СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Роза Мулланурова “Адашкан кыярлар”

Кычыткан арасында кыртлап йөргән Карабүрекне эләктерим дип сузылуым булды — кулым салкынча, йомры әйбергә тиеп, сискәнеп киттем. Күрсәнә! Кычыткан арасына качып, оя ясап, йомырка салып, чебешләр белән сөендерергә чамалап йөри икән әле безне бу килбәтсез! Әйтәм аны, әбекәй: «Йомырка кимеде, тавыклар читкә сала башлады, ахрысы»,— дип зарлана.
Менә бирим әле мин синең кирәгеңне! Табыйм әле ояңны! Синең аркада гына тозлы кыяр тәтемәде ич миңа! Буш кул белән авызымны ачып калдым. Ә кыярлары нинди иде бит — авыздан сулар килерлек. Югары очта Җәгүр дәдәйнең яшел чиләге күренүгә, кызлар, малайлар, таш атып куркытылган чыпчыклар сыман, дәррәү торып өйләренә чаптылар. Урамда беркем калмады. Өч минут та үтмәгәндер, кайсы учына көмеш акча йомарлап, кайсы ике йә өч йомырка эләктереп, тозлаган кыяр сатучы Җәгүр дәдәй каршына атылдылар.
Бер мин генә урынымнан кузгалмадым. Чоландагы туз тырысның буш икәнлеген белмиммени соң?! Нигә юкка йөгереп азапланырга? Алдагы көнне генә әбекәй атна-ун көн буе җыйган йомыркаларның бөтенесен күкәй җыючы Шәйхи абзыйга төшереп бирде ич. Үзе түбән очтан өр-яңа галош киеп кайтты. Иске кәлүшәсен чүпрәккә төреп, күкәй салып төшкән кәр зиненә тыккан. Күз читендәге җыерчыкларына кадәр көлә, ялтыр галошларына карап куана.
— Менә күр! Көтмәгәндә-уйламаганда, дигәндәй... Әбиең дә яңа гәлүшле булды бит әле. Йә, килешәме?
— Килешмәгән кая! Җылы аягыңда тузсын!
— Юк,—диде әбием, минем белән килешмичә.— Тузмасын әле. Торсын!
Баскыч төбенә җиткәч, елтыр галошның тузаннарын сөрткәләде. Аннан бик әйбәтләп төреп, өйалдыңдагы карават астына тыгып куйды.
— Бәйрәм коймагы көн дә пешми ул, бала,— дигән булды.— Мәфтуханың аягында күреп бик кызыккан ием. Шөкер, күңелем булды инде.
Картая башлагач, әбиләргә дә балалар акылы керә, ахрысы.
— Искереп беткән кәлүшеңне ташларга вакыт инде.
— Иске димә. Иске яңаны саклый, дигән борынгылар. Тимә. Торсын. Иске булса да, аякка йомшак, җайлы ул.— Әкрен генә өстәде: — Карабүрек күзеңә чалынмагандыр? Оядан читләште бит тәки. Аулак җир табып, оя ясап ятмый микән? Әллә нишләп бизде ишегалдыннан.
— Хәтере калгандыр.
— Ә-ә... Узган җәй кыртлап йөри башлагач, кайнар кычыткан белән чапкан идек шул. Шуны онытмады микәнни? Алай кинә тотучан түгел ие Карабүрек. Кычыткан араларыннан караштыр әле шулай да. Җәй уртасында кеше көлдереп йөрмәсен, әле бая бер дистә күкәй Әзия әбиеңнән үтечкә алып тордым.
Кулым йомры әйбергә тигәч тә, сөенеп: «Таптым!»—дип чак кычкырып җибәрмәдем. Әле дә ярый вакытында тыелып калырга өлгердем. Күземне ачыбрак, кычытканнарны аралап карасам — артыма авып китәрдәй булдым! Кыяр ич бу! Түм-түгәрәк, ямь-яшел кыяр! Ә нигә йомры әле ул? Карабүрек ялгышып яшел күкәй сала башламагандыр ич? Аңа ышансаң — булыр да! Тешләп, тикшереп карарга кирәк.
Керт итеп тешләп алуым булды, бөтен бакчага яшел кыярның тәмле, сусыл хуш исе таралды. Аның кытыршы кабыгын бармакларым белән сыйпадым. Борыннарны кытыклый торган тәмле исе авыздан сулар китерә. Ислемайларың бер читтә торсын. Исе моның, мөгаен, Әзия әбиләрнең өйалдына кадәр җәелгәндер инде. Әзия әби таяк тотып чыкса, булыр хәлләр! Күрсәтер күрмәгәнеңне!
