Әтисе, Сәйдәшне ияртеп, балык тотарга китте. Алар юл буе сөйләшеп бардылар.
— Әтием, — диде Сәйдәш, — безнең кармакка алтын балык эләгерме?
— Алтын балык әкияттә генә була шул, — диде әтисе.
— Ә үзең: «Әкият тормыштан алып языла», — дисең.
— Элек, — диде әтисе, улына яхшылап аңлатырга теләп, — матур балыклар күп булган...
— Ни өчен элек булган, ә хәзер юк? — дип сорады Сәйдәш.
— Ул суның чисталыгына бәйле, улым. Нәзберек, затлы балыклар пычранган, тынчыган суда яши алмый. Шуңа күрә кайбер балыклар хәзер бөтенләй юкка чыккан.
— Алтын балыктамы?
— Алтын балык та.
— Киләчәктә «Алтын балык турында әкият» тә булмасмы?
— Әкияте булыр...
— Ә балыклары?
Әти кеше бераз уйланып торды да:
— Син зур үскәч, күп итеп чәчәкләр, агачлар утыртсаң, ә инде олы абый- апалар елга-күлләргә агулы калдыклар, чүп-чарлар ташламаса, алтын балыклар, бәлки, терелер, — дип җавап бирде.
— Ә мин чәчәкләрне хәзер үк утырта алам. Минем көчем күп. Менә кара... — Ул әтисенә беләкләрендәге мускулны күрсәтте. Шатлыгы хәрәкәтләренә, тавышына күчте.
— Әкрен, улым! Балык тотканда тавышланырга ярамый, — диде әтисе.
Алар күп балык тоттылар.
Өйгә кайткач, чәчәк орлыкларын кайдан алу, аларны кая утырту турында сөйләштеләр. Кич белән, бер-берсенә хәерле төн теләп, йокларга яттылар.
Төшендә Сәйдәш янына Алтын балык йөзеп килде. Ләкин ул бик күңелсез иде. Тәңкәләре дә алтынсу төстә түгел.
Сәйдәш аңа үзе үстергән кашкарый чәчәкләрен бирде. Кашкарыйлар ал-кызыл, сары, зәңгәр, шәмәхә, алтынсу төсләрдә иде.
Алтын балык чәчәкләрне алды. Сәйдәшкә рәхмәт әйтте һәм кашкарыйлардан, күз ачып йомганчы, такыя үреп киде. Иң алга алтынсу төстәге чәчәкләрне куйды. Алтынсу төстәге кашкарыйлар ялык-йолык килә. Алардан төшкән нур балыкны да алтын төскә мана...
— Алтын балык терелде! Алтын балык терелде! — дип кычкырып җибәрде Сәйдәш, йокысыннан тора-торышка. Ул тиз генә әтисе янына йөгереп килде. — Әти, әтием, мин Алтын балыкны коткара алам! — диде малай катгый итеп. — Безгә кашкарый чәчәкләре үстерергә кирәк. Бүген үк, хәзер үк утыртыйк, әтием! Чәчәкләр алтынсу төстә булырга тиеш!..
Әтисе, кечкенә Сәйдәшне, күтәреп, күкрәгенә кысты, битләреннән үпте дә,
— Бик матур төш күргәнсең, ахры, улым! — диде.