СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фатих Әмирхан “Картайдым!”

Менә инде икенче көн Мостафа күңелсез, рухсыз, кәефсез йөри, икенче көн эче поша, эш эшли алмый, нервничать итә иде. Бик юк кына бер вакыйга сәбәпле, һич көтелмәгән һәм бер дә кирәкмәгән вакытта аның рухын каплап алган, каһәр суккан фикер аңар тынычлык бирми, аның планнарын вата, шатлыкларын җимерә иде:
— Мин картайдым! — Менә нәрсәне ул кат-кат әйтә, кат-кат уйлый, кат-кат башыннан куып бага һәм шул «бәдбәхет җөмлә» алдында каушап кала иде.
Кичә әле Мостафаны каплаган бу кара фикер тамырланып җитмәгән, шуңар күрә дә, театрга барып, опера тыңлау белән вакытлы таралып та торган иде. Ләкин иртә торуга яңадан башына килде һәм яңа куәт, яңа ачылык белән килде:
— Мин картайдым! Менә бу гыйнварның әүвәлге көнендә миңа егерме тугыз яшь тулды. Яңадан бер ел узу белән минем гомерем, гайрәтем — һәммәсе артка китә башлаячак, һәммәсе көннән-көн үзенең гробына якынлашачак. А, яшьлек, яшьлек, син шулай тоелмыйча үтеп тә киттеңмени?!
Мостафа чәй янында утыра, ясап куйган стаканын иренеп кенә берәр йотымлап эчә, кара фикерен бөтен ваклыклары, иң вак иярченнәре белән бергә, бер калыпка коеп, үз-үзенә күрсәтергә тырыша иде.
Әнә тәрәзә алдыннан бик күп яшь-яшь гимназистка һәм гимназистлар, ашыгып-ашыгып, укырга баралар. Мостафа аларга кычкырмакчы була: «Әй, сез, балалар, ул кадәр ашыкмагыз, ул кадәр, әллә нинди әһәмиятле эш эшләгән шикелле, җитди сурәттә йөрмәгез. Барыбер яшьлегегез бик тиз үтеп китә, барыбер файдасыз, барыбер буш!»
Мостафага да университетка лекция тыңларга барырга вакыт, ләкин ул бармый, ул карт инде, чөнки барыбер яшь вакытлары кайтмый инде.
Акрын гына урыныннан торып, рәсемнәр альбомын ала, карый башлый. Менә аның шәкерт вакытында, моннан унбиш ел элек алдырган портреты: фәс кигән, кыска чәчле, кыска буйлы малай; күзләре әллә нинди шатлыклы ялтырыйлар, үзе дә киләчәгеннән әллә нәрсә көткән шикелле тора.
Мостафаның фикере шул вакытларга атылды. Ул вакытта әле Мостафа егермедән узган кешеләрне «олы кешеләр» дип йөри, утызга җиткәннәргә «дөньяда бик озак торган, бик күп нәрсәләр күргән бәндәләр», дип карый иде. Ул вакытның идеалы, маяк итеп тоткан нәрсәсе дә бик садә һәм бер генә катлы: фәлән хәзрәт шикелле мөдәррис булып, дәрес әйтү генә иде.
Альбомның икенче сәхифәсе ачылды. Мостафаның бу сәхифәдәге рәсеме әүвәлгесенә караганда шактый үзгәргән иде: бу рәсемнең алынганына 15 ел түгел, 12 генә ел; буй да озынрак, чәч тә озынрак, өстенә дә мәдрәсәдән өйгә кайтканда, пароходта кияргә тектерелгән кыска тужурка... Күзләр дә, әүвәлге шатлыклы ялтырауларын үзгәртеп, әүвәлге ышану, әүвәлге карашлары ватыла башлаган өметсезлеккә бирелгәннәр.
Мостафа бу вакыттагы фикерләрен бөтен ваклыклары белән хәтеренә төшерә алмый; бары шулкадәре генә мәгълүм, ул бу вакытта тәҗвидче мөтәрәкъкый (Коръән уку кагыйдәләрен үзгәртү яклы), ысул җәдидә өчен җан фида итәр дәрәҗәдә тәрәкъкый пәрвәр (прогресс сөюче) иде. Альбомның тагы берәр сәхифәсе ачыла. Монда Мостафаның 1899 нчы елда алдырган рәсеме тора. Бу рәсемне күргәч, Мостафа ихтыярсыз көлемсерәп куя: аның хәтеренә атасыннан, ахунлыкка имтихан тотар өчен берәр рус шәһәренә барып, рус арасында торып, русча укырга рөхсәт сорап йөргән вакытлары килә.
