Без аның белән зур каен төбендә утырабыз. Әйләнә-тирәбездә—биек, юан агачлар. Күтәрелеп караганда, бик биектә, агач башлары арасыннан күкнең ертык читле зәңгәр кисәкләре күренә. Җиргә түшәлгән сары яфраклар өстендә кояшның алтын тәңкәләре уйнаклый. Алар берсен-берсе куып яшеренәләр, күз камаштыргач тизлек белән җемелдәшәләр. Яфракларда иртәнге чыкның авыр тамчылары ялтырый. Умарта кортлары, берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй ашыгып, күңелле безелдәшеп, озын сабаклы урман үләннәреннән бал җыеп йөриләр. Калын тавыш белән мәгърур жуылдап, чәчәкләргә куна-куна төклетура узып киткәли. Биек агачлар төбенә сырышып утырган куе куаклар арасында әледән-әле чикерткәләр сайрап куя. Берсе туктый, шунда ук икенчесе башлап җибәрә. Үләннәр төбендә, куаклар эчендә, куе яфракларда, җирдә һәм һавада исәпсез күп җан ияләре яшәгәне сизелеп тора. Алар кыштырдыйлар, безелдиләр, шуышалар, пырылдап очып китәләр. Аларның күбесе күренми, бары тоела гына. Өзлексез дәвам итә торган бу тынгысыз яшәү хәрәкәте тын урманга җанлылык, күңеллелек кертә. Яфраклар куелыгы астыннан, салкынча һава белән бергә, куе һәм киң агым булып, тәнгә яшәү дәрте өсти торган яшел яфрак исе, агач исе агып килә.
Иптәш егетем Фәтхи ике тезеп кочаклап, каенга аркасын терәп утырган. Аның ялан башы аз гына артка ташланган, уйчан күзләре урман куелыгына текәлгән. Бу күзләр күрәләр генә түгел, тын гына агылып торган бу урман тормышын ничектер ишетәләр дә, сизәләр дә шикелле. Фәтхи шуңа бөтен күңеле белән бирелгән; ул табигатьнең бер булып узганны икенче кабатламыйча, мәңге үзгәреп, гел яңарып тора торган көчле яшәү тавышыннан башканы ишетми иде бугай...
Иренеп кенә ярга шуышкан сүлпән дулкындай йомшак җил урманның өстен сыйпап узды. Агачларның башлары, үзара зур әңгәмә алып барган сыман, бер-берсенә вәкарь белән иелешеп, салмак кына шаулап куйдылар. Узгынчы җилнең шаян бер төркеме усак яфракларына сирпелде. Алар ычкынып китәрдәй булып җитез селкенештеләр, мең-мең урында уенчан тавыш белән лепердәшеп көлештеләр. Гүя, вак-вак кына мең шөлдер берьюлы селкенеп киткәндәй булды.
Иптәшем, нидер әйтмәкче булып, миңа карады. Тик бер сүз дә әйтмәде. Аның күзләре тагын әллә кая, уйлар гына барып җитә торган ераклыкка юнәлделәр; озын бармаклары, тынычсызланып, коңгырт чәчен аралаштырды.
Мин аның табигатьне яратуына, табигать моңнарын өзелеп тыңлавына малай чактан ук гадәтләнгән идем. Без аның белән кечкенә чакта бик күп төннәрне һәм көннәрне ат көтүе белән урманда, болында, кырларда уздырдык. Ул авылда иң матур җырлаучы малайларның берсе иде. Хәзер исә, ул музыка мәктәбенең укучысы булганлыктан, аның болай тәэсирләнүе мине гаҗәпләндермәде. Аның табигый матурлыкны күрә белү, күңелне рәхәтләндерә торган бу авазларны тыңлый белү сәләте хәзер малай чактагыга караганда үскәнрәк булырга тиеш иде.
Бераздан ул тагын миңа таба борылды.
