Фәрзетдин ага, күрше Яншык авылында машинадан төшкәч, өс-башыннан юл тузанын каккалап алды. «Тагын биш чакрым чамасы калып бара, —диде ул үз-үзенә, моңа сөенергә дә,сөенмәскә дә белмичә. — Биш чакрым чамасы... Ничек каршы алырлар инде...»
Ул зур булмаган чемоданын кулына алды да туган авылына бара торган юл буйлап җәяү генә атлады. Дөрес, юл читендә бераз көтеп торса, бәлки, машинасы да килеп чыккан булыр иде. Ләкин менә шушы калган юлны нәкъ җәяү үтәсе килде аның.
Ашыкмыйча гына Яншык үрен менеп, инде туган авылы кырлары башлангач, аның тез буыннарына кадәр ничектер көчсезләнеп, калтыранып куйдылар, хәтта артык дулкынланудан тыны кысылып калды, тамак төбенә ниндидер каты төер килеп утырды һәм, никадәр тырышса да, шул төерне йотып җибәрә алмый азапланды.
«Мин киткәндә монда гади ызан гына иде, — диде ул, сулыш алуы җиңелрәк булсын өчен күлмәк изүен чишеп, — кара моны, нинди урман утыртканнар!..»
Авылдашлары утырткан коры җилләрдән ышыклагыч шушы урманга гаҗәпләнеп никадәр генә онытылырга тырышып караса да, өзлексез күңеленә килеп, борчып торган шомлы билгесезлек аны һаман чынбарлыкка алып кайта иде: «Ничек каршы алырлар инде...» Ул урманга карап сокланып торды да, әле һаман йотылмый азаплаган төерне тамагыннан үткәрә алмыйча, юлын дәвам итте.
Бераздан авыл күренде. Юк икән әле, аңа кадәр авылдан өстә, сул якта урнашкан сарыклар асрый торган зур комплексны күреп гаҗәпләнде ул. Дөрес, Фәрзетдин ага аның комплекс икәнен белми иде белүен, ләкин карап торгач, төсмерләп, «ферма» дигән нәтиҗә ясады. Менә шуннан соң гына аста, елга буйлап сузылып киткән авылын күрде ул.
Авылдан чыгышка сул якта урнашкан, урманны хәтерләтеп торган зиратны күреп, кипкән иреннәрен ялап, пышылдап куйды:
«Кичер син мине, Мәрьям, кичер!.. Нишлисең бит, шулай килеп чыккач...» Фәрзетдин ага кинәт колак төбендә агачларның дуамалланып шаулавын ишеткәндәй булды; әйтерсең алар аның озак еллар чит-ят җирләрдә йөрүенә илерә-илерә ризасызлык белдерәләр иде.
«Их, гомерләр... Их, кеше тормышы... — дип куйды ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә. — Шушы киткән юлларымнан утыз дүрт елдан соң гына кире кайтырмын дип кем уйлаган бит!..»
Анын уйлары ирексездән үткәннәргә тәгәрәде...
Туган авыл... Монда аның ничәмә-ничә буын әби-бабалары яшәгән. Ул да монда туып, хәзер күз күремендә җәелеп яткан кырларны, еракка-еракка, елга буйлап сузылган киң болыннарны иңләп-буйлап шушында үскән иде. Көчле куллары белән айкап-чайкап печән чапкан шул болыннарда, ат белән сука сукалаган, иген чәчкән, урган-җыйган шушы кырларда аның да маңгай тире түгелгән. Ләкин иген игүченең йөрәгенә, тәне-җанына үзенә бертөрле рәхәтлек, куаныч бирә торган тирләр иде ич алар. Әнә шул тирләрне яңадан түгәр өчен хәзер нәрсәләр генә бирмәс иде Фәрзетдин ага!..
Ул, чемоданы өстенә утырган җиреннән торып, юлдан читкә атлады. Иелеп, күз яшьләреннән шактый ук чыланырга өлгергән куллары белән туфракка кагылды һәм, кызыксынып берәр бөҗәкне күзләгәндәй, чүгәләгән килеш озак кына карап торуын дәвам итте. Аннан соң, исенә килгәндәй, калтыранган куллары белән бер уч туфрак кушырып алды да, йөзенә китереп, ашыкмыйча гына исни башлады, гүя әгәр шушы минутта кабаланса, ашыкса, туган туфрак аның өчен иң кадерле булган исен дә, иң кадерле төсен дә югалтыр кебек тоелды. Ул туфракны озак иснәде һәм шуның саен күзләреннән яшьләре көчлерәк ага башлады. Фәрзетдин ага, бераздан учындагы юеш туфракны авызына китереп, дерелдәгән иреннәре белән үбеп алды һәм сак кына кире урынына куйды; абайламыйча, пычрак кулларын чиста, рәеш чалбарына сөртә-сөртә, чемоданы янына, юлга таба атлады.
