СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гөлнара Хәйдәрова "Мәдинә һәм уенчыклар"

Мәдинә инде зур кыз. Аңа 3 яшь! Ул балалар бакчасына йөри. Бакчадан кайткач, өйдәге уенчыклары белән уйнарга ярата.
Мәдинәнең уенчыклары бик күп. Сикерә торган түп-түгәрәк тубы да, төрле төстәге шакмаклары да, матур курчаклары да, йомшак уенчыклары да бар. Кыз алар белән бик озаклап уйнап утыра. Тик, уйнап бетергәч, аларны уенчыклар кәрзиненә җыеп куймый, курчакларын да йокларга яткырмый. Арыдым, дип, йомшак караватына менә дә ята. Уенчыкларны Мәдинәнең әтисе белән әнисе җыя.
Ә менә беркөнне иртә белән әнисе Мәдинәгә бер хәл турында сөйләде.
—Кызым, бүген төнлә мин бер тавыш ишеттем, — диде ул. — Синең бүлмәңдә уенчыклар сөйләшә иде. Алар: «Мәдинә безне яратмый, тәртипләп җыеп та куймый. Үзе йокларга ята, ә безне йокларга да яткырмый. Без аңа кирәк түгелдер инде. Башка балалар янына китик микән?» — дип сөйләшәләр иде, — диде әнисе. Мәдинә аптырап калды. Ул уенчыкларын бик ярата бит. Яратканга күрә, алар белән уйный да.
— Әнием, мин бүтән алай итмәм, — диде кыз. — Үзем йокларга ятканда, уенчыкларымны да кәрзингә җыеп куярмын. Курчакларымны йокларга яткырырмын!