СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Харис Закиров "Чәч бөртеге"
Өске каттан төшеп, үзе эшли торган бүлмәгә якынлашып килгәндә, телефон шылтыраганны ишетеп, Фәрит кызурак атлый башлады. Тугыз катлы бинаның дистәләгән бүлмәсендә телефон аппаратларының тавышы көнозын тынып тормаса да, үзенекен — алтынчы катта утыра торган бүлмәдәге телефонныкын әллә кайдан таный ул. Әнә шул аксыл төстәге телефоны, чарага калдырмый тыпырчына-тыпырчына елаган баладай, берөзлексез чылтырый бирә, трубканы алдырмый барыбер туктамыйм дигәндәй, зыңгылдап чыккан тавышын бүлмәгә, аннан коридорга тарата.
Фәрит, ачкычлар салынган күн футлярын тиз генә кесәсеннән алып, аның капкачын асты, ачкычларның футляр бавына тагылган боҗрадан ычкынмасын белгән хәлдә, кулын кискен хәрәкәт белән аска таба селтәде, күз ачып йомганчы кирәкле ачкычны аралап, йозак тишегенә тыкты. Ишекне ачып, эчкә таба эре-эре өч-дүрт адым атлауга, телефон трубкасы аның кулында иде инде.
— Миңа Фәрит Гарифуллин кирәк иде!
— Сезне Гарифуллин тынлый.
Әлеге җавабын биргәндә Фәрит шылтыратучының тавышын танып өлгергән иде инде. Үзе аралашкан кешеләрнең тавышын аеруда күпләр белән ярыша ала ул. Шулай, моннан берничә ел элек, очраклы рәвештә танышып, поездда сөйләшеп барган кешенең тавышын телефон трубкасында танып, әлеге иптәшне шаккаттырган иде. Ә хәзер шылтыратучы — Казандагы фәнни-тикшеренү институтларының берсендә эшләүче Фәтхи, шул даирә кешеләре әйткәнчә, Фәтхи Саматыч була.
Өч-дүрт ай инде тавыш-тын биргәне юк иде.
— Ни... брат, бу араларда командировкага чыгасың юкмы?
Хәтер калдырмас өчен генә бер-ике сүз белән хәл-әхвәл сораганнан сон Фәтхи Саматыч шулай диде.
Бу соравын бирми калганы юк Фәтхинең. Дөресрәге, нәкъ әнә шуны — Фәритнең командировкага китү-китмәвен белү очен генә шылтырата да инде ул. Моның шулай икәнен күптән аңлаган һәм әлеге сөйләшүнең квартира ачкычына килеп терәләсең белгән Фәрит: «Командировкалар күренми шул әле», — дип җавап бирде һәм менә хәзер Фәтхинең «үгезне мөгезеннән» тотарга керешәчәген көтте. Чыннан да, сүзгә-сүз кабатланмаса да, фикере белән таныш җөмлә яңгырады.
— Кара әле, ни... брат, син ничәләрдә өеңә кайтып җитәсең?
— Эш сәгате беткәч кайтырга чыгам. Юлга бер сәгать чамасы салсак, җиделәрдә өйдә булырмын.
Сөйләшүдә пауза туды. Фәтхинең төп сүзен әйтер вакыт җитте. Һәрьюлы шулай итә ул. Бераз тукталып тора да, тамагын кырып кую урынына «ни»не күбрәк кушып, сүзен дәвам итә. Бу юлы да шулай булды, трубкада таныш сүзләр яңгырады.
— Ни, кара әле, брат, ни, сезгә килеп чыгарга уйлаган идек. Чамаң ничегрәк?
Бу сорауны да көтте Фәрит. Чөнки Фәтхи Саматычның -үгезне мөгезеннән тотуның дәвамы менә шушы «чамаң ничегрәк?»тә инде.
— Белмим шул, — дип башлады ул җавабын, — әлегә ни әйтергә дә белмим. Эш көне тәмамланырга да байтак вакыт бар. Безнең эшне үзен беләсең, кичкә кадәр кырыкка төрләнергә мөмкин.
Фәтхи Саматычның үзе кебек бераз пауза ясап торганнан соң, Фәрит сүзен дәвам итте.
— Миндә бер дә рәт юк бит әле. Дача йорты өчен алган сүсне балконга куеп торган идем Кичәге яңгыр чылатып бетергән. Киптерергә дип шуны идәнгә тараттым. Анда ничек кеше алып киләсең инде...
— Йә, ярый, алайса. Мин сиңа шылтыратырмын әле.
Әлеге җөмләдән соң телефон трубкасында «пик-пик», «пик- пик» дигән кыска сигналлар ишетелә башлады. Алар, трубканы тотып торуда мәгьнә юк, шылтыратучы кеше сөйләшүдән туктады инде дигәнне анлатсалар да, Фәрит трубканы урынына куя алмый торды. «Пик-пик»ларга кушылып, шәһәрнең икенче бер урынында шушындый ук телефон трубкасына әйтелгән «мин сиңа шылтыратырмын әле» дигән сүзләр аның колагында һаман яңгырый иде.
