән очраша башлавын ишетеп белә идем. Мин Рамил каршында ишекне ябып кереп китәргә теләдем. Тик ул, ишекне кулы белән этеп, рөхсәтсез генә фатирга атлады һәм биш минут аны сүзсез генә тыңлавымны үтенде. «Мин үземнең бик зур хата ясавымны аңлыйм. Бәлки, син мине гафу да итмәссең... Ләкин үтенеп сорыйм: мине яхшылап тыңла. Аннан соң мин чыгып китәрмен», — диде дә, ка шаудан аз гына тотлыга-тотлыга, булган хәлләрне сөйләп бирде.
...Элеккеге сыйныфташ кызы аны мәктәптә укыганда ук ошатып йөргән булган икән. Казанда вакытта көнләшеп кенә безнең арттан күзәтсә, Рамилне армиягә алгач, хәлләрен белергә дигән булып шалтырата башлаган. Соңрак минем турыда ул сине көтми, башка егетләр янында чуала дигәнрәк сүзләр сөйли башлаган. Рамил аңа ышанмаса да, күңеленә шик кергән. Кайткач исә, әлеге кыз аңа бу сүзләрнең дәлиле итеп берничә фото күрсәткән. Әлеге фотода бәйрәм табыны артында мин бер егет белән янәшә елмаеп утырам. Ул фотоны Рамил миңа да күрсәтте. Иптәш кызымның туган көнендә төшкән сурәт иде ул. Янымда, чыннан да, дус кызымның туганнан туган абыйсы елмаеп утыра. (Туган көндә янәшәмә утырган кунакларны ир затыннан булулары өчен генә куып җибәрә алмыйм бит инде мин.) Сүзләргә рәсми дәлил дә булгач, Рамил әлеге кызга тулысынча ышанган. Әлеге кыз көн саен аның янында чуалырга тырышкан. Рамил, кайгысын басар өчен, берничә тапкыр аның белән кино, кафега да барган. Ә көннәрдән бер көнне күрше егетенең туган көне хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлескә егете белән минем әлеге дус кызымны да чакырганнар. Рамил, әзрәк салып алганнан соң, аңа әлеге кызны яратмавын, мине сагынуын сөйли башлаган. «Алайса, нишләп аның янына бармыйсың?» — дигән сорауга әлеге фотоны күрсәткән. Дус кызым аңа барысын да аңлаткан. «Җүләр, ул бит минем абыем, аның күптән гаиләсе бар инде. Башка фотографияләрне карасаң, янында утыручы хатыны белән балаларын да күрер идең», — дигән...
Әбием «кире кайтыр» дигәндә, бу сүзләр чынга ашкан очракта, Рамилне гафу итмәячәгем, түккән күз яшьләрем өчен үч алачагым турында хыяллана идем. Чынлыкта исә бөтенләй башкача булды. Рамил, барысын да аңлатып бетереп: «Гафу ит, Гөлназ, мин чын җүләр булганмын», — диюгә, аның кочагына атладым. Икебезнең дә күзләребез яшьле иде. Озак та үтмәде, гөрләтеп туй ясадык. Бер ай вакыт кына үтте әле ул мизгелгә. Хәзер мин җир йөзендәге иң бәхетле кеше, Айсылу. Яратып һәм яратылып яшәүдән дә зуррак бәхет юк икән ул дөньяда. Менә бит ачулансам да, шунда ук гафу итәм. Чөнки җанымнан да артык яратам...
