СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Алинә Бикмуллина "Ярыш"
«Бу дөньяда бер генә гамәл дә юктан эшләнми — һәрберсенең сәбәбе бар», — дип әйтергә ярата Шәмсинең әбисе. Ниһаять, Шәмсинең дә әлеге сүзләрнең хаклыгына ышаныр көне килеп җитте. Менә ул тәнәфестә мәктәпнең ике катын бер итеп йөгерүләр, онытылган дәфтәр-китаплар артыннан өйгә, җиде
кат тирене чыгара-чыгара, өч минут эчендә төшеп менүләр,этлек эшләгәннән соң, җил тизлегендә вакыйга урыныннан качулар дисеңме — берсе дә юкка булмаган. Әнә бер айдан —район күләмендә, тагы ике айдан республика күләмендә йөгерү буенча махсус ярыш оештырыла икән. Аңа кадәр, әлбәттә инде, мәктәптә сайлап алулар узачак. Бүләге нинди диген әле! Яшүсмерләр арасында уздырыла торган бәйге җиңүчесенә электр скутеры бирәчәкләр, имеш. Шәмси инде, үзенең беренче урын алып, электр скутерында йөрүен күз алдына китерә башлады.
Әнә ул ашыкмый гына иртән дәрес башланырга нәкъ җиде минутта чыга да, скутерына атланып, мәктәпкә юнәлә; Олы Әшнәк авылыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан Кече Әшнәккә әбиләренә көненә биш-алты тапкыр төшеп менә (нигә төшмәскә ди — скутерның тизлеге сәгатенә 50 чакрымга кадәр булганда, көнендә генә район-шәһәргә кадәр дә барып була бит!); көне буе скутерда йөрер өчен, дәфтәрләрен махсус өендә калдыра һәм һәр дәрес саен өйгә чәй эчәргә төшеп менә; әле көтүгә дә скутер белән чыкса, бөтенләй дә тормышы җайга салыначак.
Шулай да уй-хыялларга гына бирешеп булмас, әзрәк аяк буыннарын да яздырып алырга кирәк. Әнә Алмаз һәр тәнәфестә, мәктәпнең футбол кырына чыгып, бер чакрымны йөгереп керә, Ленарларның өйләрендә йөгерү тренажёры бар икән, көненә, сүзләренә ышансаң, 10—20 чакрымны егып сала, ди. Эльвира белән Альбина да инде бер ай сәламәт яшәү рәвеше алып бара башладылар — калорияләрне шәп «яндыра» икән йөгерү. Вундеркинд Айдар гына әллә ни кымшанмады — көннәр буе китапларга каныгып утыра шулай. Ничек битләрен тишеп чыгармыйдыр карашлары белән, әле, җитмәсә, ярышта катнашырга җыенучыларга да көлеп кенә карый. Янәсе, электр скутеры яхшы әйбер түгел, җәяү йөрергә кирәк, җәяү йөргән кешенең каны кислородка байый, йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүдән саклый, скутер ялкаулар өчен уйлап табылган.
Шәмси дә калышмаска булды: әбисе әйтмешли, теләк булса, беләк карышмый ул. Иртән көтү озатырга тора да, башта әкрен генә малларны чыгара, аннары, шактый артта кала башлагач, кырга кадәр чаптыра, үзе дә йөгереп кайта. Малларны озатып кайткач та, тиз генә йокларга ашыкмый, йөгерергә чыга. Кеше күрмәсен дип, бәрәңге бакчасында җилдерә. Уңайсызрак, әлбәттә, шулай да күршеләрнең биш бакчасын бергә кушкач, нәкъ бер чакрым чыга икән. Ә йөгерү ярышында, дөрес булса, өч чакрым чабарга туры киләчәк.
