СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Хисам Камалов «Очучы»

Минем очучы буласым килә иде. Әмма әни бу теләгемнән биздерергә тырышты. Мин аның саен үҗәтләндем, үз ниятемнән кайтмадым. Әни, күкнең терәге юк, очкычың ватылса, таш кебек җиргә кадаласың бит, бала, ди-ди, һаман куркыта, коточкыч хәлләр сөйләп бетерә.
Шулай да тәвәккәлләдем. Куркыту-өркетүләр генә теләгемнән тайдыра алмады. Мин укырга Оренбург шәһәренә киттем.
Очучылар мәктәбе шәһәрдән бер читтә урнашкан иде. Безне бик җылы каршы алдылар, ике катлы торакка урнаштырдылар. Мәктәпкә керергә теләүчеләр бик күп иде, бер урынга унтугыз кеше! Менә үтеп кара. Әнинең теләге кабул була, ахры, дип уйлыйм, эчтән генә пошынып.
Икенче көнне зәңгәр фуражкалы, козырегы өстенә алтын нәкыш эмблема куелган таза гына гәүдәле кеше барыбызны да сафка тезде һәм үзе белән таныштырды.
— Мин сезне киләчәктә самолет белән идарә итәргә, ягъни очарга өйрәтәчәкмен, — диде. — Сезнең укытучыгыз, командирыгыз булырмын... Исемем Николай Нәкыевич... Ә хәзер әз генә күк белән танышып төшик...
һәм шунда ук сафтан ун кешене аерып, кыр уртасында чирәмлектә торган ике канатлы самолетлар янына алын китте.
Бу төркемдә мин дә бар идем. Без командир артыннан калышмаска тырышабыз. Ә зиһенемдә «Николай Нәкыевич» дигән сәер исем бутала. Командирның каратут яңагына, алга чыгып тора торган киң иягенә карап-карап алам.
Ул тыныч табигатьле кеше булса кирәк. Самолетка утырганда һәм үзе штурвалга урнашканда бер сүз дә әйтмәде. Берничә минуттан, самолетны кабызып, безне һавага алып менеп китте.
Башта тигез генә очты самолет. Егетләр, өстән күренгән манзарага кызыгып, тәрәзәләргә ябыштылар, җирдәге әйберләрне бер-берсенә күрсәтә-күрсәтә шаулаштылар. Аларны ниндидер гаҗәеп бер дулкынлану, тәэсирләнү биләп алган иде, кайсы сөенечтән аякларын тыпырдата. Ләкин шулчак самолет кинәт чокырга төшеп киткән кебек аска убылды. Шау-шу тынды, малайлар урыннарына аудылар, тоткаларга ябыштылар. Самолет тагы кинәт өскә күтәрелә башлады. Идән ничектер сиңа таба килә. Шул рәвешле барганда, кинәт тагы ыргактан ычкынгандай кисәк аска уба. Кайсыдыр «аһ!» дип куя, кайсы эчтән тынып кала, йөзләр агарына. Бу тирбәлүгә чыдый алмыйча, берничә малай укшырга ук тотынды. Кәгазь пакетларны авызлары турына китереп куйганнар, иреннәре, борын яфраклары зәңгәрсуланып, битләреннән төс качкан иде.
Төшкәч, командир барыбызны да тезде, һәрберебезгә текәлеп карап чыкты. Күбебезнең тәмам өне киткән, яңакта бала йоннары кабарган иде.
— Күктә рәхәтме, җирдәме? — дип сорап куйды ул. Ирен кырыенда чак кына көлемсерәү чаткылары беленде.
— Очуы рәхәт, — дидек бертавыштан.
Командир тагы көлемсерәде. Аның йөзе тагы да матурланган, эчтән ниндидер нур, илһам белән өртелгән иде. Арпа башагыдай кашлары ягымлыланган, бернигә дә исе китми торган күзләре очкынланган.
Ул, безне җибәреп, калган егетләрне дә һава бишегендә тирбәтеп төште. Күктә булу егетләргә нык тәэсир иткән, кайберләренең элеккеге җанлылыгы сүнгән, йөзләре күгәргән, эчтән аларны ниндидер уй кимерә сыман, бик җитди кыяфәткә кергәннәр иде.
