СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Абдулла Әхмәт “Учак янында”

Рядовой Сабиров, батальон командирыннан ротага алып барырга дип, ашыгыч пакет алды да тиз генә шунда китте. Пакетны вакытында илтеп тапшыргач, аның кәефе күтәрелде. Ә кәефе шәп булдымы, аның җырлыйсы гына килеп тора. Ләкин ул кеше барында җырларга яратмый. Үзе генә калган вакытта да әле ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән салмак кына җырлый. Нибарысы ике-өч кенә җыр белгәнгә күрә, Сабиров шул белгән җырларын берничә тапкыр кабатлау белән канәгатьләнә.
Связной Сабиров, муенына автоматын аскан килеш, тар гына сукмактан батальонга кайта иде. Сукмак исә борыла-сырыла куе таллыклар арасыннан сузылып киткән. Тирә-якта яшеллек. Юл буйлары аллы-гөлле чәчәкләр белән чигелгән. Куаклар арасында, берсен- берсе уздырып, кошлар сайрый. Алар ягымлы музыкаль тавышлары белән кешеләргә аерым бер ләззәт, рәхәтлек бирәләр иде.
Әнә шул вакыт Сабиров та үзе белгән өч җырның берсен җырламыйча түзмәде.
Кара кашым, карлыгачым,
Димисеңмени ииде?
Мине элекке шикелле Сөймисеңмени инде?
Таллар эчендә, куе яшеллек арасында, зәңгәр төтен күренде. Тәмәкесен кабызып алу уе белән ул төтен чыккан якка атлады. Учак янында берәү ботка пешерә нде. Шунда ук «тары боткасы» дип язылган концентрат кәгазе ята. Учак янындагы нечкә озын буйлы кеше, өрә-өрә кабып, ашның тәмен татып карый. Сабиров аның белән кычкырып исәнләште. Теге кеше, Сабировка әллә ни игътибар бирмичә, сәламен алды да үз эшендә булды. Связной, кечкенә генә күмер кисәген кулына алып, тәмәкесен кабызды. Ботка пешерүченең йөзенә карады. Ул исә рядовойлар киемендә, кояшта янган кара-кызгылт йөзле, урта яшьләрдәге бер кеше иде. Сабиров аңа карап:
— Ашасаң ботка, эшең китәр ходка,— дип куйды.
— Да,— диде теге кеше, үзе иелеп учак астын өрә башлады. Бу вакытта аның кесәсеннән нәрсәдер бер соргылт әйбер бүлтәеп чыгып тора иде. Сабиров аны җентекләп карый башлагач, пистолет икәнлеген күрде.
«Рядовой, үзенең пистолеты бар! Ни өчендер, аны ул кесәсенә салган?!» — дип уйлап куйды Сабиров һәм шундук аның кесәсендәге пистолетын тартып алды.
— Кулыңны күтәр! — дип кычкырды ул кискен тавыш белән.
Ботка пешерүче ике кулын да югары күтәрде. Ул аптыраган тавыш белән:
— Син үз кешене дә пленга аласың икән,— дип, ачу аралаш елмайды.
— Үз кеше?! — дин аптырап әйтеп куйды Сабиров.— Документың бармы?
Бу кеше ашыкмый гына гимнастерка кесәсеннән кызылармеец книжкасын алып Сабировка сузды. Сабиров зур саклык белән генә аны алып карады. «Үз кеше!»— дип куйды ул авыз эченнән.
— Ярый, хата миндә,— диде связной. Үзе уңайсызланып, күтәрелеп карамыйча, юлына китте. Тагын да бик күп уйлар Сабиров башыннан үтеп киттеләр. Бу кешегә, рядовойга пистолет кайдан килгән? «Үз кеше» булгач, ни өчен соң ул миннән пистолетын сорап алмады?
Менә бу сораулар Сабировны борылып карарга мәҗбүр иттеләр. Ләкин бу вакыт ботка пешерүче учак яныннан киткән иде инде. Сабиров анда йөгерде, монда йөгерде. Куе тал төбендә ботка ашап утыручыны табуга, ул кискен тавыш белән:
— Киттек! — диде.
Билгесез кеше буйсынды. Алар сүзсез генә тар сукмак буйлап алга таба атладылар. Ботка пешерүче, үзенең котелогын тоткан килеш, алдан китте. Сабиров исә автоматын төзәп аның артыннан атлады.
Таллыктан чыгар алдыннан билгесез кеше кинәт сөртенеп егылды. Сабиров та аңа бәрелеп егыла язды. Ләкин шул вакыт теге кеше көтелмәгәндә генә сикереп торып артка әйләнде дә котелогы белән Сабировның башына сукты һәм ач бүре төсле тиз генә аның өстеиә ташланды.
Аның шүрәленеке кебек нечкә һәм озын бармаклары Сабировның бугазын кыса башладылар. Дошманның бу кара уе Сабировны айнытып җибәрде. Ул, барлык көчен җыеп, өстендәге кешене әйләндереп аска төшерде. Ләкин связной аның өстенә кунып та өлгермәде, теге кеше аны үз өстеннән җилтерәтеп атып бәрде. Алар яшел чирәм өстендә тәгәрәшә башладылар. Икесе дә җирдә яткан пистолетка үрелделәр...
Иптәшләре янына кайтып кергәндә, Сабировның кәефе яңадан күтәрелгән иде. Гомеренә кеше алдында җырламый торган Сабиров бу юлы землянка ишеген ачуга ук үзе белгән өч җырның икенчесен җырлап җибәрде:
Агыйделдә йөзә микән
Сусарның балалары,
Кавышырсыз дигән кебек
Кошларның сайраулары.
Бите сыдырылып, канап беткән, күз төпләре кара янып шешеп чыккан Сабировны күрүгә иптәшләр аптырап калдылар.
— Бу ни хәл бу, туган?
— Кем кыйнады үзеңне, җырчы егет? — дигән шаярулы сораулар яудырдылар алар һәм Сабировны әйләндереп алдылар. Сабиров тип-тигез, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды һәм автоматын сала-сала:
— Булды инде хәлләр! — дип куйды.
Ләкин Сабиров әле генә үзенең киң күкрәгенә полковник тагып җибәргән «Батырлык өчен медале» турында бер сүз дә әйтмәде.