Яшәгән, ди, бер әби белән бабай. Аларның чын юлбарыска охшаган сырты буй-буй аклы, зур, матур бер мәчеләре булган. Мәче матурын матур булган, тик бик иренчәк икән: ул күсе тотарга бер дә яратмаган Аның каравы тәмле ашарга бик яраткан. Ишегалдында берәр чебеш күрсә, арттан яшеренеп кенә бара да — һап! — тегене тота да аша бетерә икән, ди. Бер-бер артлы ул бөтен чебешләрне ашап бетерә язган Әби бу хәлне сизенгән дә бабайга сөйләгән. Бабай җинаятьчене тотып алган һәм, капчыкка салып, урманга алып киткән. Аланга бары җиткәч, авызы бәйләнгән капчыктагы мәчене бер агач төбенә куеп кайтып киткән. Ә мәче берни белмичә мыр-мыр килеп йокымсырап тик ята икән, ди.
Шул чакны алан аша төлке үтеп бара икән. Ул капчыкны күреп туктап калган, мәченең ничек мырлавын ишеткән дә гаҗәпләнеп:
— Капчык эчендә нинди җәнлек утыра икән? Карарга иде... — дигән Төлке капчыкны чишеп җибәргән икән — аннан мәче килеп чыккан Мәче сыртын дугадай бөгеп, авызын ачып, койрыгын кабартып җибәргән, төлкенең моңа исе киткән: ничә еллар урманда яшәп, мондый ерткычны күргәнем юк иде, дигән.
— Әйт әле, баһадир, кем син, исемең ничек синең? — дип сораган төлке.
Мәче горур төс белән:
— Минем исемем Түрә-мәче, — дип җавап биргән.
— Ә син кайда яшисең?
— Моңа кадәр кешеләрдә яшәдем.
Төлке аңа ышанмаган:
— Кешеләрдә? — дигән гаҗәпләнеп, — син алардан курыкмадыңмы?
— Миңа нидән куркырга? Син әле мине белмисең. Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм!
— Бүредән дә курыкмыйсыңмы?
— Бүредән куркырга? Менә көлке! Хәзер үк биш-алты бүре белән берьюлы очраштыр, нәрсә булганын үзең күрерсең...
Төлке эченнән генә: «Нәкъ шушындый ерткыч миңа кирәк тә; аның белән кайда да курыкмаска була, теләсә кемне яклап кала ала», — дип уйлаган һәм:
Син әле өйләнмәдеңме, мәче? — дип сораган.
— Юк, өйләнмәдем.
— Менә мин дә тол. Әйдә өйләнешәбез.
— Әйдә алайса, — дигән мәче.
Төлке туй мәҗлесенә кунаклар чакырырга киткән. Хәзер инде ул беркемнән дә курыкмый икән, чөнки аның ире түрәләрнең түрәсе бит.
Ул бара-бара аюны очраткан.
— Аю әби, мин кияүгә чыгам, безгә туйга кил.
— Ярар, килермен, — дигән аю, — ә кемгә чыгасың соң?
— Түрә-мәчегә.
— Кем ул тагын Түрә-мәче? Аның турында беренче тапкыр ишетәм.
— Кыю баһадир! — дип мактанган төлке. — Аның койрыгы зур, чикләвек куагы шикелле, тешләре энә кебек очлы, тырнаклары тимер шикелле нык. Кемне тотса да, тере килеш җибәрми.
— Куркам, бармыйм, — дигән аю.
— Курыкма, — дигән төлке аны тынычландырып, — күп итеп бүләкләр алып килсәң, ул сиңа кагылмас.
— Болгар әкиятләре
Алар килешкәннәр. Аю бүләкләр алырга, төлке бүрене чакырырга киткән. Бара-бара бүрене очраткан бу һәм аңа бөтен булган хәлне сөйләп биргән. Бүре дә, усал Түрә-мәче турында ишеткәч, куркудан туйга бармаска булган.
— Курыкма, бүләкләрне күбрәк алып килсәң, беркем дә сиңа тимәс, — дип тынычландырган төлке.
Алар килешкәннәр, бүре бүләкләр алырга, ә төлке кабан дуңгызын чакырырга киткән. Төлке кабан дуңгызын агач төбендә имән чикләвеге җыеп утырганда очраткан һәм аны туйга чакырган. Кабан дуңгызы да, Түрә-мәче турында ишеткәч, туйга барудан баш тарткан.
— Курыкма, бүләкләрне күбрәк алып килсәң, беркем дә кагылмас.
Кабан дуңгызы бүләкләр алырга киткән, ә төлке мәче янына әйләнеп кайткан, аңа бөтен күргәнен-ишеткәнен сөйләп биргән.
— Аю ничек, бик зурмы? — дип сораган Түрә-мәче.
— Әнә теге зур агач кадәрле, — дигән төлке.
— Ә кабан дуңгызы?
— Аюдан әз генә кечерәк булыр.
— Ә бүре?
— Ул кабан дуңгызыннан да кечерәк.
Түрә-мәченең чәчләре үрә торган һәм ул төлкегә:
— Мин ялганларга яратмыйм. Бөтенесенә мине алай мактарга кирәг түгел иде, — дигән.
—Ничек ялганларга? — дигән төлке, гаҗәпләнеп. — Син үзең, мин - баһадирларның баһадиры, дидең ич?
— Шулаен шулай да бит, бөтенләй үк син сөйләгәнчә түгел инде. Дөрес, минем койрыгым зур, ләкин чикләвек куагы кадәр үк түгел. Тешләрем дә очлы, ләкин энә кебек түгел. Әйе, тырнакларым да нык, ләкин тимер кебек түгел.