«Җиңүче исемен алыр өчен, тиз йөгерә торган егетләрне ничек тә бәйгегә кертми калырга кирәк», — дип уйлады Шәмси һәм иптәшләренә каршы план корырга булды. Төп көндәшләре, әлбәттә, Алмаз белән Ленар гына иде. Һәр сүзгә ышана торган беркатлы Алмазны уеннан кире кайтару кыен булмады:Алмаз, ярышка барып та тормыйк. Скутер түгел икән бүләк анда, бөтен кешегә шикалат тоттырачаклар да физкультурадан «биш»ле куячаклар. Кичә директорның физкультура укытучысы Илтөзәр абый белән сөйләшеп торганын ишеттем. Бигрәк мыскыл итәләр инде.
—Кит аннан? Чыннан микәнни? — дип, кәефе бозылды Алмазның.
—Аларның хисап бирәсе, фотоларга төшерәселәре бар, бер кеше дә булмаса, райондагылардан үзләренә үк эләгәчәк...
—Кит аннан? Чыннан да, гел мыскыллап торалар инде без укучыларны. Бәйге саен йә шоколад, йә берәр китап бүләк итәләр. Инде XXI гасырда яшибез, бүләкләре узган гасырныкы! Рәхмәт сиңа, дустым! Бармыйк! Безгә компьютерда уйнарга кил иртәгә, көнне юкка уздырмыйк!
—Ы-ы, иртәгә Кече Әшнәккә әбиләргә төшәсе идек, авырып тора икән, иртән кагылып чыгармын сиңа, бәлки, кичен уйнарбыз? — дип, ничек качарга белмәде Шәмси.
Алмаз белән мәсьәләне тиз чиште — иртән кереп, юрганын калынрак итеп каплап чыгар да үзе ярышка китәр.
Ленар белән дә артык баш катырып тормады. Ленарның аллергиясе көчле, шуңа әти-әниләре аңа баллы ашатмый. Ә ул баллыны эзләнеп кенә йөри. Шәмси аны елга буена чакырып алды да бер букча туңдырма белән сыйлады. Менә Ленарның тамагы шешәр дә иртәгә температура белән ятып калыр, дип план корды үзенчә Шәмси.
Иртән, Алмазга да кереп тормастан, ярыш буласы аланга килде. Алты-җиде чебеш, электр скутерына зур өметләр баглап, көтеп басып тора иде, үзенең җиңәчәгенә һичшиксез ышанган Шәмси сөенеп туя алмады. Чара урынына районнан җаваплы кеше дә килде, авыл фельдшеры менде.
Бөтенесенең кан басымнарын, температураларын үлчәп әзерләнә башлаганда гына, чара өчен җаваплы булган физкультура укытучысы Илтөзәр Касыймович директор каршын да җавап тотарга кереште.
—Алмаз нигәдер килмәде, өйләре дә бикле. Ленарның ал лергиясе кузгалган, районнан табиблар чакыртканнар. Тагы бер кеше артык бугай монда, — дип, исемлекне барлады. — Ә-ә, Шәмси, акыллым, син катнаша алмыйсың, класста яшең буенча иң кечкенәсе икән бит син?
—Ничек инде, абый? Җиденчеләр катнаша дидегез бит? — дип һушын җуя язды Шәмси укытучының сүзләреннән.
— Ярышта -2005 елгылар гына катнаша дигән карар бар, ә син 2006 елның 2 гыйнварында тугансың бит, нишләтәсең инде? Кагыйдәне боза алмыйбыз!
Шәмсинең атналар буе әзерләнеп йөрүләре бер мизгелдә чәлпәрәмә килде дә куйды. Йөгерү бәйгесендә беренче урынны әле узган атнада гына «электр скутеры ул баш миенә зыян китерә, җәяү йөрү кан әйләнешен яхшырта, ми яхшырак эшли башлый» дигән Айдар алды. Җир тишегенә кереп китәрсең!
Шулай да, әбисе әйтмешли, берни дә юкка гына түгел — скутер авылның ташлы юлларында, гомумән, йөри алмый торган булып чыкты. Йөрмәгән скутер өчен ярый әле өч чакрым чабып азапланмаганмын, дип юатырга тырышты Шәмси үзен.
2025-10-14 15:21