СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәйдә Зыялы “Гармунлы булдым”

Без балачакта өй саен диярлек гармун, өй саен диярлек гармунчы иде. И-и, ул Рәүф, Миңнехан, Габделхак абыйлар гармунда уйнап җибәрсәләрме?! Йөрәк урыныннан кузгала, күңел кыллары нечкәреп тартыла, телгә җыр куна... Сандугачлардай өздереп-өздереп сайрыйсылар, тургайлар сыман канат кагына-кагына, биеккә-биеккә, зәңгәр күккә күтәреләселәр, кыр казларыдай сагышлы бер көй белән ерак-еракларга очасылар килә башлый.
Ә гармунлы җәйге кичләр аеруча ямьле, аеруча моңлы. Безнең каршыдагы Саимә апалар бүрәнәсенә яшьләр чыгып утыра. Төннең кара юрганы өстенә төрле төсмердәге авазлар белән моң агыла, җыр агыла. Кызлар дөньяларын онытып җырлый. Алар гүя үз җырларының канатларына ябышканнар да каядыр очалар.
Безнең авыл - матур авыл,
Тавы өстендә урман;
Җитәр җәйләр, пешәр җиләк –
Сез җыярсыз, мин булмам.
Алар җырлый, мин тын гына елыйм. Бу апалар кая китәләр икән, ник китәләр икән, дим. Алар булмаса, авылда ямь калмаячак бит! Бу бүрәнәләргә утырып кемнәр җырлар?.. Шулай уйлана-уйлана, абый ясап куйган өйалдыңдагы агач караватта йоклап та китәм. Иртәгесен мин йокыдан торганда, кояш шактый күтәрелгән, әни эшкә киткән була. Әни өстәлгә куеп калдырган сөтне эчәм дә бозауны болынга алып китәм. Минем юлым Зиннурлар турыннан уза. Җилкапка, читән коймалы ишегалды шар ачык. Ә Зиннур һәр көнне ишек төпләрендә утыра. Мине күрүгә, артымнан үртәп кала: «Чулпан - чуртан. Башы белән чумган!» «һи, кыланчык», - дим эчемнән генә. Алай да җавапсыз китмим: «Нәрсә, син артың белән чумасыңмыни?» - дим.
Соңгы вакытта ул мине үртәп калмый. Аңа гармун алып бирделәр. Хәзер ул баскычлары төбендә унике телле тальян гармунында уйнарга өйрәнеп утыра. Берничә көй дә чыгара инде. Әнә әни дә: «Бу малай галәмәт шыгырдата башлаган», - ди. Шыгырдатыр да шул. Аның Фәүзия апасы авылның менә дигән җырчысы ич. Зиннурны ул өйрәтә. Анысын үз күзләрем белән күрдем, үз колакларым белән ишеттем. Угыч сорап торырга дип, йомыш белән кергән идем. Зиннур артсыз урындыкта гармунын тезенә куйган да телләренә баса-баса көй чыгарырга азаплана. Бармаклар ялгыш басып көй бозылуга, Фәүзия апа төзәтә:
- Алай түгел, энем. Менә, тыңла!
Тә-рә-зә-дә-ән Карый-сың ла,
Ка-ара-ап кемне таныйсы-ың...
«Та»дан соң нечкәрәк тавышлы телгә бас. «Сы-ың»ны сузыбрак тор.
Зиннур мыш-мыш килеп апасының күрсәтмәләрен үтәргә тырыша.
Өйрәнә ул болай булгач, өйрәнә. Берзаман менә дигән гармунчы булачак. Әлегә минем генә гармуным юк...
Озакламый безнең өйдә дә гармун пәйда булды. Бу кыйссаны тулырак итеп сөйлим әле. Ул гармунны миңа тоттырмасалар да, аны алышуда турыдан-туры катнашым бар бит югыйсә.
