СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Әмирхан Еники "Бабайлар".
Җәйнең яңа кояш күтәрелеп килгән бик матур бер иртәсендә мин, ашыгып, колхоз идарәсенә киттем. Беләсезме, авыл иртәсенең шундый бер чагы була: хатын-кызлар таңнан торып, сыерларын савып, көтү кугач, кырга чыгучылар төялешеп китеп беткәч, өйдә калган карт-корылар, җиңгәйләр тагын аз гына черем итеп алыр өчен ястыкларына таянгач, авыл бер мәлгә бушап, тынып тора. Капкалар ябык, тәрәзә пәрдәләре төшерелгән, ишекләр шыгырдамый, беркем кереп- чыгып йөрми, хәтта этләр дә, бер торып буталып йөргәннән соң, яңадан баскыч төпләренә бөкләнеп ятканнар, тик ялгыз кояш күтәрелеп килә, җирдән дымсу тузан исе килә, үләннәрдә кибеп өлгермәгән эре чык тамчылары җемелди - җиңел, рәхәт шул чакта буш урам буйлап атлавы...
Мин колхоз идарәсенең иске, зур агач өенә (бу берәр байдан калган өй булырга тиеш) килеп кергәндә, анда беркем дә юк иде. Ләкин өйнең идәне су бөркеп, әрем себеркесе белән бик әйбәтләп себерелгән иде инде. Бу аз гына дым һәм тузан белән аралаш әрем исе керүемә борыныма килеп бәрелде. Гаҗәеп тәмле, хуш ис иде ул... Мин аны кат-кат борын тутырып иснәдем. Идәнгә карагач, себеркедән төшкәләгән әрем бөртекләрен дә күрдем. Безнең шәһәр җирендә табып кара мондый эссе ялан исен!.. Шул чакта йорт ягына чыга торган ишектән, чиләк-себерке күтәреп, бер чиста гына апай килеп керде. Үзе үк башлап:
- Исәнмесез! - диде.
- Бик әйбәт әле, апа, - дидем мин. - Сез генәмени монда?
- Ийе шул.
- Җыештырасыңмыни?
- Ийе шул.
- Көн дәме?
- Көн дә инде, көн дә... Кичтән монда озак утыралар, иртән дә халык була. Менә шул буш арада җыештырып чыгарга тырышабыз инде... Сез кем соң?
- Мин шәһәрдән... Эш белән... Себеркегез бик хуш исле, апа!
Апа, себеркесенә карап, бер көлеп куйды:
- Чыгарып кына атасы да бит, бүтәне юк: урман ерак. Барып, каен, йә булмаса, артыш себеркесе бәйләп кайтырга бер дә бушый алмыйм шул, менәтерә!.. Мондагы тузанны алып бетерәмени соң бу, артышныкы кирәк, артышныкы. Моның ни, исе генә. - Шулай диде дә апа, кулындагы хуш исле әрем себеркесен, ачуы килгәндәй, мич аралыгына ыргытты.
- Председатель кайчан килә соң? - дидем мин, себерке турында тизрәк онытырга тырышып.
- Тиздән килер, чәй эчәргә генә кайтып китте.
- Җамалетдиновмы әле ул?
- Юк, Җәләлетдинов... Җәләй дип кенә дә йөртәләр.
- Алайса, мин аны шушында көтим инде.
- Көтегез, көт... Әнә бүлмәсенә кереп утырсагыз да ярый, - диде апа, куштанлык күрсәтеп.
Мин председатель бүлмәсенә уздым. Хуҗаның яңарак кына чыгып киткәнлеге әллә кайдан күренеп тора - өстәлендә тәртипсез яткан кәгазьләр, ачылып яткан ниндидер калын дәфтәр, яңа башланган «Беломор» пачкасы... Хәер, мин өстәл янына якын да бармадым, тизрәк стенадагы төрле плакат-язуларны карарга керештем. Шунда ук минем игътибарымны зур бер фоторәсем үзенә тартты, һичшиксез, бу махсус зурайтылган рәсем иде. Анда бер унлап карт бабайлар төшерелгән. Бер дүртесе алга утырган, калганнары артка басканнар. Барысы да бик карт булсалар да, яшьләре төрлечә, кыяфәтләре төрлечә, өс-башлары да төрлечәрәк. Кайсы озын бишмәттән, бүректән, кайсы пинжәктән, түбәтәйдән. Кайсының кулында таяк, кайсы таяксыз гына һәм барысы да диярлек мөселманча очландырып китәрелгән кечкенә ап-ак сакаллы. Шулай да алда утырганнары иң картлары булса кирәк, арыклар, бетешкәннәр, ә арттагылары җегәрлерәк, таза гына басып торалар. Барысында да шактый җитди кыяфәт, әмма чырайларында шатлык яки тантана кебек берни дә сизелми, һәм менә шул ниндидер уңай белән фотограф алдына җыеп утыртылган бабайларның нәкъ уртасында киң җилкәле, атныкыдай зур, озынча битле, бик таза ир уртасы бер кеше утырып тора. Кулларын ике тез өстенә салып, күкрәген киерә биреп, башын артка ташлабрак, гаҗәеп бер тантаналы җитдилек саклап утыра ул, вәзирләрен янына җыйган патша сыман.
