СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Роза Хафизова “Сөенечле хәбәр”

Атна буе инде буран котыра. Ишегаллары, урам як коймалары тау-тау булып өелгән көрт астында калды. Буран исә һаман котырына, ак ялын уйнаклатып тәрәз пыялаларына сарыла, морҗага кереп кемнедер тирги, үзе белән алышырга тышка чакыра.
Безнең өйдә җылы, рәхәт. Мич кашагасына утырткан сукыр лампадан бүлмәгә сүрән генә яктылык сибелә. Әби, чуар яулыгын артка чөеп бәйләгән килеш, мич буендагы утыргычка кабасын көйләп, йон эрли. Аның орчыгы, буран белән узышып бөтерелгәндәй, зыр-зыр әйләнә. Аш урынын җыеп алгач, кайнар су белән сап-сары итеп юган өстәл артында без, дүрт бала, рәттән тезелеп утырып, дәрес карыйбыз. Мин тырыша-тырмаша мәсьәлә чишәм. «Бер шәһәрдән икенче шәһәргә кара-каршы ике поезд чыккан...»
Нинди була икән ул шәһәрләр? Сугыш башлангач, күрше Тәгъзимә әбиләргә Радикны кайтардылар. Тәгъзимә әбинең энесенең оныгы ул. Алар Киев каласында яшәгәннәр. Әтисе хәрби командир булган. Әнисе Радикны авылга кайтарды да үзе хәрби заводка эшкә китте. Радик хәзер безнең класста укый. Кайвакыт ул безгә шәһәр турында, андагы катлы-катлы йортлар турында сөйли. Шундый бер йортка безнеке хәтле әллә ничә авыл сыя икән. Безнең авыл, мактанып әйтүем түгел, кечкенәләрдән саналмый үзе. Читтән килгән кеше аның зурлыгына хәйран кала. Колхозыбызда өч бригада. Менә шундый әллә ничәшәр авыл сыярлык булгач, чынлап та зурдыр инде ул шәһәр.
Нинди иде сон әле мәсьәләнең шарты?! Әйе, «Бер шәһәрдән икенче...»
— Апай, дим, апай, әтәч ясап бир әле!
Кечкенә сеңелем Фәһимә өстәлнең каршы башыннан миңа кәгазь кисәге суза. Ул әле укымаса да, безнең янга утырып, «дәрес» караган булып кыйлана. Аның гозерен үтәмичә ярамый. Әби әйтә: «Ул ятим үсә, ата-ана назын күрми, кыерсытмагыз аны»,— ди. Дөрес тә шул инде, әтиебез икенче ел сугышта, әниебезне узган ел урман кисәргә киткән җирендә агач басты.
Без Фәһимәгә җил-яңгыр тидермибез тидерүен. Әнә хәзер дә анын миңа кәгазь сузуы булды, кайчан очрашуларын һич чутлап чыгара алмыйча азапланган «поездларны» читкә этәрдем дә сеңелемә әтәч сурәте ясарга керештем. Кечкенәләргә шул гына кирәк тә, өчесе өч яктан иңемә сарылдылар. Юкса инде энеләрем алай бик кечкенә дә түгел: Фатих өченчедә, Зарифы беренчедә укыйлар. Рәсем ясарга дигәндә, өчесе дә бердәй мавыгалар. Миңа да рәхәт шул алар белән. Туйдырып бетерде инде мәсьәлә чишүләре. Уен белән мавыгуыбыз әбигә генә ошамый. Ул орчыгын зырылдатып җибәрә дә кечкенәләрне кисәтә: «Ярый, булды, тутагызга комачауламагыз, сурәтне иртәгә төшерер, бүген хисабын чутласын, иртәгә сабагына барасы бар»,— ди. Дөрес әйтә инде. Әмма бер башлагач, әтәчне ясап бетермичә дә булмый. Әнә кикриген генә буйыйсы калды...