Ә теге самолет селкеткәндә укшыган егетләрне медицина комиссиясенә дә кертмәделәр. Сездән очучы чыкмый, диделәр.
Иләктән үтә алган безнең күк малайларны врачлар кулына биреп, энә күзеннән чыгара башладылар. Менә шулай ялгызың кич коридордан барасың, кинәт артыңда колак төбендә генә мылтыктан аткан тавыш яңгырый... Ул да түгел, ян бүлмәләрдән ике врач ике яктан йөгереп чыгып, беләккә тотыналар, пульсны саный башлыйлар. Аннары бүлмәгә алып кереп, күкрәккә ниндидер прибор кигерәләр, йөрәкне тикшерәләр.
Мин ату тавышын бар дип тә белмәдем, куркуның эзе дә булмады, шуңа күрә йөрәк тибеше дә тыныч иде бугай. Мине прибор шлеяларыннан тугарып: «Молодец, бар, казармага кайт»,— дип, бүлмәдән чыгарып җибәрделәр. Коридорның икенче очына таба берни белештерми, сынауны үткәнемә сөенә-сөенә атлый идем. Капылт кына аяк астындагы идән белән бергә түбәнгә, дөм караңгыга убылып киттем, һәм өч метр аста якты бүлмәдә пәйда булдым. Врачлар тагын пульсны санарга, стетоскоп куеп, йөрәкне тыңларга керештеләр...
Очучы булу өчен чын мәгънәсендә энә күзеннән үтәргә кирәк икән. Болардан соң фугада әйләндереп сынадылар. Ул киртәне күпләр «сикереп» чыга алмады. Ялдан соң командирыбыз, самолетка үзе генә утырып, күккә менеп китте, бер өскә күтәрелде, бер карчыга чебешкә ташлангандай, кинәт аска омтылды. Самолетны ат урынына уйната. Без моннан карап торганда, аның кыланышыннан тыннар кысыла, дер калтырап куябыз. Ул ике мәртәбә «Нестеров элмәген» һәм «сигезле» ясады. Аннары, канатларын кырынайтып, пикега керде һәм, уктай атылып, җиргә төшә башлады. Без «аһ!» иттек, бетте бу, бетте, дип, кулларыбыз алга таба үзеннән-үзе сузылды. Менә самолет җиргә якынайды, зур тузан болыты күтәрелеп, бар нәрсәне каплады. Без, бу кискен күренештән куркып, тынсыз калдык. Күп тә үтмәде, самолет чирәмгә чыкты, тузан бетте. Николай Нәкыевичның йөзе күренде. Ул бик тыныч. Чырае бары тик ниндидер илһамлану белән генә яктырган иде.
Минем, табигый, аның кебек буласым килә иде. Дәрес вакытларында мин гел аның янына елыштым. Сорауларыма бер дә җиксенми җавап бирә, тырыш булуымны сизеп алды бугай, русча белергә омтылуыма һәрчак булыша иде.
Бервакыт мин аның үзенә дә булыштым. Оренбург якларында көз соңрак килә икән. Сентябрь азаклары булуга карамастан, һаман җылы, кояш саран гына җылыта. Шундый көннәрнең берсендә, мин, дәрестән соң, аэродром буйлап китеп бара идем, саргылт фин йорты янындагы бакчада Николай Нәкыевичны күреп алдым. Ул бәрәңге казый иде. Исәнләштем, мине күрүгә ул да канәгать сыман. Хәер, аны белеп булмый. Эчендәген тышка чыгармый торган кеше. Мин тәбәнәк койма аша сикереп кердем дә аңа булыша башладым. Эш кулга килеп эләккәндә, сынатмыйм инде анысы. Бәрәңге төбен умырып алам да чәчеп ташлыйм, барысы да өскә ялтырап килеп чыга. Николай Нәкыевич минем эшне ошатты, кайсы яктан, ничек бирегә киләсе итүемне сораштырды. Баксаң, үзе дә безнең Чирмешән ягы «бәрәңгесе» икән. Әтиләре күптән, ул бер яшьтә чакта, бу якларга килеп төпләнгәннәр...