Бу рәсем миндә зур кызыксыну уятты. Нинди картлар болар, уртадагы таза кеше кем, нинди уңай белән алар җыелышып төшкәннәр? Мин инде, алгы якка чыгып, теге апайдан сорамакчы булган идем, ләкин шул чакта, авыр- салмак басып, председатель үзе килеп керде. Бу, чыннан да, пәһлевандай таза кеше иде. Рәсемдә утыручы да нәкъ шул үзе икән. Мине күрүгә, ул:
- Иптәш карыспандетмы? - дип, кулын сузды.
- Әйе, шулайрак.
- Кичә шалтыратып әйткәннәр иде, - диде ул, өстәле янына узып. - Әйдә утырыгыз.
Мин аның каршысына утырдым. Председатель зур, каты кулы белән озын битен бер сыпырып куйды. Аннары телефон трубкасын алып, номерын җыеп тормыйча, бер генә өрде дә кемгәдер кычкырды:
- Кадрия, аппагым, конныйны бир әле... Сираҗи, синме бу? Син давай теге нигә, Әхмәдигә әйт әле, хәзер генә минем атны правлениягә җигеп китерсен. Ыңгырчак астына киез салырга онытмасын, ату суга башлаган... Давай!..
Телефон трубкасын куйгач, ул миңа күтәрелеп карады. Карашы туры, кыю һәм берникадәр үзенең өстенлеген дә сиздерә иде.
- Йә, ни йомыш? - диде ул гади генә.
- Менә сезнең эшләр белән бераз танышыйм дип килгән идем, - дидем мин, блокнотны чыгара башлап. - Сөйләшеп аласы иде...
- Сөйләшүне кичке якка калдырып торыйк... Минем хәзер печәнчеләр янына барасым бар. Теләсәгез, сез дә әйдәгез.
- Бик рәхәтләнеп...
- Булды, алайса. Печәнчеләрнең эшләрен дә күрерсез, юлда сөйләшеп тә алырбыз... Шулай бит?
- Мин моңа бик риза.
- Безнең болыннар Кама буенда. Матур җирләр, су, әрәмәлек, пароходлар уза - төшереп кенә аласы!.. Яшьләр куна ятып эшлиләр, балалы хатыннар гына кайтып-китеп йөриләр.
Беренче караштан ук председатель абзый миңа ошап куйды әле. Үзенә һәм эшенә нык ышангандай ачык сөйләшә. Хәер, алдынгылар исәбендә йөргән председательләр шулайрак була да инде ул. Куркып, тел яшереп тормыйлар. Ә бу председатель бөтен заданиеләрне үтәп бара икән, димәк, район җитәкчеләренә дә таянычы зур... Кайчагында гәзитәнең дә теше үтми андыйларга. Юлларын белеп торалар. Аннары мин гомумән таза кешеләрне яратам. Аларның ничектер ашлары да, эшләре дә таза була. Күп очракта эчләре дә таза булып чыга.
Шулай итеп, мин иптәш Җәләлетдинов турында матур уйлый да башладым. Хыялым инде язылачак материал өчен детальләр, бизәкләр дә эзләргә тотынды. Шул чакта әлеге фоторәсем исемә төшеп, иптәш Җәләлетдиновтан сорадым:
- Әйтегез әле, бу нинди рәсем, кемнәр анда?..
- Болармы? - диде Җәләлетдинов, карашын рәсемгә күчереп. - Болар безнең авыл картлары... Минем консультантлар...
Мин аңлап бетермичәрәк аңа карадым. Җәләлетдинов сүзеннән һәм минем гаҗәпләнүдән бик канәгать булгандай елмаеп куйды:
- Нигә, ышанмыйсызмы әллә?.. Әйе, консультантлар... Мин, парин, кайчагында, аларны җыеп, киңәш-табыш итәргә яратам... Картларда күп нәрсә сакланып ята, күпне беләләр, шуны алырга кирәк бит... Кайчак бик дильни киңәшләр бирәләр, парин!.. Йә, начармыни бу?
- Юк, бик әйбәт, бик дөрес эшлисез! - дидем мин, чын- чыннан бу эшкә сокланып.
- ...Ну бервакыт безгә фотокарыспандент килеп чыкты да, мин тиз генә үзләрен җыеп, шушы рәсемгә төшерттем. Аннан районда зурайтып алдым. Ничава бит?
