СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Әхәт Гаффар “Көзге”
Куәтле язгы ташу башта җәелеп, шаулап, аннары эреле-ваклы ерганакларга елышып, сыясы-сыеп узган да киткән инде. Гөрләвекләрнең юлларына, яңа борынлап чыккан сап-сары чебешләрнең якты дөньяны бер итеп чәчелүләре ише, үги ана яфрагы чәчәкләре сибелгән; кайберләре инде менә сулырга да авышкан, алар бүген бар да иртәгә юк чигенә җиткән.Сулган чәчәкләрне күрмиләр. Бигрәк тә әле күптән генәме дигәндәй алар кояшның баеган чагында соңгы мәртәбә балкып сүнгәч. Аннары өскәрәк, югарыгарак карарга керешкән булалар: әнә инде, имеш, шомырт та ак чәчәкләрен тәлгәшләнергә көйләгән, тупыл бөреләре яланаяк йөргәнеңдә табаныңа чартлап ябыша да өйгә ияреп керә, әчкелтем-татлы исләре кичен кергәнеңдәге мунча парына кушылып тарала, тын алганың саен, бәлзәмдәй исен бөркеп, йоклаганың вакытында үзен фәрештәдәй сиздереп, белгертеп тора. Тупыл чәчәгенең бөресе икегә аерылып, ярылып, җиргә өзелеп төшәр-төшмәс вакытта, инеш балыклары әле ташудан соңгы болганчык судан анда-сандагы чишмә тамакларындагы тонык, саф урыннарга елышучан. Ташу узганлыгын, яз чәчәкләренең сула барганлыгын, инде, ниһаять, кояшның калыкканлыгымы, сүрелгәнлегеме мәлен искәргән хәлдә, бу балыкларның ана дигәннәре уылдык чәчә дә, ата димәкләре шунда сут җибәрә. Урын тымызык, камыш, тал тамырлары арасы, аралыклары былтыргы кышкы тыенкылык сасысыннан чистарган, юылган, арчылган, ачылган чак. Иң мөһиме — әлеге тымызыкка, аулакка таба йөзү, шунда барып җитү дә, соң мәртәбә дигәндәй, һич ирешмәслек күк йолдызларының санын ишәйтү.
Эзләшеп торуның хаҗәте юк. Йолдызлар көзен күктән коелышканда, аларның һәммә иҗтиһады су дәрьясын гизә.
Кырмыскалар, умырзая, бал кортлары уянышкан инде. Урман күгәрченнәренең ояларында тәкатьсез рәвештә дәвамнарының икенчесен исән-имин борынлату өчен каурый белән сөяккә калган хәлләре. Тургайдыр, сыерчыклардыр салган йомыркаларын әйләнгештергәләп барлый, ишегалларында ялгыз ата казлар түземсезләнеп таптана.
Бу — ата чабак балыкларының да күзе кызарган чак.
Ә бакаларның, базлардагы, бозы эреп бетмәгән күлләрдәге су кәлтәләренең уяныр-уянмас вакыты әле.
Менә шул чакларда адәми затларга нидер, нәрсәдер тансык, җитмәүчән.
Шушы ташка таш бәрелешеп ярылышкан, чәрдәкләнгән, вакланган, әллә ничәмә-ничә кыйпылчыкка, алардан комнар хасил булуга куанышкан вакытта, Билал, җае килгәндә, балык тотарга ашкына. Җәтмә белән сөрә-сөрә Хәсән тобасы төбендәге утырык комлыкны әйләнеп узгач, инешнең шуннан соңгы тарайган, шунда хәтмәле яңа көч алган шәттә ургылыплар торып аккан төшенә җиткәндә, ул озын, шома, җиңел юкәгә сапланган җәтмәсен тотып, тымызыграк урыннарны үзе белгәнчә кымтырыклап сөзеп баручы Тимерче Сөләйманнан беркавым аерылып торды. Ике бәртәс, өчәр кадакка тартымлык ике чуртан, дүрт-биш данә кылчак, хәтта уч калынлыгы зурлыктагы бер кара балык Сөләйманга ияреп барган Әсфәндиярның бриҗин капчыгында ара-тирә шапырынгалап куя иде инде. Ташбаш, жумба, әле бәп-бәләкәй сыла, тыгыз алабуга балыклары да хәйран гына эләкте. Күңел өчен дә, табын өчен дә җитәрлек. Шуңа күрә Билалның җәтмәне тагын салып, ни эләгәсенә кызыксынуы басылды да, ул шушы борылышка ташкын таратып салган, урыны-урыны белән өеп куйган эреле-ваклы таштыр, агач кәүсәсеме, тамырымыдыр арасыннан нимедер караштыргалап, әрле-бирле йөренергә кереште.