Кызып киткәч, алган бәрәңгене берочтан базларына ук төшереп куйдым. Баз баскычларына яңа араталар да ясадым. Кич булып килә иде, өйдән шактый юан, ягымлы гына хатын чыкты. Кече капкадан бакча эченә керде дә болай таба килә башлады, ләкин йомшак җирдә туфлиләре туфракка бата башлагач туктады.
— Николай, туфли шнурым чишелде, бәйлә әле, — диде ул иркә генә һәм, шунда ук миңа карап: — Исәнмесез,— дип, башын игәндәй итте. — Карале, шул арада күпме җирне алып бетергәнсез! — Ул саф татарча сөйләшә иде. Мин елмайдым, эндәшергә базмадым. Николай Нәкыевич исә, көрәген җиргә кадап, хатыны янына китте, һәм үтүк эзеннән пычак йөзе сыман торган чалбарын чеметеп кенә тартты да аның аяклары янына чүгәләде. Хатынының иркәләнүенә йөзен-чыраен бозмады, һаман шулай тыныч кыяфәттә калды. — Чәй эчәргә керегез,— диде апа, күзе белән миңа да дәшеп. Ул өйгә кереп китте. Өйалды ишеге шапылдап ябылуга, без тулы капчыкны базга илтеп бушаттык та өсләрне, аякларны каккалап, өйгә таба юнәлдек.
Өч бүлмәле стандарт йортта болар үзләре генә торалар шикелле тоелды миңа. Бәлки, балалары үсеп, ояны ташлап киткәннәрдер, һәрхәлдә, бүтән җан иясе сизелми иде.
Апа шактый юмарт шикелле иде. Минем алга итле аш, икенче савытта өстенә яшел суган тураган итле бәрәңге китереп куйды. Ләкин Николай Нәкыевич белән апаның үз алдында башка төрле ризыклар иде: өлеш тәлинкәсенә мин белмәгән, коймак шикелле кызартып пешергән, өстенә каймак салган нәрсәләр. Николай Нәкыевич, минем моңа сәерсенүемне сизгәндәй, хатынына елмаеп карап тора иде. Хатын аның карашын шундук аңлады:
— Синең бүген диета көнең, Николай, — диде апа, иркәле тавыш белән.— Эремчек коймагы пешердем.
Мин сүзнең ни хакында икәнен аңламадым. Ризыклануда шундый сәер көннәр була димени? Тик соңыннан гына мәгънәне чамалаган кебек булдым.
— Бүгенгә генә итле шулпа кабарга рөхсәт ит инде, хатын,— дип иркәләнгәндәй әйтте Николай Нәкыевич. Йөзендә ярату иде. Хатынының аны шулай кайгыртуы аңа бик рәхәт шикелле иде.
— Юк, шулпа ярамый, әнә итле бәрәңге алсаң ал.
— Бик тәмле әзерлисең, хатын, шуңа аппетит аза, үзең гаепле, — ди-ди, Николай Нәкыевич үзенә кастрюльдән итле бәрәңге бүлеп алды.
Алар шаярулы-чынлы сөйләшә башладылар. Ашап-эчкәч, хуҗа апага рәхмәт әйтеп, командирым белән аның гаражына чыктык. Әле яңарак кына «Волга» сатып алган икән. Ул машинага аеруча ягымлы итеп, без, борынына ис керә башлаган егетләр, кызларга караган кебек карый иде. Болай бик аз сүзле кеше мотор янында гаҗәп дәрәҗәдә сүзчән булып китә икән.
— Менә обкатка да ясый алганым юк, — диде ул, стартерга басып, машинасын кабызды. Аның бу сүзләре ниндидер аклану сыманрак булып ишетелде.
Кабина ишеген ачып, ул мине үзе янына утыртты һәм без, гараждан чыгып, аэродром асфальты кырыеннан киттек. Өч йөз метр чамасы җир үткәч, урам тыкрыгы башлана иде, Николай Нәкыевич машинасын шунда борды. Бераздан каршыга килүче һәм узучы машиналар очрый башлады. Бер «МАЗ» үзенең кара корымнарын мул бөркеп, безнең машинага тияр-тимәс кенә, ышкылып дигәндәй узып китте. Николай Нәкыевич, шоферның юл кагыйдәсен бозуыннан бик нык аптырап, башын як-якка болгап торды.