- Әйбәт, бик матур төшкәнсез!
- Менә бер памят булып калды ул... Ату картларның көннәре санаулы. Китә торалар, әнә теге миннән уңда утырганы быел яз китеп тә барды...
- Алай икән... Ә бу картларның яшьләре кай тирәдәрәк... Иң олысына, иң кечесенә дигәндәй?..
- Иң олысына, әнә миннән сул кулдагы Нуриәхмәт бабайга, сиксән алты яшь инде, ә теге арткы рәттәге, сулдан иң читтәге Зарифҗан картка җитмеш дүрт булса кирәк... Картлар ничава, картлар ярыйсы...
Мин эчемнән сөенеп уйладым: менә алдынгы председатель турындагы очеркны башлап җибәрергә бик әйбәт деталь дә табылды - картларга хөрмәт, картларның бай тәҗри бәсеннән файдалана белү... Чыннан да шәп табыш бит бу!..
Шул арада теге өйне җыештыручы хатын, кереп:
- Җәләй абзый, ат килде, - диде.
- Ярый, кузгалабыз, - диде Җәләлетдинов.
- Кая, ни, Нурдидәгә әйт әле, «подписка» дигән кәгазьләрен кертсен.
Хатын чыгып киткәч, миңа карап сорады:
- Сез соң ничек урнаштыгыз, тамак ялгадыгызмы әле?..
- Рәхмәт, миңа төшкән җирдә чәй эчерделәр.
- Чәй генәме? - диде ул, күз кысып. - Кемгә, шул мин әйткән умартачы Хәертдин абзыйларга куйдылармы сезне?
- Әйе, шунда, умартачыга...
- Яхшы булган... Умартачының бал мичкәсе бушап тормый аның...
Җәләлетдиновның болай кайгырта белүе дә ошап куйды миңа... Мин үзем соранып йөри торган кеше түгел, аннары бик сыйланып йөрергә положение дә кушмый... Мактап язсаң - сыйлаган өчен, яманлап язсаң - сыйламаган өчен, дип, гайбәтеңне саталар.
Бүлмәгә, кәгазьләр күтәреп, озын толымлы, алсу йөзле зифа-чибәр генә кыз керде. Председатель аның белән нигәдер каш җыебрак сөйләште. Минем алда чибәр кызга юри коры буласы килгәндерме инде? - аңлавы читен шикелле... Хәер, күп кенә председательләр шикелле үк, Җәләлетдинов та үзенең кешеләре белән шулай хуҗа булып, өстен-коры сөйләшергә ярата иде - мин моны соңыннан бик ачык сиздем. Ләкин моңа мин һич гаҗәпләнмим, күреп күнеккәнмен, шулай кирәктер, шунсыз булмыйдыр дип уйларга өйрәнгәнмен.
Кызның кәгазьләренә ул кул куеп бетергәч, без кузгалдык. Баскыч төбендә безне таза кара айгыр җиккән рессорлы, биле сыгылмалы, тимерле арба көтә иде. Бу арбаның тарантастан аермасы шунда: аның кузласы юк, ләкин билне терәрлек кенә аркасы бар, үзе иркен, кыскасы, өч-дүрт кеше утырып йөрерлек бик ипле нәрсә ул... Арбага утыргач та, Җәләлетдинов идарәдән ияреп чыккан кешеләргә хуҗаларча кыска-кыска гына боерыклар бирде, шуннан соң без кузгалып киттек.
Авыл чыккач та, яшь арыш басуы башланды. Арыш инде күкрәккә җиткән, агарып килә, башакларын бөгә башлаган, чайкалуы да инде салмаклана төшкән... Менә шул арышка карап, иптәш Җәләлетдинов колхозның эше, хәле турында сүзгә керешеп китте. Күпме чәчкәннәр, күпме ашлама керткәннәр, күпме уңыш көтәләр; терлек саны күпмегә арткан, сыерлар күпме сөт бирәләр; колхоз нәрсәләр салдыра, нинди машиналар сатып ала, киләчәккә нинди планнар кора. Кыскасы, нәкъ миңа кирәк нәрсәләрне сөйли председатель, авырлыкларны читләтеп, ал буяуларны куерак салып, тыйнаклык йөзеннән «мин эшләтәм боларны» дип әйтмәсә дә, бөтен эшнең тоткасы ул үзе икәнлеген шактый сиздереп сөйли... Бик әйбәт. Мин Җәләлетдинов турында язарга тиешмен. Миңа аның шәп, яхшы председатель булуы кирәк. Мин үзем дә әле, күрерсез, аны аллы-гөлле бизәкләргә бизәячәкмен.