Сукыр лампа мелт-мелт итә. Бу аның, керосиным бетә, эшлисе эшләрегезне эшләп калыгыз, дип кисәтүе. Минем әле мәсьәлә чишелмәгән.
Шулчак шыгырдап капка ачылды. Ишегалдында Рекс өреп җибәрде. Без тын калдык. Мондый буранлы салкын төндә кем йөрер икән? Әллә соң әтидән хат-хәбәр китерделәрме?
Әби орчыгын бер читкә куеп, ишек ачарга чыкты. Ишектә башта калын олтанлы киез итекләр, сары тун чабуы, аннары аларның иясе— аргы очның Хәсәнә апа күренде. Ана ияреп убырылып салкын керде. Хәсәнә апа башына саргылт шәл бөркәнгән, билен шәл өстеннән юка бау белән буып куйган. Килеп керде дә безгә карап ишек катында туктап калды.
Төнге кунак мондый салкын буранда тикмәгә генә йөрмәс. Без Хәсәнә апага сагаеп карап каттык. Ул башта шәлен чишеп артка чөйде, аннары тунын ычкындырып җибәрде һәм мич буеннан әби этәргән урындыкка килеп утырды.
— Әтиегез яныннан кеше кайткан, балалар. Керәшен авылыннан Микулай. Ул сезнең әтиегезне күрдем дип әйтеп әйтә, ди. Дон елгасын бергә кичкәннәр. Әтиегезнең бармаклары шешкән булган...
Хәсәнә апа сөйли дә сөйли. Без аның сүзен бүлдермәс өчен тын алырга да куркып утырабыз. Минем баштан ялтырап йөгерек уй узды. «Бармаклары шешкәч, мылтык тота алмый ич ул, бәлки әле, өйгә дә кайтарырлар».
Уемны кунакның дулкынланган тавышы бүлде:
— Безнекеләр алар белән бергә киткәннәр иде бит. Түбән очның Зыятдин да алар белән иде. Зыятдин Сәкинәсе базарда Микулайны очратып бәйнә-бәйнә барын да сорашкан...
Хәсәнә апа шәл астыннан яулык очын тартып борын тирәсен сөртеп алды. Шулчак Фәһимә өтәләнә-кабалана урындыктан төште дә кунакка килеп сарылды.
— Безнең әти кайтам дигәнме? Шикәр алып кайтамы?
— Кайтыр, балам, әтиегез, кайтыр,— дип, Фәһимәнең башыннан сыйпады Хәсәнә апа.
Әбием, мичкә аркасы белән сөялгән килеш, озак кына эндәшмичә торды, аннары офтанып:
— Әниләре исән булса, Микулай янына барып, үзе сорашып кайтыр иде дә бит,— дип әйтеп куйды.
— Әби, Фатих белән икәү барып кайтыйк. Берсекөнгә ял көне ич,— дипй кабаланып әйттем.
Йөрәгем күкрәк читлегендә кызу-кызу тибеп алды. Әйтерсең әтинең үзен күрергә барасы!
Фатих әбигә килеп сарылды:
— Әби, дим, апай белән икәү барыйк...
Хәсәнә апа да безне яклады:
— Барсыннар, Минъямал абыстай, барсыннар. Ерак ара түгел. Өч чакрым җирне генә узарлык инде алар.
Әби икеләнеп калды, озак кына сүзсез торды, ахырда җибәрергә риза булды.
****
...Әби безне авыл чыкканчы озата барды. Ул таягына таянып әкрен генә атлый. Фатих белән безнең йөрәк түзми, тизрәк чабып китәсе, урманга җитәсе килә. Әлеге керәшен авылы шул урман артында ич. Анда барып җитсәк, Микулай дәдәйне табабыз да табабыз инде.
Уф, җилкапкага җиттек. Әби таягына таянып баскан килеш дога кылды да:о
— Йә, балалар, Аллага тапшырдык, исән-сау йөреп кайтыгыз,— дип, басу капкасы төбендә басып калды.
