СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рус халык әкияте "Йомры икмәк" (Төзүчесе Талия Шакирова)

Борын-борын заманда әби белән бабай яшәгән. Бервакыт бабай әбигә икмәк пешерергә кушкан.
—И картым, икмәк пешерергә оныбыз юк бит, — дигән әби.
—Карчыгым, әрҗә төбен кырып, келәт почмакларын себереп кара әле. Бәлки, бераз гына булса да калгандыр, — дигән бабай.
Әби әрҗә төбен кырган, келәт почмагын себергән икән, аннан ике уч он чыккан. Ул шул оннан йомры икмәк пешергән. Икмәк бик кайнар икән. Тизрәк суынсын дип, әби аны тәрәзә төбенә куйган.Ләкин Йомры икмәкнең тәрәзә төбендә утырасы килмәгән. Ул идәнгә төшкән. Идәннән урамга тәгәрәгән. Урамнан юл буйлап тәгәрәп киткән.Шулай тәгәрәп барганда, аңа Куян очраган. Куянның бик ашыйсы килә икән. Ул:
-Йомры икмәк, мин сине ашыйм! — дигән.
-Әй йомшак Куян, зинһар өчен, ашама мине. Мин сиңа җыр җырлармын, — дигән Йомры икмәк һәм җырлый башлаган: — Мин — Йомры икмәк! Әби, мине пешерәм дип, әрҗәнең төбен кырды, келәт почмагын себереп, аннан бераз он җыйды. Каймак салып, камыр басты, кайнар мичтә пешерде. Пешеп чыккач, суынсын дип, тәрәзә төбенә куйды. Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым. Куян, синнән дә качам!Йомры икмәк шулай дигән дә тәгәрәп киткән.
Бераздан Йомры икмәккә Бүре очраган. Ул да аңа:
—Йомры икмәк, мин сине ашыйм! — дигән.
—Әй соры Бүре, зинһар өчен, ашама мине. Мин сиңа җыр җырлармын, — дигән Йомры икмәк һәм җырлый башлаган: — Мин — Йомры икмәк! Әби, мине пешерәм дип, әрҗәнең төбен кырды, келәт почмагын себереп, аннан бераз он җыйды. Каймак салып, камыр басты, кайнар мичтә пешерде. Пешеп чыккач, суынсын дип, тәрәзә төбенә куйды. Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым, мин Куяннан да качтым. Бүре, синнән дә качам!
Йомры икмәк шулай дигән дә тәгәрәп киткән.Тәгәри торгач, аның каршына Аю килеп чыккан. Ул да:Йомры икмәк, мин сине ашыйм! — дигән.Йомры икмәк инде хәзер аптырап калмаган:
-Син мине ашый алмыйсың, — дигән дә тагын җырлап җибәргән: — Мин — Йомры икмәк! Әби, мине пешерәм дип, әрҗәнең төбен кырды, келәт почмагын себереп, аннан бераз он җыйды. Каймак салып, камыр басты, кайнар мичтә пешерде. Пешеп чыккач, суынсын дип, тәрәзә төбенә куйды. Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым, мин Куяннан да качтым, мин Бүредән дә качтым. Аю, синнән дә качам!
Йомры икмәк шулай дигән дә юлын дәвам иткән.
Менә Йомры икмәккә Төлке очраган.
—Сәлам, Йомры икмәк! Бигрәк матур икәнсең син! — дигән ул.
Йомры икмәк Төлкенең сүзен тыңлап та бетермәгән, җырлый башлаган:
—Мин — Йомры икмәк! Әби, мине пешерәм дип, әрҗәнең төбен кырды, келәт почмагын себереп, аннан бераз он җыйды. Каймак салып, камыр басты, кайнар мичтә пешерде. Пешеп чыккач, суынсын дип, тәрәзә төбенә куйды. Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым, мин Куяннан да качтым, мин Бүредән дә качтым, мин Аюдан да качтым. Төлке, синнән дә качам!
—Нинди матур җыр! — дигән Төлке. — Йомры икмәккәем, мин бик картайдым, начар ишетәм. Борыныма утырып, тагын бер җырлап күрсәт әле. Тик бу юлы кычкырыбрак җырла.
Йомры икмәк Төлкенең борынына менеп утырган да җырын җырлаган.
—Рәхмәт, Йомры икмәк! Бигрәк матур җырлыйсың! Тагын берне җырла әле, тик телемә утырып җырла, — дигән Төлке һәм телен чыгарган.
Йомры икмәк Төлкенең хәйләсен аңламаган, теленә менеп утырган. Төлкенең бик ашыйсы килгән булган. Ул Йомры икмәкне шунда ук ашап бетергән.