Шулай сөйләшеп бара торгач, без ике картны куып җиттек. Икесе дә таяк тотканнар. Юл читеннән, бөкрәя төшеп, аллы-артлы китеп баралар. Берсенең өстендә җилән, икенчесенең өстендә кулдан гына сырган җиңсез жилет сы ман нәрсә, аякларында оек өстеннән генә кигән иске галошлар, башларында ямьшәеп беткән эшләпә... Куып җиткәч, Җәләлетдинов, атын юыртудан туктатып, картларга дәртле генә кычкырып дәште:
- Сәлам илнең картларына!
Бабайлар безгә борылып карадылар:
- Ә, Җәләй туган, синмени әле бу?
- Рәхмәт яхшы сүзеңә!
- Кая болай? - диде председатель.
- Менә болынга, оланнар янына китеп барабыз әле.
- Нигә анда барасыз?.. Өйдә генә ятмыйча...
- Барабыз әле, аяклар йөргән чакта... Эшләрен күреп кайтырбыз.
- Өйдә генә ятып булмый шул, - диде бабайларның икенчесе. - Тәндә җан барында...
- Менә шулай инде безнең картлар, - диде председатель, миңа карап. - Эш өсте җиттеме, таякларына атланып, болынга да, басуга да йөри башлыйлар... Әнә теге алдан барганы, Гайсә карт, бик шәп кибән куючы иде. Кибәнне шундый очлап, шешне шундый таза утыртып куя, бернинди давылларга да бирешерлек булмый. Гайсә бабай, мин әйтәм, әле хәзер дә кибән башына менәрсең?..
- Ник менмәскә, - диде карт, - кирәксә, менәбез аны...
- Әнә бит, - диде председатель, кәефле генә көлеп. - ...Ыштаны төшеп барса да, кибән башына менмәкче әле ул.
- Болын еракмы соң? - дип сорадым мин аңардан.
- Авылдан тугыз километр... Әле бер өч-дүрте калгандыр... - Аннары ул бабайларга карап әйтте: - Ярый, картлар, үз җаегыз белән атлый торыгыз, ә без киттек.
- Син, Җәләй туган, безне дә кара айгырыңа утыртыр идең, - диде шул чакта арттан әлсерәбрәк килгәне.
- Анысы бит, Шәйхи бабай, уставта юк, әйтелмәгән, - диде Җәләлетдинов.
- Нәрсә?
- Мин әйтәм, сезне председатель атына утыртып йөрү уставка язылмаган, менә эш нәрсәдә!..
- Ә-ә! - дип сузды бабай, әллә бернәрсә аңламыйча, әллә артык гаҗәпләнүдән.
Җәләлетдинов дилбегәсе белән атының сыртына «На-а-а!» дип бер какты да, кара айгыр, ястыктай арт санын тибрәтә- тибрәтә, кызу гына юртып та китте.
Әйтергә кирәк, Җәләлетдиновның картларга әйткән соңгы сүзләре мине дә шаккатырды. Мин дә тиз генә аңлап җиткерә алмадым аның ни өчен болай дип әйтүен... Чынлап әйттеме, уйнап кынамы, әллә ялгыш ычкындырдымы?.. Чынлап әйтүенә һич ышанасы килми, уйнап кына дисәң, калдырып, чаптырып киттек тә бардык... Бәлки, болар барысы да - «уставка язылмаган» дип әйтүе дә, чаптырып китүе дә уйламаганнан ялгыш кына килеп чыккандыр?! ...Мин аның ни эшләгәнен аңлап, уңайсызлануын, минем алда аклана башлавын көттем. Ләкин юк, Җәләлетдиновта уңайсызлануның әсәре дә юк, гүя тик бабакай, бер эш эшләгәндәй, текә утырып, тыныч кына баруын белә. Җитмәсә әле, ул миңа яңадан колхозның сыерлары, сарыклары, дуңгызлары турында мактанып сөйли башлады... Шуннан соң мин бу кешедән тәмам өметемне өздем. Аның хакта матур итеп язарга уйлаган бөтен хыялларым кинәт җимерелде дә төште. Нинди генә шәп председатель булмасын, колхозы нинди генә уңышларга ирешмәсен, мин инде аның турында һичнәрсә яза алмаячагымны аңладым, белдем. Картларга әйткән шул җансыз, тупас, казённый бер сүзе белән ул барысын да үтереп ташлады!
Каманың иркен тугайларында, ат корсагына җиткән үләнле юллардан йөрү дә, кибеп яткан печәннәрнең хуш исе дә, печәнчеләр янына туктап сөйләшүләр дә, җиңел тырмалары белән пакусларны селкә-селкә җыючы чуар кызларның матур җырларын ишетү дә - берсе дә минем кәефне инде үзгәртә алмады. Йөреп кайткач, кичкырын мин район үзәгенә җәяүләп кенә кайтып та киттем.
2025-02-04 15:36