Фәтхи Саматычның әллә нигә бер шылтыратуы, анда да хәл белү, ничек яшәве белән кызыксыну өчен түгел, бәлки «сезгә барып чыгарга уйлаган идек»не әйтергә шылтыратуы Фәритнең кулыннан эшен төшерде. Өстәлендә яткан кәгазьләрне бер алды, бер куйды, кат-кат укып карады, әмма аларда сүзнең ни турында барганы аның башына барып җитмәде. Шул халәтендә ул урыныннан торып ишекле-түрле йөренеп алды да тәрәзә кырына килеп басты.
Фәрит эшләгән бина калку урынга салынган, бу тирәдә иң биеге булганлыктан, каршыдагы һәрнәрсәне рәхәтләнеп күзәтергә була. Аның карашы шәһәр төзелеше кагылырга өлгермәгән шәхси йортларга, алар арасында уентык-уенгык булып калган таллыкларга, аннан соң берөзлексез машина агылган урамга төште.
Күз алдындагы манзара сәгатьләр буе аерылмыйча карап торырлык булса да, ул күренешләр бүген Фәритнең игътибарын җәлеп итә алмады. Аның уйлары, ирексездән, үткәндәге бер вакыйгага әйләнеп кайтты, шул вакыйганы ул тагын бер кат хәтер иләгеннән үткәрә башлады.
Йөрәгендә җәрәхәт калдырган әлеге вакыйга Фәтхи Саматычның шундый бер «кунакка» килүеннән соң булган иде. Шул очрактан соң Фәрит якташының шылтыратуларын кабул итә алмый башлады, шәһәрдән читтәрәк берәр төбәккә барырга туры килгәндә аңа квартира ачкычын калдыру түгел, менә шушылай, эштән сон кем беләндер килеп чыгарга уйласа, төрле сәбәпләр табып, идәненә «юеш сүс таратып» булса да, тегене китермәү ягын карады.
...Ул елны, гомеренең дүртенче дистәсен тутырып килгәндә, мәхәббәткә икенче тапкыр тарыган иде Фәрит. Жырларда җырланган, романнарда тасвирланган бу илаһи, изге хасиятнең бер кешегә ике кат килүенә нык шикләнә, хәтта ышанычын ук югалта башлаган бер чорда тарыган иде ул аңа.
Яшьлегенең таңында кичергән һәм үзе өчен күңелсез тәмамланган мәхәббәттән соң Фәрит күпме еллар дәвамында берәүгә дә гашыйк була алмады. Бәлки, болай дип әйтү бик үк дөреслеккә дә туры килмидер. Ни дисәң дә, Фәриткә ошаган, яки аны ошаткан кызлар булмады түгел, булды. Студент чагында алар группасындагы бер кыз Фәриткә гыйшык тотып йөрде. Күз яшьләре белән еларга да тартынмады, хәтта: «Сукыр син, кызлар мәхәббәтен аңламыйсың», — дин, аны битәрләп ташлады.
Әмма Фәритне якын иткән хатын-кызны — ул үзе, ул танышырга теләгән кеше аны кабул итмәгәнлектән. күз төшереп йөргән очракларның дәвамы озакка бармый, күл су өстенә ыргыткан таштан сон хасил булган түгәрәкләр кебек, үзеннән- үзе юкка чыга торган иде. Бу юлы исә алай булмады.
...Чираттагы командировкага баргач, анда да китәр көненең соңгы сәгатьләрендә генә, Гөлйөзем исемле кызны очраткан иде ул.
Шулай, үзен озатып йөргән вәкил белән хушлашып, тимер юл вокзалына төшим дип кенә торганда, теге иптәш: «Фәрит Әнәсович, тегү фабрикасына кереп чыгыйк әле. Эшне оештырудагы кайбер яңалыклар белән танышырсыз. Керсәгез үкенмәссез, карарлык һәм башкаларга тәкъдим итәрлек нәрсәләр бар анда», -дип куйды.
Озатып йөрүче вәкил тәкъдим иткән фабрикада булу Фәритнең планына кермәгән иде керүен. Шулай да ул анда кереп чыгарга уйлады. Беренчедән, хезмәтне оештыру, ярышның төрле алымнарын производствога кертү өлкәсендә эшләүче инженер буларак, игътибарга лаек яңалык яныннан болай гына үтеп китә торган кеше түгел ул, икенчедән, поезд килергә әле сәгать ярым вакыт бар.