Үзебезнең кыярлар башына әлеге дә баягы шул кара бүрекле тавык кына җитте. Капканың ачык калганын сагалап кына торган да, титибикә-ахирәтләрен ияртеп, яшелчә бакчасына юл салган. Хуҗа булып алганнар да күз ачып йомганчы кыяр түтәлен актарып та ташлаганнар. Судан кайтып керүемә, түтәлнең асты өскә килгән. Карабүрек, олысымак кыяфәткә кереп, кырт-кырт басып йөрүен белә, күрсәң исең китәр—генералмыни! Ә тирәсендә бер көтү тавык тибенә-тибенә суалчан чүпли. Күк капусы ачылганмыни — рәхәткә тиенгәннәр. Йомшартып, тиресләп, су сибеп торганга кыяр түтәле күпереп тора иде, бомба чокырларына охшап, түмгәкләр генә тырпаеп калган — кычкырып елыйсылар килде.
Өч яфрак җибәргән үсентеләр әлсерәп, хәлсезләнеп, кайсы кайда аунап ята. Тернәкләнеп китә алмаслармы дип, исәннәрен кабат җиргә төртеп, мул итеп сулар-сибеп тә карадым — терелеп китә алмадылар. Үсенте түгел, адәм баласының да тамыры бер өзелмәсен, туган җирдән аерылса — ялганмый ул кабат. Бәләкәй генә ялгыш та кайчак бик үкенечле була шул. Кычытканлыкта ялгыш адашкан күршеләр кыярына күз кыздырыр идеммени югыйсә?
Күпме генә карасам да, койманың бу ягында бүтән кыяр-мазар күренми. Теге якта — шәйләнә, адашкан биләмче сабакта бүтән юк. Нәүмиз булып койма яныннан киттем китүен, әмма теге кыярлардан күземне ала алмыйм. Суга сусап бу якка үрмәләделәр микәнни? Шулайдыр. Әнә бит, кыяр сабагына тезелгән, ут кебек янып тора торган сап-сары чәчкәләр дә бик боек. Вак кына сабаклар да әлсерәшкәндәй сәлперәйгәннәр. Яфраклары да саргаеша башлаган ич. Әзия әби койма янына ук кереп йөри алмый, ахрысы. Коймага сарышкан бу биләмчеләргә, күрәсең, су тәтеми. Сусап, дым өмет итеп бу якка үрмәләгән ул кыяр — бер дә бүтән түгел. Әйтәм аны, тегесе дә тавык йомыркасы кадәр генә, үзе йомры, саргылт-өтек иде. Кеше дигәнең кызык шул — башта тәмләп йота, аннан гаебен таба башлый.
Инештән су ташу карчык кешегә җиңел түгелдер шул. Ә кыяр дигәнең дым яратучан ич ул. Җитмәсә, көннәре дә бик кызу, эссе. Җил дә исми, яфрак та селкенми. Элегрәк, Әзия әби чирләштергәндә мин аңа чишмәдән чәй суы алып кайтып бирә идем бирүен. Ә инештән су ташуны уема да кертмәгәнмен. Хәер, сорамаган җиргә килеп тыгылу уңайсыз да бит әле, аяк астында буталып йөри шунда, дип уйлавы бар. Юк инде, өтек кыяр өчен генә базарны төшермибез анысы. Ашамаган ризыкмы? Кыяр да булдымы аш? Чит бакчага үрмәләгән кыяр сабагына ачу да килә башлады. Үз түтәлендә генә ята бирсен иде — баш катырып нишләп йөри диген син аны?! Нәфес котыртып монда ук чыкмаса, җир беткәнме? Юк бит. Хәер, тиккә чәпчим. Адашкан ич ул, юл югалткан.
Лапаска йөгереп кердем дә, иң үткен көрәкне эләктереп, бакча артына йөгердем. Колач җитмәслек тупыл тамырыннан баш төрткән бер нечкә үсентене сак кына казып алдым да ян бакчага күчереп тә куйдым. Шәп булды бу! Күпме теләсәң, шуның кадәр кереп йөр бакчага, суга коендыр, тупыл үстер!
Иртәле-кичле ян бакчада киләп сарып йөрүемне әбием ошатмады.
— Юк-бар артыннан йөреп гомер уздырмасаң да ярар ие. Тупыл син утыртмасаң да үсә ул. Әнә, бакчаны да баскан. Алмагачларга кояшны каплый. Син, җитмәсә, аңа су коясың.
— Анысын кисәрбез.
— Кисәрбез, кисәрбез,— диде әбием, мине үчекләп.— Башта үстер, аннан кисәрсең. Алай бик җилкәң кычыта икән, әнә, Әзия әбиеңнең коргаксыган мичкәсенә су ташы. Биле сызлабрак тора икән. Бер игелегең тияр ичмасам!