...Хәтерем ялгышмаса, беренче сыйныфта укыган елым иде. Димәк ки, 1948 ел була инде.
Көз кергәндә, безнең өч сарыгыбыз бар иде. Язга чыкканда, алар сигез баш булды. Өч сарыкка биш бәрән туды. Ул бәрәннәр минем белән уйнап үсте. Ничек дисезме? Ул елларда, хәзергедәй, маллар өчен җылы абзарлар юк иде. Өйне җылытырга утын булса, бик ярый. Тактадан гына төзелгән абзарлар бәләкәчләр өчен бик салкын. Алар өчен өй әйбәт. Иртә-кич сарыкларны да өйгә кертеп чыгарабыз. Бәләкәчләрне имезеп алырга кирәк ич. Тамаклары туйгач, бәтиләрнең күңеле күтәрелә. «Топ-топ» басып ишекле-түрле чабышалар. Сөзешкән булалар. Әни күрмәгәндә генә, бәрәңге уып пешергән ипине чәлдереп, мин дә сыйлап алам. Алар белән бергә мүкәләп йөрим, сөзешкән, төртешкән булам. Шулай тырыша торгач, көрән муенлы, бөдрә йонлы, ак тунлы тәкә бәрән ныклап ук сөзәргә өйрәнде. Шулай кыш үтте, яз җитте. Бәрәннәр үсте. Хәзер алар әниләре белән абзарда яши. Без инде урамыбыз белән сарыкларны көтүгә алып чыгабыз.
Авылыбыз көньякка карап торган тау-әрәмәгә ышыкланып урнашкан. Март ае җитүгә, тау битендәге кар эреп бетә. Кояшка карап, таудагы һәр үсемлек тернәкләнә башлый. Миләш, усак агачларының, чикләвек куакларының бөреләре тулыша, корыган үләннәр астында яшь үсентеләр баш төртә. Корыган үләне дә бәтиләргә бик ярап тора. Ничек кенә булмасын - арыш саламы түгел инде ул сиңа! Маллар, дөньяларын онытып, агач кайрысы кимерә, яшь бөре чәйни, кипкән үлән арасыннан тәмлерәген эзләп чемченә.
Без дә тик тормыйбыз. Кызлар үзләренчә уен таба. Малайлар учак ягып җибәрә. Аларның эше каты: тәмәке тартырга өйрәнәләр. Тәмәке дигәннәре, корыган яфрак, кипкән үлән инде. Китап битен ерталар да бармак сыман итеп төрәләр. Күрше сакау Хөснулла арифметика китабының унбиш битен тәмәке итеп тарткан. Ул өченче елын өченче сыйныфта утыра инде. Аның шултиклем надан булуына әйтерсең лә китап бите гаепле. Әле ул аны ләззәт белән, тәмләп, әшәке сүзләр әйтә-әйтә ерта...
Хөснулланың бу гамәле янәшәдә генә утлап йөрүче мин сөзәргә өйрәткән тәкә бәрәнгә ошамады, ахры. Тезләнгән хәлендә авызындагы тәмәкесенә ут кабызып азапланган Хөснулланы бар көченә төртеп җибәрде. Теге сүгенә-сүгенә тау астына тәгәри, ә бәрән, төрткәли-төрткәли, һаман бара, Хөснуллага торырга һич ирек бирми. Без туктый алмыйча, бөгелә-сыгыла көләбез. Ә Хөснулла аста бар көченә акыра-акыра сүгенә:
- Тукындырам мин тине, Тулпан тәре! Тукындырам!
Шушы көннән соң минем арттан Зиннур болай дип көлеп кала торган булды:
- Тулпан, Хөснуш сине тукындырдымы әле? »
- Үзеннән сора, - дим мин, исем китмичә генә.
Җәй буе бәтиләргә үлән җыйдым, яфрак җыйдым. Көтүдән кайтмый калсалар, адашсалар, эзләп таптым.