— Син үзең өчен курыкма, — дигән төлке, көлемсерәп. — Мин аларны юри генә куркыттым, күзләренә чебен фил булып күренсен дидем. Тикмәгә генә: «Курыкканга куш күренә», — дип әйтмиләр бит.
Ике сәгать вакыт үтеп тә киткән — кунаклар килергә вакыт җиткән. Төлке аларны каршы алырга чыккан, ә Түрә-мәче агач куышына кереп качкан.
Кунаклар нинди генә бүләкләр алып килмәгәннәр! Аю чүлмәк белән бал, бүре яңа ит, ә кабан дуңгызы ысланган дуңгыз мае алып килгән. Төлкенең, боларны күрүгә, авызыннан селәгәйләре аккан, күзләре ялтырый башлаган. Ул кунакларны табынга утырышырга чакырган да үзе агач куышына килеп:
— Түрә-мәче, кунакларны каршыларга чыкмыйсыңмыни? — дигән.
— Тукта, иң элек итекләремне кияргә ирек бир! — дигән агач куышыннан Түрә-мәче.
— Ул итек киеп йөримени? — дип сораган кабан.
— Итек киеп йөри, — дигән төлке.
Көткәннәр, көткәннәр, Түрә-мәче агач куышыннан һаман чыкмаган. Төлке аны яңадан чакырган.
— Тукта, мыекларымны бөтереп куярга ирек бир, — дип җавап биргән Түрә-мәче.
— Аның мыеклары бармыни? — дигән бүре, гаҗәпләнеп.
— Һәй, нинди генә әле.

— Тукта, хәнҗәремне генә тагам! — дип җавап биргән Түрә-мәче.
— Аның хәнҗәре дә бармыни? — дип сораган аю.
— Бигрәк тә кызык син, аю әбекәй, — дигән төлке, — баһадирның хәнҗәрсез йөргәнен кайчан күргәнең бар?
Кунаклар, Түрә-мәченең хәнҗәре барлыгын ишеткәч, бөтенләй куркуга калганнар.
Аю, ничек исән-сау калыйм икән, дип уйлаган-уйлаган да:
— Түрә-мәчене көткән арада мин әнә теге груша агачына меним әле, черегән грушаларны бик яратам, — дигән.
— Мин урманда йөреп керим, — дигән бүре.
— Ә мин, чебен таламасын өчен, яфракларга төренеп ятыйм, — дигән кабан.
Барысы да үзләре теләгәнчә эшләгәннәр.Аю груша агачына менеп киткән, бүре куаклар арасына яшеренгән, кабан дуңгызы Түрә-мәченең агач куышыннан чыгуын ишетер өчен бер генә колагын тышта калдырып яфракка төренгән.
Ә төлке, нигә озаклады икән дип, агач куышына мәчене карарга кергән. Ул мескен мәченең бер почмакка барып посканын һәм куркудан дер-дер килеп торганын күргән.
—Курыкма, чык әйдә, — дигән төлке. — Алар үзләре синнән куркалар.
— Кыюлыгым җитми. Алар миннән көчлерәк.
— Исең киткән! Мин ал арны хәзер алдыйм.
— Ә аю ничек, зурмы?
— Күсе хәтле.
— Ә кабан дуңгызы?
— Төклетура кадәрле.
— Ә бүре?
— Төклетурадан да кечерәк.
— Әгәр алай булса, мин курыкмыйм!..
Түрә-мәче сөенеп киткән. Һәм баһадирларның баһадиры агач куышыннан чыккан. Койрык йоннарын яткырган, аркасын тигезләгән, юынган, шулай да куркудан һаман дерелди икән.
—Аю әбекәй, бүре кода, Түрә- мәче белән танышырга килегез! — дигән төлке, ә үзе эченнән генә: «Их, килмәсәләр генә ярар иде, югыйсә минем баһадирым куркуыннан чыгып йөгерер. Ул чакта миннән көләрләр генә», — дип уйлаган. Ләкин аю да, бүре дә, кабан дуңгызы да Түрә- мәче белән танышу турында уйлап та карамаганнар.Һәммәсе үзләренең урыннарында яшеренеп тын да алмый утыралар икән.
Бәхетсезлеккә каршы, бер чебен кабан дуңгызын тешләп алган. Кабан дуңгызы чебенне куар өчен колагын селкетеп куйган, ә мәче аны күсе дип уйлап, кабан дуңгызының колагына барып ябышкан. Кабан дуңгызы ачы тавыш белән акырып җибәргән һәм урыныннан атылып чыккан да чабып киткән. Ә Түрә-мәче аннан бигрәк үзе курыккан, бөтенләй икенче якка, аю яшеренгән агачка атылып менгән. Аю, бу мине хәнҗәр белән суяр дип уйлап, груша агачыннан туп-туры бүре яшеренгән куаклык өстенә сикергән. Бүре дә куркуыннан, күз ачып йомганчы таралган төтен кебек, урманда юк булган.
Усал ерткычлар качып беткәч, Түрә-мәче агачтан төшкән. Төлке аннан:
—Я, аю зурмы соң? — дип сораган.
—Фил кадәрле.
—Ә бүре?
—Ат кадәрле.
—Ә кабан дуңгызы?
—Аттан аз гына кечерәк.
—Курыктыңмы соң? — дигән төлке.
—Кем, минме курыктым? Кей, мин ал арны чебен урынына куып бетердем. Түрә-мәчедә туйда булганнарын искә алсыннар әле!
Төлке дә аны мактап:
— Әйе, чыннан да син баһадирларның баһадиры икәнсең, — дигән.