Шулчак теплоход чайкалып куйды. Өстәлдәге буш фужер идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде. Өстәл янына бер егет якынлашты. Айсылу белән таныштырырга теләгән Гөлназны ул ашыгып бүлдерде. «Теплоходка нидер булган, сөеклем, әйдә, моннан тизрәк китик», — диде. Нәрсәдер сорарга, аңларга өлгергәнче, теплоход бер якка янтая башлады. Идәндә тәгәрәшкән өстәл, урындыклар арасыннан ни эшләргә белми аптыраган кешеләр йөгереште. «Данис!» — Мизгел эчендә Айсылуның башыннан бер генә уй йөгерен үтте. Ул бит теплоходның бөтенләй икенче башында. Хатын ишеккә таба йөгерде. Бу вакытта инде коридорда тездән су иде. Мизгел эчендә су күтәрелгәннән-күтәрелә барды. Ярдәм эзләп кычкырган, нидер эшләргә теләгән халык, ут сүнеп, караңгылык эчендә калды. Стенага бәрелеп кулын авырттырган Айсылу алга ыргылды. Тик су инде коридорны биләп алды. «Барысы да бетте...» — Мизгел эчендә Айсылуның
башыннан шундый уй йөгереп үтте. Суларга һава җитмәүдән аңын җуя башлаган хатын пыяла ватылган тавышны ишетте. Кемнеңдер көчле куллары аны этеп җибәрде. Нарасыен коткарырга омтылган хатын, ни булганын аңларга да өлгермичә, бушлыкка очты...
...Кемнеңдер йөзенә суккалаудан һәм үзәк өшеткеч салкыннан калтырап, күзләрен ачты Айсылу, һәм күз алдындагы күренештән өнсез калды. Тирә-якта ярдәм сорап кычкырган кешеләр тыпырчына. Коткару шлюпкаларында утыручыларның елау тавышы бәгырьгә үтеп керә. Кемдер ниндидер әйберләргә тотынып, кайсы коткару жилеты да кимәгән килеш суда чәбәләнә — ничек кенә булса да исән калырга тырыша. Айсылу үзенең коткару жилетында булуына аптырады. Ул бит аны алырга өлгермәвен хәтерли. Димәк, кайсыдыр изге җан үзенекен аңа кигезгән, үлемнән коткарып калган.
—Авыр булса да, кул-аякларыгызны хәрәкәтләндерергә тырышыгыз, — диде аны аңына китерүче ир кеше. — Су салкын. Кайчан коткарулары билгесез...
— Улым! Минем улым кайда? — Айсылу акылыннан шашкандай бәргәләнә башлады. — Мин аны коткарырга тиеш!..
—Тынычланыгыз! — Ирнең күзеннән яшь бәреп чыкты. — Хәер, ничек тынычланасың ди инде. Мин дә кызларымны коткара алмадым. Тәрәзәне ватып, ничә кешегә өскә чыгарга ярдәм иттем, ә үземнең сабыйларым анда калды... Их, алар урынына үзем батып үлсәмче... Хатыным күзенә ничек күренермен? ..
Айсылу алай да өметен өзмәде, әйләнә-тирәдәге балалар арасыннан улын эзләде. Данисны, бәлки, кем дә булса коткаргандыр. Ул бит башка бик күп балалар янында иде. Үз балаларын коткарганда, ялгыз малайны ташлап калдырмаганнардыр...
Тик эзләнүләре юкка булып чыкты. Су өстендә никтер балалар аз иде. Алар арасында Данис юк...
Шулчак алардан ерак түгел баржа күренде. Халыкның эченә җан кереп киткән кебек булды. Алар, кулларын болгап, кычкырып, ярдәм сорый башладылар. Күзләрендә яшәүгә өмет уянды.
Тик әлеге өмет бик тиз сүнде. Ни сәбәпледер баржа, алар янына йөзеп киләсе урынга, калтыранган, яралардан сыкранган кешеләрне үртәп узып китте. Күбесе андагыларны кешелексезлектә гаепләде, кайсы рәнҗеп елады. Ә Айсылуга барыбер. Әгәр улы нинди дә булса могҗиза ярдәмендә исән калмаган булса, аның яшисе килми иде. «И Ходаем, баламнан аерма мине, — дип, Күкләргә ялварды ул. — Аннан башка мин барыбер яши алмам».
Күпмедер вакыттан соң башка теплоходның алар янына йөзеп килүен дә, үзләрен ничек итеп коткаруларын да анык кына хәтерләми Айсылу. Ярдагы күренешләр дә куркыныч төш кебек кенә исендә калган. Исән калган пассажирларның исемнәрен теплоходтан кычкырып, туганнары янына озаттылар. Күп елаудан шешенеп беткән, билгесезлектә бәргәләнгән кешеләр газизләре янына атылды. Кемдер, исәннәр арасында үзенең якынын таба алмыйча, гаҗизлектән ыңгырашты... Бер төркем халык билгесез югалганнар һәм һәлак булганнар исемлеге янында яшь түкте...