Кырык беренчедә аларны армиягә шушы юлдан озатканнар иде. Күбәү иде алар. Менә шушы җирдә ул дүрт яшьлек Гомәрен кулында тоткан килеш илергән Мәрьямен көчкә аерып калдырган иде.
«Исән булса, хәзер Гомәргә... Гомәргә дүрт яшь тә тагын утыз дүрт... Йа Хода, утыз сигез яшь була түгелме инде?! Миннән дүрт яшьтә калган малай!..»
«Их, гомерләр, гомерләр... Их, кеше тормышы... — дип кабатлады Фәрзетдин ага, зиратка карап. — Бик күп йөрелде шул чит-ят җирләрдә, күп... Үзем гаепле, үзем...»
Ләкин болар Мәрьяменең күзенә карап теге чакта әйтелгән сүзләр түгел иде. Хатынын соңгы мәртәбә күрүенә утыз дүрт елдан соң гына әйтелеп, утыз дүрт елга соңарган сүзләр иде болар...
Мәрьямгә нибары берничә генә хат салып калды ул. Аннан соң Смоленск сазлыклары... Яралану... Плен... Язмыш аны Европа илләре буйлап сибелгән концлагерьларның берсеннән икенчесенә ташлады... Бу фани дөньяда яшәү өмете тәмам өзелгән көннәрнең берендә, инде Германия җирендә, аларны безнең гаскәрләр азат итте. Тик шатлыгыннан нишләргә белмәгән, тире белән сөяк кенә калган Фәрзетдиннән аның үз күңеле үк усал көлде. Беренчедән, гаиләсе, балалары, авылдашлары белән кавышу куанычы кичерде, туган ягының урман-болыннары, чишмәләре күз алдына тагын да якынрак булып килеп басты. Төшләрендә гел шулар белән саташты. Икенчедән, шундый мәхшәрдән соң да исән калып туган ягына кайтып төшүен күз алдына китерде исә, эсселе-суыклы булып китә, тәмам һушы алына иде. Ул кеше сүзләреннән курыкты, сатлык җан семьясы дип хатынының да, баласының да күзен ачырмаслар кебек тоелды. Кыскасы, ул үзен тагын да каты җәзага тартты: гаиләсе, авылдашлары өчен сугышта юкка чыккан, югалган солдат булып калды — үзен тереләй күмде, туган туфрагына әйләнеп кайтмады.
Ул Чиләбе өлкәсендәге бер шәһәргә төпләнде. Яңа гаиләсе, бала-чагалары бар иде, ләкин төрлесе-төрле якка таралышып беттеләр инде. Хатыны үлде. Тормышы да бик яхшы гына иде.
Тик кеше нинди генә рәхәттә яшәп, нинди генә байлыкта йөзмәсен, аның күңеле барыбер китек: ул өзелеп-өзелеп туган- үскән ягын сагына, кеше өчен шушы сары сагыштан да газаплы нәрсә юк икән дөньяда! Фәрзетдин ага да туган җиренең туфрагында үсеп корыган каенга бер генә мәртәбә булса да сарылып елар өчен гомерен бирердәй булды...
Әле яшьрәк чакта бу сагынуга ничектер түзеп, аны сүрелдереп торырга мөмкин булса да, картая төшкәч бу хисләр тәкатьсез икән.
«Их, гомерләр, гомерләр... — дип яңадан кабатлап куйды ул. — Кичер инде син мине, Мәрьям!.. Кичерә күр».
Утыз дүрт елдан соң әйтелгән бу сүзләрне Мәрьяме ишетә алмый иде инде — сугыштан соң, кеше арасында баламны ким- хур итмим, дип йөргән бер язда, кырдан черек бәрәңге җыярга барган җиреннән каты салкын тидереп, баласын ятим калдырып, ул тиз генә үлеп китте...