Бу вакытның идеалы да шактый ачык бер сурәттә инде: ул мулла һәм мөдәррис булудан ваз кичкән, голүм җәдидә (яңача гыйлем) укып, Рәшит казый, Әхмәт Мидхәтләр шикелле миссионер һәм алласызларга каршы дин яклаучы булырга тели; ләкин мондый «җинаятьле» фикерен ата-анасыннан бик тырышып яшерә...
Мостафа альбомны яба, артык карамаска, уйламаска тели, ләкин адәм теләгән бер нәрсәсенә ирешсә иде, дөньяда «бәхетсезлек» дигән сүз шиксез онытылып беткән булыр иде.
Мостафаның да башына, ялт иткән нур белән чолганып, атасыннан ахунлыкка имтихан тотар өчен русча укырга рөхсәт алып, Киевка киткән көннәре, анда уздырган вакытлары килә. Никадәр якты вакытлар! Алда гомер күп күренә, әллә нинди хыялый шатлыклар, бәхетләргә ышаныла. Менә, менә берничә генә адым атлыйсы, русчаны яхшырак беләсе дә, аннан соң дин сакчысы булачак!.. Ләкин бу вакытны да каралткан нәрсәләрне дә истән чыгарырга ярамый: өйдән тизрәк имтихан тотып кайтырга кушкан хатлар килә; һәр хатта мулла булырга урын хәзер икәнен язалар; русча яхшы сөйләшеп булмый; кайткач, әтиләргә үзенең мулла булмаячак икәнен сөйләргә кирәк... Әллә никадәр сүгешләр, каргышлар, куылулар...
Мостафа тагы альбомны ала һәм, нервно калтыранып, сәхифәләрне актара торгач, яшь брюнетка кызның рәсеменә туктый.
Бу рәсемдә Мостафаның бик кадерле хатирәләре, бик нәзек хисләре саклана. Мостафа өчен бу рәсем — бөтен Киев, бөтен үзенең 1899 нчы елгы гомере, әүвәлге мәхәббәте дигән сүз.
Мостафаның колагына «Мустафа, поедем кататься?» дигән тавыш килә башлый. Көймәләр, Днепр елгасы өсте, гитара тавышлары, Нинаның җырлавы, ай яктысы, ишкәкләрнең ак йөзләрен суга бер чумдырып, бер чыгарып кача торган татар кызлары шикелле күренешләре, елга өстеннән килеп торган тәртипсез гөрелте... тагы әллә нәрсәләр — иксез-чиксез тойгылар, яшь гомернең, якын дуслык һәм гүзәллеккә чумып, Мостафаның бөтен вөҗүденә җәелгән нечкә фикерләре — һәммәсе, ялт итеп, яшен шикелле кыска бер минутта Мостафаның миен сугып китәләр.
Ул, ихтыярсыз, рәсемгә карап тора. Аның Нинаны күргәне юкка ун ел иде. Хәзер Нина егерме алты яшьләрендәдер, бәлки балалары бардыр, Мостафаны күптән оныткандыр. Мостафа аны үзе дә күптән оныткан иде. Хәзер инде аннан яшь кыз вакытындагы мәхәббәтле оялчанлыгы, гөнаһсыз капризы — һәммәсе җуелгандыр...
— Алай булгач, нәрсә көтә инде ул? Кара чәчләре арасында аклар күренә башлаунымы? Тфу! Проклинаю мин сине, жизнь! — Мостафа рәсемгә саубуллашкан күз белән карый да: — И ты, Нина? — дип сорамакчы була, ләкин җанын каплаган ачы кайгы һәм эч пошу моңар ихтыяр бирмиләр. Альбомны яба, йөренә башлый:
Кеше теләгән эшен булдыра, имеш; фән гаҗәп эшләр эшли, имеш?.. Ялган! Кайтарып бирегез миңа шул яшьлек, мөкаддәс яшьлегемне, мин сезгә бөтен уздырган гомеремнең мәхсулатын (җимешен, булдырган нәрсәләрен.) бирәм! Кайтарсыннар миңа яшьлекнең әнә шул көннәрен, мин аларның йөзләренә шулкадәр мәшәкать белән тоткан аттестат зрелости имтиханымны атам; университетта тапкан нәрсәләремне кайтарып бирәм! Юк шул, юк! Алар мөмкин түгел! Хәзер чәч агарганны, битләр җыерылганны, бөтен нәрсәгә равнодушно карый башлаганны көтәргә вакыт җитте... «Пусть у гробового входа младая будет жизнь играть («Әйдә, кабер ишеге төбендә яшь хәят уйнап торсын».— Ф. Ә.)
— ... Әйе, гаҗиз булгач, шулай дисең шул.
Бүлмә ишеген кагалар.
Тавыш:
— Керергә мөмкинме?
Мостафа:
— Рәхим ит, ләкин, Ходай өчен, үткән һәм киләчәк турысында минем белән бернәрсә дә сөйләшмә.