Айсылу янына беренче булып атылган кеше аның әнисе һәм бертуган сеңелкәше нде. Ни әйтергә белмичә, бертуктаусыз елаган Айсылу халык төркеме арасында ирен эзләде. Ләкин ул күренмәде. «Улыгызның хәбәрсез югалуы хакында ишеткәч, Дамир каядыр китеп барды», — диде әнисе, кызының яшьле күзләре кемне эзләвен сүзсез дә аңлап. «Су төбендә хәбәрсез югалып булмый. Үлгән ул, үлгән!.. Әйттем мин аларга анда бармаска дип. Барысына да Айсылу гаепле!» — Бу җан өшеткеч сүзләрне Айсылуга әйтергә ярамаганлыгын белә иде әнисе. Кызы әнә болай да тере мәет кебек басып тора. Карашында — җан өшеткеч салкынлык.
Шулчак Айсылуның карашы бер читтә күз яшьләрен тыя алмыйча үксеп елаучы егет белән очрашты. Бу — теплоходта Гөлназ сөйләгән, тик таныштырырга өлгерми калган егет — Рамил иде. Айсылуның аяклары ирексездән аның янына атлады. Сүзсез генә, кулын егетнең калтыранган җилкәсенә куйды. Рамил дә аңа таба борылды.
— Гөлназ... юк...—диде ул, башын куллары белән тотып. — Без ... инде йөзеп чыга язган идек. Мин аңа жилет кигездем. Тәрәзәне ватарга дип, авыр әйбер эзләргә киттем. Ул минем янәшәмдә иде. Шулчак... Ниндидер көчле агым мине аяктан екты. Аңыма килгәндә, Гөлназ янымда юк иде. Мин аны эзләдем. Тик... Ичмасам, үпкәләшеп тә алган идек. Озак үпкәли белмәсә дә, Гөлназның һәр сүзгә хәтере кала иде. Соңгы минутларда сез аның белән сөйләштегез. Ул сезгә нәрсә диде?
— Ул: «Рамилне җанымнан дә артык яратам, мин юләр булганга, сүзгә килдек. Аннан башка яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм», — диде.
— Ә мин аны саклап кала алмадым... Алга таба ничек яшәрмен, белмим. Йа Ходаем, нинди гөнаһларым өчен болай җәзалыйсың? Гөлназны һәм аның карынындагы балабызны исән калдыр, мине үзеңә ал. Без бер атна элек кенә балабыз булачагы хакында белгән идек... Юкка шатланганбыз. Гөлназсыз мин — тере мәет. Бәлки, миңа да суга сикерергәдер?..
— Син ни сөйлисең? — Айсылу егетне туганыдай кочаклап алды. — Син алай ук бетеренмә әле. Исәндер алар. Коткаручылар эзли башладылар бит инде. Минем улым да әлегә хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Алар исән булырга тиеш...
Тик күпме генә көтсәләр дә, ул кичне дә, икенче көнне дә хәбәрсез югалганнарны таба алмадылар. Көтүчеләргә коткаручы водолазлар аларның мәетен генә тапшыра алды... Рамилгә дә Гөлназның җансыз гәүдәсен генә күрергә язган булып чыкты. Данис исә һаман хәбәрсез югалганнар исемлегендә иде. Кулындагы яралары тирән булу сәбәпле, «ашыгыч ярдәм» машинасы белән шифаханәгә озатылган Айсылу нарасыеның табылагына чын күңелдән ышанды. Балалар өчен ясалган музыка бүлмәсенең бикләнеп калуын һәм андагы гөнаһсыз сабыйларның барысы да һәлак булуын аңа әйтергә кыймадылар. Берничә көннән водолазлар балаларның җансыз гәүдәсен су төбеннән чыгаргач кына белде әлеге җан өшеткеч хәбәр турында Айсылу.
Баласының кабере өстенә ятып елаган хатынны, тынычландыргыч укол кадап, янәдән больницага алып киттеләр. Дамир исә улын күмгәндә дә, больницада да күренмәде...