Тапты.
Ул кара савыты иде. Аны күрү белән Билал әллә нишләп китте: шул бит ләбаса инде — ул әллә кайчан, дүрт дистә чамасы ел әүвәл мәктәпкә шуңа тач итеп тегелгән, бөрмәсеннән сүстән үрелгән тасма уздырылып тартылган, китап, дәфтәрле букчасы тарафыннан һич аерылгысыз асылынып йөртелә торган кара савыты. Шома, авызы яртылашына тиклем эчкә таба батырып ясалган кара савыты.
Өч бармагы белән тотып ләмнән аерып алганда, ул авыр иде: ком тулган.
— Менәтерә! — диде Сөләйман.
Билал аның җәтмәсендә беләк буе җайлы бер бәртәснең ак тәңкәле сыртыннан кичке кояш аллаган су тамчылары тамгалаганын шәйләп алды.
— Тагын сөр, Сөләйман абый! Моннан тагын чыга әле, — диде Әсфәндияр.
Җәтмәсен агым уңае буйлата уздырып сөргәч, Сөләйман:
— Чыкмый кая китсен, оланнар, — диде. Җәтмәдә эреле-ваклы балыклар тыпырчына иде.
Ә Билал, инде бүтән һичнигә исе китмәстән, су буендагы ике ташка җайлап аяк баскан көйгә әлеге табылдык кара савытын суга манчый-манчый, селеккәли-селеккәли комыннан арындырырга кереште. Күпме генә селкә-айкамасын, ком катнаш ләм, инде әллә кайчан үтә-бара торган гомерне барлап санагандагы шикелле, авырыксынып кына чыга, коела иде.
Әлегегә нидер каршы төшә иде бугай. Айкаганы саен, Билал кара савытының авызына нәрсәнеңдер бәрелә, кайта-кайта сугыла икәнен белеп, күреп алды. Ә бер дә бер мәлне — Хәсән тобасының текә борылышлы биек ярыннан бирге сөзәклеккә ишелеп төшкән кояш нуры сирпелмәсендә сулы учындагы инде чистара башлаган савытта нәрсәнеңдер балык тәңкәседәй ялтырап киткәнлеген чамалап алды.
Ул әлеге кара савытын юа да юа бирде әле. Ә теге көмеш «тәңкә», мурдага эләккән балык сыман, чыгар юлын тапмыйча интегеп бәрелә дә сугыла торды.
Комның тәмам юылып беткән бер мәлендә Билал, ниһаять, күрде: табылдык кара савытына көзге кыйпылчыгы эләккән икән.
«Хәтерлисеңме, син?» — дип уйлады ул. Әүвәлгечә. Хәзер ул болай уй уйламый инде.
...Ә мөкаддәс Чулманны чал дулкыннар чуарлаган чак иде. Дулкыннарда мең-мең кояш чагылышы. Әйтерсең лә ул дулкыннар кояш белән качышлы уйный. Яр комында, ташларда да киң сулыштай иркен итеп дулкын шаулый, дулкын шаулый. Искән җилдән чишмә исе килә сыман...
Сине зур төзелеш колач җәйгән яңа шәһәргә илтәчәк су трамвае килергә ашыкмады.