— ...Синең чишмә тавышын тыңлаганың бармы? — диде.— Салкын чишмә тавышын, җәй көне? Тыңлап кара әле бер. Аңлый алсаң—чишмә җырын моңарчы үз колагың белән ишетми йөрүеңә үкенерсең, йөрәгеңдә очкының булса, ул синдә дәрт ялкыны кабызыр... Менә бу урман көе дә шулай. Аңа чал табигать үзенең миллион-миллион еллык озын тормышының бизәкле юлларын үргән. Аның көеннән тыелгысыз яшәү дәрте дә, моң да, рәхәтләнеп көлү тавышы да ишетелә. Ул җилнең исүе, суның агуы шикелле үк табигый. Элекке халык көйләрендә дә күз яше күренә, ятим балалар, бичара аналар ыңгырашуы ишетелә. Шулай да алар көчле булырга, яшәргә өндиләр. Чөнки аларны бит мәңге яши торган халык үзе тудырган! Бигрәк тә озын көйләр шундый: «Кара урман», «Зөлхиҗҗә», «Сәфәр көе» ишеләр... Син «Сәфәр көе»н беләсеңме?
Минем ул озын көйне кайчандыр ишеткәнем бар иде. Фәтхи миңа аның тарихын сөйләргә кереште:
— Шушы Идел буендагы авылларның берсендә, бик күп еллар моннан элгәре, ярлы гына бер кеше яшәгән, ди. Җәйләрен кырда эшләгән; көзен-кышын байларга урман кискән, утын тураган, ашлык суккан. Үзе уенга-җырга бик оста кеше икән. Шулай, кайгы-хәсрәт аерата баскан чагында уен-җыр белән күңел юатып, көннекен-көнгә, айныкын-айга әвеш-түеш китереп яшәгәннәр, ди, болар. Бар икән, ди, моның Сәфәр исемле бердәнбер улы. Егет матур да, җитез дә икән. Уен-җыр дигәндә атасыннан да сәләтлерәк булып чыккан. Җәйге кичләрдә яшь-җилбәзәк, Идел буена җыелып, егетне җырлата торган булганнар. Ул җырлаганда шул, аны ишеткәннәр эшен ташлап, бара торган юлыннан туктап, әйтәсе сүзеннән бүленеп, хәйран калып тыңлыйлар икән. Шулай тыңлыйлар икән дә: «Әй, Сәфәр, өзәсең лә үзәкне шушы моңнарың белән! Син туганда, баш очыңда былбыл сайрап тордымы икән әллә, югыйсә?» — дип әйтәләр икән.
Менә шул җырчы егет өстенә, бер заман, урман кискәндә, агач ауган да, ул шунда ук үлгән. Бөтен авыл елаган. Сәфәрнең әти-әнисе акылдан шаша язганнар. Атасы тамагына ашамый, йокысын йокламый, әйткәнне аңламый башлаган. Чыгып китә дә көннәр буе каңгырап йөри, йөри торгач, утырып елый, елый да моңаеп җырлый икән.
Аны юатырга авылның иң оста гармунчылары, скрипкачылары, җырчылары киләләр; уйныйлар, җырлыйлар икән. Тик берсе дә атаның күңелен таба алмый, ди. Ул әйтә икән: «Юк, дусларым, күңелем тынычланмый, йөрәгемдәген болар гына әйтеп бирә алмый»,— ди икән. Тагын уйныйлар икән, ул тагын шулай дип әйтә икән.
Шулай байтак көннәр узган. Ата кеше моңланып гел кырларда, урманнарда йөри икән. Бер заман, Идел буеннан узып барышлый, колагына камыш тавышы чалынган. Аның шаулавында моңа күңеленең тирән бер җирендәге сагышлы уйларын, моңа хәтле сүз белән дә, көй белән дә әйтеп булмаган бик эчкәреге моңнарын әйтеп бирә торган, күптән көтелгән тансык авазлар ишетелә башлаган. Ул камыш шаулавын, улының җырын тыңлагандай, хәйран калып тыңлап торган да камыш кебек үзе дә тирбәлгәләргә тотынган. Аннары, болай кинәт кенә исенә килүенә үзе дә хәйран калып, дулкынланган хәлдә:
Ай-Һай ла гына дигән, ай, тавышка
Кыр казларыдай кача камышка.