Цех эченә үтү белән Фәритнең күзенә бер нәрсә — тегүчеләрнең баш күтәрми эшләүләре ташланды. Аның байтак кына предприятиеләрдә, оешмаларда булганы, андагы эшчеләрнең, хезмәткәрләрнең үз вазифаларын ничек үтәгәннәрен күзәтеп торганы бар. Алар, гадәттә, ят кешене күргәч, безгә кем килгән, нинди кеше йөри монда, дип, кызыксынмый калмыйлар. Ә биредә, киресенчә, кунаклар ягына баш күтәреп карау түгел, керфек селкетүче дә булмады. Бу күренеш бик гә ошады Фәриткә. Аның асылында ул башкаларга җитеп бетмәгән оешканлык, тәртип дигән бик тә мөһим сыйфатларның берсен күрде.
Менә Фәриткә эшчеләрнең хезмәтен оештыру белән шөгыльләнүче, идарә штатында каралганча итеп әйткәндә, мастерны тәкъдим иттеләр.
— Гөлйөзем Садриевна, — диде ул кыяр-кыймас кына кулын сузып. Аннары кыска, әмма төпле итеп цехта, фабрикада хезмәтне оештыру турында сөйли башлады.
Фәрит иң элек шуңа игътибар итте: кыз үз эшен яхшы белә, бер генә урында да төртелеп, уйланып тормый. Артык, кирәкмәгән сүзләр дә кыстырмый. Әйтерсең, бу фабрикада ул мастер түгел, экскурсовод булып эшли. Шуның өстенә, күпме кешеләр белән сөйләшеп, күпме лекцияләр тыңлап та, Фәритнең мондый ягымлы тавышны ишеткәне юк иде. Йомшак, нәзакәтле, үзенә бер хас яңгырашлы бу тавыш теләсәң- теләмәсәң күңелне җәлеп итә, алай гына да түгел, җанга, йөрәккә үтеп керә. Бер сүз белән әйткәндә, нәфис, бик тә нәфис тавыш иде бу.
Буй-сын, килеш-килбәт ягыннан да табигать кыерсытмаган Гөлйөземне. Уртача буй, кара кашлар астындагы коңгырт күзләр, елмайганда үзенә бер сөйкемлелек өстәүче бит чокырлары, калынча иреннәр — боларның барысы егетнең күңелен яулаганнан-яулый барды.
Гөлйөзем сөйләвеннән туктады. Әмма Фәрит тораташтай басып торуын дәвам итте. Кызның тавышын тагын, тагын ишетәсе килә иде анын.
— Фәрит Әнәсович, бәлки цехларга үтәрбез, кайбер эшчеләр белән сөйләшербез!
Озатып йөрүче вәкилнең тавышы айнытып җибәргәндәй итте аны. Вакыты чамалы булу сәбәпле, Фәрит цехларда иркенләп йөри алмады. Әмма ул бик тә, бик тә канәгать иде. Анын бирегә килүе ярап куйды бит әле. Гөлйөзем Садриевнанын фабрикага кагылышлы йомыш белән Казанга барасы бар икән. Алар шунда очрашырга, мәкалә турында сөйләшергә сүз куештылар. Ә газетага язышу Фәрит өчен яңалык түгел. Дистәләгән язмасы дөнья күрде инде анын. Бу юлы да редакциянең бүлек мөдире: «Игътибарга лаек тәҗрибә булса, газетага мәкалә язарсың», — дип калган иде.
Шул очрашудан сон Фәритне алыштырып куйдылар диярсең. Вагон тәрәзәсеннән карап кайтканда да, шәһәр транспортына күчеп утыргач та, өенә кайтып кергәч тә Гөлйөзем күз алдыннан китмәде. Икенче, өченче, дүртенче көннәрне дә дәвам итте аның бу халәте. Эштә эш сәгатен, өйдә ял вакытларын уздыра алмый газаплана башлады ул. һәр сәгать, һәр минут үткән саен кызны күрү теләге отыры арта барды. Шундый кичерешләр әсирлегендә иңке-миңке йөри торгач, ниһаять, кызның Казанга килер көне дә җитте. Тик ни хикмәттер, Гөлйөзем үзенең килүе хакында хәбәр итмәде. Телефон шылтыраган саен Фәритнең башына: «Бу юлы ул инде», — дигән уй килсә дә, трубкадан ишетелгән тавыш Гөлйөземнеке булып чыкмый иде.
Инде тәмам тәкате калмагач, кызны үзе эзләп китте. Ярый әле, Гөлйөземнең кайсы оешмага киләсен сорап куйган иде. Ләкин түземсезләнеп көткән очрашу шатлыгын бу юлы да татырга туры килмәде: чөнки Гөлйөзем, килеп, бер генә көн күренгән дә авырып киткән. Туктаган кунакханәсендә урынлап ук ята икән.
Хәзер инде күрү Фәритнең үзеннән тора, ләкин авырып яткан кыз ничек кабул итәр икән аны?