Ә көз көне... көзнең бер аяз көнендә минем көрән якалы, бөдрә йонлы, ак тунлы бәрәнемне әни суйдырды. Әйтерсең лә бар дөньямны кара болыт томалады. Көнемнең яме китте. Әни иртәгесен абыйны Казанга озатты. «Улым, шушы итне сат та үзеңә гармун ал!» - диде.
Ниһаять, безнең өйгә дә гармун керде. Бу сөенеч Хөснулланы тәгәрәткән ак тунлы йомры бәрәнемне дә оныттырды бугай. Гармуны да гармуны... бар дөньяңны оныттырырлык иде шул! И-и, аның матурлыкларын күрсәгез сез! Күреге ак җирлеккә зәңгәр чәчәк төшерелеп эшләнгән. Кырыйлары кояш сыман янып тора - җете сары, баш-башы кып-кызыл итеп буялган. Ясый да белгәннәр инде! Ә тавышы! Безнең гармун тавышын ишеткән кеше барган җирендә туктап кала, тын алырга кыймый тыңлап тора.
Гармунны алып кайткач, Рәүф абый да, Миңнехан абый да килде. Уйнап карадылар. «Шәп гармун сайлагансың, Мөхәммәт!» - дип, абыйны мактадылар, һе, кәнишне, шәп! Минем абый алып кайткан бит аны! Ул төнне безнең өйдә гармун тынмады. Капка төбенә чыгып та яңгыраттылар, урамны әйләнеп тә кайттылар. Иманым камил, аның аһәңе, күңел кылларына моң сала торган тавышы безнең авыл кызларының гына түгел, күрше Мирәтәк авылы кызларын да йокысыз калдыргандыр.
Хәзер Зиннурлар турыннан да борын чөеп кенә узам. Ул гына мактанып утырмасын әле. Гармуныбыз да аныкы ише генәмени! Кадерләп, түрдәге өстәлдә генә тотабыз. Яшерен-батырын түгел, минем дә уйнарга өйрәнәсем килә, бик килә. Апам Флүрә дә әллә чынлап, әллә юри генә минем теләкне куәтли.
- «Абыем китте» көен өйрәнсәң, тучны гармунчы буласың, Чулпан, - ди.
- Нинди көй соң ул?
- Менә тыңла, - дип җырлап күрсәтә:
Абыем китте, ямьнәр бетте,
Бармыйм инде коега;
Пар сандугач сайраганда,
Күңелкәем боега.
Мин нота дигәннәрен белмим. Шуңа күрә болай гына аңлатам. Иң элек өстән өч телгә бер-бер артлы басасың да, дүртенчене калдырып, бишенчегә ике тапкыр басып аласың. Аннары, өченче, икенче, беренче телләргә баса-баса, кире менәсең. Шулай ике тапкыр кабатлагач, «Абыем китте, ямьнәр бетте» өлеше чыга.
Шулай беркөнне, өйдә кеше юкта, борын тарта-тарта гармун шыгырдатып утырганда, әни кайтып керде.
- Бу ни хикмәт тагын! - диде кырыс тавыш белән. - Борыныңны җыя белмәгән башың белән гармун тотып утырасың! Әнә бияләй бәйләргә өйрән! Гармунны аны кызлар уйнамый!
- Кызларга нәрсә булган? - дим, үз-үземне яклап.
- Нәрсә, нәрсә? Кәбестә! Бар, маллар астын чистартып кер!
Шул рәвешле, миңа гармун тоту катгый тыелды. Мондый сөйләшү өйдә генә калса бик ярар иде дә... Сүз мәктәпкә үк килеп иреште. Беренче чирек тәмамлангач, ата-аналар җыелышы булды. Җыелышка әни дә китте. Анда кемнәрне мактаганнардыр, кемнәрдән зарланганнардыр, миңа мәгълүм түгел. Әмма әни укытучыбыз Мария апага:
- Нишләп сез Чулпанга өйдә укырга дәрес бирмисез? Өйдә ул сабагын укымыйча, гармунга өйрәнеп утыра. Ниткән хәл бу? - дигән.