Фатих белән җитәкләшеп алга йөгердек. Аякларыбызда җылы оекбашлар белән өр-яңа чабаталар. Әби ул чабаталарны урта урамның Шәйхулла бабайдан үрдереп алдырган иде. Олтанлы булса да киез итекләребез дә бар барын. Тик әби әйтә, озын юлга чабата җиңел була, ди. Дөрес әйтә, аяклар үзләреннән үзләре атлыйлар.
Әнә якында гына урман караеп күренә. Урман артыннан иренеп кенә кояш күтәрелеп килә. Тирә-юньдә ник бер җан иясе булсын. Тып-тын, ап-ак кар дәрьясы. Өстән карасаң, Фатих белән без, мөгаен, шул дәрьяга төшкән ком бөртеге кебек кенә күренәбез булыр. Күңелләр ашкына. Чана табаннары эзеннән атлаган аякларыбыз да ярыша сымак: кем кемне уза. Мин уң эздән атлыйм, Фатих сул яктан. Каршы җил безне тыярга теләгәндәй итә, бишмәт чабуларын кайтара. Аяк астында кар шыгырдый.
Уф, арыдык, җан-тиргә баттык. Туктап сулыш алабыз. Фатих бүрек колакчыннарын ычкындырып җибәрә. Мин шәлне бушатыбрак бәйлим. Әнә урманга якын гына калган инде. Кояш та, урманның бу ягына чыгып, аксыл кук йөзендә асылынып тора. Аның сүлпән нурлары кар бөртекләренә кагылган мәлдә ак юрган өстендә нәни йолдызлар кабына.
Якында гына булып күренсә дә, урман авылдан ерак икән. Барабыз, барабыз, һаман барып житеп булмый. Җил дә каршы исә. Башта ул салмак кына, ялмана-ялмана гына исә иде, урманга якынайган саен көчәя бара сыман. Әнә буразна-буразна карны тәгәрәтеп, каядыр куалый. Аннары бөтереп алып әйләндерә-тулгандыра да яңадан үз урынына кайтарып сала.
Атлый торгач, урманга да җиттек. Монда тыныч. Биек-биек агачлар кар бүрекләр киеп йокымсырап утыралар. Урман эче яп-якты. Игътибар беләнрәк карасаң, агач төпләрендә эреле-ваклы чуар эзләр күренә. Җәнлек эзләре. Бүре-фәлән генә очрый күрмәсен инде. Аучылар сугышка китеп беткәч, урманда бүреләр бик үрчегән, диләр.
Мин, каушабрак калуымны сиздермәскә теләп, Фатихка карыйм. Ул да ничектер шомланыбрак киткән кебек. Мин булып мин, аның апасы, курыкканны ул курка да курка инде. Кызганыч, кулга берәр таяк-мазар алырга башка килмәгән.
Мин Фатихны кулыннан җитәкләдем. Без шыпырт кына алга атладык. Урманны чыкканчы башта үр менәсе. Ярый әле юл яхшы. Кар ерып барасы булса нишләр идең?! Алда нидер кыштырдап куйды. Без куркудан бер-беребезгә сыенып, туктап калдык. Ичмасам, борын төртер куыш булса икән! Тын да алмыйча торабыз. Үр артында кеше тавышлары, чана шыгырдавы ишетелгән кебек булды.
— Йөкчеләр ул!
Энем шатланып сикергәләде. Әйе, утынчылар икән. Аргы очның өч-дүрт хатын, бәләкәй чаналарга җигелеп, чыбык-чабык алып кайталар. Үрдән түбән төшәсе булгач, аларга рәхәт, утын төягән чаналары үзләреннән-үзләре түбән таба шуалар.