Ни булса — шул дип, тәвәккәлләргә уйлады Фәрит. Чәчәк кибетенә кереп иң матур бер бәйләмне алды да кунак йортына юл тотты. Тиз барып җитте ул анда. Гөлйөзем туктаган икенче катка да тоткарлыксыз үтте. Нишләптер залның үзендә дә, аның ике ягы буйлап тезелеп киткән бүлмәләрдә дә тавыш әсәре сизелми иде. Күрәсең, җыештыручылар эшләрен тәмамлап ял итәргә утыргандыр, бүлмәләрнең вакытлы хуҗалары исә йомышларын тизрәк башкарыр өчен тиешле урыннарына киткәндер.
Фәрит кыяр-кыймас кына Гөлйөзем туктаган бүлмәнең ишеген шакыды. Эчтән бернинди тавыш ишетелмәде. «Әллә кайтып киткәнме?» дигән уй килде аның башына. Шулай да ул тагын шакып карарга булды. Әмма уң кулының бармаклары «тук-тук» дигән тавыш чыгарырга өлгермәде — ишек ачылып китте. Аның каршында күзләре яшьләнә төшкән, борынын кулъяулыгы белән томалаган Гөлйөзем басып тора нде. Шик юк, кызга грипп йоккан. Бөтен килеш-килбәте шуны раслап тора.
— Гөлйөзем Садриевна, исәнмесез! Хәтерлисез микән, мин сезнең фабрикада булган идем. Мәкалә язарбыз дип килешкән идек. Килүегез турында хәбәр итмәгәч, менә үзем эзләп таптым сезне.
— Хәтерлим, хәтерлим. Әйдәгез, узыгыз! Тик миннән авыру йоктыра күрмәгез. Сезгә хәбәр бирмәвем дә менә шушы авыру аркасында килеп чыкты инде.
Гөлйөземнең «узыгыз» дигән сүзен ишеткәч, Фәрит тартынып кына эчкә үтте, кулындагы чәчәкләрне кыз яткан карават башындагы вазага утыртты, аннары су салды.
— Менә бу чәчәкләр сезне тизрәк терелтсен! — дип, карават башына табарак этеп куйды.
Чәчәкләрнең тылсымлы көчкә ия булуын үзенең тойганы булмаса да, Фәрит ул турыда ишетеп белә. Үзләре белән бергә эшләүче бер ханым: «Мин үлеп чәчәкләр яратам. Бүләк итүче булмаса, үзем сатып алам. Елның теләсә кайсы вакытында алам. Аннары шул чәчәкләр шиңгәнче рәхәтлек кичерәм», — дип сөйли торган иде.
Дөрес, Фәрит үзе дә чәчәкләргә карата бөтенләй үк битараф кеше түгел. Ләкин аңа күбрәк болындагылары ошый. Бала чакта зурларга ияреп болынга барганда, үсә төшкәч күкрәк киереп печән чапканда төрле төстәге чәчәкләргә карап соклана торган иде.
Чәчәк куелган вазага күзен төшергәч, Гөлйөзем ничектер моңсуланып калды. Беркавым шулай әле Фәриткә, әле чәчәкләргә карап торды да, елмаеп:
— Рәхмәт, зур рәхмәт сезгә. Сигезенче Март белән котлап бер тапкыр чәчәк бүләк иткәннәр иде миңа... Шуннан соң чәчәк алганымны хәтерләмим. Сез минем күңел түрендә, иң тирәндә яткан хисләремне кузгатып җибәрдегез, — диде.
Бу сүзләрне ишеткәч Фәриткә рәхәт булып китте — кыздан бу кадәресен үк көтмәгән иде ул. Хәл-әхвәлдән соң, сүз акрынлап фабрика хәлләренә күчте. Хезмәт дисциплинасы һаман шулай әйбәт икән, Гөлйөземнәр цехы планны да әүвәлгечә арттырып үтәп бара икән. Инде сүз мәкаләгә килеп терәлде.
— Әйдәгез, бу юлга калдырып торыйк! Беренчедән, мине грипп газаплый, икенчедән, материалларны да җитәрлек күләмдә туплый алмадым. Аннан соң, дөресен әйтим — мин Сезнең ул тәкъдимегезне бик үк җитди кабул итмәдем, килгән кешеләр «сезнең тәҗрибәгезне матбугатта яктыртырга кирәк» дип бер генә тапкыр әйтмәделәр. Үзләре киткәч, сүзләре дә онытыла иде. Чынлап язу турында менә сез беренче булып әйтәсез.
Мондый җавапны ишетеп Фәрит шатланды гына. Димәк,Гөлйөзем белән яңадан очрашырга сәбәп бар. Әнә шулай уйлап. урыныннан кузгалырга булды ул һәм саубуллашканда:
— Хәлегезне белергә керсәм, каршы килмәссезме? — дип өстәде.
— Юк, юк. Килеп йөрмәгез. Грипп ул бик йогышлы авыру. Бераз хәлләнү белән кайтып китәргә уйлыйм. Врачлар: «Гриппны аяк өсте уздырырга ярамый», — дигәнгә генә урынга яттым. Юкса, кайтып китә идем инде.
