СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гөлнара Хәйдәрова “Аю баласы Тәп-тәп”

Тәп-тәп исемле аю баласы әнисе белән урманда яши. Аларның җылы өйләре бар. Аюларның өе «өн» дип атала.
Әни аю Тәп-тәпне би-ик ярата. Җәй буе әнисе улын тәмле җиләкләр, татлы бал белән сыйлады. Тәп-тәпкә азык табарга өйрәтте.
Ә беркөнне аны үз янына чакырып алды да:
- Улым, йомшагым, безгә йокларга вакыт, - диде.
- Минем йокым килми әле! - диде Тәп-тәп.
- Улым, җылы җәй үтте. Алтын көз дә узып бара. Тиздән кыш җитәр. Бөтен җиргә ап-ак кар явар. Без кар астыннан азык таба алмабыз, - диде әни аю.
Тәп-тәп әнисен тыңламады. Әни аю урын җәеп йөргәндә, өннәреннән чыкты да китте.
Тәп-тәп тиен кызы Алтынкайны күреп алды.
- Сәлам, Алтынкай! - диде Тәп- тәп. - Син нишлисең?
- Сәлам, Тәп-тәп! Мин әниемә булышам. Кипкән гөмбәләр җыям, - диде тиенкәй. - Җәй көне әнием аларны агач ботакларына элеп куйган иде.
- Ә ул гөмбәләр сезгә нәрсәгә кирәк? - дип сорады Тәп-тәп.
- Гөмбәләрне, чикләвекләрне һәм төрле орлыкларны без күп итеп җыеп куябыз. Аннары кыш буе шуларны ашыйбыз.
Тәп-тәп Алтынкай белән саубуллашып китеп барды. Шулвакыт куян малае Озынколакны очратты.
_ Сәлам, Озынколак! – диде Тәп-тәп. – Синең туныңа ни булды?
- Сәлам, Тәп-тәп”, - диде Озынколак. – Без, куяннар, көз көне туныбызны алыштырабыз. Әнә күрәсеңме, минем тунымдагы соры йоннар коела башлады. Алар урынына яңа ак йон бөртекләре чыгар. Кыш җитеп, кар яугач, мин дә кар кебек ап-ак булырмын. Мине бүре дә, төлке дә күрә алмас!
Куян яныннан китеп барганда, Тәп-тәп бүре малае Сорыкайны күреп алды.
- Сәлам, Сорыкай! - диде Тәп-тәп. - Кая чабасың?
- Сәлам, Тәп-тәп! - диде Сорыкай. - Әбием белән бабам янына ашыгам. Без, бүреләр, кышка зу-у-ур өерләргә берләшәбез бит. Бергә-бергә күңеллерәк, азык табуы да җиңелрәк. - Сорыкай шулай диде дә йөгереп китеп барды.
Шулвакыт Тәп-тәп төлке кызы Хәйләкәйне очратты.
- Сәлам, Хәйләкәй! - диде Тәп- тәп. - Син бүген шундый матур!
- Әйе, без төлкеләрнең туннары көз көне тагын да матурлана. Ул бик җылы да! Шуңа күрә без салкын көннәрдә бер дә туңмыйбыз. Йоклаганда, мин койрыгымны ябынам. Ул шундый йомшак!
Тәп-тәп Хәйләкәй белән саубуллашып китеп барды.
Аннары ул керпе малае Энәбайны очратты. Энәбай, тырыша-тырыша, оясына нидер ташый иде.
- Сәлам, Энәбай! - диде Тәп-тәп. - Син нишлисең?
- Мин ояма мүк һәм ылыс бөртекләрен ташыйм. Өемне шулай җылытам. Без керпеләрнең җылы туннары юк бит. Кыш көне без үзебезгә азык таба алмыйбыз. Шуңа күрә, җылы оябызга кереп, яз җиткәнче йоклыйбыз. Ярар, мин йокларга ятам, бик арыдым, - диде керпе малае һәм оясына кереп китте. Тәп-тәп тә бик арыган иде. Ул тизрәк өенә кайтырга ашыкты. Әнисе аны бик көткән икән! Тәп-тәп тәпиләрен юды, тәмләп ашады.
- Әнием, - диде ул. - Көз көне барлык хайваннар да кышка әзерләнәләр икән. Аларның минем белән уйнарга вакытлары юк!
- Әйе шул, улым, - дип, башыннан сыйпады аны әнисе. - Шуңа күрә син дә хәзер йокларга ят. Ә яз көне, уянгач, дусларың белән рәхәтләнеп уйнарсың!
Тәп-тәп әни аю җәйгән йомшак урынга кереп ятты һәм әнисен кочаклап йоклап китте.
Йокла, Тәп-тәп! Яз җиткәнче, матур төшләр күреп йокла!