Идел буенда шаулый камышлар...
Сулышларым чыга сөрем булып
Эчемдәгеләй кайгы-сагышка.
Идел буенда шаулый камышлар,
Күңелләремне басты сагышлар, —
дип, яңа бер озын көйгә җырлап җибәргән. Бу көй аңа бик ошаган, күңеле рәхәтләнеп, сагышы җиңеләеп киткән. Ул аны «Сәфәр көе» дип атаган. Шуннан соң, улы исенә төшкән саен, шул көйгә җырлый торган булган. Ул җырлаганда, авыл халкы җыелышып, Сәфәрне юксынып елашалар икән.
Чыннан да, бик моңлы көй иде бу. Фәтхи аны җырлаганда, мин камыш шаулавын, Идел дулкыннарының моңаеп чайкалган тавышларын ишеттем; йөрәге телгәләнгән мескен атаның камышлык буенда, чал Иделнең киң өстенә карап, моңаеп утыруын күрдем. Бәлки, Фәтхи аның тарихын алдан сөйләп биргәнгәдер, элекке заманның аһ-зары, халыкның тирән моңы бу көйдә сыкранып тышка чыга, йөрәкләргә килеп бәрелә иде.
Шул турыда үз уемны әйткәч:
— Аның моңлы булмый хәле юк,— диде Фәтхи.— Бу бит Сәфәр моңы гына, аның атасының моңы гына түгел. Бу көйдән бит камыш тавышы гына түгел, халыкның йөрәк тавышы килә. Моңа меңнәрнең күз яше, үксез балаларның, мескен аналарның, моңлы кызларның авыр сагышы җыелган. Ул көй, күрәсең, күпләрнең эчке кичерешләрен әйтеп биргән. Шуңа күрә «моңлы халык, җырчы халык» аны үз көе итеп таныган, шуны көйләп моңайган, хәсрәтләрен җиңеләйткән, якты көннәр көтеп, җырлый-җырлый күңелен юаткан.
Җил көчәя төште. Агач башлары бик ерактан ишетелгән ташу тавышыдай бер басынкылык белән, салмак кына шауладылар. Агач яфракларына кагылгалап, канатлары белән һаваны сызгыртып, җитез урман күгәрчене очып узды. Безнең алдагы бер куакта, кыска гына итеп, сарытүш сайрап куйды.
Фәтхи акрын гына ниндидер бер көй сызгыргалый. Шул көй тактына аның аяк башлары җиргә тиеп-тиеп алалар. Мин тыңлап утырганны күргәч, ул кинәт туктады, аның, сизелер-сизелмәс кенә, кашы җыерылып алды.
— Нигә көйләмисең? — дидем.
Ул кузгалып утырды, башын сыйпап куйды. Бераз икеләнеп утырганнан соң, әйтми калырга көче җитмәде булса кирәк:
— Минем яңа көй чыгарасым килә, Кәрим,— диде.
Мин: «Егетнең яшьлек хыялларыннан берсе шушы микәнни?!» — дип уйлап алдым. Андый канатлы хыялларга мин үзем дә ярлы түгел. Алар берсеннән-берсе кыюрак, берсеннән-берсе мавыктыргычрак була иде. Йә минем, Циолковский уйлап тапкан гаҗәеп ракеталарга утырып, күкнең зәңгәр бушлыгына очасым килә. Ул да түгел, шәп-шәрә тау башларын кисеп алып шыксыз чокырларны ямый торган гигант машиналар ясыйсым килә башлый. Менә кайчан тигезләнер иде безнең колхозның кырлары! Менә кайчан рәхәт булыр иде трактор белән комбайннарга! Мин аларның хәзергә әле бары хыял гына булуларын үзем дә беләм. Шулай да күңел хәзинәмнән берсен дә куып чыгармыйм. Нигә, үсә бирсеннәр! Безнең туган ил алга киткән саен, алар хыял булудан ерагаеп, чынга һаман якыная баралар. Шундый бервакытта Фәтхи шикелле талантлы бер малайның яңа көй чыгарырга теләвендә гаҗәпләнерлек нәрсә бар?
