Фирдәвес кечкенәдән малайлар арасында үсте. Алар шикелле кыю, җитез булырга өйрәнде. Быел менә дүртенче классны тәмамлый, буйга да үсеп китте. Аның өчен өй кыегына үрмәләп менеп сыерчык оясы кую, чанага су багы утыртып ерак коега җилдереп барып килү берни түгел. Әйе, ул кайбер кызлар шикелле юк-барга «сытылып» күз яше күрсәтмәс иде. Ләкин аның тупас гадәтләре дә бар шул. Карышсаң сугып, үзе әйтмешли, «әйләндереп тә җибәрә». «Синнән сорамыйлар», «кирәгеңне бирермен» дип кенә сөйләшә. Иптәш кызлары шуңа күрә Фирдәвестән читләшә, бәйләнешкә кермәскә тырыша. Бу хәлгә кыз тагын да җәберсенеп бөтен ачуын тышка чыгара, кырыслана төшә сыман.
Бервакыт класс җитәкчесе Мөршидә апа пьесалар җыентыгы күтәреп керде.
— Бәйрәм якынлашып килә. Шул сбор өчен мин герой пионерлар турында инсценировка әзерләргә тәкъдим итәм.
Пьесаның эчтәлеге белән танышкач, дәррәү килеп роль бүлешергә тотындык.
Фирдәвескә Оля исемле батыр пионер роле бик ошады.
— Апа, мин Оляны уйныйм,— диде ул. Ачы телле берәү аңа төрттереп куйды:
— Сиңа малайлар роле бирергә кирәк!
— Оля малайлар кебек батыр булган,— дип бәхәсләште Фирдәвес.— Үзе кыю, бернинди авырлык та аны куркытмаган!
Шул вакыт бәхәсне Мөршидә апа бүлде:
— Әйе шул, Фирдәвес, дөрес әйтәсең. Оля кыю булган, әмма ул тупас булмаган, дусларын рәнҗетмәгән; әйдәгез, уртак фикергә килик инде: Оля ролен уйнау өчен башкаларга авырлык килгәндә ярдәм кулын сузарга дә әзер торган, нәфис тә, ягымлы да, батыр да кыз кирәк. Я, кемне күрсәтәсез?
Берсе дә Фирдәвес исемен атамады... Кемгә үпкәләсен Фирдәвес: үзенә үпкәләргә генә кала. Ул үз ролен дә дөрес уйнамый бугай шул...