Мөкәррәмәнең бердәнбер улы Флүн күптәннән бирле өйләнергә җыена. Тик Мөкәррәмә, төрле сәбәпләр табып, аның башлы-күзле булуын кичектереп килә. Әле кичә дә улы:
- Әни, яшьтәшләрем тупырдатып бала сөя, мин генә ялгыз калып барам, күзем төшкән кызлар да берәм-берәм кияүгә чыгып бетәләр, тиздән миңа өйләнергә бер кыз да калмас, ахры, - дигән иде.
- Юкны сөйләмә, кызлар алар яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек калкып кына торалар. Күктә никах укыйсы вакытың җитсә, өйләнгәнеңне сизми дә калырсың, - дип юатты аны Мөкәррәмә.
Билгеле, ул Флүненең барыбер өйгә килен алып кайтасын белә. Бу көнне бер яктан түземсезлек белән көтсә, икенче яктан аңардан уттан курыккандай курка иде.
- Ике тәкәнең башы бер казанга сыймый. Өйгә килен төшсә, бер казанга ике тәкә була түгелме соң? - дип уйлый иде.
Тәкәнең бер башы үзе булса, икенчесе - төшкән килен, казан дигәне сөекле улы иде.
Флүн соңгы вакытта өйләнү турында авыз ачмый башлады. Ә беркөнне, улы эштә чагында, аның янына кемнең морҗасыннан нинди төтен чыкканына хәтле белеп торган Миңзифа керде.
- Ии, малайкаем, әйдә, кибеткә төшик. Анда килен бирнәсе кайткан, шуны карап меник әле, - диде.
Тик Миңзифа бирнәнең кемгә икәнлеген генә әйтә алмады.
Соңгы вакытта кыз бирнәсен кибет аша заказ белән генә кайтаралар иде.
Миңзифа түтинең шунда ук йөрәге табан астына төшеп китә язды. Ул белә: кибеткә бирнә кайткан икән, димәк авылда тагын туй була. Аларның капка төбенә килергә тиешле туй бирнәсе булмагае...
Ул Миңзифаны ничек кирәк алдап-йолдап чыгарып җибәрде дә кибеткә төшеп китте.
Бирнә күз явын алырлык иде.
-Кем өчен кайтты бу товар?-диде ул, гамьсез булырга тырышып.
- Бирнәсе булса, иясе табылыр, дип алып кайттым әле бусын, - дип көлемсерәде Әлфинур. - Әллә дим... үзеңә алып җибәрәсеңме, Мөкәррәмә түти?
- Кит әле, Әлфинур! Кеше көлдермә! Өйләнергә күптән вакыты җиткән улым була торып, килен бирнәсе алалармыни?-диде Мөкәррәмә, ә үзе котылгысыз рәвештә якынлашып килгән вакыйгадан әзгә генә булса да котылып тору юлын күрсәткән Әлфинурга мең-мең рәхмәтле иде.
«Әллә бу товарны кибеттән алырга инде. Яңасы кайтканчы, берничә көн үтәчәк бит әле. Вакытны ничек тә сузарга... Аңарчы ни дә булса килеп чыгар әле», - дип уйлады ул.
Аның икеләнүен күреп, Әлфинур:
- Акчасыз төшкәнеңне беләм. Әйдә, мин сине бурыч кенәгәсенә язып куям. Акчасын соңрак түләрсең, - диде.
Кыз бирнәсен кешегә күрсәтеп алып кайтуны килештермәде Миңзифа. Әлфинурның әтисе аны «Жигули» белән ишек төбенә китереп кенә калмады, өенә үк кертеп куйды.
Мөкәррәмәне бу төнне йокы алмады. Ишегалды капкасының шикле рәвештә ачылып ябылуыннан сикереп торды. «Әллә карак керде инде?» - дип уйлады ул, коты очып һәм, кисәү таягын тотып, ишек янына килде.
Ишегалдында Флүн белән Әлфинур иде.
Мөкәррәмә кисәү таягын читкә куйды.
«Без яшь чакта, киресенчә, егетләр кызларны озата иде. Хәзер кызлар егетләрне үзләре озата башлаган икән. Минем улым кызлар яратмаслык егет түгел шул, артыннан унар кыз чабып йөрерлек әле», - дип уйлады ул, горурланып.
Тик кыз: «Китәм», егет: «Керәм», — димиләр генә бит.
Таң атты. Абзар эчендәге мал-туар йокысыннан уянып, сыерлар мөгри, сарыклар бәэлди, тавыклар кыткылдый башлады.
Мөкәррәмә түтигә сыер сава торган чиләген тотып ишегалдына чыгудан башка чара калмады.
- Бәй, нишләп баскыч төбендә утырасыз? - диде ул, йөзенә яңа гына йокыдан уянган төс чыгарып. - Яңа мода кайчан чыкты әле?
- Нинди мода? - диде Флүн, кызарып.
- Кызларның егетләрне озатуларын әйтүем.
Әлфинур кызарынды.
- Мин... Без...
Аңа Флүн ярдәмгә килде.
- Әни! Мин... Без...
- Ай, Алла, ни булды? Җир җимерелмәгәндер бит? Нәрсә, әллә берәр ярамаган эш эшләдегезме?
Флүн, әнисенең куркынган кыяфәтен күреп, Әлфинур артына качты.
Бу юлы Әлфинур ярдәмгә килде.
- Мөкәррәмә апа! Мин улыңа ябешеп кайттым.
Чиләк зең-зең итеп җиргә төште һәм тәгәрәп китте.
- Ябештерәләр аны, бик шәп ябешгерәләр, үзең ябешердәй келәй сылап куйгач! Син, җебегән авыз, ябештеләр дип, авыз җәеп тордыңмы тагын? - диде ул Флүнгә, ашардай булып карап.
Әлфинурның менә-менә түгелергә торган мөлдерәмә тулы күзләре көндезен әтисе «Жигули» белән илтеп биргән кыз бирнәсенә төбәлгән иде.
Мөкәррәмә түти элек Флүн үзе генә йоклый торган караватның бөтен урын-җирен сыдырып кына алды да:
- Мин сиңа, киленкәем, балтадан ботка пешереп ашатырга яисә юктан бар ясарга кушмыйм. Менә шушы караватны тавыш-тынсыз гына, мине дә, үзеңне дә адәм хуры итмичә, мин кайтканчы җыеп-бизәп куйсаң, киленем итәрмен. Булдыра алмасаң, үзеңә үпкәлә, - диде һәм кодаларына китте.
Ничек сөйләшкәннәрдер-киңәшкәннәрдер, бу турыда кешегә беленмәде. Хәтта Миңзифа да бу турыда кызык сүз әйтә алмады. Әмма Мөкәррәмә, кайтып кергәч, теге бирнәне, күпме эзләсә дә таба алмады. Ә менә караваты Әби патша ятагыннан бер дә ким түгел иде.
«Ай, рәхмәт төшкере! Бу хәтле кайнана туфрагыннан яратылырсың икән!» - дип уйлады ул һәм, аккош кебек йөзеп, өй эшләрен эшләп йөргән Әлфинурның аяк астына ап-ак мендәр ташлады.
- Хәерең белән кил, килен! Әтиле-әниле, алтын канатлы балалар үстерегез! Төкле аягың белән! - диде.