Без, аларга юл биреп, читкә тайпылдык. Урман инде баягыча шомлы булып тоелмады. Бер без генә түгел икән әле монда. Бүреләрнең дә җаны бар, кеше тавышларын ишеткәч, койрыкларын кысып яталардыр.
Шулай да безгә кызурак атларга кирәк. Әле бит кире кайтасыбыз да бар. «Кышкы көн кыска була ул, яктыда урманны чыгып калыгыз»,— диде әби.
Бик ашыксак та, керәшен авылына төш җитәрәк кенә килеп кердек.
Бу авылның да, безнеке кебек, кар астыннан морҗалары гына калкып утыра икән. Урамына килеп кергәч, беравык кая барырга, Микулай дәдәйнең йортын кемнән сорарга белмичә аптырап тордык. Урамда бер җан иясе юк. Хәтта эт өргәне дә ишетелми иде. Әллә авыллары белән йокыдан ук уянмаганнар инде.
Ихатасыз-капкасыз бер йорт янында озак кына басып тордык та. тәвәккәлләп, ишеген тарттык. Өйгә узып, артыбыздан ишекне ябарга да өлгермәдек, мич башыннан ябык ак чырайлы, чандыр озын буйлы бер хатын шуып төште.
— Кем йөри анда?!
Ул җавабыбызны да көтеп тормыйча, куллары белән кош кугандай селтәнеп, безне ишеккә кысрыклады.
— Юк, юк, бирер әйберем юк. Йөрмәгез, барыгыз, бар!
Хатын безне төрткәләп, ишектән чыгарып җибәрде.
Гарьлегемнән күземә яшьләр килде: бу түти безне хәерчеләр дип куалап чыгарды ич! Энемнең дә хәтере калды, ул йөзен җыерып, берни эндәшмичә тора. Мин, бияләй аркасы белән күземне сөрткәләп, еламаска тырышам. Апа кеше ич мин, үземнән ике яшь кече энем алдында елап тору ярамас. Тик күз яшьләрен һич тыеп булмый, алар үзләреннән үзләре агалар.
Күрше йорттан көянтә-чиләк күтәргән бер апа килеп чыкты. Аның янына барырга да, бармаска да белмичә икеләнеп тик торабыз. Ул арада әлеге апа үзе безгә таба атлады.
— Чит авыллар димме?
— Ие, без Микулай дәдәйне эзләп килгән идек.
— Кайсы Микулай ул, бездә икәү бит алар?
— Әле генә сугыштан кайтканы.— Апаның ягымлы йөзенә карап, мин тиз-тиз сөйләргә керештем,— Ул безнең әти белән бергә сугышкан. Әби авылыннан без, Мирсәгыйть балалары.
Апа көянтә-чиләген кар өстенә куйды.
— Гөргөри Микулае кирәк икән сезгә. Узган атнада гына кайткан ие шул ул, бер кулын өздереп... Әйдәгез, күрсәтәм өйләрен,— диде.
Хатынның өстендә бил тиңентен бөрмәле кара киң бишмәт. Ул кызу-кызу атлап бара. Без аның артыннан көчкә җитешәбез.
— Ник әниегез килмәде соң?
— Әниебезне узган ел җирләдек, урман кискәндә агач басты. Әбиебез карт, ерак юлга чыга алмый.
Апа адымын әкренәйтте, безгә текәп карап куйды. Бер сүз дә әйтмәде. Урам буйлап шактый баргач, шундый ук ихатасыз бер йортның ишеген какты.
— Микулай, Анка, менә сезгә кунаклар алып килдем.
Безгә ияреп өйгә бер кочак салкын керде һәм, керә-керешкә ак пар мендәренә әйләнеп, бүлмәгә таралды. Шул ак томан эченнән йөзеп чыккандай, каршыбызда ябык бер апа күренде:
— Әйдүк, түрдән узыгыз. Мәтрүнә, бу кунакларны кемнәр дип белик соң? — диде.