— Алайса мин фабрикагызга барып чыгармын. Анда барысы да кул астында: кешеләр дә, эшкә бәйле мәгълүматлар да.
— Үзегезгә карагыз, кирәк дип саныйсыз икән, рәхим итегез! Без кунакларны каршыларга һәрвакыт әзер.
Гөлйөземнең җавабы Фәритне әлләни канатландырмаса да, күңелен дә төшерердәй булмады. Аның өчен иң мөһиме — очрашуга юл өзелмәде. Әнә бит, хәл белергә дигәч, грипп сәбәпче булды, фабрикагызга барам дигәч, кунакларны каршыларга без һәрвакыт хәзер диелде.
Шуларны уйлый-уйлый егет өйләренә таба юл тотты. Юк, кыз аны кире какмый, кире кагардай булса, мәшәкатьләнеп йөрмәгез, минем вакытым юк, кына дияр иде. Бигрәк тә андый тәкъдимнәрне элегрәк тә ясаганны искә алганда...
Трамвай тукталышына килеп җиткәндә Фәритнең кәефе шактый күтәрелгән, алдагы көннәргә кыйбласы аныкланган иде инде. Трамвайда, аннары троллейбуста кайтып, соңыннан ярыйсы гына җәяү атлыйсы булса да, фатирына кайтып җиткәнен сизми дә калды ул.
Гадәттә, бүлмәсенә Фәрит битараф кына кайтып керә. Берүзенә бер бүлмә булса да, күршеләр белән яшәү рәхәт түгел шул. Күршеләр дигәннән, чынлыкта ике бүлмәле фатирның кечкенә ягында яши ул. «Син ялгыз кеше, бер башыңа шул бүлмә җитеп торыр. Өйләнгәч, зуррагында яшәрсез», — дигәннәр иде аңа ордер биргәндә.
Ул вакыттан соң ун елга якын үтте инде, ә гаиләле була алганы юк әле Фәритнең. Хәер, гаиләле булсан да, яңа фатир ачкычын тиз генә чыгарып тоттырмыйлар сиңа. Ичмасам, күршеләре адәм рәтле кешеләр булсын иде. Бар тапкан акчаларын эчүгә бетереп баралар. Кайда эчеш — шунда сугыш, шунда талаш. Ә бер кухня, бер коридор булгач, һаман-һаман очрашып торырга туры килә үзләре белән. Әле бер көнне генә кухнядагы суыткычыннан колбаса алырга дип кергән иде, колбасасыннан җилләр искән булып чыкты. Хәер, ашау- эчү әйберләре бер генә тапкыр юкка чыкмады инде Фәритнең. Әйтә калсаң, «юк, без күрмәдек, без тимәдектән» башканы ишетмисен.
Бу юлы Фәрит күңелсез уйлардан арынырга тырышты. Дөресрәге, күңелендә туган өмет чаткысы кысрыклады ул күңелсез уйларны. Әйе, адәм баласын өмет яшәтә. Ә өмет Фәрит кебек ялгыз кешеләргә, яше җиткән генә түгел, үткән, әмма гаилә кора алмаган кешеләргә аеруча кирәк.
Гөлйөзем: «Хәл белергә килмәгез», — дисә дә, Фәрит ике- оч көннән яңадан кунакханәгә барырга булды. Шул ике-өч көн гүя өч ай кебек тоелды аңа. Ә баргач соңга калган булып чыкты. Кыз, аз гына хәлләнә башлау белән, җыенган да кайтып киткән икән.
Хәзер Фәриткә бер генә юл күренә кебек: тотарга да Голйөзем эшләгән фабрикага барырга! Ә барырга сәбәбе табылды бит инде. Бергәләп мәкалә язу турында беренче очрашу вакытында да, икенчесендә дә сүз булды. Шуның өстенә, берләшмә җитәкчеләре дә Фәритнең уй-ниятен хуплады.
Тормышта могҗиза булмый, диләр. Була икән шул. Фәрит, командировка таныклыгы алып, юлга чыгарга җыенып кына беткән иде, телефон трубкасында Гөлйөзем тавышы ишетелмәсенме?!
— Килеп чыктым әле, сез сораган мәгълүматларны да алып килдем. Теге юлы авыргач, эшләремне бетерми кайтып киткән идем, — диде ул, үзе килгән оешмадан шылтыратып.
Бу юлы инде алар күптәнге танышлар кебек күрештеләр.
— Сезне ничек көткәнемне белсәгез иде. Түзәр хәлем калмагач, үзем юлга җыендым. Менә командировка таныклыгы.
