Әйдә, Юлдашны бәйдән ычкындырабыз! — диде Ирек.
Без, бер көтү малайлар, аларның ишегалдында футбол уйный идек. Барыбыз да куркышып калдык, һе! Куркырсың да! Беләсезме нинди усал аларның этләре! Ирек Юлдашны бәйдән ычкындырды. И-и-и, күрсәгез сез малайларның ни кыланганын?! Яртысы, койма аркылы сикереп, яшелчә бакчасына качты, кайберләре урам чыгып йөгерде, ә берсе бөтенләй гел мунча түбәсенә менеп утырган. Ә мин Азат белән тик кенә басып тордым. Юлдаш, ишегалдын чаба-чаба бер-ике урагач, Азат белән мине иснәде дә... тимәде инде, җүләрмени ул сиңа?
Малайлар качышып беткәч, Ирек Юлдашны урамга чыгарды. Чаба-чаба, тыкрыкка кереп китте Юлдаш. Без — аның артыннан. И, Ирек кычкырган була этенә, Юлдашның койрык җоны да селкенми инде, Ирекне гел ишетми дә теге. Тыкрык буйлап түбәнгә таба төшә торгач, су буена килеп җиттек. Юлдаш һаман нидер иснәнгән була. Яр буена килгәч, боз өстенә кергәнче әзрәк чинаштыргалап торды да бу, сак кына адымнар белән әкрен генә атлый-атлый, аръякка чыкты да китте. Без бу якта карап калдык.
Башта без дә чыкмакчы булган идек тә, аннан соң кире уйладык. «Язгы бозга ышаныч юк», — диде Азат. Ул әйтмәсә дә беләбез инде.
Карап торабыз шулай Юлдашның котырганын, берзаман, малай, мин сиңа әйтим, тычканнар тота башлады бу. Бер-ике минут эчендә унлапны тоткандыр. Чаба-чаба теге якка чыгып киткәнебезне сизми дә калдык. Юлдаш янына килеп җитсәк андагы тычканны күрсәгез?! Гаскәр кебек! Күрәсең, бу урында көз көне су җыелып торгандыр. Чокырлы-чакырлы җир үзе. Юка гына боз элпәсе астында мыҗлап тычканнар йөгерешеп йөри. Боз шулкадәр юка ки, хәтта без түгел, Юлдаш басса да ватылып төшә. Тычканны Юлдаш, авызында селтәп-селтәп тора да, бер читкә болгап ата. Тычканнар качышып беткәнче уйнап рәхәтләндек кенә, малай. Иң соңгы тычкан юкка чыккач, өйгә кайтасы бары искә төште.
— Ничек кире чыгабыз инде хәзер?! — дим.
— Бу якка ничек чыктык, теге якка да шулай чыгабыз,— ди Ирек. Елгага киттек. Юлдаш яр буенда чинап йөри, боз өстенә керми. Азат аны-моны уйлап тормады, керде дә китте.
— Кая барасың, боз ватылып төшеп китәсең бит хәзер, — дибез Азатка.
— Батмыйбыз, — дигән була, — бу якка чыктык бит әле, — дип әйтеп бетерергә, өлгермәде, боз шартлап ватылды да, Азат суга төшеп дә китте! Күзләрен безнең бакчада үсә торган кытай алмасы кадәр зурайтып акыра да башлады:
— Бата-а-ам, коткарыгы-ы-ыз!
— Акырма, — ди Ирек, — хәзер берәрсе килеп чыкса, өчебезгә дә эләгә.
Берни эшләр хәл юк, без дә боз өстенә кердек инде. Тик без шуышып керде
Алдан Ирек шуышып бара, аның артыннан — мин. Азат янына килеп җиттек, боз өстенә тартып чыгарып кына булмый, малай. Киемнәр юешләнеп бетте, дер-дер киләбез. Суда чәбәләнгән Азат:
— Ак әби-и-и,— дип бер сузды да җылап та җибәрде. Ничек баштарак Ак әбине чакырырга башка килмәгәндер инде?
Озак көттермәде әбиебез. Шундук килеп җитте. Өчебезне дә, өермәсенә бөтереп яр буена чыгарып куйды.
— Эт йөрмәгән җирдә сез йөрисез, — диде ул кырыс кына.
Карасак, Юлдаш та бу якка чыккан — батмаган да, нитмәгән дә.
Каян чыкты икән ул?
— Ярар,—ди Ак әби,— бүтән чакта язгы боз белән шаярмаска әйбәт була ул,— ди дә шул мизгелдә үк күздән югалды.
Ярый безне Ак әби коткарды, ә сез батканда коткаручы табылмаса? Тфү! Тфү! Бәладән баш-аяк!