— Бәрдерерләр тагы, юньсезләр! — дип тиргәнде һәм машинаны кайту юлыннан алып китте. «Волга»ны гаражга керткәндә, ул үзен минем алда гаепле итеп сизгән кебек иде.
Мин аларга икенче ялда да килдем. Бәрәңгеләре алынып бетмәгән иде әле. Ул, әлбәттә, үзе чакырмый. Командирыбыз үз эшен кешедән эшләтүне өнәми. Шулай да мин алар яныннан каядыр бик мөһим эш белән үтеп барган булам һәм Николай Нәкыевич мине күреп ала. Без тагы бергә бәрәңге казыйбыз.
Эшнең соңы чәй эчү һәм чәйдән соң «Волга»га утырып шәһәр урамына чыгу белән бетә. Ләкин бер-ике чат үтүгә, ул янә машинаны кире бора. Машинаны иң әкрен тизлектә йөртә. Выжт итеп узып киткән машиналарга карап, гаҗәпләнүдән башын селки:
— Ничек курыкмыйлар, җеннәр! — дип, шоферларның гадәти йөрешләренә таң калып тора. Гаражга кайтып кергәч, ул тагын акланган кебек әйтә: — Ярар, икенче тапкыр мин сиңа шәһәр үзәген күрсәтермен, якташ.
Ләкин мин аларга озак бара алмый йөрдем. Занятиеләр бик күбәеп китте, һәрнәрсәне әлифбадан башлаталар иде. Самолетны өйрәнә башлаганчы әллә никадәр әйберләр үтәсе бар икән. Парашютны төрергә, сүтәргә өйрәнү дә шактыйга сузылды. Аның лямкаларын ничек тотарга, ничек аларны ботка кияргә? Лямкаларда өйрәнгәч, шуларны киеп вышкадан сикерү күнекмәләренә керештек. Биредә дә малайлар сыналып коелды. Вышкадан түбән очканда йөрәк ничектер өскә таба бугазга килеп тибә башлаган кебек була иде. Кайбер нәзберекләргә шул ярамады. Беркөнне мин дә ялгыштым: өстән очып төшеп җиргә җиткәндә, бер аягымны үземә тартып өлгерә алмадым, җиргә бәрелде һәм каймыгып чыкты. Иртәнгә тубык буыны шешкән иде. Санчастька бармыйча булмады. Кайтарып җибәрмәгәйләре, дип шүрләдем.
Мин Николай Нәкыевичларга янә кырпак төшкән чакларда гына килеп чыктым.
Ләкин бу вакытта да без аның машинасына утырып шәһәр үзәгенә барып җитә алмадык. Берничә яңа тыкрыкны үттек, алда күпер күренде. Анда юл тар иде. Николай Нәкыевич машинасын еракта ук туктатып, күпердән ике якка да үтүче машиналарны күзәтеп, озак кына карап торды. Ике зур машина бер-берсенә юл сабышмыйча гына уздылар, ахры, тимер кузовлары үзара ышкылып, очкыннар чәчрәп китте. Николай Нәкыевич моны күреп, дерт итте һәм башын селкеп алды.
— Бүген дүшәмбе, — диде. — Шоферларның иң күп авария ясый торган көне. Йөзгә ике очрак була икән...
Ул тар күпергә керергә базмады. «Волга»сын кайту ягына юнәлтте, һавада самолетын курчак уйнаткан кебек йөрткән, «Нестеров элмәген» ясауны бернигә дә санамаган, үзенең һавадагы батырлыгы белән барлык очучыларны таң калдыра торган командир җирдә машина йөртергә курка иде. Менә ике ел инде өр-яңа «Волга»сы обкаткада да булмаган көе ята... Мин Николай Нәкыевичның: «Күктә рәхәтме, җирдәме?» — дигән соравын хәтеремә төшереп, елмаеп куйдым.