Башыннан кичкәннәрне кабат исенә төшереп, йокыга талуын сизми дә калды хатын. Төшендә ул Данисны күрде. «Әни, син елама,—диде малай, әнисенең чәчләреннән сыйпап. — Алайса, миңа да авыр була. Мин синең яныңнан беркая да китмәдем.
Тиздән кайтырмын...»
...Айсылу куркып уянып китте. Палатада янәшә яткан хатынга төшен сөйләде.
— Улым мине үз янына чакыра бугай, — диде.
Сез төшне дөрес юрамыйсыз, — диде багучы күршесе. — Улыгыз сезнең үлүегезне теләми. Аны сагынып елагач, аның җанына чыннан да авыр. Ә «кайтырмын» диюе яңа җан яралуга ишарә. Бәлки, сез йөкледер? Йә тиздән узарсыз. Кайчак шулай була. Иртә дөньядан киткән бала җаны яңадан ярала...
Айсылуның йөзе караңгыланды. Яшьле күзләрен күрсәтмәс өчен, ул палатадан чыгып китте...
...Данисны бик авыр тапты ул. Дөньяга аваз салыр алдыннан, бала аркылыга әйләнгән булып чыкты. Табиблар ярдәм итәргә җыенгач кына, сабыйның кендеге муены тирәсенә уралуы ачыкланды. Баланы операция ярдәмендә алдылар. Айсылу берничә көн аңсыз ятты. Аңына килгәч, сабыйның сау-сәламәт булып тууына чиксез куанды. Тик табиблар аңа башка бала таба алмаячагы турында әйттеләр. Ул вакытта хатын бу турыда уйламаска тырышты. Тешсез авызын җәеп елмаерга азапланган малай аның бөтен борчуларын таратты. Ә хәзер... Аның беркайчан, беркайчан да баласы булмаячак... Башка беркем дә аңа «әни» дип дәшмәячәк...
— Айсылу!..
Уйларыннан бүлдергән тавышның Дамирныкы икәнен борылып карамаса да таныды хатын.
— Кичер мине, Айсылу. — Ир кыюсыз гына хатыны янына килде. — Данисның гомере өзелү турында ишеткәч, берни аңламас булдым. Кайгымны аракы белән юдым. Барысына да мин гаепле, Айсылу. Баланы әниләрдә калдырып, икәү генә барсак, алай булмас иде. Мин үлсәм әйбәтрәк булыр иде.
—Син ни сөйлисең? — Айсылу иренең кочагына сыенды. — Беркем дә гаепле түгел. Шулай язган, күрәсең.
—Ә башта мин бит сине гаепләдем. «Шул каһәр суккан билетларны алмаган булсаң, барысы да әйбәт булыр иде», — дип уйладым. Җеназага да бармадым хәтта. Кичерә алсаң кичер мине, зинһар. Ул көнне мин исерек идем. Сиңа ниләр әйтергә теләвем турында ишетеп алгач, хезмәттәшем мине үзенең фатирында бикләп куйды. «Акылыңа килмичә чыгармыйм», — диде. Ул көнне аны да сүктем мин. Бөтен дөньясын каргадым. Ә дустым хаклы булып чыкты. Хәмердән айныганнан соң, мин үземнең, чыннан да, хаксыз булуымны аңладым. Теплоход сәяхәткә чыкканда ук ватык булган. Кемнәрнеңдер комсызлыгы аркасында, бер гөнаһсыз җаннар кыелды. Ничек кенә авыр булса да түзәргә кирәк. Син мине кичерәсеңме, Айсылу?..
Хагын җавап бирмәде. Нидәндер башы әйләнеп китеп, ул аңын югалтты. Ир, хатынын кулларына күтәргән килеш, табиб янына йөгерде.
Үзен кая куярга белмичә, әрле-бирле йөренгән ир янына чыккан табиб аны тынычландырырга ашыкты:
— Бер дә борчылмагыз, — диде ул, ирнең җилкәсеннән дусларча кагып. — Хатыныгызның сәламәтлеге белән бар да тәртиптә. Аңын югалтуның сәбәбе бик гади: сез әти булачаксыз!...