«Ничек каршы алырлар инде... — диде Фәрзетдин ага үзалдына. — Ә бер күреп китәсе килә шул. Бәлки, калырмын да... Миңа хәзер барыбер ич: анда ни дә, монда ни... Бәлки, өй сатып алырмын...»
Фәрзетдин ага авылга керү белән үзеннән калган йортка юнәлде. Тик якынлашкач, салам түбәле кечкенә генә йорт урынына калай белән ябылган биш стеналы зур йорт басып торганын күрде.
—Наным, бу йортта кемнәр тора? — дип сорады ул, шикләнүен басу эчен, капка төбендә уйнап йөргән бер кыз баладан.
—Без! —диде кызчык, таныш булмаган бу кешегә карап. — Гомәрләр яши монда...
—Әтиең өйдәме соң, кызым?
—Хәзер төшке ашка кайтырга тиеш...
Фәрзетдин ага кесәсеннән папирос чыгарды да, капка тө бендәге бүрәнәләрнең берсенә утырып, аны дулкынланудан калтыранган кулы белән кабызып, ашыкмыйча гына тарта башлады. Ләкин папиросының яртысын да тартып бетермәгәндер, кызчык:
—Әти, әти кайтып килә! — дип кычкырып җибәрде.
Чыннан да, күрше йорт янындагы борылыштан таза гына гәүдәле ир-егет күренде. Ул якыная барган саен Фәрзетдин ага ниндидер бер эчке сизенү белән аны үзенә охшата төште: «Йөрүенә кадәр минеке, төсе-бите дә нәкъ миңа охшаган түгелме?..»
Килүче капка янына якынлашкач, Фәрзетдин ага, урыныннан торып, чалбарын каккалап алды һәм кинәт колачын җәеп:
— Исәнме, улым! — дип, аңа ташланды.
Аны-моны көтмәгән Гомәр, аптырап, килә торган җиреннән шып туктап калды һәм үзен кочаклап алган кешене җиңелчә генә читкә этәрде.
— Ялгыштың, абзый кеше... — диде ул, уңайсызланып.
— Син Фәрзетдин белән Мәрьям малае бит, улым?
— Дөрес анысы, абзый... Шуннан ни булган?
— Мин синең атаң Фәрзетдин булам инде, балам...
Нәрсә эшләргә белмичә, Гомәр бер мәлгә каушап калды. Тик бик тиз аңына килеп:
— Минем әти сугышта үлгән, абзый кеше, — дип куйды. — Дөрес, мин аны бер генә дә хәтерләмим. Тик беләм: ул сугыш кырында ятып калган...
Бу сүзләрдән соң каршысында торган аганың күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Болай да җыерчыклар басып алган йөзе ничектер тагын да җыерчыкланып, хәтта кечерәеп, кызганыч булып калгандай тоелды. Ул үзенең яхшы материядән бик килешле итеп тегелгән костюмының төймәләрен тотып бөтерә башлады. Тынлыкны Гомәр бозды:
— Менә шулай, абзый кеше... Утыз дүрт ел әтисез яшәргә өйрәнгән инде без. Үзебез әти без хәзер! Яхшылап әйтәм: йөрәк яраларын яңартып йөрмә, абзый!..
Гомәр үзенә таныш булмаган бу карт кешегә шулай дип әйтте әйтүен дә, ләкин шул ук вакытта күңеленә: «Бәлки, чыннан да, әтидер, — дигән уй да килмәде түгел, — хәер, кая инде ул... Сугыш беткәнгә күпме!.. Әгәр исән-сау булса, сугыш бетүгә үк кайткан булыр иде, — әни сөйләве буенча, дөньяда безнең әтидән дә яхшы кеше булмаган. Юк, юк, ниндидер ялгышлык бу... Ничәмә-ничә дистә еллар безгә, туган туфрагына хыянәт иткән кеше безнең әти була аламыни?! Минем чын әтием мәңгегә сугыш кырында башын салган солдат булып калсын...»
— Су бирче, улым! — диде Фәрзетдин ага.
Г омәр, аны өйгә алып кереп, су бирде. —Ашап та алмыйсыңмы, абзый кеше? — дип сорады Гомәр. Шофер булып эшләүче Гомәр үзе көндезге ашка кайткан иде.
— Юк, юк, рәхмәт, — диде Фәрзетдин ага.
— Түргә уз, абзый! — диде Гомәр.