Егет шул сүзләрне әйткәч, кулын куен кесәсенә тыга башлады. Бу хәрәкәте белән ул «түзәр хәлем калмагач»ны аңлатырга уйлаган иде. Әмма Гөлйөзем аны туктатты:
— Документ күрсәтмәсәгез дә ышанам. Мәкаләнең шулай ашыгыч икәнен белмәгән идем. Менә, кирәклесен үзегез сайлап алырсыз, — дип, Фәриткә бер папка сузды. Аннары, егеткә сүз әйтергә урын калдырмаган кебек, болай дип өстәде:
— Мисаллар бездән, язу сездән. Минем үз гомеремдә андый әйбер язганым юк, хат язуны да хәтта көч-хәл белән башкарып чыгам.
Кызның сүзләренә каршы ни әйтсен соң Фәрит! Мәкалә турында сүзне беренче булып ул үзе чыгарды бит. Әмма аның башка әйтер сүзләре бар, нинди генә сүзләр әле?! «Ничек көткәнемне белсәгез», «түзәр хәлем калмагач»ка өстәп: «Фабрикагызда күргәннән бирле күз алдымнан китмәдегез, чын- чынлап гашыйк булдым мин сезгә»не», — өстисе бик тә килде аның. Ләкин... бу юлга сабыр итәсе булыр. Кызның: «очраган һәр итәккә ябыша икән бу», дип уйлавы бар. Яшьрәк чакта гына ул ни әйтсәң — шул килешә. Аннан соң, Гөлйөзем егетнең халәтен болай да аңлады бугай: коңгырт күзләрендә кабынып киткән чаткылардан сизелде анысы.
Танышканда һаман шулай эш турында гына сөйләшмәссең бит инде, дип Фәрит теманы алыштырырга булды.
— Бүгенге очрашуны, бәлки, билгеләп үтәрбез. Берәр кафега керик, яисә кино карыйк, — диде ул кызга.
— Кафеларда утырырга без күнекмәгән. Ә менә берәр кино караганда ярар иде. Тик Казанга эш белән килгән кешене вакыт дигәне бердә иркәләми, мин кичке якта кайтып китәрмен дигән идем. Чакыруыгызга рәхмәт, караган чаклар булыр әле.
— Вәгъдә — иман алайса, киләсе очрашуда йә кинога, йә спектакльгә барырбыз. Бу юлы утырып киткән поездыгызга карап калырга рөхсәт итәрсез, бәлки.
— Вокзалга төшеп мәшәкатьләнеп йөрмәгез. Эшем кайчан бетсә — шунда кайтып китәм мин. Поездлар безнең якка бер бер артлы узып кына тора.
Шулай дип, Гөлйөзем китеп тә барды.
Утырып язар өчен Фәриткә аулак, кеше комачауламый торган урын кирәк иде. Үзе эшли торган кабинеттан да кулайрак урын юктыр мөгаен. Шуна күрә ул яңадан эшенә юнәлде.
Үзе күреп-белгәннәрне һәм Гөлйөзем китергән кәгазьләрне өйрәнгәннән сон, бер-ике утыруда язып та бетерде ул аны. Язу машинкасында басылгач, алты битлек мәкалә булды. Атна- ун көн узуга язмасы республика газетасында басылып та чыкты.
Сабый баладай сөенде егет. Ташка басылган хәлендә берничә тапкыр укып чыкты ул мәкаләне. Менә әкәмәт, әйтерсең лә үзе түгел, башка кеше язган аны. Хәер, һәр язмасы белән шундый хәл була аның. Газетада әйберсе дөнья күргән көнне күңеле түгәрәкләнеп, кәефе күтәрелеп китә.
Шул халәтендә ул, почтага кереп, зур конверт алды, конверт эченә газетаны тыгып ябыштырды. Юк, болай гына булмый бит инде. Берничә генә җөмлә булса да хат язарга кирәк. Фәрит конвертын яңадан ачты. Шунда ук, почта өстәленә утырып, хат язды. Фабриканың тәҗрибәсен яктырткан әлеге мәкаләнең редакция хезмәткәрләренә ошавын әйтте. Гөлйөзем Казанга килгәч яки үзе командировкага баргач бу вакыйганы билгеләп үтәрбез, дигән җөмләне дә өстәде.
Шундый зур мәкаләнең басылуы Гөлйөземне дә битараф калдырмаган икән. Алар бу газетаны эштә, кызлар белән бергә җыелышып укыганнар, үз исемнәрен күреп сөенешкәннәр.
Болар хакында Гөлйөзем җавап хатында язган иде. Әлеге хатны кат-кат укыды Фәрит. Инде алга таба нишләргә? Шулай хат язышуны дәвам итәргәме, әллә аралашуның башка юлын табаргамы?
Әлеге сорауга җавапны икенче көнне генә тапты ул — мәкаләсен чыгарган редакция булышты аңа. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, редакциянең бүлек мөдире әлеге тәҗрибэне киңәйтебрәк язарга, брошюра итеп бастырып чыгарырга тәкъдим ясады. Брошюраны китап итеп бастыру хакында нәшрият белән үзе сөйләшергә булды.
