Мин хәзер зур. Кайчандыр кечкенә чагым булган. Көчкә-көчкә генә басып, бер урында гына тора белгән курчак шикелле булганмын.
Кайвакыт шундый итеп елаганмын... Кат-кат исемемне әйтеп тә, уенчыклар күрсәтеп тә әнкәй мине юата алмаган. Авызымны йомарга онытып, тавышым белән бөтен өйне тутырып елаганмын... Ул чагында минем тавышым да, авызым да үземнән зур булган. Әнкәй шулай сөйләде.
Әнкәй мине барыбер яраткан. Сөте белән сыйлаган. Аннан бишеккә салып тирбәткән, йоклаткан. Ул чагымны мин хәтерләмим.
Үзем тиз үскәнмен. Имгәндә дә, елаганда да, йоклаганда да үскәнмен. Аның саен тизрәк үсәргә, тизрәк йөреп китәргә тырышканмын. Бик тырыша торгач, бишектән дә егылып төшкәнмен. Монысын да хәтерләмим.
Нәҗип белән Наил безнең күрше малайлары иде. Каз үләне куерып үскән тыкрыкта без йөгерешә-узыша идек. Йөгерешкән чакта безне Нәҗип уза. Көрәшкәндә Наил ега. Җәйпек ташны суда чирттергәндә мин җиңүче булам. Менә шуларпы да, шуннан соңгыларын да хәтерлим.
Бер җәйне — җылы, кояшлы көн иде. Су буенда төркем-төркем ак казлар йөри. Ярлар яшел, таллар яшел. Таулар яшел...
Безнең бакча башымдагы елганың сай, төбе ташлы җирендә су тырпылдап ага. Әнкәй белән җитәкләшеп елганың аръягына — әрәмәгә чыгабыз. Су уртасына җиткәч, ни өчендер, әнкәй иелеп миңа карады. Шунда аның күзләрен күрдем. Күзләре яшел икән, яшел талларга, ярларга, тауларга охшаган. Аның күзләре — яшел җәйнең яшел күзләре шикелле.
Без елганың икенче ягына чыктык. Әрәмәлеккә кердек. Әрәмәдә уйдык-уйдык печәнлек. Бу печәннәрне әнкәй чаба. Яшел печәнне бауга бәйләп, җилкәсенә күтәрә.
Шулай аны су аша безнең бакча ягына ташый. Кибәргә тарата. Салкын кыш көннәрендә сыерыбызга печән кирәк. Чөнки миңа җылы сөт кирәк... Кипкән печәнне кул арбасына төяп, өйгә кайтарасы да бар. Моны да әнкәй эшли. Мин ярдәм итә алмыйм. Тиз үссәм дә, әле минем көчем аз. Аңа ярдәм итәсем дә килә, мин бит аны бик яратам.
Авылдагы әниләрнең иң матуры — минем әнкәй. Бу уемны мин Нәҗип белән Наилгә дә әйттем.
— Минем әни матуррак! — диде Наил җавабында. Нәҗип тә бәхәсләшә:
— Иң матуры минем әни! — ди.
Бәхәсләшә торгач, ул көнне без сугыша яздык. Ярый әле, шунда безне эзләп су буена әниләребез килде. Аларның иң матуры минем әнкәй иде. Чынлап та, күзләре аның яшел иде... Ул чакта мин шуны да күрдем: Нәҗипнең әнисе — зәңгәр күзле, Наилнең әнисе — кара күзле икән. Безнең әниләребез дә дуслар. Алар эшкә бергә йөриләр. Авыл кырларында аларның эше күп шул — санап чыгарлык түгел. Җирләрне сөрәсе, сөрелгән җиргә бодай чәчәсе... Арыш та, борчак та чәчәсе бар. Чәчкән орлык кырларны тутырып үсә. Кырлар саргайгач, әнкәйләрнең эше тагын да күбәя. Игенне урырга, бөртекне саламнан аерырга кирәк. Бодайны да, арышны да, борчакны да, капчык-капчык тутырып, авылга кайтарырга кирәк. Сары саламны эскерт-эскерт итеп өяргә кирәк.
Әнкәйләргә моннан башка да эш күп. Авылның сарыкларын, сыерларын, атларын карыйсы... Бәрәңге аласы, урманнан өйләргә утын кайтарасы. Утынны кисәсе, ярасы, ягасы һәм безгә ашарга пешерәселәре бар.
Без өч малай җәйләрнең яшел җилкәсендә, кышларның ак түшендә бергә аунап үстек. Тиздән әнкәйләргә ярдәмче була башладык. Аларның хәлен аңладык. Безнең әткәйләр юк, сугышта үлгәннәр. Авылның бөтен эше әнкәйләргә калган. Ашарларына аш, киярләренә кием җитми. Өстәвенә — кышлары салкын. Шуңа күрә аларга кыен.
Шундый кыен кышларда моңланып, әнкәйнең әкрен генә җырлаганын хәтерлим. Әкерен генә елгамын да күп күрдем. Ул елагач, миңа күңелсез. Ә минем әнкәй... Минем әнкәй барыбер матур. Инде аның күзләре ак кышның яшел күзләре шикелле. Әйе, ак кышның яшел күзләре миңа:
— Күңелсезләнмә! — диләр.— Тиздән җылы, яшел җәй киләчәк! — диләр.
Ул кышлар Наил белән Нәҗипкә дә шулай, үз әнкәләренең күзләре аша караганнардыр, шулай әйткәннәрдер:
— Күңелсезләнмә! — дигәннәрдер.— Тиздән җылы, яшел җәй киләчәк! — дигәннәрдер.
Без яшәргә килгән бу җирдә төсләрнең исәбе-хисабы юк. Тик дөньяда иң матур төс, иң ачык төс итеп һәркем үз әнисенең күзләре төсен күрәдер. Җәй дә, кыш та шулайдыр ул.
Өйләрендә җылы кием, җылы аш җитмәгән өчен Наил белән Нәҗипне балалар йортына җибәрделәр. Аларны карлы юлдан бик еракка, шәһәргә алып киттеләр. Аннан җәй килде.
Тагын җәйләр үтте. Кышлар узды.
Аннан мин дә поездларга утырып, еракларга киттем. Шулай безнең авыл кешеләре төрле якларга таралган. Быел мин бала чагымны, шул чакта без белгән-күргән кешеләрне сагынып, авылга кайттым. Авылыбызда кешесез өйләр генә калган икән.
Безнең бакча башындагы су тагын да саеккан. Елгабыз чуер ташлар өстендә тырпылдап ага... Мин хәзер зур. Бәләкәй чагымда минем әткәй генә юк иде. Хәзер дусларым Наил белән Нәҗип тә юк. Әнкәй дә юк. Ә җәйләр миңа һаман әнкәемнең яшел күзләре белән карыйлар. Мин һаман ак кышларның да яшел күзләрен күрәм. Җирдәге әниләрнең иң матуры иде шул яшел күзле минем әнкәем.