Шул минутта Фәрзетдин ага рам белән стенага элеп куйган рәсемнәр арасында үзенең сугышка китәсе елда төшкән рәсемен абайлап алды. Алай гына да түгел, шул ук рәсем, портрет кадәр зурайтылып, аерым да эленеп тора иде.
«Онытмаганнар бит, онытмаганнар! — диде ул эченнән, ләкин моңа шатланырга да, шатланмаска да белмәде. — һаман исләрендә икәнмен әле!..»
Шуннан соң ул, Гомәргә карап, телгә килде:
—Мин, чыннан да, әтиең Фәрзетдин булам, Гомәр улым...
—Бик җор кеше икәнсең син, абзый, — диде моңа каршы Гомәр, бер дә исе китмичә. — Минем әтинең сугышта һәлак булуына утыз елдан артык инде!..
—Менә мин... исән бит, улым... Менә монысы, стенада эленеп торганы, сугышка хәтле төшкән рәсемем...
—Әгәр исән икәнсең, моңарчы кайда йөрдең соң син, абзый кеше?! Ник сугыш беткәч тә кайтмадың?..
—Шулай туры килде инде, улым...
—Зинһар, миңа, улым, дип дәшә күрмә, абзый. Алай дип миңа азапланып үстергән әнием генә әйтә иде. Моңа аның гына хакы бар иде...
Инде Гомәр, гәрчә алдында басып торучы бу кешенең стенадагы рәсемгә охшашлыгы барлыгын сиземләсә дә, күңеле читендә шатлыкның бер чаткысын да сизмәде. Киресенчә, зур таза куллары белән, инде йөзен-битен җыерчыклар каплап бетергән шушы кешенең якасыннан эләктереп алып, инде сүнеп-сүрелеп калган күзләренә туп-туры карап, сорыйсы килә иде:
—Исән килеш ник безне ятим иттең? Әгәр син булсаң, әле әнинең үлмәячәген, аның мине кеше итү өчен ничек азапланганын беләсеңме? Аны син үтердең түгелме?!
Карый торгач, Гомәр җил-давыл булып көтмәгәндә тормышына килеп кергән бу кешенең, чыннан да, әтисе икәнлеген төсмерләде. Тик аң-хәтерен никадәр генә туплап, тырышып караса да, аның ни өчен утыз елдан артык вакыт үткәч кенә кайтып кеше күзләренә күренергә батырчылык итүен йөрәге белән дә, күңеле белән дә аңлый алмады.
...Элми Фәрзетдине кайткан икән дигән хәбәр, аяз көндә яшьнәгән яшендәй, авыл халкы арасында сәгате-минуты белән таралып өлгерде. Әлбәттә, аны олырак кешеләр генә белә иде. Кызыксынучылар аны күрергә Фәрзетдин аганың нигез йортына түгел, ә кайчандыр аның яшьлек дусты булган Хәмәтша абыйларга юнәләләр... Кызыксынучылар дигәннән, чыннан да, шаккатмады хәл иде бит бу: авылдан чыгып киткәненә утыз дүрт елдан соң, истә-төштә булмаган җирдә, инде беркем дә исән- сау дип санамаган адәми зат кайтып керсен әле! Кырык өчтәме, әллә кырык дүртнең урталарындамы, үлгән дигән хәбәре килгән иде ләбаса.
Әйе, Фәрзетдин ага Хәмәтшаларда утыра иде, чөнки аны малае әти дип танымады.
..Авылдан чыгып, зират юлыннан менеп барганда Фәрзетдин аганы озатучы бер генә кеше дә күренмәде. Әйтерсең лә, гәрчә үз күзләре белән күрсәләр дә, авыл кешеләре аның дөньяда барлыгына барыбер ышана алмады. Ә ул исән иде, исән. Әнә тагын моннан утыз дүрт ел элек чыгып киткән юлыннан бара. Ул вакытта, үлем кырына таба атласа да, күңелендә ниндидер күтәренкелек сизелә иде, чөнки ул кешеләр арасында булып, аларның һәммәсенең дә язмышлары уртак иде.
Фәрзетдин ага, Яншык үренә менеп җиткәч, ирексездән артына әйләнеп карады. Аста, елга буйлап сузылып, аны кабул итә алмаган, якты чырай бирмәгән авылы җәелеп ята. Тирә- якта иксез-чиксез кырлар киңлеге, урманнар шавы. Еракта-еракта елга белән кочаклашкан киң болыннар күренә иде...