Шул көннән нәкъ җырдагыча булды. Ямьнәр бетте. Укытучыбыздан да өлеш чыкты. Әче телле малайларга, көнчел кызларга да сүз табылды. «Чулпан гармун тотып чыккан», - дип көлә башладылар. Көлсеннәр, минем аларга һич исем китми.
Ел артыннан ел үтте. Зиннур авылның менә дигән гармунчысы булды. Ә минем һаман гармуным юк. Гармунга гашыйклыгым гына бар. Гармун тавышын ишетсәм, узып китә алмыйм. Туктап торам. Көй дулкыннарында тирбәлә- тирбәлә хыялыма очам. Гармун тавышы күңелемне ашкындыра, иңнәремә канатлар куя. Шушы рәвешле яши-яши үсеп җиттем, үзем дә гаиләле булдым. Хәзер Казанда яшим. Гармунга булган мәхәббәтем генә сүнми дә, сүрелми дә. Беләм, беләм, нишләп соң бер гармун сатып алмыйсың, дисез инде. Алдым мин гармун. Сүзне бер башлагач, анысын да сөйлим инде.
Беркөнне күршем Рауза, шау-гөр килеп, безгә килеп керде.
- Карале, малай җаным, күлмәк сатам, алмыйсыңмы? - ди бу.
- Нинди күлмәк тагын? - дим.
- һи, сорап торган була әле. Утырган саен йомарлана торган түгел инде. Затлы күлмәк. Менә кара. - Рауза кулындагы төргәген өстәлгә җәеп салды. - «Кримплен» диләр аны, җаныем.
- һо-о-о-о, - дидем мин, соклануымны яшермичә. - Кайлардан юнәттең? Мондый тауарны астан гына шудыралар бит.
- Менә шуңа сиңа кердем дә инде. Тукта әле, мин әйтәм, мондый күркәм киемгә күршем тиенсен, дим.
Мин тиз генә күлмәкне түшемә куям да көзге каршында бөтереләм. Җете кызыл чәчәкләрен, нәкъ табигатьтәгечә итеп төшерелгән яшел яфрак бизәкләрен сыйпаштырам. Түзмим, халатымны салып ташлыйм да күлмәкне киеп үк куям.
- И-и, нәкъ үзеңә үлчәп теккәннәрмени?! - дип мактап җибәрә Рауза. - Иңбашлары төп-төгәл, билләре кысып тора.
- Миңа аның йомарланмавы кыйммәт, - дигән булам, Раузаның мактауларын колагым кырыеннан гына үткәреп. - һәр көн иртән күлмәк итәге үтүкләүдән тәмам туйдым.
- Моны югач та үтүклисе юк инде, - дип элеп алды күршем.
- Бәясе ничек соң? - дим мин эшлекле кыяфәт белән.
- Йөз инде, җаным. Сиңа арттырып сата алмыйм.
Алдым мин күлмәкне. Киеп тә йөрдем. Хезмәттәшләрем дә ошатты. Нәкъ бер атнадан грипп белән чирләп яткан хезмәттәшем Әлфия дә эшкә чыкты.
- Бигрәк матур күлмәк алгансың, Чулпанкай, - диде Әлфия, мине күрүгә. Ул үзе бик затлы киенә. Киемне сайлый да, таный да.
- Конфетың бармы соң? - дип көләм мин. - Кием котлап конфет бирәләр.
- Конфет табарбыз. Кесәң бармы соң?
- Менә кара, - дим мин, ике кулымны канаттай җәеп.
Ул кулын күлмәк буйлап шудыра-шудыра кесә эзләгән булып кылана. Бермәлне кинәт кычкырып ук җибәрде:
- Тишек ич бу!