Бу тәкъдимне Фәритнең эш урынында да хуплап каршы алдылар. Мондый ук зур эшкә тотынганы булмаса да, язып карарга ниятләде ул. Ни дисәң дә, изге гамәл үтәү өстенә, Гөлйөзем белән очрашуны дәвам итәр өчен бер сәбәп бит!
Шул көннән башлап, җае чыкса - җаен туры китереп, чыкмаса үзе чыгарып, фабрика тарафына сукмак салынды.
Бу район үзәгенә эләгү авыр түгел үзе, әмма кунакханәгә урнашу гына кайчак авырга туры килә иде. Шулай бер баруында урынсыз калды. Гадәттә, иртәнге якта, поезддан төшү белән кунакханәгә урнашып куя иде Фәрит. Бу юлы исә фабрикага юнәлде — тизрәк Гөлйөземне күрәсе килде. Ә кичен, фабрикада эшен бетереп, кунакханәгә килсә — бер генә буш урын да юк. Инде нишләргә? Кая барырга? Шул сорауга җавап эзләп торганда, Голйөзем аңа:
— Әйдәгез, безгә киттек! Мин апа белән генә яшим. Алай фатирыбыз бик яхшыдан түгел түгелен. Ошатсагыз, бездә кунарсыз, — дип әйтеп куймасынмы! Әле дә ярый кунакханәгә Гөлйөзем белән бергә сугылганнар иде.
«Ошатсагыз, имеш!» Гөлйөзем сүзләреннән сон Фәриг көлемсерәп куйды. Әйтерсең, аның үз фатиры һушны алырлык. Аннары Фәритнең бирегә килеп йөрүе, беренче чиратта, Гөлйөзем өчен түгелме соң инде?!
— Саумысез, хуш киләсез! — дип каршы алды аларны Гөлйөземнең апасы.
Мондый ачык йөз, эчкерсезлекне күптән тойганы юк иде Фәритнең. «Әллә әйтеп куйдымы икән? Әйтеп куйса, бигрәкләр дә әйбәт. Димәк, минем хакта биредә сүз булган».
Кичке ашны ашагач, озак кына альбом карадылар. Әтисе белән әнисе бергә төшкән фотоларны караганда Гөлйөзем моңсуланып калды, күзләре яшьләнгәндәй булды. Фотога караганда, кыз коеп куйган әтисе икән. Шундый ук киң маңгай, почык борын. Хәер, бу яктан Фәрит белән дә охшаш икән ул.
Гөлйөзем бик иртә әнисез калган. Кызчык башлангыч мәктәпне тәмамлыйсы елны ук мәңгелек йортка озатканнар икән аны. Үлеме дә бер дә уйламаганда, юктан гына килеп чыккан.
Яз көне — иртә-кич туңдырып, көндезләрен кояш җылысыннан күлләвекләр хасил булган чорда булган ул хәл. Иртәнге якта әнисе, мал-туарга печән төшерим әле дип, абзар түбәсенә менгән. Төшкәндә баскычы таеп киткән дә, әнисе аяк астындагы бозга егылган. Баш мие селкенүдән вафат та булган. Вакытында ярдәм итсәләр, бәлки, исән дә калыр иде. Күрүче, алып кереп урынга салучы булмаганлыктан, әнисе салкын абзарда озак яткан. Мәктәптән кайтканда Гөлйөземне әнисенең суынган гәүдәсе генә каршы алган.
Аннан соң әтисе белән генә яшәгән кыз. Юк, начар кеше булмаган Садри ага. Хәләл җефетеннән калгач, эчеп-исереп, азып-тузып та йөрмәгән. Киресенчә, буш вакыты булу белән өенә, кызы янына ашыккан. Ерак юлга чыкканда гына Гөлйөземне күршеләре белән калдырып китә торган булган.
— Гадәттә, йоклаганда гырлаган кешене яратмыйлар. Ә мин, киресенчә, әти гырлаганны ишетсәм — җаным тынычланып китә иде. Аллага шокер, әти өйдә, без бергә бит, дип уйлый идем, — диде Гөлйөзем, әтисенең фотосына карап.
Садри ага да исән түгел икән инде. Гөлйөзем, буйга җитеп, техникум тәмамлаган елны әтисе вафат булган. Шулай итеп, кыз берьялгызы калган. Әле дә ярый, әнисенең сенлесе бар икән. Мөлаем йөзле, кече күңелле шушы апа белән фатирдашлар гына түгел, сердәшләр дә булып яшәп яталар.
Бер кичтә әнә күпме белде Фәрит Гөлйөзем турында. Ә йоклар алдыннан урам әйләнеп кайтканнан сон, алар арасында ниндидер бер якынлык, җылылык урнашты. Гүя аларның танышлыгы еллар буена дәвам иткән диярсең.
Бу җылылык Фәрит өчен аеруча мөһим, аеруча зарур иде.