— Күрше авыллар. Микулайдан әтиләре турында сорашырга килгәннәр, әтиләре Мирсәгыйть атлы икән.
Хуҗа хатын никтер тынычсызлангандай булды һәм такта белән бүлгән түр якка карап:
— Микулай, синең янга килгәннәр, Мирсәгыйть балалары,— дип эндәште.
Бүлмәдән буш җиңен бил каешына кыстырган аксыл чырайлы, озын буйлы кеше чыкты.
— Карыйк, карыйк, нинди кунаклар килгән икән безгә,— дип сөйләнде ул.
Тавышы бик ягымлы икән. Хәер, безнең әти яныннан кайткан ла ул! Мин аны-моны абайлаганчы, Фатих атылып барып, аның аягыннан кочаклады. Әйтерсең лә үз әтиебезне күргән. Мин, уңайсызланып, Фатихның җилкәсеннән тарттым.
— Безнең әти түгел ич ул!
Фатих аңа ябышкан да тынган.
Микулай дәдәй аның бүреген салдырып мич башына куйды.
— Әйдә, әйдә, егет, түрдән уз. Әтиең бик сагынып сөйли иде синең турыда. Менә нинди дәү булгансың икән!
Хуҗалар безне, чишендереп, түр якка алып чыктылар. Мин Микулай дәдәйгә алдан ук әзерләп куйган җөмләмне әйттем:
— Микулай дәдәй, сугышта безнең әтине күргәнсең икән, шуны белешергә дип килгән идек.
Микулай дәдәй бераз уйланып торды.
— Күрдем, балалар, соңгы сугышка әтиегез белән бергә кердек. Мин менә кулны өздереп кайттым. Ә әтиегез...—Агай никтер тотлыгып калды, исән кулы белән муенын сыпырып алды,— Әтиегез сезгә сәлам әйтте, сәлам генә түгел, менә бумажнигын да биреп җибәрде әле,— диде.
Бу сөенечле хәбәр безне әллә нишләтте. Соң инде дүртенче ай әтиебезнең бер хәбәре юк иде ич! Болай яныннан кеше кайткач, исән дә исән инде ул.
— Яле, карчык, әтиләренең бумажнигын тапшырыйк балаларына. Үзем барырга җыена идем сезгә. Менә чынлап торып аякка баса алган хәлем генә юк. Әниегезнең вафат булуын да ишеттек. Ничегрәк көн итәсез соң?
Әнине телгә алуы ярамадымы, Микулай дәдәйнең әти кебек иркәләп сөйләшүеме, үзем дә белмим, мин үксеп җылап җибәрдем. Җыламаска телим — булмый, күземнән чишмә булып яшь ага. Фатих исә Микулай дәдәй каршына баскан да аның түшендәге медальләрне барлый.
— Җылама, бала, тынычлан,— дип, башымнан сыйпады хуҗа апа...
Әтинең безгә җибәргән әйберләре бер бумажник кына түгел икән, бәләкәй бер төенчек. Мин, күз яшьләремне сөртеп, төенчекне кулга алдым. Аны ипләп кенә чишеп җибәрдем. Әтинең безгә бик таныш, таушалып беткән бумажнигы, өч медале килеп чыкты. Мин абайлаганчы, энем медальләрне эләктереп тә алды.
— Ник әти аларны үзе тагып йөрми, ник безгә җибәргән?
Шундый гап-гади сорау да утны-суны кичкән ир кешене каушатыр икән! Микулай дәдәй ни әйтергә белмичә, ык-мык итеп, энемнең башыннан сыйпады.
— Сезгә күрсәтәсе килгәндер, әтиегез бик кыю кеше иде...— диде.
Мин әтинең бумажнигын ачтым. Аның эченнән өч сум акча, сугышка хәтле безнең белән төшкән фоторәсеме һәм без язган берничә хат килеп чыкты.
