СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Татар халык әкияте "Кәкре каенны терәткән"
Борын заманда бер алдакчы кеше булган икән, ул теләсә кемне алдалый ала, ди.
Үзен бик акыллыга санап йөргән тагын бер бай кеше яшәгән, имеш. Ул:
—Мин шул Алдарга очрасам, аңа һич тә алдатмас идем, — ди икән.
Бервакыт бай юл буйлап барганда күрә: әлеге Алдар бер кәкре каенны терәтеп тора, имеш. Бу аның янына барып әйтә:
—Йә, дус, сине алдарга бик оста дип әйтәләр, мине дә алдый алырсыңмы икән, әйдә, сынап карыйк, — ди. Алдар:
—Бик тиз алдар идем дә, янымда алдар капчыгым юк шул, өйдә калды, — дигән. Ә тегесе, үзенең уяулыгына ышанып, Алдарга әйткән:
—Бар, өеңнән капчыгыңны алып кил, мин монда көтеп торырмын, — дигән.
—Өйгә бик кайтыр идем дә, менә бу каен аварга тора, китәргә ярамый бит, — дип җавап кайтарган Алдар. Бу кеше, бик үрсәләнеп:
—Барсана, зинһар, капчыгыңны китерсәнә, син килгәнче, каенны үзем терәтеп торырмын, — дип, кәкре каенны терәтеп калган.
Алдар шул китүдән әйләнеп килмәгән, ди, бу кеше әле дә булса кәкре каенны терәтеп тора, имеш.
2025-05-28 10:09