СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Сәмига Сәүбанова "Тылсымлы башмаклар"
Чикерткә базардан башмак сатып алган. Башмаклар шундый матур, шундый җиңел икән. Аякларына киюе булган, чикерткәне очыртып алып киткәннәр. Һич кенә дә туктап булмый икән.
Шундый тылсымга ия булган шул башмаклар.
Башмаклар чикерткәне болытлар өстенә алып менгән. Чикерткә биеклектән куркып, күзләрен чытырдатып йомган һәм бер болытка тотынган.
Шулай йөри торгач, ком чүле өстенә җиткәннәр болар. Анда кактуслар чәчәк атып утыра икән. Ә кактус чәчәкләренең искиткеч матур булуын сез беләсезме? Алар үзләре генә чәнечкеле, ә чәчәкләре бер дә чәнечкеле түгел, күз явын алырлык.
Башмакларның шул чәчәкләрне якыннанрак күрәсе килгән. Тотканнар да болыттан төшеп калганнар болар. Иң матур бер кактусның ботагына килеп кунганнар. Чикерткә дә алардан калмаган. Калырга, башмаклар аның аягында булган бит.
Кактусның чәнечкеле булуын белмәгәннәр шул алар. Төшү белән чәнечкеләргә кадалганнар. Чикерткә алай иткән, болай иткән, башмакларын көчкә ычкындырып, җиргә төшкән. Башмаклар да кактустан төшкәннәр дә чикерткәдән башка гына атлап киткәннәр. Чикерткә башмакларны куа киткән. Тик куып кына җитә алмаган. Аңамы соң тылсымлы башмакларны куып тотарга?
Шул көннән бирле чикерткә әле дә сикерә-сикерә башмакларын куып йөри икән.
2025-12-01 11:00