Шунлыктан мин аңа:
— Бик шәп уең бар икән,— дидем.— Музыка язу — бик зур эш инде ул. Бездә яңа көйләр хәзер дә юк түгел түгелен. Син инде, шәт, кайбер сәләтсез бәндәләр шикелле, көйләрнең башын моннан, ахырын тегеннән йолкып, шуларны гына сипләттереп чыгармассың бит!
Фәтхигә минем бу эшкә бик җитди каравым ошады булса кирәк, ул бераз ачыла төште, чыраенда миңа ышанычы тагын да артканлыгы сизелде.
— Юк, мин яңа көй чыгармакчы булам, бөтенләй яңаны, үземнекен. Бер кешегә дә әйткәнем юк әле, үзем генә беләм. Күптән инде, уйлый башлавым да әллә кайчан ук... һич истән чыкмый. Бик сәер: буага су җыелган шикелле, гел җыела бара. Урман шаулый — ул колакка керә; самолет узып китә — аның гөрләве дә күңелнең әллә кап төшен кытыклап уза; берәү бик матур итеп җырлый — ул да эзен калдыра. Йә менә мондый: Кызыл Армия частьлары узып бара. Берәү, бәлки, кызылармеецларның шат йөзләре, матур сыннары, шәп атлаулары белән кызыксына торгандыр. Әмма мин күреп кенә калмыйм, ниндидер бер көйле аваз да ишетәм. Аларның бөтен дәртләре, килешле сыннары, эчке көчләре минем йөрәгемә көй сыман булып димме...— юк, көй үк түгел әле,— булачак көйнең бер оеткысы булып урнашып калалар...
Ул тагын миңа таба борылып күзләремә карады. Мин моннан: чын күңелдән тыңлыймы икән, аны якын итүемнең, хыялымдагы якты уемны бары аңа гына әйтүемнең кадерен беләме икән дип, мине сынап каравын аңладым. Мин, иптәшемнең уйларына бөтенләй бирелеп, ихлас белән тыңлый идем. Фәтхи моны аңлады. Аның чырае тагын да яктырып китте, ул дәртләнебрәк сөйли башлады:
— Аннары менә — безнең әтиләр, абыйлар. Безнең яшьлегебез бәхетле булсын өчен, кеше чын кеше булып яшәсен өчен, алар революция дошманнарына каршы авыр сугышларда булганнар. Бик күпләре үлеп тә калган. Геройлар алар, Кәрим, мәңге онытылмый торган кешеләр. Мин үземне алар алдында бик зур бурычлы итеп сизәм. Менә шушы яңа көем белән бу батырларга, аларның тиңсез зур фидакарьлекләренә лаек итеп, мәңгелек һәйкәл торгызасым килә... Минем көйлисем, көчле аваз белән җырлыйсым килә, Кәрим. Ул көй безнең илнең көрәшедәй ашкынулы, хәзерге көнедәй тирән мәгънәле, дәртле булыр. Ул безнең яшьлегебез кебек үк ялкынлы, омтылышлы, үзебез шикелле үк җилкенчәк булыр. Аны тыңлаганда кешеләрнең яшәрәселәре, гел яшь буласылары килсен! Аннары тагын ул көй бер милләт моңы эчендә генә бикләнеп калмасын! Аны үзбәк тә, рус та, татар да — һәммәсе дә аңласын, яратып тыңласын...