Ә миңа шул гына кирәк тә! Ташымыйммы соң? Ташыйм. Кушсыннар гына. Адашып йөри торган кыярлар да дымга тилмереп саргаешмасыннар.
Бәләкәй тупылны да онытып бетермим. Җае чыкканда коендырам гына. Рәхәтен күрсен, үссен. Шәлперәйгән яфраклары су сипкәч бәләкәй йөрәк кебек лепер-лепер килә, рәхмәт әйтүе шулдыр инде. Без — кешеләр генә,— агачлар телен белмибез. Мәрхәмәтне хәтта агачлар да аңлый. Тизрәк үсә. Тупылга дигән суны кайчак селтәнеп Әзия әбиләр бакчасына кадәр сибеп җибәрәм. Йә сөрлегеп киткән булам шунда, йә онытылып куям. Хәлсез, саргайган кыяр сабагына да җан керде. Йотлыгып инеш суы эчкәч, сусавы басылгач, бакчабыздан чыгып китсә дә үпкәләмәс идем. Ә ул тагын да җәелебрәк, иркенләбрәк үсәргә чамалый. Күршеләрнең киртә буе килеште. Яңа ямь-яшел яфраклар борын төртте. Ә сап-сары чәчкәләре ут капкандай җемелдәп, әллә каян җанны җылытып торалар. Яшел мыеклары белән коймага тотына-тотына кыяр сабагы өскәрәк үрмәләде, куерып, тармакланып киткәндәй булды.
Ә беркөнне бакчага керсәм — исләрем китте, сабакларны озынча, шадра кыярлар сырып алган.
Кичләрен Әзия әби бакчасындагы байлыгын барлап-карап йөри, кыярларын җыеп ала, ә койма буена ук кереп җитәлми.
Әллә юри күрмәмешкә салыша, әллә ерактан күзләре аермый — безнең бакча ягындагы кыярларга кул тидерми. Ул, мичкәдәге суны сибеп, кыярларын җыеп кереп киткәч кенә көянтә-чиләгемне эләктерәм дә инешкә йөгерәм. Шаккатсын әле! Чыгуына мичкәсе тулып торсын. Җен эшедер бу, диеп, исе-акылы китсен!
Беркөнне бакчага керсәм, үзем дә гаҗәпкә калдым әле! Кичә генә бармак башы кадәр кыярлар беләк буе булган түгелме соң? Ай-Һай! Ай үсәсен көн үсә икән бу кыяр кавеме! Ичмасам, Әзия әби тизрәк күрсен дә җыеп алсын иде үзләрен! Күз кыздырып тормасыннар иде! Икенче көнне тагын койма янына килдем — кыярлар кузгалмаган да, аның каравы, икесенә саргылт төс иңә башлаган! Их, әрәм булган! Тәме дә калмагандыр инде моның... Ничә кыяр бар соң әле монда? Берәү, икәү, өчәү... җиде. Бер сабакта җиде кыяр! Алъяпкыч кесәсенә сыя торган да түгел бит инде болар... Нишләтергә? Өздем дә аптыраудан телсез калдым — кабат сабакларына тагып куеп булмый ич инде.
Ул арада әбекәй тәрәзәдән башын тыкты да чәй эчәргә чакыра башлады. Урынымнан кузгала алмыйча тораташтай катып тик торам.
Кунып булмый бит инде бакчада. Иртәме-соңмы, барыбер җавап тотарга туры киләчәк. Аякларымны чак сөйрәп өйгә керсәм, тагын бер кәмит! Түр башында, җырлап утырган самавыр каршында Әзия әби утыра. Чынаягына өрә-өрә чәй чөмерә. Аяк атламый, лып итеп тупсага утырдым. Утырам шулай, авыз ачып сүз әйтә алмыйча. Ә алъяпкыч итәгендәге кыярлар, гүя, теземне пешерә.
Ике әби гөрләшеп чәй эчә. Тупсадагы кыяр карагына күз салган кеше дә юк! Шыпырт кына чыгып сызарга да исәп юк түгел, тик, үч иткәндәй, аяклар тыңламый, гер такканнармыни, күтәрелми генә бит. Утырам шулай... күзле бүкән булып... Белеп торам, әби ул, борылып карамаса да, мине үтәли күреп утыра.
— Кая йөрисең шул гомер? Сиңа әйтәм, баядан бирле чакырам, тавыш-тының ишетелми. Чәең суына, кил әйдә.
Тел тибрәтеп сүз әйтерлек хәлем генә юк. Йөрәк леп-леп тибә.