Без текә яр астында йөрдек. Аяк астында юеш чуерташлар кыштырдады. Син, кояшка күз кыса төшеп, ара-тирә гөрләп үткән көймәләргә кул болгадың. Яланаяклап суга кердең, тешләреңне җемелдәтеп көлә-көлә, учларыңа су тутырып миңа сиптең, дулкын-дулкын чәчеңне артка чөеп, ак йөзеңне салмак искән җилгә куйдың... Ә мин сиңа кулымны сузгач, миңа таба атламадың.
— Юк, юк, хәзер чыгам... — дидең.
Яныбыздан үткән-барганнар безнең якка күз атканда ни уйладылар икән? Мөгаен, безне гашыйкларга охшатып, эчтән генә көнләшкәннәрдер. Йә булмаса көрсенгәннәрдер. Без икебез ике яр читендә басып торганны алар каян белсен? Арабызда ул көн төпсез упкын иде. Төпсез упкын. Син зәңгәр дулкыннар кочагында тирбәлгән көймәләрне, баш очыңнан гына һава ярып үткән акчарлакларны, мин утырган дәү агач төбен генә күрдең, учыңа алган судагы кояш чагылышына карап сөендең... Ә мин, соңгы кабат кояшка күз аткан төсле, сиңа карадым.
Аннары без дебаркадерга таба киттек. Син әүвәлгечә бер сүз дә эндәшмәдең... Ялгыз балыкчы карт янына ук килдең дә, ул тоткан ак балыкларны жәлләп, сулы чиләккә иелдең. Миңа:
— И җанкайлар... кызганычлар, — дидең.
Мин баш кактым:
— Корбаннар кызганыч була. Аларны һәрчак күрү кирәк тә түгелдер, бәлки. Югыйсә без үзебезне гел уңайсыз хис итәр идек төсле...
Минем туктаусыз сөйләшәсем, үземне тыңлатасым килде. Шуңа күрә, күңелемне башка уйлар телгәләсә дә, сүзсез гаҗиз булганчы дип сөйләндем дә сөйләндем... Әйтерсең лә бүген кояшлы гадәти бер көн, әйтерсең лә безне бәйләгән нечкә җепләр шартлап өзелмәгән...
Син:
— Шулай да кешенең һәр адымы бу җиһанга күп газап та китерә, — дидең.
— Нәрсә?
— Күрдеңме? Син бу мизгелдә бер җан иясен чиксез газап тәмугына дучар иттең. Син камкага бастың... Фатыйма, Фатыйма, киявең килә, кач, кач... Ул үлде... Ярый, бусы — ирексездән, ялгыш. Бусы — кечкенә, чүп...
Син, иелеп, бармак очың белән бик сак кына теге чуар бөҗәккә кагылдың. Ул җансыз иде.
— Бүген синең каршыңдагы бу бәндәне газапларның иң авыры — аерылу газабына ташлаганың хакында уйлыйсыңмы икән син?.. Ник китәсең миннән?.. Юк, юк, син кызганма! Мин балык түгел, бөҗәк түгел... Кызганма...
Моңарчы син тыныч идең. Хәзер менә кинәт кенә синең йөзең үзгәрде. Кашларың әз генә калтырап, иренең чак дерелдәп куйды... Сиздерергә теләмичә, кырт борылдың, култыксага таяндың да тирән итеп сулыш алдың... Аягың астындагы бәләкәй фаҗига синең күзеңне ачты. Син, ниһаять, мин утырган черек төпне, изүе ачык ак күлмәгемне генә түгел, йөрәгемне, җанымны да күрдең. Үтә күрдең...
Син:
— Дәшмә инде... Кирәк түгел!.. Аңлаттым ич. Нәрсә өстим? Беләсеңме... язгы урманда йөргән чакта кызлар чәчәк җыйды ди... Күрше аланда алар моңарчы очрамаган тагын да матуррак чәчәкләргә тап булдылар... элекке чәчәкләрнең барысын ташлап, яңа бәйләм бәйләделәр... Ишетәсеңме? Мин дә шулай хисләремне алыштырдым... Башканы ошаттым, — дидең.