- Нинди тишек? - дидем мин, аптырап.
- Тишек кебек тишек инде! - дип кабатлады Әлфия, минем янбашым турына бармагы белән төрткәләп.
Күлмәгемне итәгеннән алга табарак тартып карасам... исем-акылым китте. Яшел яфрак бизәген каймалаган кара җирлегендә өч-дүрт тишек «күзен чекерәйткән».
- Кримплен ертылмый ул, тишелеп туза, - диде Әлфия.
Әлфия әйтсә, белеп әйтә инде ул. Әйберне минем шикелле карамыйча, тикшермичә генә алмый.
- Берәү киеп туздырган күлмәкне яңа итеп алганмын инде алайса, - дидем мин, көрсенеп.
- Шулай булып чыга.
Ул көнне эшем эш, ашым аш булмады. Тизрәк кайтып Раузаны туздырасым килде.
Кайтышлый ук күршемә кердем.
- Әйдүк, әйдүк, - дип каршы алды Раузам, алтын тешләрен балкытып. - Чәйләп алыйк.
- Чәй соңыннан, — дидем мин коры гына.
Минем кыяфәтне күргән Раузам аптырап сорыйсы итте:
- Абау! Берәр нәрсә булдымы әллә?
- Булды шул! Нишләп син миңа белгән килеш иске күлмәк саттың?
- Абау, җаным! Ни сөйлисең? Булмаганны. Нинди иске күлмәк?!
- Нинди, нинди! - дип кабатладым, җенләнеп. - Менә кара! Дүрт тишек. Сиңа ышанып мин аны юньләп карамадым да бит! Кримплен ул, беләсең килсә, ертылмый, тишелеп-тишелеп туза. Күлмәгеңне кире бирәм, акчаңны әзерлә!
- Тукта әле, Чулпан, - диде Рауза. - Акчасын иясенә бирдем ич.
- Нинди ия тагын! Мин синнән алдым, - дип карыштым.
- Кызма әле, күрше, - ди бу ипләп кенә. - Ленин урамындагы «Киемнәр» кибетендә Галия исемле миңа туган тиешле хатын эшли. Шуңа бар син.
Никадәрле генә әрепләшсәк тә, Рауза кибетче туганы янына барырга риза булмады. Үзем киттем. Ходайның рәхмәте, сатучы карышып тормады, күлмәкне прилавка астына тыкты да йөз сумны чыгарып салды. Күлмәк алып бер шатлансам, кире биреп икенче сөенеп, күтәренке күңел белән Бауман урамына киттем. Анда элек «Музыка товарлары» дигән кечкенә генә кибет бар иде. Шул кибет турына җиткәч, туктап калдым. Берәү баян уйный. Моң, сагыш, әрнүле хисләр тулы көй кибет эченә сыеша алмый, һава дулкыннарында тирбәлә-тирбәлә урамга чыга. Ул көй минем күңелемә урала, йөзләремне сыйпап үтә-үтә, күкләргә аша. Түзмим. Аякларым мине кибеткә алып керә'
Уйнап тәмамлагач, гармунчы баянны кибетче каршына куйды да: «Тавышы шәп», - диде. Баянны яратып сыйпаштыргалады да чыгып китте. Аның артыннан ишек ябылуга, кибетчегә ашыга-кабалана сорау бирдем:
- Бәясе күпме тора? Баянны әйтәм!
- Йөз сум, - диде кибетче.
- Мин алам.
Күлмәк акчасын шундук кибетче алдына чыгарып салдым.
Бездә дә баян бар хәзер! Урыны түрдә - өстәл өстендә! Өйдә чыр-чу, балалар тавышы. Баян тавышы гына юк. Кыз йомшак кәнәфидә аягын бөкләп утырган да телевизор карый. Малай, түрдән аш бүлмәсенә, аннан йокы бүлмәсенә алка куа-куа, хоккей уйный. Алар гармун уйнамый...