—Телен йоткан бу. Исәнләш Һәдия әбиең белән!
Әзия әби дигәнем Һәдия әби икән. Исем кыскартырга яраталар безнең якта, тик менә бүгенге хәлләрдән соң мине кем дип атарлар икән?
Һәдия әби хәйләкәр генә көлемсерәп, чәй эчүдән туктап, миңа карап куя. Карашы ут сыман битемне пешерә. Сизәләр инде алар, минем ишене үтәли күрәләр, тик сер бирмиләр генә.
— Телен йоткан бу,— ди әбием, телен шартлатып.— Нишләп йоткан диген? Менә, Һәдия әбиеңнең кыярларын авыз итеп кара. Оста икән Һәдия әбиең, Җәгүр дәдәңнән бер дә ким тозламаган кыярын.
Урынымнан кузгала алсам икән! Юк, булмый. Әбием һаман сөйли:
— Безнекенә уң килмәде инде быел. Карап бетерә алмадык шул. Әрәм иттек. Тавык-чебеш кенә башына җитте. Бик тә уңа ие дә башка елларны... Нишлисең, үзебезгә язмагандыр. Ничәләр әйттем бу балага, койма асларына такта кагаек, диеп. Ир-атың булмагач, балта-чүкеч бик санламый шул кыз-хатынны. Санламый.
Шулчак Әзия әби, әле яңа гына исенә төшкәндәй:
— Әле шуны әйтермен дип кергән ием,— дип сүз башлавы булды, минем җаным табан астына төшеп тә китте. «Әйтә, оятка калдыра»,— дип үртәлдем, эчемнән ояла-ояла.
— Кара бүрекле чуар тавыгыгызны эзләп йөри күрмәгез, димәкче ием. Безнең кетәклеккә ияләшкән бит, әкәмәт. Печән арасына оя ясаган. Унлап күкәе бар. Чеби чыгарырга чамалый тавыгыгыз.
— Уйлаган ием аны. Күңелем сизгән ие... Кара син аны мәлгуньне... Арт сабагын укытканны оныткан диң, ә?! Кызым! Сиңа әйтәм! Нишләп утырасың ул тупсада баядан бирле? Ничә әйттем сиңа, тупсага утырырга ярамый, дип... Бар, чәй эчмәсәң, кычыткан җыеп кайт!
— Куй, Маһинурттәй! Тимә! Уенда булгач, чыгарсын чебешләрен...
—Ни сөйлисең, Һәдия ахирәт! Кайчан үсеп җитә ул?
— Алай димә, күрше... Менә бу балага — оныгыңа кара! Орчык кебек чагыннан карап үстердең ич... Кыен дип тормадың... Картайдым дигән сүзләреңне дә оныттың... Бакчы, үсте бит! Җитеп килә!
— һәй, ахирәткәем! Анасының саулыгы булмагач, нишләсен соң?! Сүзең хак анысы... Дөньяга килгән сабый үсә икән. Хәтерлисеңме, Түбән баштан күтәреп кайткач, ни дидең?
— Шушы бәләк кадәр нәмәрсә дә үсеп кеше булса, адәм баласы тугач үлә дигәннәренә гомер ышанасым юк, дигән ием шул. Сиңа рәхмәт инде, Маһинурттәй! Тырыштың, тәки аякка бастырдың Сараның олы кызын. Кем кызы икәнен дә белми инде ул хәзер. Иеме, чәчби?
Бу сөйләшүне ишеткәнем бар, анысы. Әбиемнең мине бик бәләкәйдән, ун көнлек чактан карап-тәрбияләп үстергәнен дә онытканым юк. Тик бүген миндә истәлекләр кайгысы түгел шул. Алдымдагы кыяр — теземне, оятым битемне яндыра. Шулчак күзем сәкедәге зәңгәр каймалы бәләкәй табакка төште. Әзия әбинеке ич бу! Тозлы кыярдан бушаган.
Сикереп тордым да алъяпкыч итәгендәге кыярларны шул табакка бушаттым. Бердән җиңеләеп калганымны гына тойдым. Моңарчы ничекләр күтәреп утырганмындыр шулкадәр авырлыкны — шайтан белсен.
— Теге Карабүрекне әйтәм әле... Көз җиткәндә чебешләр белән куандырмакчы диген, ә? һай, үзсүзле!
Ике карчык һаман гөрләшә дә гөрләшә. Минем дөньяда барлыкны да оныттылар. Ә мин: «Исән генә торасызмы, кодагый?»— дигәндәй, әйтеп ташладым:
-Менә! Сезнең кыярлар да безгә ияләшкән әле! Әйем лә... Адашып кергәннәр!