— Умырзая — алыштыргысыз. Үзең шулай дия идең.
— Бәй, син умырзаямыни?
— Син мин тапкан, тик өзмәгән беренче чәчәк идең.
— Кеше гомере — язгы алан. Ул бер кат чәчәк ата. Алыштыргысыз чәчәк...
— Син һаман шундый. Һәрбер әйткәнең — китап сүзе.
Балыкчы агай:
— Тс-с! Балыкларны куркытасыз, — диде.
Без дулкыннар чайкаган дебаркадерның аргы ягына чыктык. Анда һичкем юк иде. Җил дә тими уза.
— Җил...
Мин:
— Ышык, — дидем.
— Утыр, — дидең син.
Без аркылы салынган бер тактага утырдык.
— Нидер булган иде ич... Нидер булган...
— Белмим. Хәтерләмим. Бәлки.
— Белмим дисең. Ә хатларың?
— Ялгышмасам, соңгысында «Оныт, оныт бөтенләйгә» дип язылган.
— Бусы исеңдә икән.
— Исемдә.
— Исемдә... Берчакны без унынчыда җәдәч аерган идек. Син гел шулай «исемдә!» дия торган идең. Тәки оттың. Зәңгәр яулык. Исәнме ул?
— Тузды инде. Мин аны Братскидан китәр алдыннан үзебез төзегән соңгы йортның соңгы ташы астына салып калдырдым. Яба идем — тузды. Без кызлар белән һәрчак шулай, кирпеч астында йә бияләй, йә бакыр акча калдырабыз. Бәхеткә юрап.
— Ә синең ядкарең... һаман миндә. Кая барсам да. Кичә алып кесәгә салган идем. Менә... менә ул...
Син учымдагы үрелмәле көмеш чылбырга тагылган алтын тәңкәгә озак карап тордың.
— Талир тәңкә...
— Талир тәңкә... Хәтерлисеңме, унынчыны бетергәч бүләк иткән идең. Ни әйткәнең әле дә булса колагымда чыңлый төсле: «Истәлегем, әбидән калган. Югалтма, яме?» Дүрт ел менә. Сакладым...
Күзең яшьләнде, ахры, кулъяулыгыңны чыгарып:
— Әй, тузан, — дидең.
Ярга көчле дулкын кагып, «Ракета» якынлашты. Иңеңнән авыр йөкне алып ташлагандай, син тирән сулап куйдың. Әллә, киресенчә, ул җаныңның тетрәнүе булды микән? Мин үзем дә сизми калдым.
Кешеләр җыйналды. Басма төшерделәр. Син дә тордың. Әкрен генә:
— Йә, хуш, — дидең. Кулымдагы тәңкәгә ымладың да: — Югалтма, — дип пышылдадың. Пышылдадың... Нигә?
— Хуш...
Сузган кулың сөялле иде. Братски, Чаллы тамгалары.
— Син гафу ит. Ә теге егет, беләсеңме, мине үлемнән йолып калды. Тайгада ял итә идек. Аягым таеп, текә ярдан көчле агымлы елгага егылганмын. Миңа берни дә булмады. Ә ул үзе чак-чак үлми калган. Биш ай ятты. Ә мин...
— Ә син аның янына йөри идең, шулаймы? Рәхмәт һәм бурыч йөзеннән.
— Мин яраттым...
— Рәхмәт һәм бурыч йөзеннәнме?
— Уйламадым. Тик сөюем рәхмәт әйтүем булмады. Гомерем өчен, дөрестән дә, мин аңа бурычлы идем.
— Вәгъдәң белән син миңа да бурычлы идең. Моңа ядкарең дә шаһит.
— Талир тәңкә... Җирдә яшәү тәңкә шикелле уч төбендә ятса икән...
Син йөгердең. Култыксадан каерылып карап калдым. Учымдагы талир тәңкә, көзге кебек нур балкытып, суга чумды. Талир тәңкә. Синең вәгъдәң. Беренче вәгъдәң...