Фәтхи төзәебрәк утырды. Ул җанлана төште, шунда ук уйларын бер урынга җыярга теләгән сыман, тагын җитдиләнде, тавышы да сагайды:
— Мин язасы музыка мондый булыр... Бик тирән соры тынлык. Бу тынлык үзенең авырлыгы белән йөз елларны шулай басып яткырган...
Фәтхи күзләрен каядыр агачлар арасына текәгән. Сөйли торганнарын гүя үз күзе белән күреп, тынлыкны үзе сизеп, авырлыкны да үз тәне белән тоеп тора, хәзер менә шундагыны, үз тәне, үз хисләре белән сизгәнне, сөйли кебек. Аның тавышы акрыная, ара-тирә, сүзе җитмәгәндә, куллары хәрәкәтләнеп куя.
— ...Соры тынлыкның бер буенда, бик еракта, аның чиксез авырлыгы астыннан сытылып чыккандай, тар гына яктылык сирпелә. Ул бик зәгыйфь әле, ул бетәр-бетмәс, сүнәр-сүнмәс кенә яши. Аның белән янәшә акрын гына, хәлсез генә бер тавыш сызлана. Ул сыкрана, ул ыңгыраша. Тынлыкның бөтен авырлыгы баскан да, ул шуңа сыкрана, ул шуңа ыңгыраша. Шулай бәлки йөз еллар үтә торгандыр. Менә авыр катлавы белән бөтен җир йөзен басып яткан зәңгәрсу кара болытларга киңәя барган яктылыктан алсу нур бөркелә. Ул тора-бара өскә ыргыла, болытларның читенә кабына, ул аларны тавы-тавы белән берьюлы эретеп юк итә. Төрле урыннардан кысылып, сыкранып чыккан авазлардан көчле нәфрәт ташкыны яңгырарга тотына. Ул тауларны тауларга бәрә, караңгыны тетрәтеп яргалап ташлый, кара болытлар катлавын, яшендәй кистереп, тузгытып ыргыта. Күк күкри. Җир калтырана. Җирне озак басып яткан кара кыя таулар җимерелә башлый. Күкләрне дерелдәткән көчле бәрелешү, тетрәү, гөрселдәү эчендә кызыл чаткылар көчәеп, җир йөзенә таң нуры булып сибеләләр. Кешелек дөньясының бу беренче таңына дөнья яши башлаганнан бирле булып узган бөтен таңнарның гүзәллеге җыела. Шушы таңнар таңында кызыл чаткылар, меңнәрчә ал байраклар булып, югары күтәреләләр. Байраклар астында, давылдан соңгы диңгез өстедәй салмак дулкынланып, миллионнарча кешеләр килеп чыга. Барачак юлга киң булып яктылык сузыла. Юл ерак әле, юл авыр. Бу юл кыя таулар, мәңгелек сазлар, кара урманнар, тирән упкыннар аша уза. Ул юлның һәрбер адымын көрәшеп, һәр карышын кара көчләр тырнагыннан тартып алырга туры килә. Шулай да бу — кешелек җәмгыятен бәхеткә алып бара торган иң туры, иң дөрес юл, даһилар акылы белән яктыртылган якты юл. Ул алгарак киткән саен һаман яктыра һәм киңәя бара, кешеләрнең башлары югарырак күтәрелә, йөзләре көләчләнә төшә, адымнары кызулана бара, һава торган саен сафлана, кояш аерата ягымлы балкый. Кешеләр үзләре дә матурланганнан-матурлана баралар. Болар кешенең бәхетен күктән дә, җирнең үзеннән дә табарга тырышалар...
Фәтхи туктады, бераз тынып торды, аннары елмаеп миңа карады:
— Бу хыял гына әле хыялын. Әмма вакыт җитәр, бу көй халыкларның куанычы булып бөтен туган ил өстендә яңгырый башлар... Минем шуңа ышанасым килә.
Без аның белән кулларыбызны кысыштык.