— Ә боларны ник җибәрде? — дип тагын аптырап сорадым.— Бумажниксыз нишли инде ул үзе?
— Һи, кызым, сугышта бумажник ник кирәк ул? — диде Микулай дәдәй, үзе хатыны белән ялт кына күзгә-күз карашып алды.
— Анысы да бар инде,— дип килештем мин.
Тик никтер йөрәгем кысып куйды. Тик торганда әти бу әйберләрне җибәрмәс иде. Микулай дәдәйнең күзләре дә безгә туры карамый, нидер яшерә кебек иде. Әллә соң?..
Мин бармакларым белән чытырдатып тотып, әтинең бумажнигын күкрәгемә кыстым. Өзгәләнеп, тагын сорадым:
— Әтием чынлап та исәнме?
— Әйттем ич инде! — диде Микулай дәдәй, үзе өзелгән кулбашын исән кулы белән сыйпап куйды, йөзен җыерды, ярасы сызлый башлады, ахры.
— Рәхмәт инде, Микулай дәдәй,— дидем мин, урынымнан торып,— без кузгалыйк инде. Яктыда урман аша чыгып калырга кирәк безгә.
Микулай дәдәй безне урманны чыкканчы озатып куйды. Фатих аның исән кулына асылынган да туктаусыз сөйләнә:
— Микулай дәдәй, әти кайткач, без аның белән үрдәк атарга барабыз әле. Бах...бах...бах... берьюлы өч чүрәкәйне әти чөеп кенә төшерә.
— Барасыз, барасыз,— диде Микулай дәдәй, аның сүзен җөпли.
Минем күңелемне ниндидер шик кимерә. Микулай дәдәйнең яшерен серен белергә теләгәндәй, аның йөзенә текәлеп карыйм. Бер дә болай шикләнерлек урын юк кебек. Йөзе тыныч. Әтинең исән икәнен бик ышанырлык итеп әйтте бит. Тик әти нигә бумажнигын безгә җибәрде икән?
— Микулай дәдәй, әти кайткач, син безгә килерсеңме?
— Киләм, килмимме соң! Әтиегез белән бик дуслар идек, гел бергә булдык. Бер-береңнең гаиләсе турында кайгыртырга, дигән сүзебез дә бар.
Урман авызында баскан килеш Микулай дәдәй безнең арттан озак карап калды. Без энем белән ялтырап яткан чана юлы буйлап авылга таба йөгердек. Әтинең исән хәбәрен тизрәк әбигә җиткерәсе килә иде.
Әби безне капка төбенә чыгып каршылады. Өйгә кергәнне дә көтмичә, Фатих кесәсеннән әтинен медальләрен чыгарды.
— Менә, әби, әтинең медальләре. Әллә ничә немецны берьюлы бәреп салган ул. Шуның өчен биргәннәр. Аннары бумажнигын да җибәргән әле, өч сум акчасы да бар.
Фатихның сүзләрен ишеткәч, әбием хәлсезләнеп болдыр баганасына сөялде.
Без атылып өйгә кердек. Мин әбидән бигрәк үз-үземне ышандырырга теләп:
— Әби, әти исән. Микулай дәдәйне озатып калган,— дидем.
— Микулай дәдәгез үзе безгә килермен димәдеме соң?
— Килә, менә җәй генә җитсен, әти кайткач та килә,— дип такылдады энем.
Әби яулык читләре белән күзләрен сөртте. Аннары мич буена утырып озаклап дога кылды. Әтинең бумажнигын, медальләрен кулына алып озак кына карап торды.
— Җыеп куйыйк боларны, оланнар, әтиегез төсе, югалмасыннар... Үскәч, бер алып карарсыз,— диде һәм бумажник белән медальләрне барын бергә төенләп, сандык төбенә яшерде.
Әтинең үлеме турындагы кара мөһерле кәгазьнең дә инде өч айдан бирле шул сандык төбендә ятуын без, балалар, белми идек әле.