Кара савытындагы кыйпылчыкта офыктагы кояшның соңгы нуры уйнаклап алдымы соң, әллә бер-бер кошның очып үткәнендәге күләгәсе чагылып алды микән? Юк. Билал анда үзенең йөзеннән әллә кайчан гаип булган сипкелләреннән берсен күреп алырга өлгерде.
Аның ул сипкеленнән гайре калганнары кайларда сибелеп ята икән инде? Әллә кайда түгелләрдер, күрәсең: күк йөзендәге йолдызлар янәшәсендә генәдер.
Юк икән. Әнә генә ич ләбаса: әлеге көзге кыйпылчыгына әллә кемнең чәч толымы очындагы йолдызлар балкышы тернәкләндереп киткән шикелле булып алды. Ул — Билал — үзенең тумышыннан бирле бүгенгегә кадәрге гомерендә фәкать бер генә мәртәбә сиздермәстән капшап карарга кыйган чәч толымы очының исе. Чакрым арасыннан да сизелеп, сиздереп торган зәңгәр мәтрүшкәнең утта берара кайнаганыннан соң, чәй чынаягыннан бөркелепләр торып, җанга иңеп керүчән исе. Эретелгән кургашынның койган урында җәелепләр китеп таралганы кебек күзгә күренеп.
Инешнең мондагы тар төшендә, бөтерелеп-бөтерелеп, әллә кая ашкынган язгы мул суның ахыргы ташкыны ага да ага бирде.
Ә Билалның уң кулындагы инде чистартылган кара савыты төбендә чәнти бармак тырнагы хәтле генә көзге кыйпылчыгы торып калды.
Ахшам кояшын кыл урталай бүлеп, бака челәне очып үткәндә, Билал яшәүнең үз йөрәгенә төбәп атылган һәрбер ядрәне:
— Инде! — дип куа белгәне сыман, хәзер дә: — Инде! — дип куйды.
Ул Сөләйманның:
— Әсфәндияр, монау эт балыгын йолкып ат әле, — дигәнен ишетте.
«Эт балыгы, — дип уйлады Билал. — Яшәүчәнлек дигәндә аңа биргесез су хайваны юк бит ул».
— Нигә атасың ди аны? Безнең мәче моның өчен җанын бирә, — диде Әсфәндияр. — Кылчыксыз. Эче тулы уылдык.
— Шулай. Җаны теләгән җылан итен дә ашар, — диде Сөләйман.
Ә болганчык су бөтерелә-бөтерелә акты да акты.
Батыры алдыннан тәмам кызарган кояш шикелле, бераздан — канатлары киселеп, тәңкәләре кырылганнан соң эче чистартылган теге-бу балыклар, таман итеп тозлагач, онда әвәләгәч, майлы табада алтынланып, чаж да чож пешәрләр. Шик юк.
Билалның да һичнинди шиге калмаган иде инде. Әллә кайчан инде Фирая аңа яз исенә, дымына тулышкан тыкрыктагы иске читән буенда:
— Чыкмыйм. Син әллә нинди, — дигәч, Билал өйләренә төшеп китте. Ә анда аның соңгыга биргән кесә көзгесен уң кулының учына салган иде дә, ул чактагы көчле бармаклары белән чәрдәкләп ватып, кыйпылчыкларын шушы инешкә койган иде. Ә берсен — учын канатканын — икенче көнне теге савытка тыгып ыргытты.
— Җитәр, — диде Сөләйман. — Кайтабыз.
— Шәп эләкте, — диде Әсфәндияр.
Билал: «Язмыш балык түгел, — дип уйлады. — Балыкның тотылмаган иң зурысы берәү генә була».
Ул әлеге кара савытын чалбарының уң кесәсенә салганда, теге көзге кыйпылчыгы, ниһаять, чыгып, аның учы төбенә кадалды да бер тамчы кан саркытып чыгарды.
Тик Билал моны бүген тоймады әле.
Яшәү белән көзге арасында кабер генә булганлыгын һичкем алдан тоймый.
2024-03-12 13:01