СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Флера Мәрдәнова “Убырлы карт исән чакта”

Борын-борын заманда куе кара урманда Убырлы карт белән Убырлы карчык яшәгәннәр, ди. Бер өйдә торсалар да, тату яши алмаганнар. Иртән - бер, кичен бер генә мәртәбә ызгышып алсалар, ул көн өйләрендә тыныч узган көн булып исәпләнгән. Ызгыш-талашның сәбәбен эшләре һәм балалары булмауга сылтаган алар. Беркөнне Убырлы картка карчыгы бик сәер генә итеп елмаеп караган. Карчыгының елмаюлы йөзен сирәк күргән Убырлы карт:
- Бу елмаю хәерлегә генә була күрсен! - дип уйлап алган.
Көтмәгәндә-уйламаганда Убырлы карчык:
- Бүген урамда җепшек кар ява. Әйдә, картлач, урамга чыгабыз да, кар тәгәрәтеп, кыз бала ясыйбыз! - дип әйтеп куйган.
- Юк! Ир бала ясыйбыз! Кыз бала бик иркә була. Хәзерге кыз балалар кер дә юа белмиләр, идән дә себермиләр, су да ташымыйлар, ашарга әзерләргә дә бик яратмыйлар, көне буе кәрәзле телефонда уен уйнап утыралар. Кешеләрнең сөйләшкәннәрен тыңлап торганым бар. Һәрберсе үз кызының ялкаулыгыннан зарлана, - дип каршы килгән Убырлы карт.
- Эш эшли белмәсә белмәс! Аның каравы бик матур булачак!
- Сиңа охшап матур булсынмы инде ул, миңа охшапмы?
- Яшь чагымда мин ямьсез түгел идем лә! Авызымдагы кәкре ике тешем генә мине ямьсез итеп күрсәтә бит! Артымнан кызыгып йөргән чакларың онытылдымыни, җен токымыннан туган нәрсә?! - дип, ике теше арасыннан төкерекләрен чәчкән Убырлы карчык. - Кар малайлары нәрсә эшли белер дип уйлыйсың?! Кешеләрнең малайларына күз сал!Алар бит хәзер кызларга караганда да елаграк! Кәнфит һәм тәм-томны да кызлардан кимрәк ашамыйлар! Чаңгы, чана да шуа белмиләр, көне буе, күзләре белән текәлеп, алар да шул ук кәрәзле телефоннарында уйнап утыралар. Ике малайның берсе күзлек кия. Хәзердән үк начар күргәч, безнең яшькә җиткәндә нишләмәкче булалар икән алар ул күзләре белән?
- Безнең өйне җылыту минем өстә! Бу яшькә җиткәч, утын ташу, кисү, вату, өю берүземә бик җиңел түгел. Өебездә тәм-томның, кәнфитләрнең булганы да юк! Үз тешләрең коелып беткәннән бирле минем күземә бер генә кәнфит тә күрсәткәнең юк бит! Өйдә кем хуҗа? Синме, минме? - дип йодрыкларын төйнәгән дә өстәлгә китереп суккан Убырлы карт. Шулай итеп карчыгын азрак куркытмакчы булган. Бер сугу белән өстәл таралып беткән. Үз-үзеңне вакытында кулга алмасаң, эше дә табылып тора шул!
Никадәр генә сүз көрәштерсәләр дә, Убырлы картка Убырлы карчыкны җиңү бик авыр булган! Сугышып китүдән көчкә генә тыелып калганнар алар.
Бу ызгыш-талаштан соң, икесе дә бер-берсенә күтәрелеп карамыйча һәм сөйләшмичә, бер атна чамасы йөргән ике убыр. Убырлы карчык дәшми генә кардан - кыз, Убырлы карт малай ясап куйганнар. Кар малае да, кар кызы да бик матур килеп чыкканнар. Ләкин алар бер атна буе җансыз, сүзсез, хәрәкәтсез басып торганнар. Җан керсен өчен Убырлы карчык - кар малаена, Убырлы карт кар кызына елмаеп карарга, Убырлы карт белән Убырлы карчык үзләре татулашырга тиеш булганнар.
Бер атна вакыт узгач, Убырлы картка карчыгы ясаган кар кызы да ошый башлаган һәм ул, елмаеп, кар кызының кардан үреп ясалган чәч толымнарына кулын тидереп караган. Шунда кар кызына җан кергән, тик ул үзенең җанланганын Убырлы карчык белән Убырлы картка сиздерми торырга ниятләгән.
Убырлы карт карчыгының бөтен теләкләрен үтәргә тырышып йөргән, хәтта иске себеркесенә өр-яңа сап та куеп биргән. Шулай өч ай буе карчыгының бер елмаюын көткән-көткән дә үлеп киткән.
Үзе белән ызгышучы-бәхәсләшүче дә калмагач, Убырлы карчык кар малаена җан кертү турында уйлана башлаган. Ул малайга елмаеп та карамакчы булган, тик елмаю урынына йөзендә ыржаю билгеләре чагыла икән. Шулай да кар малаена җан кергән, тик ул шунда ук ак сакаллы бабайга әверелгән. Ул да, Убырлы карчык өенә йокларга кереп киткәнче, селкенмичә генә басып торган. Убырлы карчыкның гырлавыннан өй селкенә башлагач, Кар бабай белән Кар кызы, җитәкләшеп, Убырлы карчык яшәгән кара урманнан качып киткәннәр. Алар шул рәвешле бүгенге көнгә кадәр качып йөриләр, Яңа ел каршылаганда, Чыршы бәйрәмнәрендә күренгәләп, балаларны тәмле кәнфитләр белән сыйлап китәләр икән, ди, имеш.