Ни генә дисәң дә, гашыйклык, мәхәббәт уты бер яктан гына кабынса — аның ахыры күңелсез тәмамлана. Фәрит моны бик яхшы белә.
Икенче көнне, көне буе фабрикада булганнан соң, Казанына юл тотты Фәрит. Вагонда кайтканда күңеле күтәренке, кәефе яхшы иде аның. Моннан соң инде ул үзенең Казанында да, фабрикага килгән очракта да, Гөлйөзем белән якын кешеләр кебек күрешәчәк. Тик менә шунысы: фабрикага якын арада гына барып чыга алырмы әле ул?
Кайтып җиткән көнне үк Фәрит язарга утырды. Үзе яза, үзе һаман Гөлйөзем белән бергә булган минутларын искә төшерә. Эшкә бара-кайта, аннары өйдә язулары өстендә утыра торгач, айдан артык вакыт үткәнне сизми дә калды Фәрит. Бу вакыт эчендә эше тәгәрәп кенә барды аның. Брошюра дигәненең дә йомгаклау өлеше генә калды.
Беренче итеп ул, әлбәттә, Гөлйөземгә укытачак. Тик нишләргә? Җыенып, фабрикага китеп барыргамы, әллә Гөлйөземнең Казанга килгәнен көтәргәме? Айга бер тапкыр барыбер килми калмас бит инде ул. Уйлана-фикерли торгач, телефоннан шылтыратып сөйләшергә булды.
Бер уң кылса, кыла бит Ходай! Шушы көннәрдә Гөлйөзем үзе Казанга җыена икән. Бер-бер хәл килеп чыкмаса, өч-дүрт көннән килеп тә җитәчәк!
Каршы алырга кирәк аны! Бәлки Фәрит кызны үзләренә дә чакырыр әле. Килсен, күрсен егетнең кайда яшәгәнен. Танышу-аралашу матур гына барса, кызга өйләнү турында тәкъдим ясауны да тау артына күчермәс Фәрит.
Әнә шундый уйлар белән яшәде егет бу өч-дүрт көндә. Эшенә киткән саен бүлмәсен яхшылап җыештырып китте, кайткач та кирәк-кирәкмәгән әйберләрдән арына торды. Бүлмәсендә тәртип салу тәмамлангач, аның башына спектакль карар өчен билет алып кую фикере дә туды. Һәм ул, эштән кайтышлый кассага сугылып, бу гамәлне дә үтәде.
Гадәттәгечә сүзендә торды Гөлйөзем, әйткән вакытында килеп кенә калмады, шул көнне үк телефоннан шылтыратып, Фәриткә хәбәр дә бирде. Тик килгән көнне үк очрашып булмаячагын да искәртергә онытмады.
Иртәгә булгач иртәгә! Әмма спектакльгә билет бүгенге кичкә алынган бит. Чөнки Фәрит билетны нәкъ менә Гөлйөземнең килер көненә чамалап алган иде. Трубкага шул турыда әйтергә ашыкты.
— Анысы мөмкин. Ул кич белән, эш көне тәмамлангач була бит.
Кызның унай җавабын ишеткәч, очрашу урынын билгеләделәр. Аңа кадәр вакытны ничек кенә уздырырга соң? Әллә кайтып, киемнәрне алыштырып килергәме? Алай дисәң, Фәрит бу араларда эшкә иң матур костюмын киеп килә. Бүген дә ул кешелеккә дигән костюмыннан иде. Чәчәк хәстәрләп куйса — яхшы булыр иде. Әнә бит, беренче тапкыр чәчәк биргәндә ничек сөенде Гөлйөзем.
Көнлек планны корып, эш өстәле артына утырганнан соң да шактый гомер тынычлана алмады егет. Әйтерсең ул яшьлегенә кире кайтты, әйтерсең беренче тапкыр кызлар янына барырга җыена. Шул халәтеннән айный алмый утырганда, Фәритнең бүлмәсенә Фәтхи Саматыч килеп керде.
Шактый ук чибәр күренә үзе. Башында - диңгез җәнлеге тиресеннән теккән бүрек, өстендә - яңа пальто, кулында - дипломат.
— Дус кеше, кара әле, ни... ачкычыңны биреп тормассыңмы? Бер чәчби белән барып чыгарбыз дигән идем. Бүген минем эшкә барасы көнем түгел, — диде ул, бик нык ашыкканын сиздереп.
Әллә нәрсәгә йомшаклык күрсәтте шунда Фәрит. Бирде ачкычын. Һәм кисәтеп тә куйды:
— Мин кайтканчы өйдә торыгыз! Бәлки мин дә кунак алып кайтырмын. Юкса, ялгыз ир яшәгән бүлмәгә кыз кешенен керәсе килмәс. Бигрәк тә беренче тапкырында. Ә болай, сез көтеп торсагыз, кунак янына кунак булып керергә,бәлки, баш тартмас.
(Дәвамы бар)
2025-11-28 10:51